Логотип
Арабыздан беребез

​Давоста Россияне тәкъдим итәчәк Ләйсән Арсентьева: «Дөньяны яхшыртабыз, дип эшлибез!»

Без килгәндә, Ләйсән чит ил магистрларына инглиз телендә дәрес бирә иде. Аннан соң беренче курс студентларына икътисад әлифләрен өйрәтәчәк. Көн дәвамында тагын берничә проект эшенә өлгерәсе бар... Ә гыйнварда Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисадый форумында Россияне тәкъдим итәчәк. 29 яшендә ул инде КФУ доценты, икътисад фәннәре кандидаты, шейпер... һәм кояш кебек елмаюы белән әсир итә торган чибәр туташ!

– Ләйсән, шейперлар кемнәр алар?

– Шейперлар - 20-30 яшьлек кешеләр, алар социаль эшчәнлек алып бара, ягъни бу дөньяны яхшыртабыз, дип яшиләр. Глобаль шейперлар җәмгыяте Бөтендөнья икътисадый форум башлангычы белән барлыкка килә. Бүген дөньяда җиде меңләп шейпер, 450 җәмгыять бар. Казанда исә без 20 ләп кеше, һәркайсыбызның эшчәнлек өлкәсе төрле. Һәр җәмгыятьнең үз социаль проекты бар.

– Давоста Бөтендөнья икътисадый форумында катнашу сезнең өчен чираттагы уңышмы, хыялмы?

– Дөресен әйткәндә, мин бу турыда хыялланырга да курка идем. Икътисад һәм социаль проблемалар белән шөгыльләнә торган кешеләр өчен Давос – хыялдагы йолдыз ул, һәм бу табигый. Мин анда гариза бирдем дә оныттым, бу турыда ирем Альберт һәм шейперлардан кала беркем дә белмәде. Гомумән, Давоска баруым – могҗиза. Ә анда бөтен дөньядан елына 50 генә шейпер чакырыла. Казан җәмгыятеннән мин – дүртенче кеше. Миңа кадәр безнең җәмгыятьнең оештыручысы Дилбәр Садыйкова, Тимур Сөләйманов, Антон Грачев барганнар иде. Хәзер әзерлекләр бара, көн саен хәбәрләшеп торабыз.

– Сез хәзерге заманда уңышка ирешкән хатын-кызның – тере үрнәге. Уңыш сере нидә?

– Эшеңне яратырга кирәк. Эшеңне яратсаң, өйгә елмаеп кайтып керәсең. Бу кәеф өйдәгеләргә дә күчә. Өйдә рәхәт булса, эш тә җайлы бара. Бүгенге көндә үз эшеңне, үзеңә туры килә торган шөгылеңне табу җиңел түгел, чөнки хәзер мөмкинлекләр күп. Моның өчен вакытны кулдан ычкындырмаска, әгәр сайлаган юлыңны дөрес түгел, дип табасың икән, үзгәрешләрдән курыкмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар