Логотип
Арабыздан беребез

​Безнең Марсель абый…

Яңа елның озын яллары берәр күңелсез хәбәр алып килми калмый… Бу юлы да шулай булды. Марсель абый Зариповның вафаты турындагы хәбәрне юлда, авылдан Казанга кайтып килгәндә ишеттек. Өйгә кайтып керүгә, Журналистлар берлегеннән шалтыраттылар: хушлашу иртән 10 да була икән… 
 Журналист-легенда, язучы, тәрҗемәче, «Советская Россия» газетасының үз хәбәрчесе иде ул. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге иясе. «Бәллүр каләм» фестивальләре лауреаты… Шулай да минем өчен ул барыннан да бигрәк гади, шаян сүзле, бераз төртмә телле, кунакчыл, бик күп укый, бик күп белә торган көләч Марсель абый булып калыр.

 Большая Красная урамындагы биш катлы кызыл йорт, Марсель абыйларның фатиры, аның китаплар, газеталар белән тулы эш кабинеты күз алдына килеп басты. Ул корпункт та иде әле... Гаҗәп кешелекле, киң күңелле, теләсә кемне кайчан да үз күреп каршылый белгән  хатыны Сәйара апа, акыллы-тәүфыйклы балалары Фәридә белән Илдар... Күңелдә Марсель Зарипов турында әллә никадәр хатирәләр саклана!.. Ул безнең Марсель абый иде! 

Беренче күрүдә үк шаккаттым: бигрәк гади, ачык! Үз итеп сөйләшә! «Без Казаннан, Иделдән» дигән китабы буенча мәктәптән үк хәтерлим анысы. (Гариф Ахунов белән икәүләп әнә шундый китап язганнар.) Ләкин ул бит... язучы! Зур кеше! Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур»ын, Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять»ен, Гариф Ахунов, Вакыйф Нуруллин әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән Марсель Зариповны һич алай итеп күз алдына китерми идем!.. 

Берчак Марсель абыйны түгәрәк туган көне белән котларга дип керсәк, юбилейлар үткәрергә яратмаган собкор Зарипов  Казаннан ук чыгып качкан! Краснодарга командировкага китеп барган!..
Марсель абый белән Сәйара апаны туебызга чакырган идек. Алар бүләк иткән кызыл чәчәкле чәй сервизы әле дә табыныбызны бизи!.. 

Олы башын кече итеп…  Туйның икенче көнендә үк кунакка алуларын әйтәм. Сәйара апа бәлешләр пешергән. Ике якның да әти-әниләрен дә дәшеп, авыл гадәте буенча ашка чакырдылар безне! Гомергә онытасым юк!..
Ул, әлбәттә, безнеке – Татарстанныкы! Һәм һичшиксез Мәскәүнеке дә!  Дагомыста журналистлар фестивале көннәрендә Россия Журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов Татарстан журналистлары янына махсус килеп, Марсель абый турында сораштыра башлады. «Советская Россия»дә бер тирәдә собкорлар булып эшләгәннәр (Богданов – газетаның Карелия һәм Мурманск өлкәсе буенча үз хәбәрчесе булган), «Марселю большой привет!» дигән иде ул чакта. «Комсомольская правда»ның Президент пулындагы журналисты Александр Гамовка да Марсель Зарипов белән  командировкаларга барырга туры килгән. Ностальгия итеп сөйләде…

 Бездә аның китаплары күп. Геройлары – нефтьчеләр, авыл хезмәтчәннәре, КАМАЗ төзүчеләр, Түбән Кама химиклары… Журналистикага караганнары да бар. Повесть, хикәяләре («Ордер на квартиру» җыентыгы). Умартачылык турындагылары да (ул – шәп умартачы! Яңа аерткан балыннан ел саен авыз иттерә!)… Кесәгә дә сыймалы «Поучительные потешки»да Марсель абый үзе, каләмдәшләре белән булган кызык хәлләрне тасвирлаган. Көлә-көлә укыйбыз…

Умартачы, балыкчы, бакчачы, гөмбәче … Ул – табигатькә якын. Аларның Салкын Чишмәләре бар! (Сәйара апа авылы.)
Кызганыч… Мин узган җәйдә «Алтын каләм»гә бара алмадым. (Беренче тапкыр.) Ә Марсель абыйны яшь журналистларның «Алтын каләм» республика фестиваленә мастер-класс уздырырга чакырганнар. (Беренче тапкыр.) Без аймылыш булдык. Күрешә алмадык. Ә шундый яратып калганнар аны! Яшьләр белән яшьләрчә сөйләшә ул!

Әллә ничек кенә үтте көннәр, көзләр… Марсель абыйны күптән күргән юк… Ул  Салкын Чишмәдә диделәр. Соңгы шалтыратуда хастаханәдә иде. Барырга, күрешергә өлгерә алмадык…

Бүген – Россия журналистлары көне. Кемнеке – кемнеке, ул барыннан да бигрәк собкор Марсель Зарипов өчен бәйрәм иде! Элек бу көнне Журналистлар йортында Марсель абый белән күрешми калмый идек. Чал чәчләрен сыпырып, елмаеп, олысы-кечесенә аерым бер итагать күрсәтер, хәлләрне сорашыр.  Журналистика аксакалыннан бөтенесе җор сүз, тирән фәлсәфә, хөр фикер көтә. Ул бәйрәмнең бер бизәге сыман. Көлдерә. Анекдотлар сөйләп ташлый. Дусларча гына тәнкыйтьләп тә ала... 

 Күңел һаман ышана алмый. Соңарып булса да, бәйрәмгә килеп җитәрсең дә, хәйләкәр елмаеп, «мәҗлеснең иң күңелле вакытын махсус көттем», – диярсең кебек... Язарга, аралашырга, сөйләшә белергә, тапкыр җаваплар бирергә, ниһаять, чын журналист булырга өйрәнәсе дә өйрәнәсе синнән...
Син җитмисең бүген безгә, Марсель абый! Иртәгә инде арабыздан китүеңә җиденче көн була...  
      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар