Логотип
Арабыздан беребез

Без башкача яшәргә тиеш!

Йолдыз МИҢНУЛЛИНА дигәч тә, кемдер «Cәләт» белән, кемдер «Ялкын» белән бәйләп карар, күпләр, әлбәттә, шигърият белән бәйләр. Әйе, әле шактый яшь саналса да. шигърияттә дә, жәмгыяви тормышта да берәүне дә кабатламаган һәм берәүгә дә охшамаган Йолдызны татар дөньясы танып өлгердә һәм кызыксынып күзәтә.

Йолдызга минем дә үз мөнәсәбәтем, бәлки беркадәр үзгә мөнәсәбәтем бар. Мин аңа иң элек әтисенең кызы итеп, һәм шигърияттә әнисенең дәвамы итеп карыйм.
«Әтисенең кызы» дигәнемне тирәнрәк мәгънәдә аңларга кирәк: Фәрваз абыйның эрудициясе һәм эш потенциалы; күңел матурлыгы һәм тормыштагы ихласлыгы – Йолдызның вөҗүде дип беләм. Татар телендә бик тирән мәгънәле сүз бар – рухташ. Рухи кардәшлек, ягъни, һәм кеше бу дөньяда рухташларына тартыла. Чөнки җаныңны тойган, аңлаган кеше белән аралашу рәхәт. Ул, бәлки, сүзсез аңлашу, бернинди гамәлләрсез генә дә бер-береңнең җанына таяныч булу... Университетны тәмамлап, Татарстан китап нәшриятына эшкә килгәч тә рухи терәк тапкан кешебез Фәрваз абый булды. Билгеле, без ул вакытта аның җан бәргәләнүләрен аңлап та бетермәгәнбездер, бары тойганбыз гына. Зур тормышка әле яңа гына кереп килгән ул заманда, дөнья якты, кешеләр гел яхшы гына кебек иде бит безгә. Инде бүген, тормышның гаделсезлекләрен, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулылыкларын җитәрлек күргән-өйрәнгәннән сон, аның җан бәргәләнүләре аңлашыла. Шигырь укып, жыр-моң нечкәлегендә күңел дәвалап үткән кичәләр – ул елларның кабатланмас матур хатирәләре. Йолдыз минем өчен әнә шул хатирәләрнең чагылышы да.

«Бары биеклектә
                        очрашырга язсын...»
Бу – Асия Минһаҗева иде. «Биеклектә калу». Яшел юка тышлы шигырь китабы йөрәк тибешен үзгәрткән төсле булды. Дөньяңны яулап алган ул шигырьләр күңелдә кабатланганда, синдә шагыйрәнең йөрәге тибә башлый... Юк, бер мине генә түгел, шигырь дигән могҗизаның сихеренә бирелгәннәрнең барысын да үз йөрәк тибешенә көйләгән иде шагыйрә, һәм йөрәкләр шул дулкында озак-озак тибәргә өметләнгән иде. Ә ул, сискәндереп килеп кергән кебек, кисәк кенә тынды. «Якты сагыш» дип исемләнгән икенче китабыннан соң, мин аның шигырьләрен хәтта вакытлы матбугатта да очратмадым бугай. Вакыт-вакыт Асия Минһаҗеваның «Биеклектә калу»ын алып укыйм.
Үзенең биеклегендә кала алган шагыйрәнең юлын аның Йолдызы яңа үрләргә алып китә төсле тоела...
Ә Йолдыз белән сүзебезне «Сәләт»тән башлау табигый, минемчә. Гаилә тәрбиясеннән соң, Йолдызның шәхесен формалаштырган икенче дөнья –  ул «Сәләт».

 
«Сәләт»
 
«Сәләт»нең җәйге аланнарыннан дусларның-туганнарның балалары барысы да Йолдызга мөкиббән булып кайттылар. Бу сөйләшүдән соң мин аның серен ачтым шикелле: Йолдыз «Сәләт» дигән дөньяның бер кисәге икән ул. Аның биредә үткән сәлкеш, әйдаман, укытучы баскычлары, балалар белән аралашуда гитараның ярдәме хакында сөйләшүләрдән алып, бу оешманың структурасы турында уйлануларга кадәр барып җиттек.
–  8 нче сыйныфтан соң, 1999 елда, республика олимпиадасында җиңүче буларак килеп эләктем «Сәләт»кә. Шунда ук бу дөнья мине суырып алды. Дөрес, «Раушан» аланы башта куркыта иде – анда гел «ботаник»лар гына төсле тоелды. Аралаша башлагач, барысы да минем кебек үк кызлар-егетләр булып чыкты. Инде максат – җәй саен «Сәләт»кә бару иде. Олимпиадаларга да шуның өчен йөрдем. Элек анда олимпиадада катнашкан балаларны гына алалар иде бит. Хәзер башка балалар да килә, һәм бу дөрес дип уйлыйм, чөнки алар «Сәләт»тә үсәләр, үзгәрәләр. Монда шундый бердәмлек, бер дулкынга көйләнү бар. Бу дулкында үзеңне көчле итеп, зур итеп тоясың, үз көчеңә ышана башлыйсың. Позитив фикер кырында аерым кешеләрдә булган негатив
та юкка чыга.
Сәлкеш булганда, «Сәләт» идеал бер дәүләт булып күз алдына килә. Монда синең турында гел кайгырталар, сине яраталар. Ә инде әйдаман булгач, син үзең шул дәүләтне тудырырга тиеш буласың. Беренче елны авыр, билгеле. Мина, актив сәлкеш буларак, һәр әйдаманның игътибарын тоеп үскәч, аеруча кыен булды. Синдә әле сәлкешлек тә чыгып бетмәгән, ә кулыңда үзеңнән 2-3 яшькә генә кечерәк 20-25 бала; син алар турында уйларга, һәр баланы өйрәнергә, гаилә хәлләрен белергә тиеш. Миңа гитарада уйнавым бик ярдәм итте: отряд гимнын язганда, балаларны иртән йокыдан уятканда... Әйдаман булу – ул иң беренче лидерлык мәктәбе. Үзең эшләү түгел, балалардан эшләтү, коллективның һәр көнен көйләп, һәркемгә шөгыль табып тору... Шул ук вакытта кулдашың белән бер булып эшләргә өйрәнү... Анысы да җиңел түгел. Әмма «Сәләт»тәге туганлык хисе ул инде югалмый.
Бу мәктәпне үткән кешеләр һәрвакыт бер-берсенә таяныч, кирәк чакта ярдәмгә әзер торалар.
«Сәләт»нең феномены шунда – ул татарның гаклый элитасын тудыра торган җәмгыять. Ул буш идеяларда гына оешмаган, милли мәнфәгатькә хезмәт итү өчен корылган һәм аның максаты киләчәккә юнәлгән. Ә максатына ул адым-адым атлап бара. Биредә бит төрле өлкәләрдә хезмәт итәчәк балалар, яшьләр җыела. Алар татар теленең кулланылыш даирәсен дә киңәйтәчәк шәхесләр булып җитешә.
 
«Ялкын»
 
Балачак хыяллары турында сөйләшкәндә Йолдыз: «Балачакта минем көтүче буласым килә иде, – дигән иде. – Рәхәт бит, ирек, иркенлек. Малларны сусыл үләнле җирләргә алып барасың...» Менә шул «иреккә» якын хәлдә инде ул бүген. Тик көтүче эше балачакта күзаллаганча җиңел генә түгел әле ул. Сусыл аланнарны таба алырсыңмы? Кай якларга алып китәрсең син һәрберсе сусыл аланын эзли торган интеллектуаль «көтүеңне»?
– «Ялкын» белән якынаюым да «Сәләт» белән бәйле. Иң беренче 9 нчы сыйныфта таныштым. «Сәләт»кә йөри башлагач. Мин, мәктәп елларында, гомумән, максатчан рәвештә ниндидер журнал укыганымны хәтерләмим. Балачакта әни «Мурзилка», «Салават күпере» ала иде, үсә төшкәч, күбрәк китап укылды. 7-8 нче сыйныфларда кызлар арасында модалы саналган «COOL» журналы өстәлдә ята иде инде. Билгеле, ул журнал башка тәрбия алган, приоритетлары башка булган кешеләргә йөз тота. Бары дуслардан читтә калмас өчен генә караштырасың. 10-11 нче сыйныфларда «Вокруг света» журналын укый башладым, математик сыйныфта белем алганга күрә, яраткан журналыбыз «Квант» булды. «Сәләт»кә барып кайткач, «Ялкын» белән дуслаштым, чөнки анда сәлкешләр турында язалар иде, «Сәләт»кә йөрүчеләрнең үзләренең язмалары да басыла. Шул яктан кызыклы.




11 нче сыйныфтан башлап «Ялкын»да эшли башлаган Йолдыз күптән түгел – Яңа елдан – журналның баш мөхәррире итеп билгеләнде. Матбугат тормышында шактый катлаулы булган бу чорда яшь җитәкчегә зирәклек һәм сабырлык теләргәдер мөгаен.


Ә 11 нче сыйныфтан инде үзем журналда эшли башладым. Мин эшкә килгәндә анда «Кәеф» сәхифәсе бар иде. Шуның белән кызык – «Ялкын»ны олылар чыгара, «Кәеф»не без – яшьләр эшлибез. Үзеңнеке булгач, анда гел нәрсәнедер үзгәртәсе, яңалык кертәсе килә, гел бер нәрсәгә генә ябышып ятып булмый, әгәр нидер үзгәрми икән, ул кызык түгел бит. Кыскасы, «Кәеф»тә мәтәлчек ата идек инде. Аннан сон мәктәп проблемаларын яктырткан «Тәнәфес», «Глобус» сәхифәләре барлыкка килде.
Инде журналның тышкы яктан формасы эшләнгән. Тик теләсә кайсы форманы җисем итә торган нәрсә – ул идея. Хәзер күңел ачу журналлары бик күп, ә интеллектуаль яктан үстерә, файдалы мәгълүмат бирә торганы аз. «Ялкын» – күпме еллар татар зыялыларын тәрбияләп үстергән матбугат, ул киләчәктә дә күңел ачу басмасы гына булып кала алмый. Безгә татар телендә чыга торган бердәнбер үсмерләр журналы булуыбызны, тормыш маякларын билгеләгәндә балага дөрес юнәлеш бирергә тиеш икәнлегебезне онытырга ярамый.

Дөрес, бернәрсә дә җиңел бирелми. Җитәкче кеше проблемадан курыкмаска тиеш, проблема булмаган җирдә җитәкченең кирәге дә юк. Дөньяның төзелеше үк нияткә, идеягә корылган. Бары максатларны дөрес итеп куя алырга, ирешү юлларын күрә белергә, шул максатка бара алырдай хезмәттәшләреңне сайлап ала белергә тиешсең.
Бүгенге көндә татар матбугаты әкренләп Интернет челтәренә чыга башлады. Әлбәттә, электрон рәвешкә күчү – заман ихтыяҗы. Бигрәк тә чит илләрдә яшәүче татарлар өчен мөһим бу. Электрон вариантка күчү басма матбугатны югалтуга китермәсме, дигән борчылулар да бар.
Тик кеше машина түгел бит, ул рухи ләззәткә дә мохтаҗ. Ә эстетик ләззәт алыр өчен барыбер дә басма журнал кирәк, электрон вариант ул мәгълүмат алыр өчен генә.

 
Шигърият

«Без бит болай бер яшәгән идек,
Без бит башкача яшәргә тиеш!»
(Йолдыз МИҢНУЛЛИНА)

Яшь шагыйрьнең дөньяга дәгъвасы бик тә аңлашыла. Дөньяны үзгәртергә омтылыш юк икән, нигә кулга каләм алып торырга!
Ә Йолдызның дәгъвалары зур. Чөнки Шагыйрьлек аңа Күкләрдән бирелгән. Яшь иҗатчыларның бүген Йолдыз янына тупланулары, аңа иярергә омтылулары да Шагыйрьне тоюдан. Камал театрының кече залында «Яңа дулкын» дип исемләнгән шигъри спектакльгә дә нәкъ менә Йолдыз шигърияте тон бирде шикелле. Уй-гамьнәрен катлаулы образлар, фәлсәфи уйланулар, абстракт сурәт аша җиткерү, гомумиләштерүләр, аһәңлелек тудыру, мәгълүм образларга тагын да яңа мәгънә салып үстерергә омтылу, формалар төрлелеге... Йолдызның шигърияттәге эзләнүләре бу.


– Һәр иҗат кешесе үзен төрле формаларда сынап карарга тиеш. Кабатлана башлавыңны сизәсең икән, нигә башка формалар эзләмәскә. Такташ та башта ук үз формасында яза башламаган бит, һәр яңа нәрсәнең «пробный варианты» була, һәр иҗатчы үз юлын үзе таба, үз стилен булдыра. Әдәби иҗат белән Җитди шөгыльләнгән кеше Дөнья картинасын булдырырга тиеш.
Бер генә калыпта катып калып, тулы картина тудырып булмый. Гел бертөрле формада гына язган кешеләргә мин бик шикләнеп карыйм: ул  шигырь аңа шул рәвешле Күкләрдән иңә микән? Күп очракта ул аны  утырып ясаган төсле.
Мин дә 3 нче сыйныфта укыганда романтикага бирелеп, төн утырып, шәмнәр кабызып, каләм белән шигырь язган идем. Ул шигырьгә әти- әнинен бик исләре китмәде. Шуннан сон мин дә шәм кабызмадым инде Шундый парадокс – татар гимназиясендә укыганда мин русча яза идем, университетка кергәч (мин башта математика факультетына кердем), татарча яза башладым. Рус даирәсендә үзеңне саклап калырга тырышу, каршылык хисе бу.
Рус поэзиясе бүген ниндидер көнкүреш темалары белән мавыга, шундый шигырь популярлашып бара. Мондый шагыйрьләрнең аерым аудиториясе бар, аудитория аннан ни көтә, шагыйрь шуны бирә. Шигърият шундый бер модага әверелеп бара. Бездә ул алай куелмаган. Бездә шигърият романтиклар өчен.
Шигырь ул сату-алу заманасы өчен генә ярала торган продукт түгел, чын шигырьнең кыйммәте еллар белән арта бара. Заманга туры киләме, юкмы дип фикер йөртүләр – шигырь турында түгел. Шигырь вакыт төшенчәсе белән бәйләнмәгән, ул аерым үлчәмдә яши. Бүгенге прагматик ул абстрактлыкта үз-үзен таный алмый билгеле.
Татар шигъриятендә исә һәрвакыт миллилек, милли азатлык идеясе бар, ул төрле чорда төрле яңгыраш ала. Бүген мондый шигырьләр аеруча күп языла. Әлбәттә, башта ул ихластан языла. Яшь шагыйрь шигырен кайдадыр укый, бик әйбәт кабул итәләр. Тагын яза. Тагын әйбәт кабул итәләр. Икенче бер вакыт лирик шигырь укып карый... юк, реакция башка. Кабул итмиләр, димәк, тегендине язарга кирәк. Аннан инде ул гыйсъянчы булып таныла, һәм үзе тудырган ниндидер бәйлелектә яши башлый. Тора-бара аның инде ихласлыгы да калмый, ихласлык югалу белән ул шигырь булудан туктый. Кыскасы, шигърияттә нинди булса да
чикләнүләр булырга тиеш түгел.



Йолдыз, син үзеңне кем дип тоясың: шагыйрь, журналист, җитәкче...
– Үзеңне ниндидер позициягә куеп, ясалма приоритетлар белән яшәү дөрес түгел, миңа калса. Син бүген шагыйрь, иртәгә шагыйрь булмаска да мөмкин. Үзеңне чикләргә ярамый. Дөньяга килгәнсең икән, син ирекле, теләсә кем була аласың.  Дөнья зур, төрле, үзгәрүчән... Бары үзең булырга кирәк. 

Әниеңнең шигырьләре сиңа аны күбрәк аңларга ярдәм иттеме?  
– Әйе. Безнең әни белән беркайчан да әдәбият турында сөйләшеп утырулар, шигырь укулар булмады. Әни миңа укырга китап бирә иде.
2 нче сыйныфта Гаташны укып чыктым. 1992 елда әнинең икенче китабы «Якты сагыш» чыкты, тик ул китап үзебедә калмады.  Мин ул китапны китапханәдән алып укыдым. Ул вакытта инде университет студенткасы идем. Китапны укыганда әнине тирәнрәк аңладым: аның яшьлек чорын, шул чордагы күзаллауларны, әнинең проритетларын. Әнигә күрсәтмичә укыйсың, ә үзеңнең аны аңлавыңны белдертәсе килә... 

Яшьләр бүген китап укыймы? Син кемнәрне укыйсың?
– Без бик күп укыйбыз. Классика инде мәктәптә дә, университетта да укылган, шуңа күрә күбрәк бүгенге әдәбиятне укырга тырышам. Павичны яратам. Джон Ирвингның «Молитва об Оуэне Мини» китабын укып чыктым. Гаҗәп!  Аналитик әйберләр, шәрехләүләр кызык миңа.

Бүгенге татар әдәбияты кызыкмы соң?
Юк.

Яраткан татар язучыларың бармы?
Мәһдиев, Еники.

Шигърияттә?
– Бабич. Такташ, Туфан, Мөдәррис Әгъләм, Роберт Әхмәтҗанов, Наис Гамбәр, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат.

Сокланган тарихи шәхесең...
– Наполеон Бонапарт.

Ни өчен?
– «Әгәр таныш түгел шәһәргә килеп эләксәң, аны өйрән, кайчан да булса аны алырга туры килүе бар», дигән сүзләре өчен генә булса да.

Безнең илнең киләчәгенә ышанычың бармы?
– Ул беренче чиратта таяна торган нәрсә түгел, «сөт калыр, ватан китәр».

Сөт калырмы?
– Калыр. Канга кан тарта, сөткә сөт тарта.

Милләтнең көченә ышанасың, димәк.
– Читтәге татарларны карагыз, алар бит югалмыйлар. Минем танышымның әтисе Кытай университетында кытайларны кытай теленә өйрәтә. Ә аңа кадәр Кытайга күчкән буын – аларның бабалары – тегермәнче булган. Бер буын аралыгында шундый үсеш! Кытайлар татарны бик нык хөрмәт итәләр икән. Башка илләрдә дә шулай. Көчле халык бүлмаса. татарга алай карамаслар иде. Потенциал бар, димәк.

Сайлап алу мөмкинлеген булса, син кайсы илдә туар иден?
– Мин кайчандыр Кырым ханлыгында туганмын кебек тоела. Төшләргә керә. Рәхәт. Төшләргә кергән ташларны искә төшереп, музейдагы ташларны таный идем мин. Ә болай, кайда гына тусаң да, дөнья зур, киң, аны күрә белергә генә кирәк.
журналның архивыннан

Йолдыз Миңнуллина: "Бүгенге шагыйрьләрне эстрада тәрбияли" (видео): http://syuyumbike.ru/yanalyklar/?id=3219

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар