Логотип
Арабыздан беребез

Арча мичуринчылары

Аралашкан өч-дүрт сәгать эчендә яшелчәчелек буенча тулы бер курс белем алдык без алардан. Сату өчен бәрәңгенең кайсы сорты кулай булуын да, базарга нинди кәбестә алып чыксаң оттырмаячагыңны да, яшелчәләр уңсын өчен җирне ничек эшкәртергә кирәклеген дә, нинди чүп үләне үсүгә карап, нинди ашлама кертәсен дә белдек.

Аралашкан өч-дүрт сәгать эчендә яшелчәчелек буенча тулы бер курс белем алдык без алардан. Сату өчен бәрәңгенең кайсы сорты кулай булуын да, базарга нинди кәбестә алып чыксаң оттырмаячагыңны да, яшелчәләр уңсын өчен җирне ничек эшкәртергә кирәклеген дә, нинди чүп үләне үсүгә карап, нинди ашлама кертәсен дә белдек. Эшен яратып башкарган кеше янында озаграк булсаң, үзеңнең дә күңелеңә шул эш якын тоела башлый бит ул.

Тракторлар гөрелтесе тынмаган, буразнада йомры бәрәңгеләр тәгәрәшкән, җир астында җиз казыклар, кат-кат тунлы кәбестәләр, чөгендерләр үскән җиргә – Илсөя Гатауллиналарның крестьян-фермерлык хуҗалыгына, хуҗаларның үзләре белән дә, эшләре белән дә танышырга дип килүебез.

Бер пай җиреннән

Арчага терәлеп утырган Айван авылын фермерлар авылы дисәң дә була. Гаилә фермалары тотучылар гына да дүртәү монда. Илсөя һәм Нафил Гатауллиннар исә авыл хуҗалыгының яшелчәчелек тармагын сайлаган. «Ни өчен шушы өлкә белән кызыксындыгыз? Яшелчә үстерү бик четерекле түгелме?» – дигән сорау юлга чыкканнан бирле тел очымда иде. «Эшнең кайсысы җиңел соң? – ди Илсөя. – Сыер асрасаң, көн саен ашатырга, саварга кирәк. Яшелчә басуын берәр көнгә калдырып та китә аласың, терлекне калдырып китеп булмый».

Бер пай җире һәм хезмәт биржасы аша үз эшләрен ачып җибәрү өчен бирелгән 50 мең сум акчадан башлана бөтенесе. Әлеге акчага теплица корып, кыяр утырталар. «Нәрсәсе бар инде, үстермәгән кыяр түгел бит», – дип уйлыйлар һәм... ялгышалар. Иртә-кич утын ягып җылытыла торган теплицада кыярлар шәлперәя дә төшә. Дымы да, җылысы да җитәрлек югыйсә. Сәбәпнең мич якканда чыккан төтендә булуын соңыннан гына беләләр.

Арчадан Айванга күченгәндә үз эшебезне башларбыз, фермер булырбыз, дип ният тә итми әле Гатауллиннар. Нафил колхозда эшли, Илсөя – Арчаның чүәк цехында. Цех ябыла, колхозлар тарала... Кемдер эш эзләп Казанга китә, кемдер Себергә үк юнәлә. Нафил белән Илсөя исә Мари Республикасына юл тота. Юк, эш эзләп тә, бәхет артыннан да түгел, товарга дип килә алар Урман кешеләре иленә (мари – урман кешесе дигәнне аңлата. – Авт.)

«Андагы халыкның эшчәнлегенә исең китмәле. 90 яшьлек әбиләр дә бакчасында күп итеп кәбестә, кишер үстерә. Бәрәңгене гектарлап игәләр, – ди Илсөя, уңган күршеләргә сокланып. – Иске «ГАЗ»ель машинабыз бар иде. Түбәләмә тулганчы бәрәңге төядек, кәбестә, кишер тутырдык. Атна буе авылдан авылга йөреп яшелчә җыябыз да, шимбә-якшәмбе Казанга – базарга китәбез». Ә үзләренең биш гектар җиренә ул елны алар арпа чәчә. Нигә арпамы? Өч ел эшкәртелмәгән җиргә шунда ук бәрәңге утырта алмыйсың, каты корт аркасында үстергән уңышың сатарлык булмый икән.

Гөрли базар

Базарга чыктың да, алып килгән яшелчәңне җиңел генә саттың түгел әле. Моның шулай икәнен бик тиз аңлый Илсөяләр. «Артык эре дә булмасын, вагы да ярамый, күзләренең дә тирән булмаганы кирәк. Кәбестә белән дә шулай. Безнең мари әбиләреннән җыеп кайткан зур-зур кәбестәләргә бик кызыгучы күренми. Бер пешерерлек кенә тыгыз, вак кәбестә сорыйлар...» Беренче ел базарны өйрәнү елы була. «Базар җиңел генә бирелмәде, – ди Илсөя ханым. – Баштагы мәлләрдә сату авырдан барды».

Моңарчы бәрәңгенең матурлыгына игътибар да итмәгән Гатауллиннар базарда сату өчен аның яңа сортларын эзли. «Элек капчыкка тутыра идең дә, алалар иде: бәрәңгеме – бәрәңге. Хәзер алай түгел. Кеше товарны күз белән сайлый. Җыенысы бер зурлыктагы сап-сары бәрәңгеләрне тиз алып бетерәләр. Товарыңны бер ошатып калсалар, икенче юлы да синнән алырга тырышачаклар, алга таба сынатма гына!» – ди алар. Беренче елларны бәрәңгенең «Жуковский» сортын үстергән булганнар, хәзер «Гала» дигәнен игәләр. «Сез сатып бетерми торып, безнекен алучы булмас», – ди икән базардагы башка сатучылар.

Кибеткә керсәк тә, кеше нәрсә ала икән дип карап йөрибез – үзебезгә тәҗрибә туплыйбыз. 

Экологик чисталык һәм сыйфат – менә шул Гатауллиннарның төп максаты. Шуңа да үстергән яшелчәләрен тирә-юньдәге кибетләр дә, рестораннар да бик теләп ала. Барлык яшелчәләренә сыйфат сертификаты бар. Сыйфатның төп контролеры – уллары Нәүфәл.

Яшь агроном

Экономист булам дип йөргән егет, көне килеп җиткәч, Казан дәүләт аграр университетының агрономнар әзерли торган факультетын сайлый. Бюджет урыннары булу гына кызыктырмый аны, алган белемен шунда ук сынап карау мөмкинлеге дә ымсындыра – басулары бакча башында гына лабаса. Нәүфәл белән сөйләшүе рәхәт. Яратып, эшнең тәмен белеп сөйли. Хуҗалыкның төп көче, яшь мичуринчысы ул бүген.

Әлегә кадәр шул биш гектар җирдән алган уңышка канәгать булган Гатауллиннар, инде уллары да кайткач, быелдан хуҗалыкны зурайтырга булган. Авылдашларының пай җирләрен сатып алып, басуларын 32 гектарга кадәр киңәйткәннәр. Үзләренең тракторлары, кәбестә утырту агрегаты, кишер чәчкеч, бәрәңге казыгычлары бар. Иң куандырганы – 2016 елны дәүләтнең грант акчасына салынган яшелчә склады. 18 метрга 12 метрлы итеп салынган, көчле һава өрдергечләре булган бу яшелчә саклагычка 30 гектарда үстерелгән бәрәңге, кәбестә-кишерләрнең барысы да сыеп бетәргә тиеш. Кызыксынучан Нәүфәл быелдан тагын бер яңалыкны сынамакчы – кәбестәләрне агач контейнерларда саклап карарга тели ул.

Кәбестәнең генә дә тугыз төрле сорты үсә аларда. Безнең гаҗәпсенгәнне күреп, егет шунда ук аңлата: «Бу үзенә күрә стратегик план. Бер сорт уңмаса, икенчесе уңмый калмас. Россиянең атаклы биологы һәм селекционеры Иван Мичурин да: «Табигатьтән рәхимлекләр көтеп тора алмыйбыз», – дигән бит». «Аннары базар таләбен дә истә тотмый булмый, – дип ачыклый Илсөя. – Җәйге якта иртә өлгерешле сусыл, йомшак кәбестәләргә сорау зур, аннары бер пешерерлек тә бетерерлек тыгыз, вак башлысын сорыйлар. Көзге якта тозлый торган сортлар сатыла. Алары инде эре булса яхшырак сатыла».

Йорт янындагы 10 сутый яшелчә бакчасын чын тәҗрибә участогына әйләндерә яшь агроном. Салатның төрле-төрле сортларын үстереп карый, кишер-чөгендерләр дә басуга чәчелгәнче сынауны башта монда уза. «Нәрсәләр генә үстереп карамадык инде. Кайсыдыр яшелчәне күпләп үстерүгә күчкәнче, башта аз гына күләмдә утыртып, базарга алып чыгып тикшерәбез, – ди Илсөя. – Халык яратып алса гына, икенче елны күбрәк үстерәбез. Кеше үзе белмәгән, ашап карамаган әйберсен бик алмый. Бер елны «Айсбери» салаты утырткан идек. Бик шәп уңды үзе, ләкин сатылмады...»

«Эксибишн» суганы, кызыл яфраклы салат, пекин кәбестәсе – болар инде яшь агрономның тәҗрибә түтәлләре аша узган яшелчәләр. Пекин кәбестәсеннән сезонга икешәр уңыш алалар. «Ул кыска көн үсемлеге. Аны иртә язда һәм көннәр кыскара башлагач ике тапкыр чәчәбез. Яхшы уңыш алуның үз сере бар – үсемлек стресс кичерергә тиеш түгел. Бу юлы өстен каплап үстерү ысулын сынап карадык, – ди Нәүфәл уңыш серләрен ача төшеп. – Каплап үстергәне инде өлгереп килә. Корткычлар да куркыныч түгел аңа. Ә ачык һавадагысы инде, мөгаен, өлгермәс тә».

Кәбестә басулары өстендә салават күпере. Дәүләтнең мелиорация программасы буенча алынган су сиптерү җайланмалары басуларны дымга туендыра. «2010 ел бик коры килгән иде бит. Ул елны басуларга суны кул белән сибеп йөрдек. Беренче мотопомпаны үз акчабызга сатып алган идек. Республиканың авыл хуҗалыгы җирләрен сугару программасына кушылып, тагын бер мотопомпа, барабан алдык», – ди фермерлар.

Башка төбәкләрдәге фермерлар безгә кызыгып карый. Бездә мондый дәүләт программалары юк, диләр.

Язның көне ел туйдыра

Басуларда әле кар ятканда Гатауллиннарда инде эш кайный. Берсе-берсе 144 оялы меңнән артык кассетада кәбестә, суган орлыклары шыта. «Суган орлыгын бер ояга өчне чәчәбез. Күчереп утыртканда да аермыйбыз. Алар түтәлдә өчесе дә иркенәеп үсеп, бер төптән өч эре суган чыга. Уҗымын сатканда, кешеләргә дә шулай утыртырга киңәш итәбез» – Нәүфәлдән тагын бер кечкенә генә сер сезгә. Суганның яхшы сакланышлы «Спэниш Медальон» сортын да орлыктан чәчеп үстерәләр. Шушы нәни генә орлыктан тишелеп чыккан үсенте җәй эчендә йодрык кадәр суган булып җитешә.

Әти-әнисе башлап җибәргән бизнеска Нәүфәлнең дә кушылуы, кызлары Эльвина белән Әлфинәнең дә булышуы зур терәк, әлбәттә. Ләкин орлыкларны чәчкәндә, уҗымнарны күчереп утыртканда, чүбен утаганда барыбер ярдәмчеләр кирәк. Стандартка ярашлы булсын өчен, бер гектарга 35 мең үсемлек утыртылырга тиеш. «Баштарак авылдан кеше чакырып булмый иде. Хәзер үзләре эш сорап килә», – ди Илсөя. Чәчү, күчереп утырту эшләре беткәч, чүп үләннәре баш калкыта. «Агулы гербицидлар кулланмыйбыз. Без үстергән яшелчәләр өзгән көнне табынга куела торган. Корткычларга каршы контактлы биологик препаратлар сиптерсәк тә, чүпне кул белән утыйбыз. Кешеләргә эшләргә эш урыннары да кирәк бит», – ди алар. Быел җәй басуда югары класс укучылары эшләгән. «Чүп утаган өчен көненә 500 сумнан түләдек. Бик тырыштылар, акчасын вакытында алгач, үзләренә дә күңелле бит. Эш бик тыгыз чакта төшке ашны да үзебез әзерлибез», – ди Илсөя ханым. Бәрәңге алган вакытларда да басулар гөрләп торган. Кай көнне 15, кай көнне 27 кеше булганнар. Мәктәп укучылары да килеп, бер көндә үзләренә кышка җитәрлек бәрәңге әзерләп киткәннәр. Гатауллиннар хуҗалыгы ел саен Айван урта мәктәбен бәрәңге, кәбестә белән тәэмин итә.

Планнар зурдан

Җир кешесенең эше санап бетергесез. Кайчак ял итү түгел, утырып ашарлык җай чыкмаса да, Илсөя һәм Нафил күргәзмә-семинарларда катнашу мөмкинлеген табарга тырыша. «Безгә андый чараларда катнашу кирәк. Кешенең ничек эшләгәнен дә беләсең, үзеңне дә күрсәтәсең», – диләр бит әнә. Бөтенроссия «Кыр көне» күргәзмәсе, «ТатАгроЭкспо» – үзләре үстергән продукция белән таныштыру өчен менә дигән мәйдан фермерларга. Андый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый дип саный алар. «Татарстанда яшелчәчелек алай зур үсеш алган тармак түгел. Күрше Мари Иле, Чуашстан фермерларының тәҗрибәсе зуррак, аларда бик зур семинарлар уза. Ләкин күршеләр безгә карап кызыга. Чөнки Татарстандагы дәүләт программалары бүтән бер җирдә дә юк, – ди Нафил. – Без эшне башлаган гына елларда бездә дә мондый ярдәм юк иде. Баштарак җирне ала алмый изаландык. Булыр, диделәр. Шул сүзгә ышанып, 3 гектарга җитәрлек кәбестә чәчтек. Утыртыр вакыт җиткәч, җирнең булмаячагы ачыкланды. Күпме хезмәт әрәм китте ул елны. Ә хәзер караш башкача. Мә, ал, эшлә генә!»

Табигатьтә көз, ә Гатауллиннар хуҗалыгында инде яңа сезонга – язга әзерлек бара. Басуларның планын нәкъ менә хәзер сызып, җирне көздән әзерләп калдырасы бар. Һәр яшелчә өчен басу төрлечә сөрелә, ашламалар да төрлечә кирәк. Яңа сезонда масштаблар да зуррак булачак – 32 гектар мәйдан яңа хуҗаларын көтә.

Планнары бу гына түгел Илсөяләрнең. Иң зур эшләр әле алда. «Яшелчәне үстерү ярты эш кенә әле. Үстергәнен саклый да белергә кирәк», – ди алар. Ниятләре – Айванда яшелчә эшкәртү цехын эшләтеп җибәрү. «Базарда тозлы кәбестә, кыяр, салатларга сорау бар. Әгәр без аны булдыра алабыз икән, ник әле тотынмаска», – диләр. Үз көчләренә ышанмасалар, алар бу эшкә алынмаслар да иде.

 

Редакциядән. Октябрь ае Илсөя һәм Нафил Гатауллиннар өчен аеруча кадерле ай. Быел аларның көмеш туйлары. Җирнең тырыш хуҗаларын без дә тәбриклибез. Алда әле ниятләрнең тагын да зурраклары тормышка ашсын!

 

 

 

 

 

 

 

 

Галерея

Теги: Хозяйка села авыл хуҗабикәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар