Логотип
Арабыздан беребез

Җаннарның барометры

Без атна башыннан ук җомганы ашыктырабыз. Авылга, әни янына кайтасы бар! 350 чакрым ара берни түгел лә. Әни генә исән-сау булсын! Җомга, шимбә, якшәмбенең ярты көне бар әни янында булырга. Ял көне кич кенә (җәйләрен – кояш баегач кына) авылдан Казанга кузгалабыз. Шәһәрне кабул итә алмаган әни кара көзгәчә авылда, үз өендә үз көенә яшәп ята. Тугыз дистәне тутырган әни ишегалларын урап керә, бакчаларны күздән кичерә, алма-чияләрне карап торып кызарта, кыяр-помидорны өлгертә. Тагын бер эше бар: иртүк үзен карарга килүче кызны – Ританы көтә башлый. Рәсми телдә Рита Сабир кызы Хаитова  – авылыбыздагы социаль хезмәткәр ул. Безнең авылга күчеп килүләренә дә әле берничә ел гына. Тумышы белән Башкортстанның Салават районы Малояз авылыннан. Нәкый Исәнбәтнең авылдашы. Байсарга килгәнче, ире Эгамназар, кызлары Ангелина һәм Аделина белән Туймазы районы Серафимовский бистәсендә яшәгәннәр. Хәзер менә алар – Байсарныкылар. Ире Себергә йөреп эшли. Кызлары мәктәптә укый: олысы – бишенчедә, кечесе – өченчедә. Бер ел элек Ританың апасы Альбина Актанышка күчеп килә. Бераздан әниләре Нәфисә апа Байсардан өй белешә. Менә шулай аралар да якыная. Ә Ританы авылда белмәгән кеше юк. Үзе сизә микән, авыл халкы бик ярата аны. «И бу бала тагын югары очка менеп китте инде!», «Төш кебек кенә – бөтен эшкә өлгерә!», «Карт-корының бәхете инде: бигрәк ипле бала» дигәннәрен ишетергә туры килгәне бар. Спорт киеменнән велосипедка атланып та бара ул әби-бабайларына, җил-җил атлап та урап кайта. Ританың берүзенә 4 әби, 3 бабай. Зөлфия апаның да Рита ярдәмен тоясы килә икән әнә. Тик ул сигезенче кеше була шул инде. Бер социаль хезмәткәргә җидене генә рөхсәт итәләр. Көн саен явымда да, кар-буранда да, пешеп үлмәле челләдә дә әле берсенә, әле икенчесенә йөгерә. Авызы гел ерык булыр. Әллә каян күреп сәлам бирер. 

Беркөн ашыгып кына кибеткә килеп керде. Салкынча көн иде. Башына яулык ураган: «Чәчләрем юеш», – ди. Нәзирә әбине мунча кертеп кайтышлый ипигә кергән. Рәҗәп бабайга дип ипинең кекс кебек сырлысын сайлап алды. Шунда җыелып торган апалар: «Салкын тимәсен инде, апаем, җилдә йөрмә», – дип калдылар.

Йөгерә генә Рита. Идән юарга, ашарга әзерләргә, кибеттән азык-төлек алып кайтып бирергә, чүпләрен түгәргә, юындырырга, чәчләрен тарарга, тырнакларын  кисәргә, дарулар алып кайтып бирергә, кышын карларын көрәп сукмак салырга...  Болары социаль хезмәткәр башкарасы эшләр инде. Тик... кер юып азапланган олы кешене ник күрәләтә җәфаларга инде! Рита ялт кына юа да элә аны. Ай бу Фәридә апаны! Сары чәчәкләр яратмыйм, дип, иелә-иелә тузганакларны өзеп йөри! Ә Роза апа бакча чүбе утарга чыккан, имеш. Рита эш бияләйләре киеп үзе утый башлый. «Әй, нәрсәсе бар соң! Ярты сәгать саф һавада гына булам ла», – дип көлеп җибәрә кыз. 30 яшьләр тирәсендәге чандыр бу яшь ханым кызлар кебек шул! Башкача әйтергә тел әйләнми. «Рита килгән! Әйдә, кызым, чәй эчик бергә», – дип каршылыйлар аны һәр өйдә. Аз гына тоткарланса да, юксына, борчыла башлыйлар. Йомшак кына итеп әйткән сүзләре дә тынычландырып җибәрә дип сөенәләр. Минем дә игътибар иткәнем бар, ул үзләре диалектында сөйләшә икән бит: «утырың, ятың, керең, ашаң», дип. Кара, безнеңчә «утыр, ят, кер, аша», дисә, боерык кебек катырак яңгырар иде әле! Аның көне сәгатьләп кенә түгел, минутлап бүленгән. Фәридә әбигә су кертәсе, идәнен юып чыгасы бар; Мөдәррис бабайга ботка пешереп ашатыр да, Роза әбигә китәр. Ул инде аны табибә урынына күрә: күзе авыртса да, биле сызласа да Ритага чирләрен сөйли. Юк, Ританың медицина буенча махсус белеме юк анысы. Ә менә дәвалау сәләте аларның нәселендә бар бугай. Куллары килешеп тора. Кайсы үләннең нәрсәгә дәва икәнен дә белә ул. Массаж ясап, әбинең билләрен сыпырыштырса да, килеште, хәл булды, дип, рәхмәтләр укый тегесе. Чәчләрен үргәнне дә ярата. Яз көне яран гөлләр утыртып киткән иде тәрәзә төпләренә, и сөенде инде Роза әби! Чынлап та, кып-кызыл чәчәкләр өйгә ямь биреп җибәрде шул. Ә берчак ничек куркытты ул Ританы! Ашаганда ризык ялгыш юлдан китте дә, тын да ала алмый әбекәй! Бөтен белгәннәрен укыды шунда Рита. Ә Мөдәррис абый капкасын бикләп калдырган. Нишләргә? Бердәнбер юл – койма аша сикерү! Һәм сикерә дә. Хәзер инде ул беренче медицина ярдәме дә күрсәтә белә, компьютерны да үзләштерде. Актанышта махсус укытып кайтардылар. Ике ел эшли бит инде: әби-бабайларның ялларга кайткан кызларын үзе өйрәтә хәзер Рита. Кайсын ничек җайларга, ничек күңелләрен күрергә, ничек хәтерләрен калдырмаска, нәрсәне яраталар, нәрсәгә эчләре поша... Ул олы кешеләр җанының барометры кебек! Әле менә үзенең дә кәефен күтәреп җибәрделәр. Аны авылда «безнең Рита» дип йөртәләр икән бит! Моннан да зуррак хөрмәтләү кемгә тия әле?!  

 Рита

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рита, изге эшлэрегез очен рэхмэт сезгэ. Аллах тэгалэ узегезгэ, якыннарыгызга исэнлек-саулык, бэхет насыйп итсен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ул безнен Актаныш ягы булмаганга шулайдыр. Безнекелэр Узлэренен ихаталарында эшлэре беткэч кенэ килэлэр. Картларны карауны второстепенный эш дип уйлыйлар. Килгэч тэ ишекне ачып карап кына китэ кубесе. Социаль яклау оешмасына Рита янына барып семинар уткэрергэ кирэк эби караучыларны алып барып. Бэлки бераз ойрэнерлэр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ританы өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә хөрмәт итә. Ә балалары нинди акыллы аларның! Җитәкләшеп мәктәпкә киләләр, җитәкләшеп кайтып китәләр. Икесе дә матур итеп җырлыйлар, бииләр. Авыл мәдәният йортында, мәктәптә әзерләнгән концертларның берсе дә бу кызлардан башка үтми. Киләчәктә Ританың үз изгелекләре үзенә өйләнеп кайтсын, Эгамназар белән кызлары өчен сөенеп, тигез, матур яшәсеннәр дип кенә телисе кала.

        Хәзер укыйлар