Логотип
Арабыздан беребез

Бәхетле тәрбияче

 Үзенә өстәмә эш уйлап табып торган тынгысыз күңелле кешеләргә сокланам мин. Югыйсә, бар бит ул шул бер хөкүмәт эшендә эшләп, буш вакытын җитәкчеләрдән, акчасызлыктан, гаделсезлектән зарланып үткәрүчеләр дә. Һәм менә Нурзия ханым кебекләр дә бар. Үз вазыйфасын күңел биреп башкару өстенә: «Юк, бу гына әз әле ул, болай гына яшәргә тиеш түгел мин», – дип, һәрвакыт тагын бер адым алга омтылучылар. 

Без Нурзия ханым Мирхазованың эш бүлмәсендә – Түбән Кама шәһәренең 39 нчы балалар бакчасында сөйләшеп утырабыз. Стена тулы дипломнар, альбомнар, күргәзмәләр, китап-журналлар... Дипломнар, дигәннән, «Атказанган укытучы» исемен дә алырга өлгергән икән бит инде ул! Нурзия ханым аяз күк йөзедәй җете зәңгәр күзләре белән балкып елмая да бу уңайдан бер кызыклы тарих сөйләп китә. 

– Бездән бит өйдә: «Дәрес әзерләдегезме?» – дип сораган кеше юк иде, – ди. – Мәктәптән кайтуга, өстәлдә әнинең безгә эшләр исемлеге язып калдырган запискасы тора... Сәгать тугызда, җитмәсә, авылда ут сүнә. Шуңа карамастан, дәрес әзерләмичә мәктәпкә бармаганбыз, «дүртле»гә, «бишле»гә укыганбыз, ә!

Шулай да бер мәртәбә дәрес әзерләмичә мәктәпкә барганым булды минем. Абый армиядән кайткан көнне сөенечтән аның белән клубка төшеп, физикадан дәрес әзерли алмадым. Ә физика укытучыбыз Хәмит абый (Нурзия Мамадыш районы Түбән Козгынчы авылыннан, мәктәпне Олыяз авылында тәмамлаган) шулкадәр таләпчән, кырыс кеше иде безнең. Аңа бүген әзерләнә алмадым әле мин, дип әйтергә дә кыен иде. Кыскасы, бөтен класс алдында кызарып басып торырга туры килде. 

Өйгә кайтуга, беренче эш итеп физиканы укырмын, дигән идем, кая ул, абый янына иптәшләре җыелган. Аларга өстәл әзерләп, өстәл җыештырып, тагын көн үтте. Ә өченче көнне мәктәптән чыгуга өйгә дә кайтып тормыйча, туры авыл китапханәсенә киттем. Эзләнә торгач, «Кызыклы физика» дигән китап табып алдым, шуннан дәреслектәге темага кагылышлы өстәмә мәгълүматлар табып, дәрескә шәп итеп әзерләндем. Һәм шулай ук җавап та бирдем! Көтеп торам шуннан «бишле»не. Ә Хәмит абый, беләсезме, нишләде? 

– Беренче көнне шушылай сөйләгән булсаң, «бишле» куйган булыр идем, бүген инде – «өчле», – диде.

«Татарстанның атказанган укытучысы» исемен алгач, берзаман өйдә телефон шалтырый. Хәмит абый! 

– «Ватаным Татарстан»нан исем алуың турында хәбәрне укыдым да, шалтыратып котларга булдым әле, – ди.

– И, Хәмит абый, – мин әйтәм, – ул исемдә сезнең дә өлешегез бар бит. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмаска сез өйрәттегез мине. 

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмау... Гомер буе сиңа хезмәт итә торган сыйфат инде бу. Инде киресенә өйрәнсәң – гомер буе зарар китерә торган гадәт. Нурзия ханым татар төркемендә тәрбияче булып эшли башлаган 90 нчы елларда татар телендә методик әдәбият булмаган диярлек. Шөгыль үткәрү өчен көн саен, дигәндәй китапханәгә барып утырып, икешәр-өчәр сәгать материал тупларга туры килгән. Менә шул чакларда әзер кулланмаларын җыйнап барырга өйрәнгән Нурзия ханым. Һәм шушы ук бакчада өлкән тәрбияче-методист булып эшли башлагач, тәрбиячеләр өчен методик җыентыклар әзерли башлаган. 

Беренче җыентыгы «Аналарга мәхәббәт тәрбияләү» исеме белән 2008 елда дөнья күргән. Билгеле, үз акчасына чыгарган. («Шәһәребездәге милли җанлы шәхесләрнең – Р. Р. Ганиев, Р. Т. Гайфуллин, Р. М. Вәлиев, З. Г, Шиһапов, Д. В. Пасыевларның һәрчак ярдәм итеп торуы да үсендерде», – ди ул.) Әмма игелекле хезмәт барыбер бушка китмидер, күрәсең – бу хезмәт, «Милли мәгарифне үстерү өчен» шәһәркүләм бәйгесендә катнашып, 30 мең сумлык грантка лаек булган. Бер ел үтүгә, икенче методик кулланма – «Минем Ватаным – Татарстан» җыентыгы нәшриятка тапшырылган. 2015 елда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, әлеге китап өчен Нурзия ханым Татарстан Республикасы Ветераннар Союзының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмау димәктән – «Туган телем – Тукай теле» методик кулланмасы 2010 елда, Тукайның 125 еллык юбилее алдыннан тәрбиячеләр кулына барып ирешкән. Ә «Мин бәхетле гаиләм белән» дип исемләнгән җыентыгы...



– Кулъязманы Казанга министрлыкка илтеп биргән көн хәтеремдә әле, – дип сөйли Нурзия ханым. – Мөдиребезнең көтмәгәндә эштән китеп барган, минем вакытлыча аның вазыйфасын да башкарган чак бу. Бакча мөдирләрен ниндидер бәйрәмгә җыйган көнне мин бәйрәмгә бармыйча, Казанга китеп бардым. Бердәнбер йомышым – шул кулъязманы илтү. Чакырып-нитеп түгел, юләр, үз инициативам белән барам бит әле. Ә юлдагы буранны күрсәң! Казан урамында автобуслар рәтләп йөрми. Мәхшәр! Аллага шөкер, исән-имин барып та җиттем, хезмәтемне тапшырып, шул ук көнне Түбән Камага кайтып та җиттем мин. Могҗиза дими ни дисең! 

Могҗизалар моның белән генә дә бетмәде әле. Азмы-күпме вакыттан министрлыктан гриф бирелү турында хат алдым. Кулъязмам министрлык хисабына 2500 данә итеп бастырылып, республикадагы барлык бакчаларга да таратылачак икән. Һәм таратылды да ул! Сөенүләрем! 
Әгәр тәрбияче-язучы дигән термин кулланып булса, Нурзия ханымга бу һичшиксез, туры килер иде!




Нурзия ханым бүген үз вазыйфасыннан тыш, милли юнәлештәге методистларны берләштергән шәһәркүләм методик берләшмә җитәкчесе булып та эшли. Шәһәркүләм генә түгел, регионара конференцияләр үткәрәләр, кыскасы, мәш киләләр алар! Менә тагын бер башлангычлары – татар балалар бакчалары арасында «Без Тукай варислары» бәйгесе үткәрә башлаганнар. Бәйгене нәкъ менә балаларга кызыклы булырлык, ягъни заманча итеп оештырганнар. Катнашучылар Тукай иҗатына багышланган тамаша күрсәткәннәр, лего конструктор ярдәмендә Тукай геройларын төзегәннәр, өй эше итеп Тукай иҗатында чагылган табигать күренешләрен ясап алып килгәннәр. Нурзия ханым, калебенә китереп, җиңүчеләргә өч төрле медаль ясаткан: «алтын», «көмеш», «бакыр». Бәйгене быел да үткәрергә җыеналар икән.

– Татар теле тирәсендә барган бу ыгы-зыгылар сезнең эшкә, балалар бакчаларындагы милли тәрбиягә зыян салмадымы? – дип кызыксынам мин.

– Беләсеңме, милли тема ул... һәр кешенең үзеннән тора бит, – дип җавап бирә Нурзия ханым, – Теләгәне аның элек тә эшли иде, хәзер дә җаен таба. Теләмәгәне элек тә эшләми иде, хәзер дә... Безнең бакчада, Аллага шөкер, биш татар һәм биш рус төркеме бар. 90 нчы елларда да нәкъ шулай иде бу. 

Теләү-теләмәү дигәннән – Нурзия ханымга берничә мәртәбә бакча мөдире вазыйфасы тәкъдим иткәннәр. Ул баш тартып килгән. Ни өчен, дигәндә... Мөдирнең төп вазыйфасы – хуҗалык эшләреннән гыйбарәт бит. Ә Нурзия ханымның исә күңелендә ут аның. Әнә бит, тагын бер кызыклы проект – «Сүздән энҗеләр тезеп» – турында сөйли әле ул. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы уңаеннан мәктәпләрдә җирле каләм ияләре белән очрашулар оештыра башлаган икән. Бер карасаң, аның мәктәпләргә дә, әдәби берләшмәгә дә катнашы булмаска тиеш кебек – тик, урыс әйтмешли, не тут то было! Татарстан язучылар берлеге әгъзасы һәм дүрт әдәби китап авторы да (ә методик җыентыкларларын да исәпкә алсак, барлыгы тугыз) ул бүген. «Бүләк» шигырьләр җыентыгы Татарстан язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенә лаек булган. Әдәби әсәрләре дә тәрбияви аның! «Уяну», мисал өчен, катнаш никахлар китереп чыгарган гаилә драмалары турында. Ә «Серле рәссам» тәрбиячеләр өчен менә дигән кулланма, шигырьләр монда билгеле бер тәртиптә, ел фасылларын, бәйрәм-даталарны истә тотып урнаштырылган. Күптән түгел генә менә тагын бер повесть тәмамлаган. «Соңгы амәнәт» дип атаган. Язылу тарихы болай. Узган җәй аягын сындырып, дүрт ай больница юлында йөри Нурзия ханым. Гади генә сынумы сиңа, ике мәртәбә операция ясыйлар. Кемдер моннан бәлки фаҗига ясар иде, ә Нурзия ханым анда да бер уңай ягын тапкан – больницадан материал туплап чыккан да, буш вакыттан файдаланып, әсәр язган.

Нурзия ханымның «Ел тәрбиячесе», «Ел хатын-кызы» бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яулавы, министрлык оештырган «Инновацион технологияләр» номинациясендә I нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнүе, «Мәгариф» журналында бастырылган мәкаләсе өчен «Иң яхшы мәкалә авторы» дип танылуы, Ризаэддин Фәхреддиннең юбилеена багышланган бәйгедә җиңүе һәм башка күп кенә җиңүләре турында мин, мөгаен, сөйләп тә тормам. Аның гаиләдә дә бәхетле булуын (күзем тимәсен!), Газизҗаны белән акыллы кызлар үстерүен, инде оныклар тәрбияләвен дә әйтеп торуның кирәге бар микән? Болар ничектер бер-берсенә бәйле кебек тоела миңа. Шәхси тормышы тәртиптә кеше, гадәттә, эшеннән дә ямь таба бит. Эшеннән ямь тапкан кеше өенә дә һәрвакыт тормышны (аның хәтта буранлы һәм яңгырлы көннәрен дә!) яраткан хәлдә кайта.
 
Бәхетең гомерлек булсын, Нурзия!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаһның рәхмәте яусын сезгә, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим!!!

    Хәзер укыйлар