Логотип
Арабыздан беребез

Җанның гүзәл халәте

«Каендагы яра... Күрегез сез, автор аны өнсез кычкырудан ачылып калган авызга охшата. Һәм бөтенесе күз алдына килеп баса...» Әңгәмәдәшемнең сүзләрен гаҗәпләнеп һәм сокланып тыңлап утырам. Китапның тәмен белеп, һәр детальне, һәр күренешне күңеленә сеңдереп укып барган кеше генә югары зәвыклы укучы буладыр.

Кремль урамында ак мәрмәр колонналы университет каршында урнашкан бу затлы бина әллә каян балкып, ымсындырып, үзенә дәшеп тора. Сту­дентларның яраткан «ско­вородка»сы, Лобачевский бакчасы, универ­ситетның яңа биек корпуслары янәшәсендә ул тагын да матуррак, серлерәк күренә. Кичләрен фонарьлар яктысында сихри бер халәттә каласың: модерн стилендә салынган әлеге йортның зур тәрәзәлә­рен­нән, челтәрләп кай­маланган балконнарыннан чын-чынлап тылсымлы әкият дөньясы балкый. Арыслан тоткалы авыр ишекне ачып, тизрәк эчкә үтәсе, борынгы баскычлардан күтәреләсе килә... Тикмәгә генә аны Казан­ның йөзек кашы димиләрдер инде! Экскурсоводлар, иң элек XIX гасыр башына – тарих төпкеленә төшереп, йорт­ның архитекторы Карл Мюфке исемен телгә алырлар, затлы бинаны «Ушкова йорты» дип тә, «Второвлар китапханәсе» дип тә таныштырырлар... Фабрикант Ушков аны хатыны Зинаида Ушковага туй бүләге итеп махсус салдырган бит! Ишек өстенә куелган «ЗУ» вензеле үзе үк шул хакта сөйли. Соңыннан ул китап йортына әверелә. Анысының да кызыклы тарихы бар. Заманының зыялы кешесе Иван Алексеевич Второв гомере буе китаплар җыйган (алар 1908 томга җитә!). Аның шәхси китапханәсе турында ул чорда белмәгән кеше сирәк булгандыр.

Бу байлык улы Николай Иванович Второвка мирас булып калган. Петербургка күчеп киткәндә исә Николай Иванович әтисенең китапханәсен шәһәр идарәсенә бүләк иткән. Шулай итеп, 1865 елда Казанда җәмәгать китап-ханәсе ачылган. Ә безнең өчен ул күптән инде шәһәребез, республикабыз, халкыбыз горурлыгы булган Китап сарае, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе. Бу серле бинага барып кергәч, бөтенләй әкият дөньясына килеп эләккәндәй була­сың. Таң калып, тирә-ягыңа күз саласың. Диварларга, тәрәзәдәге витражларга кошлар, җәнлекләр, аждаһа сурәтләре төшерелгән. Идән-түшәмнәр чәчәк, яфрак рәсемнәре белән бизәлгән. Ма-ту-ур! Япон-кытай стилендә эшләнгән вестибюль. Тарихи көзгеләр… Уңда да, сулда да, каршыда да ишек­ләр, каталоглар, картотекалар, киштәләр... Ишекләрнең берсе – борынгы кулъязмалар, икенчесе – сирәк китаплар бүлегенә алып керәчәк... Мин һәрвакыт­тагыча яраткан урыныма – сталактитлы мә­гарәгә ашыгам. Түшәм­нәрдән, диварлардан таш сөңгеләр асылынып тора.

Кабырчыклы стеналар арасыннан үрмә гөлләр шытып чыккан... Без студент чакта биредә имтиханнарга әзерләнеп утырырга ярата идек... Кунаклар кабул итә тор­ган ал, яшел бүлмәләр, каминнар, зур аквариум, борынгы канделябрлар, шәмдәлләр күзгә чалынып кала. Урта гасырларның алман замоклары стиле, мавритан стиле… Балконга чыгу юлындагы түгәрәк бүлмә исә мәчет манарасын хәтерләтә, анда тавыш та шәп яңгырый. Юк, биредә ашыкмыйча, иркенләп йөрергә кирәк. Никадәр серләр яшерелгән монда! Никадәр хәзинә!

Быел, Россиядә Әдәбият елын билгеләп үткән бер вакытта, китапханәдә дә зур вакыйга – ул 150 еллык юбилеен бәйрәм итәргә әзерләнә. Китапханә, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында күңелдә дистәләгән сораулар туа.

Һәм мин, әлбәттә инде, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә Разил кызы Җиһаншина янына ашыгам. Карап торуга йомшак-тыныч күренсә дә, гаҗәп күп эшләр башкарырга, кызыклы башлангычлар белән чыгарга, янарга һәм яндырырга маһир, гел яңалыкка омтылучы, киләчәккә карап яши торган җитәкче диләр аны! Үзе ипле-җайлы да. Кыз йолдызлыгы аны гадел һәм тырыш, төгәл һәм максатчан иткән. Ханбикә исемен йөртүче Сөембикә ханым үзе дә кызыклы шәхес. Халкыбызның рухи хәзинәләрен туплау, өйрәнү һәм халыкка җиткерү вазыйфасы аңа югарыдан иңгән, исеме белән бергә үк, язмышына язылган, күрәсең. Исеме чынлап та җисеменә туры килеп тора! Озын чәчләре, асылмалы көмеш алкалары, зифа буй-сыны, килешле киемнәре аңа ниндидер үзгә бер сылулык өсти. Аңардан затлылык, зыялылык, яктылык бөркелә. Китапханә, яраткан китаплар, туган тел язмышы, китапханәчеләр хезмәте турындагы сөйләшү балачак хыяллары, ерак илләр, матур хатын-кыз булу серләренә барып тоташа.

Китаханәче булырга хыялланмасам да, язмышымда шулай язылган булган, күрәсең. Минем эш урыным бер генә. Китапханәдә инде 22 елдан артык эшлим. Күптән түгел кәгазьләремне актарып утырганда 12 яшемдә «Артек» пионер лагеренда алып барган көндәлегем килеп чыкты. Язылганнарны көлә-көлә укыдым: «Бүген отряд советын сайладылар. Мине китапханәче итеп куйдылар! Көн саен газеталарны бер төпләмгә теркәп барам...» Ни гаҗәп, институтның беренче курсыннан соң практикамны да Казандагы китапха­нә­ләрнең берсендә үттем, шунда беренче хезмәт хакымны алдым.

Ул чакта әле киләчәктә кайда эшлисемне төгәл генә күз алдыма да китерә алмый идем. Ләкин алдагы язмышым Республика Милли китапханәсе белән бәйле булып чыкты. Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында «Тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы» белгечлеге алып, 1992 елда Милли китапханәгә – документларны фәнни эшкәртү бүле­генә эшкә урнаштым, бераздан халыкара китап алмашу бүлегендә эшли башладым.

Бер җирдән дә табалмаган китапны шушында гына эзлисең.

Инглиз телен белүем бик булышты. Интернетта игълан ителгән конкурста катнашып, грант оттым! Ул вакытта әле грант программалары турында юньләп белми дә идем, анкета тутырдым да җибәрдем. Ярым­­финалга үтүемне хәбәр итте­ләр, Мәскәүгә имтиханнар тапшырырга, әңгәмә үтәргә чакырдылар. Җиңеп, финалга чыктым. 9 ай Аме­риканың Урбана-Шампейн шәһәрен­дәге Иллинойс штаты университетында китап­ханә һәм мәгълү­мати фәннәр буенча магистратурада уку,

3 ай дөньяның атаклы Нью-Йорк җәмәгать китапханәсендә практика үтүләр... Зур мәктәп булды ул! Интер­­нет бездә әле кереп кенә килгән бер чорда, анда компьютерда эшләргә, электрон почтадан файдаланырга, веб-сайтлар төзергә өйрәт­теләр. Бер төймәгә генә басып дөнья кадәр мәгълүмат­ны саклап булу һич башыма сыймый иде әле ул чакта. Хәзер генә көлке тоелгач та... Котым очып: «Сез ялгышмыйсызмы, бер­нәр­сә дә югалмаячакмы?» – дип кат-кат сорап тинтерәтә идем үзлә­рен. Күп китап­ханәләр эше белән таныштым, Аме­­рика китапханәләр ассоциация­сендә булдым, китапханә кон­фе­рен­цияләре ничек үтүен күр­дем. Кайт­кач, чит илләр әдәбияты бүлеген җитәкләдем. Ул елларда халыкара эшчәнлек белән актив шөгыльлән­дек, балалар, студентлар, укытучылар, табиблар белән эшлә­дек. Россиядә эшләүче АКШ илче­ләре безнең китапханәнең «Америка үзәге»нә килде.

Чит илләргә барсам, китапханәләрен күрми кайтмыйм.

АКШта җәмәгать китапханәләре макдоналдслардан күбрәк хәтта! Франция, Япония, Корея, АКШ, Швейцария, Таиландның заманча китапханәләрендә стажировкада булып, күп нәрсәгә өйрәндем. Анда китапханәләр бик популяр. Мәсәлән, Франциянең Лион шәһәре китапханәсе бик зур булса да, анда һәрчак чират. Ул гади китапханә генә түгел, очрашу урыны да. Халык бер-берсе белән аралашырга, музыка тыңларга, видео карарга дип тә килә. Күп гаиләләр ял көннәрен шунда үткәрә. Миңа калса, бездә дә оештырып була моны. Иран Милли китапханәсе исә зурлыгы һәм масш-таблары белән генә түгел, китапка аерым сакчыл мөнәсәбәте белән дә таң калдырды. Китапны шулай зурлау һәм кадерләү төп китабыбыз Коръәнгә булган хөрмәттән үк киләдер, минемчә. Бездә дә китапны, тарихи-мәдәни һәйкәлләрне, кулъязмаларны әнә шулай күз карасыдай сакласыннар иде. Миңа Вашингтон­дагы Конгресс китапханәсе, Нью-Йоркның җәмәгать китап­ханәсе бик ошый! Нью-Йоркныкы да, безнеке дә шә­һәрнең нәкъ үзәгендә! Алар­ныкы да, безнеке дә искиткеч матур тарихи бинада! Нью-Йорк китапханәсендә дә, Милли китапханәдә дә бай коллекцияләр саклана!

Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фонды күпләрне таң калдыра! Сирәк һәм аеруча кыйммәтле документлар тупланган анда: археографик экспедицияләр вакытында Түбән Новго­род, Оренбург, Пенза, Самара, Пермь, Башкортстан якларыннан табып алып кайтылган искетатар язулы, гарәп шрифтлы китаплар, уникаль коллекция­ләр, XIX йөз ахыры – XX йөз башында нәшер ителгән вакытлы матбугат дисеңме... Гомумән, безнең китапха­нәдә 3 мил­лион 300 мең документ саклана: китаплар, электрон басмалар, ноталы басмалар, дисклар, патентлар...

Татарстан һәм татар халкы турында татар телендә китаплар җыю һәм саклау белән шөгыльләнүче дөньяда бердәнбер китапханә ул. Елына безгә 35 мең укучы килә, 1 миллион 450 мең китап бирелә. XIV йөз кулъязмаларын, Кол Галинең «Кыйссаи- Йосыф»ын, Толстой, Пушкин, Тукайның үзләре исән чакта басылган китапларын күрергә була анда.

Иртүк иң беренче булып килергә ярата торган укучыбыз да бар! Беренче номерлы контроль карточка һәрчак аңа эләгә. Бер-бер сәбәп белән аз гына соңарса да, кәефе төшә. Шуңа беренче номерны аңа саклап калдырабыз. Китаптан башка яши алмый торган, көн саен килә, китапханә ачылганчы ук ишек шакый торган укучыларыбыз бар.

Бездә беркайчан да «китап юк» дигән сүзне әйтмәячәкләр. Төрле китапханәләр белән бәйләнешкә керә торган абонемент укучыга теләсә кайсы китапны табып бирергә булыша. Үзендә юк икән, компьютер төймәләренә басып, шәһәрдәге башка китапханәләрдән, университет китапханәсеннән, бөтен Татарстаннан эзлиләр. Алай да барып чыкмаса, Мәскәү, Санкт-Петербург китапханәләренә мөрәҗәгать итәләр.

Хезмәттәшләремә сокланам. Җаваплы, намуслы, тырыш, тынгысыз алар, күп укыйлар, күп беләләр. Бүген китапханәбездәге 238 кеше 20 дән артык бүлектә эшли. Берчак чит илгә китапханәчеләр төркеме җитәк­чесе булып чыгарга туры килгән иде. Эшмәкәрләр – үзләре бер төркем, икътисадчылар – үзләре... Оештыручылар һәр көнгә йомгак ясаганда ахырдан гел безне мактадылар. Иң оешкан, иң төгәл, иң тәртипле, күп укыган, экскурсияләр вакытында гидны да алыштыра алырлык китапханәчеләребез өчен сөендем. Җан­ның үзгә бер халәтенә ия кешеләр генә эшли ала китапханәдә! Хатын-кызлар гына эше димәкче була кайберәүләр... Крылов, Одоевский, Гете, Кант, бертуган Гриммнар, үзебезнең Һади Максу­ди, Закир Сәет-задә, Мирхәйдәр Фәйзиләр­нең китапха­нәче булуын исегезгә төше­регез. Галим кеше генә китапханә белән җитәкчелек итә алган. Атаклы галим Николай Лобачевский үзен иң элек китапха­нәче, аннары гына, өтер аша, ректор дип яза торган булган. Ә сез белә­сезме, Америкада китап­ханәче сүзе баш хәреф­тән языла! Конгресс китапханәсе директоры рәсми рәвеш­тә АКШ Конгрессы Баш Китапханәчесе дип йөртелә!

Әдәби кафебызга кунакка чакырам! Анда «Әдәби кунакханә» эшли. Язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар үтә. Китап кибетендә китаплар сатып алырга, чәй йә кофе эчәргә, дуслар белән аралашып утырырга, Wi-Fiдан бушлай файдаланырга мөмкин. Китап тарату һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр өчен җаваплы бүлек китапханә буйлап экскурсияләр дә үткәрә. Экскурсиягә килергә теләүчеләр бик күп, кайберәүләр, хәтта алдан ук чиратка язылып куялар. «Театраль кунак­ха­нә», «Музыкаль кунакханә» проектлары да популяр. «Паркта китап­ха­нә» проектын Милли китапханәнең 150 еллыгына, Әдәбият елы кысаларында узучы Бөтенроссия китапха­нә­челәр көненә һәм Татарстанда игълан ителгән «Парклар һәм скверлар елы»на багышладык. Паркка китаплар, газета-журналлар алып чыгабыз, «ачык микрофон» эшли, балалар шигырьләр укый... Шунда ук китап шүрлеге дә бар: бушлай китаплар алырга мөмкин. «Укы. Уйла. Сөйлә!» шигаре белән ел саен уздырыла торган китап бәйрәменә халык яратып йөри.

Еш кына яраткан китабым турында сорыйлар. Бу сорауга кистереп кенә җавап бирү кыен. Кайбер әсәрләр балачакта бик яратып укылса да, вакытлар узу белән аның тәэсире үзгәрә. Төрле яшьтә төрлечә кабул итәсең. Кәефтән дә күп нәрсә тора. Кайчак дөньяларың­ны онытып эшкә кагылышлы китапларга кереп чумасың. Хисләргә бирелеп, үзеңне хатын-кыз итеп тоеп, мәхәббәт романнары да укыйсы килә. Үсмер чакта Маргарет Митчеллның «Унесенные вет­ром», Лев Толстойның «Анна Каренина»­сын бик яратып укыган идем, хәзер дә алар – яраткан әсәрләрем арасында. Соңгы укыган китабым – Гүзәл Яхи­наның «Зөләйха күзләрен ача» романы. Халыкның зирәк акылы сокландыра. Була шундый китаплар, әсәр­дәге аерым өзекләре, тирән фи­керләре белән күңел­гә кереп кала. Антуан де Сент-Экзюпериның «Нә­ни прин­ц»ы, мәсәлән. Мин китап укыганда очраган кызыклы фикер­ләрне күчереп алам. Никадәр акыллы сүзләр, мәгъ­нәле гыйба­рәләр очрый! Милли китапха­нәнең150 еллыгына өч телдә китап-альбом әзерләдек, анда китап, китапханәләргә караган канатлы сүзләрне дә файдаландык. Френсис Бэкон әйткәннәрне ошатып, блокнотыма да язып куйдым: «Китаплар – вакыт дулкыннары буйлап сәяхәт итүче һәм үзләрендәге кыйм­мәтле йөкне буыннардан-буыннарга илтүче фикер кораблары».
 

Чыңгыз Айтматов, Фәнис Яруллин әсәрләрен кайта-кайта укыйм.

Яңа басылган китап исе аңкып торган хушбуйлар да була. Мәсәлән, «Paper Passion» хушбуе флаконы калын китапны хәтерләтә икән. Кайберәүләр, электрон китап-ларга өстенлек биреп, басма китап-лар озакламый юкка чыгачак, дип йөри башлаган иде. Хәзер инде яңадан кәгазьдә басылган китапларга ихтыяҗ арта. Бармак очларына урнашкан тоемлау нокталары да шул китап битләрен ачу, актаруга җайлашкан лабаса! Өр-яңа китапны кулга алу, битләрен актару – үзе бер рәхәт мизгелләрдер... Кая барсам да, китап җыярга, китап бүләк итәргә яратам. Без эштә дә туган көннәргә китап бүләк итүне матур бер гадәткә керттек. Без китапсыз яши алмыйбыз бугай... Бер кызык мисал.

Борынгы фарсы вәзире Абдул Касыйм Исмаил ерак сәфәргә чыкканда китапханәсен дә үзе белән ала торган булган. Алфавит тәртибендә тезелгән 117 мең китапны 400 дөя ташып йөргән.

Телнең тәмен белеп чын татарча сөйләшүләр күңелнең бик тирән бер төпкеленә кереп, онытылмаслык булып урнашып калган. Бала чакта әтинең туган авылы Ташлыкка озын җәйләр буена торырга кайта идем. Көтү куулар, сыер көтүләр, сепаратта сөт аертулар, сөт өстен туглап май язулар, каз бәбкәләрен су буена төшерүләр, көянтә белән суга барулар, елгада кер чайкаулар... Мин андагы сөйләшүләрне, тавышларны хәзер дә ишетәм кебек.

Уку — олы хезмәт ул, эш­кә өйрәткән кебек, китап укырга да баланы кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Аннары ул гадәткә кереп китәчәк.


Күп язучылар, сәнгать кешеләре белән аралашып, әдәби мохиттә үстем. Кайсылары өебезгә кунакка килә, кайберләре белән иҗат йортында бергә ял итәбез. Туфан Миң­нуллин, Миркасыйм Госманов, Равил Бохараев, Лев Ошанин, Юлиан Семеновлар...

Исемем — Сөембикә! Мин Мәс­кәүдә туганмын. Ул чакта Әдәбият институтында укучы әтием белән медицина институтында укучы әнием миңа Сөембикә дигән борынгы затлы исемне кушкан. Мин беркайчан да исемемне кыскартырга рөхсәт итмим. Дөрес әйтүләрен телим. «Ой, исемегез нинди матур, ул ничек тәрҗемә ителә?» – дип сорыйлар. «Яраткан хатын-кыз!» – дим, горурланып. Кайберәү-ләр авырлык белән әйтә. Телефоннан сөйләшкәндә кайтарып сорыйлар. Мин хәрефләп кабатлыйм. Белгән кеше исемемнең мәгънәсен аңлый. Күп нәрсә кешенең эрудициясеннән, белеменнән тора бит...

Кызларым акыллы. Олысы – Камилә, кечесе – Җәмилә. Мин аларны мөстәкыйль булырга өйрә­тәм. Кайчан үз фикерләрен әйтерләр икән дип көтә идем. Уңышларыннан канәгать мин. Хәтта әниемә дә әйтәм: «Кара, Камилә белән Җәмилә тормыш сорауларына нинди дөрес чишелеш табалар», – дим. Камилә университетны «биш»кә генә тәмам­лады, кияүгә чыкты, бала тәрбияли. Җәмилә КФУның Фило­логия һәм мәдә­ниятара багланышлар институтына быел укырга керде. Аралашкан дус­лары да тәрбияле, аларның эчке дөньялары бай. Минем инде хәзер Әмир исемле кечкенә оныгым да бар. Һәм ул... китаплар ярата! Мө­гаен, гаиләдә китапка булган мәхәб­бәттән киләдер бу. Укырга кирәген кечкенәдән аңлап үскәннәндер.

Матур булуның сереме? Үзеңә ошарга, үзеңне яратырга кирәк башта! Зарланмаска, вакланмаска, вакыйгаларны куертмаска, беркайчан да җебеп төшмәскә, максатлы булырга, сәламәтлегеңне кайгыртырга, заман белән бергә атларга... Үзеңне ничек күрсәтәсең, сине шулай кабул итәләр!

Казан искиткеч матур! Европа шәһәрләреннән һич калышмый! Юллар, парклар, спорт корылмалары, тарихи-архитектура һәйкәлләре...Мондый шәһәргә, әлбәттә инде, Милли китапханәнең яңа бинасы да кирәк! Һәм ул шәһәрнең үзәгендә булырга тиеш! Ә бу затлы бинабыз да тарихи китапханә булып калсын. Ул бик тә уңайлы урында, матур бинада урнашкан. Борынгы кулъязмалар, сирәк китаплар сакланса, уку заллары эшләсә, экскурсияләр үткәрелсә, чит ил туристлары бирегә борынгы китап үзәгенә килгән кебек килеп, аның гүзәллегенә сокланырлар. Китаплар байлыгы да, интерьер затлылыгы да әсир итәр аларны.

«Мин Татарстан Респубикасы Милли китапханәсендә эшлим!» Кая гына барсак та, бу сүзләрне аерым бер горурлык белән әйтәбез. Кайдан икәнебезне белгәч, безгә бөтенләй башкача карыйлар! Зурлап, аерым хөрмәт күрсәтәләр! Милли китапханә статусы шулкадәр мәр­тәбәле төшенчә икән. Аның дәрә­җәсе үзебезне дә күтәрә, исеменә һәм җисеменә лаеклы булып яшисе килә.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дә кечкенәдән китап укырга яратам. Сөембикә ханымга сокланып укыдым. Эшеңне яратып башкару бик зур бәхет бит ул.

    Хәзер укыйлар