Логотип
Арабыздан беребез

Бу гомер - тоташ яну...

2010 ел Укытучы елы итеп игълан итү сезгә ни-нәрсә барде, дисез... Илһамланып эшләргә дәртләндерде, дисәм бик садә-примитив җавап булыр иде бу. Дәртләнеп, илһамланып эшләр өчен махсус игъланнар зарурмыни, диярләр...

Камәрия Зиннур кызы ХӘМИДУЛЛИНА, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры.

– Хәреф танырга, укырга-язарга гына түгел, дөньяны танып-белергә өйрәтә, табигать биргән зиһенен, кызыксыну сәләтен үстереп-камилләштереп аң-белем, тәрбия, акыл бирә укытучы балага, күңел күзен ача. Мәктәп бала күңелен нурландырып, яшәү көче сала.
Ә көндәлек тормышта... Казан каласы мэры Илсур Метшин август башында педагоглар белән Корстонда очрашканда Укытучы елы уңаеннан һәркайсыбызга бөтен дөньяга танылган Дю Солей циркы тамашасына билетлар бүләк итәчәкләрен белдереп сөендергән иде. Әлбәттә, өйгә кайткач, бу хакта әзрәк мактанып, иремә сөйләдем. Икебез дә күп балалы гаиләләрдә, азга да шөкер итәргә күнегеп үскәнгә, акча-мал кадерен ирем дә яхшы белә. Ике көн уйланып йөргәннән соң әйтә: «Тугыз мең бүләк билет... Бушка дисең дә... миллионнар чыга түгелме? Шуның кадәр мөһимме соң ул тамаша?» – ди.

Үземнең эчке халәтем шундый идеме, һич шикләнмичә: «Мөһим!» – дидем. Беләм, укытучыга кирәк нәрсә күп ул. Фатир да, хезмәтенә тиешле, лаеклы эш хакы да, тагын әллә нәрсәләр кирәк. Ләкин... Эмоциональ, яңа хисләр дулкыны безнең укытучы халкы өчен дә ят яки артык булмас, дип исәпләгәнгә әйтүем. Чөнки балаларга җанын ярып бирердәй булып ялкынланып-дулкынланып көн дә дәрес бирә торган укытучы еш кына хисси тетрәнүләр, стресс кичерә. Психологик киеренкелек, эш өчен яну, хәтта ки янып бетү халәте дип тә атыйлар моны. Ә тоташ яну-көюләр күңелләрдә бушлык хасил итүе сер түгел. Күңел бит ул мөлдерәмә – якты, җылы хисләр белән туп-тулы булырга тиеш. Моңа ирешү юллары төрле, әлбәттә, әмма иң ышанычлысы, сәнгать белән тоташу, дип исәплим.



- Укытучы булу җиңел түгел, күптәнге хакыйкать бу. Яшьләрнең мәктәпкә киләсе килми. Сабырлык җитмиме – килгәннәре дә тизрәк китү ягын карый.
Газетада укыган бер интервью әле дә күңелгә тынгы бирми. Авторы, героеның исем-фамилияләре истә калмаган, ә фикере диимме, сүз сөрешеме, җанны бимазалап тора. Дәүләт күпме акча түгеп югары уку йортыңда укыткан, укытучы дипломы алып мәктәпкә килгән яшьләрнең бер-ике ел эшләгәч тә китеп баруының сәбәбен беләсе килеп төпченә журналист. «Укытучы эшен иҗади эш дип ышанып мәктәпкә килдем. Ә монда кәгазь  боткасы, кар эш.  Дәфтәр тикшерү, кәгазь язудан баш чыкмый, – дип җавап  бирә яшь иптәш.  Яшьләр бездә дә бар, җиде яшь белгеч, быел да өчәү – яңа көчләркилде. Сөенеп каршы алдык. Тик...Иҗади эш дип алдамагыз күңелегезне, укытучы булыр өчен өстенлекләр көтеп утырасы юк. Җиңне сызганып эшлисе дә эшлисе, дим мин аларга. Класс каршына кергәнче күкрәкне тутырып сулыш аласы да, җигелеп тартасы... Бала күңеленә юл табу ысулларын эзлисе, дәрестән соң ата-анасына шылтыратасы, уку-укыту эшләрe мөдире кушкан кәгазьләрне тутырасы... Бер биш ел шулай чапкач ничек эшләсәң уңайлырак, файдалырак буласын чынлап төшенеп, иҗади планнар белән яна башлыйсын. Укытучы эшенең беренче биш елы гына авыр, диләр. Килешәм, авыр. Үзем дә биш елымны шулай, китәргәме, калыргамы, дип икеләнә-икеләнә эшләгән кеше бит. Директор синен икеле-микеле уйларыңны сизепме, яхшы ягыңны күпертеп, җыелышта мактап җибәрә. Сиңа канатлар үсә. Биш ел түзгәч, мәктәптә калуым хак ахрысы, дип ышанып эшлисең. Хәер, сыйныф алдында көн дә имтихан тота-тота әле тагын биш ел кыйналасың. Ә ун елдан тәмам аякка басасың. Бәргәләнә-эзләнә, газапланып эшли торгач, алыштыргысыз укытучыга өйләнгәнеңне сизми дә каласың!
Синең белән санлашалар, исемнәр дә була, югары категорияле укытучының акчасы да ун-унике меңгә житә. Эзеңне педагог итеп раслау чорын узгач, укытучы – иң намуслы, вөҗданлы кешеләр һөнәре, иң күркәм, гүзәл эш дип чын йөрәктән инанып сөйли башлыйсын. Шул юлны уза, шулай чыныга укытучы.

 - Гомум хезмәт хакы - 4330 сум нигез итеп алыначак, калганнары - Укытучы елы тагын кайсы ягы белән истәлекле?
– 1 сентябрьдән яңача түләү темасына күчәбез. Моны һәркем алкышлап каршылады дия алмыйм. Халык икегә бүленде: Россиянең күп регионнарында сынап караганнар иде бит, бу ысул белән түләүгә элегрәк күчкәннәрнең хезмәт хакы ник артмады соң, дип шикләнүчеләр хаклы булырмы, акча артачак дип ышандырган чиновниклармы – вакыт күрсәтер. Ул чакта төп хезмәт хакын – стартны 2300 сум дип башлаган булганнар, ә хәзер минимум хезмәт хакы – 4330 сум нигез итеп алыначак, калганнары – өстәмәләр, монысы инде күп факторларга бәйле. Безнең мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хезмәтнең нәтиҗәсенә карап түләү идеясен алга сөреп, шул максат белән грант системаларын тормышка ашыруны хуплау ягында. Укытучының хезмәт хакын күтәрү мөһим, ләкин түләү эшнең нәтиҗәсе өчен булырга тиешлеген ассызыклый. Республиканың 5 мең яшь укытучысына грант бирү каралган. Тәҗрибәле остазларның эзләнүчәнлеген хуплау ысуллары да, инглиз телен яхшы белгән фән укытучылары өчен дә булырга мөмкин грантлар. Менеджмент – эшен икътисад белән бәйли белә торган яшь укытучыга дөньяның теләсә кайсы почмагында укып кайту мөмкинлеге дә булыр кебек. Эзлән, тырыш, янып эшләвеңнең нәтиҗәсе үзең өчен дә, укучылар өчен дә файдалы булсын. Чынлыкта, бүгенге мәктәп кырмыска оясы кебек: инициатива, активлыкны арттыру максаты белән кайнап тора укытучылар дөньясы.



- Сез бу өлкәдә шактый уңышлар яулаган тәҗрибәле директор...
– Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясендә директор булып мин эшли башлаган 1990 нчы еллар яңа дулкын булып милли хисләрнең уяну... гына дип булмый моны, өлгереп ташый башлаган чорына туры килде, гомумән, милли мәгарифкә күз текәп, вазгыятьнең үзгәрәчәгенә чын йөрәктән ышанган чак иде бу. Тирә-ягыбызда төрек лицее, инглиз, француз телләрен тирәнтен өйрәтүче мәктәп-гимназияләр гөрләп эшли. Бер урынга әллә ничә кеше эләгергә хыялланган шул лицейлар белән чагыштырганда татар гимназиясенең дәрәҗәсен бер башка югарырак күтәрергә, ана телен оныта башлаган, хәтта ки кирәксенмәгән ата-аналар күңелен ничек тә яуларга кирәк иде безгә.

Бер сөйләшү вакытында Фәндәс ага Сафиуллинның сүзе хәтергә уелып калган: «Әгәр бер-ике елда милләт проблемаларын хәл итеп була дип уйласагыз, изге максатка мәңге ирешә алмаячаксыз», – дигән иде ул.
Уйлана-киңәшләшә торгач, укытучыларны һәм укучыларны да кызыксындыру ысулларын эзләргә кирәк, дигән фикергә килдек. Ел укытучысын билгеләү – Мәрҗани исемендәге бүләк булдыру, яхшы билгеләргә генә укыган укучыларга Мәрҗани стипендияләре бирү, ягъни кызыксындыру үзен аклады. Спонсорлар эзләү мәшәкатенә чумдык. Чит телне камилләштерү өчен кемнәрнедер Америкага стажировкага җибәрү өчен чит илләрдәге милләттәшләр белән элемтәгә керү юлларын эзләп таптык. Мәскәү, Казан университеты галимнәре белән бәйләнешкә кереп, алар булышлыгы белән, Интернетның әле «и» хәрефе дә юк чагында, без дөнья музейларына тоташа алдык. Сәнгать әһелләрен, рәссамнарны очрашуларга чакырдык, аларның укучылар белән тыгыз элемтәдә эшләүләре нәтиҗәле булды: остаханә ачтык, күргәзмәләр даими эшли башлады. Бүгенге көндә Бакый Урманче, Зөфәр Гыймаев, Нәҗип Нәкъкаш, Дефак Рәхмәтуллин, Рушан Шәмсетдинов, Рөстәм Хуҗин, Украинада яшәп иҗат итүче Гүзәл Черныш һәм башка рәссамнарның әсәрләре тупланган, 400 данә сынлы сәнгать, графика үрнәкләрен эченә алган байфондыбыз бар. Эрот Зарипов, вафатына бер ай кала безгә килеп, йөз эшен бүләк итте. Бу байлык, даими эшләүче күргәзмәләр рухи-милли мохитне тулыландырып, гимназиянең абруен күтәрергә ярдәм итә дә инде. Эзләнүләр, кызыклы проектлар үз юлыбызны табарга, активлыкны күтәрергә мөмкинлек бирде.



 - Туган телләрендә укып, дәүләт имтиханнарын рус телендә тапшырырга мәҗбүр балаларның хокукын яклауны таләп итеп бер укучыгызның әнисе – Аида Азат кызы Камалова Россия Федерациясе Югары судына мөрәҗәгать иткән иде, ни аяныч, ул судта оттырып кайтты.
– Бу эш Страссбургта – Европа судында каралырга тиеш. Нәтиҗәсе нинди булыр, әлегә билгесез. Без гаризаның теркәлүе, бу эшнең каралачагы хакында хәбәр-белдерү кәгазе алдык. Хәбәрләшеп торабыз, мәсьәләгә ачыклык кертү максаты белән алар өстәмә мәгълүматлар сорый, без җибәрәбез. Кеше хокукларын яклаучы Европа судына элегрәк тә Татарстаннан мөрәҗәгать итү очраклары булган, әмма гаризалары кабул ителмәгән. Дөньякүләм танылган, мәртәбәле оешманың безнең ихтыяҗга йөз белән борылуы әле тарихта беренче тапкыр.
Бездә канат ныгыткан, талантлы, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып, янып яшәүче егет-кызларыбыз белән мактансак та артык булмас. Нуриев Әнәс университтетта, юрфакта, Илһам Гомәров – татфакта, Илһам Фәттахов – журфакта укыталар, кандидатлык диссертацияләре якладылар, Наилә Мазһарова Германиядә эшли. Йолдыз Миңнуллина – талантлы шагыйрә. Руслан Айсин – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе. Татар теленә икенче дәүләт теле статусы бирү хакында акция оештыру, имзалар җыю инициативасы белән чыктылар, һәр буын телнең үсешенә һәм сакланышына үз өлешен кертергә тиеш. Хәзер гаиләсе белән Америкада яшәүче композитор Мәсгудә Шәмсетдинованың: «Мәрҗани гимназиясендә алган белемнәре белән улларым чит илдә бер кыенлыксыз укуларын дәвам итә алдылар», – дип горурлануы да безнең өчен олы сөенеч.

 - Укытучылык нәселдән күчкән сыйфатмы әллә?
– Укытучылык тамырлары әтиемнең әнисеннән киләдер бәлки. Әбием чын остаз иде. Япь-яшь килеш сугышта һәлак булган укытучы улларын сагынып: «Әхтәм абыегыз да, Хәкимем дә балаларны бик яраталар иде», – дип сагышланып сөйләве әле дә истә. Курчак театры күрсәтергә маһир булганнар, үзләре ясаган курчакларны чырага киертеп, идән астыннан, ярык аша йөртеп, сөйләштереп мәш килгәннәр. Без үскәндә Шекше авылында иң абруйлы кеше кем дисәгез, укытучы һәм табиб иде! Шул ике һөнәрнең берсен сайлый халык. Арча безнең Саба районыннан кырык чакрым ары, һич икеләнүсез педучилищега юл тоттым. Ә анда Сәләй Гата улы Вагыйзов – әлифбалар авторы – бездән укытучылыкка мәңгелек гашыйклар ясады. Физика-математика факультетын сайладым. Чөнки математигыбыз Шәүкәт Җәлал улы Шәмиев тә үз эшенә бирелгән чын укытучы иде. Сугыш ветераны, танкта янган, бите шадра, әмма безгә ул бик матур булып күренә иде. Мин баш бала, энем, сеңеллерем дә минем арттан педагогия институтларына керде: Рушаниябез математик, компьютерлар яңа чыккан заманда Татвоенкоматта программист булып эшләде; Илзирә – татар теле белгече, балалар бакчасында милли тәрбия бирү эшен күп еллар матур итеп алып бара; Газинур алты ел мәктәптә укытты, директор йөген дә сөйрәде, аннан аны промкомбинат директоры итеп куйдылар, шуннан бизнеска кереп китте; Нуриябез финанс-икътисад институтын тәмамлап Сембер өлкәсе салым инспекциясендә эшләп ялга чыкты.



- Тынгысызлык каныгызда диимме, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе буларак та зур эшләр башкарасыз. Акчасыз, җәмәгать эшләре артыннан чабып йөрүегезгә ирегез ничек түзә, дисәк... Хәер, полковник хатынына бәлки мондый фәлсәфә кагылмыйдыр!
– Әйе, ирем – Наил Хөснулла улы – полковник. 33 ел МВД системасында эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң баш-аягы белән җәмәгать эшенә җигелде. Марат Готыф улы Әхмәтов белән бергә милли көрәш Федерациясен тергезеп җибәрделәр. Ир балаларны татарча көрәш алымнарына өйрәтү мөһим гамәл дип исәпли ул, спорт секцияләрендә меңләгән бала шөгыльләнә. Игелекле эшкә спорт мастерларын, тренерларны тарта. Кемдер вакыты юклыкны сылтау итеп баш тартырга азапланса, «Милләт мәнфәгатьләрен кайгырту ич бу! Син әллә каршымы?» – дип кенә җибәрә. Фидакарьлеген, янып-көеп йөрүен Ринат Закиров бәяләде, татар милләтенә хезмәт иткәне өчен Бөтентатар конгрессы медале белән бүләкләде. Шул бүләккә ничек куанганын күрсәгез икән! Сеңлем Нурия көлә: «Бушка эшләгәнегезгә сөенеп үтте инде гомерегез!» – ди. Хәзер үзе дә шул юлга кереп бара. «Ак калфак»ның бер төркем зыялы ханымнарын җыеп, Санкт-Петербургка экскурсиягә барып кайттылар. 25 семберле барып төшкәннәр ак калага. Боларны Фәридә Нөҗмиева вокзалда ук каршылаган, Санкт-Петербургның «Ак калфак» җитәкчесе Роза Гущина нинди генә очрашулар оештырмаган. Илһамланып, асыл затларыбыз белән горурланып кайтканнар Үзләрен дә кунакка чакырганнар. Чын яшәү шул бит инде ул. Тормыш шулай кызыклы. Сембер каласында – Асия апа, Төмәндә – Бибинур ханым, Украинада – Гүзәл Черныш, Америкада – Диләрә Илһамовна, Австралиядә – Сафия апа Валифф – милләт илчеләребез бар. Байрак күтәреп реклама ясап йөрергә вакыт юк, әмма «Ак калфак»ның рухы исән, салынган идеяләр матур.
Милли мәгариф агымына, бәлки, ныграк тартып керткәнмендер әмма кыйбласыннан тайпылды дип санамыйм. Роза Туфитуллова белән бергә башлаган эшебезне дәвам итәбез, Гөлзадә, Филисә, Руфина Мәгъсүмовна, Эльмира апалар һаман шулай милләт мәнфәгатьләрен кайгырту юлында янып йөри.

- Татарстанның атказанган укытучысы Камәрия Зиннур кызын Казан шәһәренең мактаулы гражданины дип игълан иткәч, ул нинди хисләр кичерде икән?
– Ратушада булачак тантаналы кичәгә өч-дүрт якын кешемне алып килергә мөмкин, дигәч, уйга калдым, иңне-иңгә куеп бергә эшләгән хезмәттәшләремне чакырсам да була иде, бу хәбәрне ишеткәч, дусларым миннән ким шатланмады, туганнарым да якын күңелемә, балаларым да һәр адымымны күзәтеп, хуплап, уңышларыма сөенеп тора. Кичәгә мин ирем Наил белән бергә, туганнарымның балаларын алып бардым. Сеңлем Илзирәнен кызы Англиядә укыды. Бу – кыйммәтле ил, зур түрәләрнең генә баласын анда укытырга көче җитә. Ә ул үз көче белән, эшләп, укырга түләрлек акча туплап, хыялын тормышка ашырды. Энем Газинурның улы Булат та, сеңлем Рушаниянең улы Салават та университегта математика, кибернетика нигезләрен өйрәнәләр. Салават ураза, намазын калдырмый, татар, рус, төрек, инглиз телләрен камил белә. Күреп гыйбрәт алсыннар дип тә алып бардым,  туганнарыма ихтирамым, рәхмәтем дә иде бу. Әлбәттә, иң әүвәл әтием белән әниемә рәхмәтлемен, әнием гүр иясе инде, урыны җәннәттә булсын, әти әле исән, Газинур энем аны бик кадерләп, карап-тәрбияләп тора. Бүгенге көндә балаларымның мине борчымауларын да хәерле фал дип исәплим. Икесе дә яшьтән үк кул эшенә оста булдылар. Ләйлә озак кына Франциядә яшәде. Хәзер Мәскәүдэ. Өч оныгыбыз: Алинә, Даян, Раян үсә. Өч бала үзе ярты класс, үзеңне укытучы итеп сана, инглиз, француз телләрен өйрәт, ә татар телен өйрәтү безнең бурыч, әби-бабай бүләге шул булыр, дим. Җәй көне әтисе белән Мәскәүгә килеп төштек. «Әнием, мин сиңа бик тә кәттә, стильный күлмәк тегеп кидерәм», – ди. Тукымасын сайладык, үлчәүләрен алды, без йокларга яттык, иртән торуыма чыннан да кәттә күлмәгем әзер, мине көтә иде инде. Кайткач, каян алдың мондый матур күлмәк, диләр. Кызым текте, дим горурланып. Көн дә шылтырата, татарча сөйләшергә зарыгып тора: «Әнием, исәнме, мин сине яратам», – дип башлый сүзен. Токмач кисә белми иде, өйрәнгән. «Бәхетле»дә дә бар әзере, диюемә, «И, әни, үзең баскан токмач бөтенләй икенче бит ул!» дип тора. Зилә – Парижда, дизайнер-стилист иде, хәзер туристлар белән эшли. Күңелемне вәсвәсәләрдәй арындырдым, намазга бастым, Рамазан аеның беренче көненнән уразамны калдырмадым, андый булсыннар, мондый, дип теләмим, барына риза мин. Туганнарым, ирем, балаларым яхшы булганга күрә мин яраткан эшемнән том һәм ямь табып эшләгәнмен дә эшләгәнмен. Эльмира, Булат, Салаватка да шуны аңлатасым: сез дә бик сәләтле, булдыклы, кем белә, бәлки беркем булдыра алмаган, кешелек дөньясы өчен кыйммәтле ачышлар ясап безнең нәселнең данын тагын да югарырак күтәрерсез, диясем килгән иде.



- Милләтебез татар булуы белән  горурлансын өчен ни эшләп була?
– Милли үзанны үзгәртергә кирәк. Ни аяныч, бик тә зәгыйфь ул бездә. Көн саен шул проблема белән очрашып торганга әйтәм. Бер мисал: сәләтле балалар белән эшләүче хөрмәтле академигыбыз    тәкъдиме белән бер баланы  гимназиягә алган идек. Атна да үтмәде, татарча аңламый, укый алмый, дип анасы баласын кире рус мәктәбенә алып китте. Әгәр шул ханым чит илгә китсә, баласын укытмыйча калыр идеме? Баштагы бер-ике ае гына авыр аның, аннан телне өйрәнәсең, дип үсендереп укытачак бит. Ә ник туган теленә төкереп карый? Чөнки... кирәксенми. Әби-бабайларның күпчелеге: «Урысча белмәгәнгә күрә кеше булалмадым, гомер буе авыр эштә чиләндем», – дип чын күңелдән ышанган һәм үз баласын: «Ичмасам, син кеше бул, урысча сөйләш», дип теленнән биздергән буын бит. Соңгы елларда югары мөнбәрләрдән: «Телне гаилә бирергә тиеш, әнә, фин, Америка татарлары татар мәктәбендә укымаса да онытмаган телләрен. Балалар бакчасында, башлангыч сыйныфта татарча белем алса, шул да җитә» кебегрәк фикерләрнең яңгыравы да ялгыш юлга этәргеч бирмәдеме икән? Безнең Россия уникаль җирлек. Монда яшәүче халык ул Австралия татары да, хәтта Литва татары да түгел, аның баш миеннән милли үзаң дигән нәрсә типкәләп чыгарылган.

Әби-бабай курку хисен җиңә алмый, ата-ана – телне белми, өйрәнмәгән һәм кирәксенми. Мондый ситуациядә гаилә телне өйрәтә алмый. Телне гаилә бирмәсә, мәктәп кенә бирә аламы? Анысы да шикле. Менә шундый катлаулы, каршылыклы заманда милли мәктәпнең тормышы җиңел була алмый. Айлап-еллап түгел, көн саен, сәгать саен үзгәреп тора дөнья. Париждан самолетта очабыз, урындыкта пресс-релиз: «Сез очкан арада җирдә шундый- шундый хәлләр булып өлгерде...»
Бу калейдоскопта авырлыклар булмаса, гаҗәпләнергә кирәк булыр иде.

«Сөембикә», № 10, 2010.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар