Логотип
Арабыздан беребез

Җандагы ташлар

«Төш вакытында телефоннан шалтыратам – әти алмый. Апа да шалтыратып караган, энем дә. Күңелдә барыбер шик булмады, эштән соң гына янына киттем. Керсәм, палатада урыны буш, телефоны шунда – бер-өзлексез шалтырый да шалтырый... Беркем алып җавап бирмәгән. Бәлки, авыр хәбәрне җиткерәселәре килмәгәндер, белмим. Төш вакытында ук өзелгән булган икән инде... «Бомж кебек бер ялгызың яттыңмы, әти җаным?!» – дип өстенә капланып елаган идем...» Әңгәмәдәшебез – коуч-тренер Резеда СӘМИГУЛЛИНА.

Без күп вакыт аларның барлыгын белмибез дә. Инде күптән онытылган, хәтернең әллә кайсы катламнары астына төшеп яткан, күңелнең иң ерак почмагына яшерелгән кебек бит. Әйе, белмибез, әмма авырлыгын тоябыз. Алар беркая да китми, ачуташларга әйләнә дә, гомер буе синең җанда яши. Сиздермичә әрнетә!.. Үзгәрәм, тормышымны яхшыртам дисәң, шушы авыр йөктән котылу кирәк. Ә моңа гафу итү, ярату, ышаныч аша гына ирешеп була. 
Шәхси үсеш тренеры, коуч – сиңа шушы юлда ярдәмче ул. «Бу эш – иҗат кебек. Чөнки син бит кешенең күңеленә сукмак саласың», – ди әңгәмәдәшем Резеда СӘМИГУЛЛИНА. Ә калганы... Калганы барысы да үзеңнән тора. Җандагы авыр ташларны кузгату, алып ташлау, ул буш урынны мәхәббәт белән тутыру. Иң авыр юл – үз-үзеңә кайту юлы, иң авыр эш – үз-үзеңне табу. Иң җиңеле – барысын да язмышка сылтау...

Резеда, берәү дә бер көндә генә коуч та, шәхси үсеш тренеры да булмыйдыр. Ә сез моңа ничек килдегез? 
– Бик озак килдем... Кечкенәдән үк үземнең кешеләргә файда китерә торган белгечлек буенча эшләячәгемне белә идем. Ул чактагы көндә-лекләремдә: «Җәмгыятькә файдалы булсам иде» дигән сүзләр еш очрый. Бүгенге яшьләр өчен мәзәк тоелыр инде... Мәктәптә укыганда ук философия, психология белән кызыксындым. Ул чакта бу темага китаплар да юк бит әле. Каяндыр кулыма Виктор Пекелисның «Твои возможности, человек!» дигән китабы килеп эләкте – мин аны ятлап бетердем. Ничек хәтерне яхшыртырга, ихтыяр көчеңне арттырырга, холкыңны үзгәртергә... Үземне гел үстерергә тырыштым. 
Без әле дөньяда коуч дигән һөнәр барын белми дә идек, мин язучы, журналист булырга хыялландым. 11 нче класста укыганда татар теленнән олимпиадада район буенча беренче урынны алдым. Линейкада мине котладылар. Ә ике көннән икенче урынга калуым турында әйттеләр...
Минем өчен фаҗига булды бу, мине сындырды. Аны анализлаудан әлегәчә туктаганым юк... Кечкенә чакта алган травмаларның үскәч тә тормышыбызга ничек тәэсир иткәнен шуңа да үземнән беләм... Инде язганнарым республика матбугатында басылып чыга башласа да, әлеге хәлдән соң иҗат минеке түгел икән дип, хыялымнан баш тарттым. Әниләр: «Авыл хуҗалыгы институтына керәсең», – дигәч тә әллә ни карышып тормадым: үз-үземә һәм дөньяга ышанычым кимегән иде. Икътисад бүлеген тәмамладым. Дөрес, студент елларында кабат талпынып алдым: телевидениедә, Илфат Фәйзрахманов кул астында эшләдем. Ул: «Читтән торып укуга күч, безгә эшкә кил», – дип чакырды. Әниләр исә: «Башта диплом ал, аннары теләсә нишләрсең», – диде. Дипломлы булганда, телевидениедә зур үзгәрешләр булып ята, анда яңа кешеләргә ихтыяҗ юк чак иде.
Бухгалтер булып эшкә урнаштым. Бер-бер артлы хезмәт урыннары алыштырдым. Иң озагы «Сбербанк»та эшләдем – җиде ел. Ипотекага кредит бирү бүлеге булганга гына анда озак тоткарландым шикелле – кешеләргә тораклы булырга ярдәм итәм дип саный идем. Чираттагы эштән киткән саен: «Хәзер китап язарга утырам», – дип уйлыйм. Ә аннан тагын яңа эшкә барып керәм... Акча да, икебезгә ике машина, фатир да бар. Дөнья түгәрәк кебек, ә күңелдә канәгатьсезлек хисе үскәннән-үсә... Бу эшкә барасы килмәү генә түгел, ә шушы юнәлештә үсәсе килмәү. Кулыннан эш килмәгән икән моның дигән фикер калмасын. Институтны тәмамлагач, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләдем: ике елдан мине бүлек начальнигы итеп куйдылар, министрлыкка эшкә чакырдылар... Банкта офис җитәкләдем, урынбасар урыны тәкъдим иттеләр… Бу юнәлешләрдә үсү мөмкинлегем бар иде, әмма күңелем тартмады – берсе дә минем юлым түгел икәнен сизә идем. 
2013 елда банктан бөтенләйгә киттем һәм... башланды! Бер атнадан балага узганымны белдем. Югыйсә икенче баланы алып кайтырга күптән телим, декретка чыгармын да, кире банкка кайтмам дип уйлый идем. Мин кечкенә бала белән өйдә утырганда, «Красный Восток»та инженер булып эшләүче ирем кыскартуга эләкте. Ә безнең ипотека бар... Акча җитмәгәч, өйдә тавыш чыга башлады – аерылышуга кадәр барып җиттек... Шундый парадокс бар: тормышыңны үзгәртеп, үз юлыңа кайта башласаң, каршылыклар туа. Үз-үзеңнән ерак китсәң дә, тормыш көрәшкә әйләнә. Кинәт үзгәрергә теләсәң дә, проб-лемалар тау булып өеләчәк. Дөнья – стабильлекне сакларга көйләнгән. Баш мие дә шулай: безне бик тырышып яңалыктан – стресстан саклый. 2010 елда, беренче тапкыр шәхси үсеш буенча тренингка язылгач, авариягә очраган идем. Моның сәбәбен соңыннан анализлагач кына аңладым... 
Гаиләне саклап калдык без. Минем өчен гаилә беренче урында – балалар әти белән үсәргә тиеш иде. Иремә дә рәхмәт – ул да тырышты. Фатирыбызга кеше кертеп, бакча йортына күчендек. Йөк машиналары сатып алып, үз эшебезне ачтык. Тормыш җайлана төште. Бухгалтер, диспетчер вазыйфалары башкарам һәм... тренинг арты тренинг узам. Аларның һәркайсы үземә кирәк булачагын сизә идем. Шушы темага тулы бер китапханә тупладым һәм бөтен белемнәремне бер системага салу өчен китап язарга утырдым. «Үзең теләгән дөньяга сәяхәт» дип атала ул. Тормышта уңышка омтылган һәр татар кешесенең өстәл әсбабы булырга тиеш бу китап. 
Аннан, бизнесыбызга яңа сулыш өрәм дип, Аяз Шабутдинов тренинг-ларында катнаштым һәм үземдә лидерлык сыйфатлары барлыгын ачыкладым. Шәхси үсеш өлкә-сендәге белемнәремне ничек кулланырга мөмкин икәнен дә, ниһаять, аңладым: инде башкаларны үзем уңышка рухландыра алам икән!

Бүген тренингларга кешене нинди сәбәпләр алып килә? 
– Күпләр, әлбәттә, акча эшләү белән проблемалар бар дип килә. Сүз уңаеннан, акчаны бөтен кеше дә табарга сәләтле, тик моңа комачаулаучы установкалар бик күп. Һәм аларның күбесе, әлеге дә баягы, балачактан килә. Әти-әни белән мөнәсәбәтләр дөрес булмаса да, акчага юл ябыла. Бигрәк тә әти белән мөнәсәбәт акчага тәэсир итә. Әниең белән мөнәсәбәтләр исә – гаиләгә. Шуңа да аларны көйләргә кирәк. Вафат булсалар, гафу сорарга... Диагностика ясый башлангач, акчасызлыкның әллә нинди сәбәпләре ачыла. Клиентлар үзләре дә аптырап кала. «Болар, чынлап та, шулай тәэсир итәме?» – диләр.
Алып килгән сәбәпләр исә күп: бизнестагы торгынлык, гаиләдә ир, кайнана, балалар, әти-әни белән мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне, гәүдәңне кабул итмәү, үзеңне яратмау... Бер ханым килде менә. Шул ук акча мәсьәләсе белән. Сөйләшә торгач, ул: «Аякларым кәкре... Гомерем буе кимсендем», – диде. Ә тәнең белән бәйле бер комплекс, гадәттә, тау кадәр комплекс тудыра: ул үзен гел ямьсез санаган, шуның аркасында иреннән аерылган, улы белән мөнәсәбәтләре бозылган... Шундый техника бар: без ике атна буе аның аякларыннан гафу сорадык. Ник Вуйчичны искә төшердем: «Кулы да, аягы да юк, бөтен дөньяга танылды, ә синең аягыңа ни булган?» – дим. Ул кинәт уянып киткәндәй булды: «Чынлап та, аякларыма ни булган?» – ди. 
«Товарыма бәяне күтәрә алмыйм», – дип килүчеләр бар. Эшли башлагач, аның үз-үзенә биргән бәясе түбән икәне ачыклана: ул йә балачакта төшкән, йә гаилә коргач. Хатын-кызның үз-үзенә булган бәясен ир-ат бик төшерә: төрле сүзләр әйтеп, уңышларын күрмичә... Әмма бу очракта хатын-кызның үзеннән дә күп тора: ә сез ирнең үзен бәялисезме? «Безнең өчен бик күп эшлисең, арыйсыңдыр... Рәхмәт сиңа!» – дип әйткәнегез бармы? Мин үзем хәзер әйтәм. Эшли бу алым! Икенче көнне булса да, ул да миңа «рәхмәт» ди!
Без аңасты белән эшлибез. Аффирмация, визуализация, манифестация кебек техникалар ярдәмендә аңастыннан үпкәрәнҗешләр, куркуларны алабыз. Әмма без могҗизачылар түгел. Коуч – моңарчы син үз-үзеңә бирмәгән сорауларны бирүче ул. Гап-гади сораулар, әмма тормыш мәшәкатьләренә күмелеп син аларны күрмисең. Җавапларын үзең табасың – бу проблемаңны чишү юлын табу да була. 

Сез кешенең күңел түрендә яткан иң яшерен серләренә кагыласыз... «Бу хакта беренче тапкыр сөйлим...» – диючеләр күптер…
– Әйе, ул серләргә кайчак һич уйламаганда килеп чыгасың. Хәтта клиент моны үзе дә көтмәгән була. Аңасты гаҗәп: безнең белән булган һәр очракны яхшыга-начарга бүлә һәм саклый. Үзебез моңардан хәбәрдар булмасак та... Бер кыз килде. «Акча белән мөнәсәбәтләремне җайга саласым килә», – ди. Эш таба алмый, бер эштә дә озак тоткарланмый икән. Тренер каршында әйбәт булып утырудан мәгънә юк – ахыргача ачылырга кирәк. Шунсыз алга китеш булмаячак... Сөйләшә торгач, без бу кыз-ның күңелендә үзен гаепле сизү хисе ятканын ачыкладык. Мәктәпкә укыганда, аннары студент чакта
ул берничә тапкыр кеше акчасын урлаган булган икән. Зур суммалар түгел, әлбәттә. Әмма: «Мин – гаепле, яхшырак тормышка, зур акчаларга лаек түгелмен», – дигән уй аңастына кереп утырган. «Бу хакта берәү дә белми иде», – диде ул. Техниканы эшләдек: уе белән әлеге кешеләрдән гафу үтенде. Нәтиҗәләр үзен озак көттермәс.
Тагын бер очрак менә. «Якыннарым миңа әйтмичә генә коронавирустан вакцина ясаткан. Кирәкми, дип, күпме үгетләдем аларны. Барыбер саклый алмадым... Инде нидер булса, берсен дә кот-кара алмаячакмын... Кулымнан эш төште – бизнесым туктады. Елыйм да елыйм», – дип бер хатын килде. Психологка мөрәҗәгать итсә, дөресрәк булыр иде, әмма миңа килгән икән, ярдәм итәргә тырышырга кирәк, дим күңелемнән һәм сорауларымны бирәм. «Ә сез тагын кемне саклый алмаган идегез?» – дим. «Юк, тормышымда мондый ситуация булмады», – ди ул. Ә мин әйләнәм дә тагын теге сорауны кабатлыйм. Яшь чакта аборт ясаткан булган икән... Егете ташлаган, акчасы, торыр урыны булмаган. Әти-әниләренә әйтергә йөрәге җитмәгән... Кияүгә чыккан. Ире дә, гомумән, бер кеше бу хакта белми. Ул гомер буе: «Мин баламны үтердем», – дигән уй белән яшәгән. Кияүгә чыкканына ун ел, әмма һаман да балалары юк икән. «Ирем дә, үзем дә сау-сәламәт, табиблар балага уза алмавымның сәбәбен тапмый», – ди. Техникалар үттек, ул күңеленнән тумый калган баласы белән «сөйләште». «Әни, үпкәләмим, гафу иттем, мин сиңа кире кай-там», – дип әйтте ди. Җиңеләйдем, күңелемдә ышаныч туды, дип китте. Берәр зур яңалык булса, хәбәр итәрсез дип озаттым. Аңа әле кырык та тулмаган – бала алып кайта алыр яшьтә.

Безнең бөтен проблемаларның башы балачакка барып тоташа дип инде берничә тапкыр кабатладыгыз... 
– Әйе, дөрес! Юкка гына: «Һәр кешенең эчендә бала яши», – димиләр. Нинди генә проблемага кагылсаң да, аның тамырлары балачагыбызга китә. Бер ханым килде менә. Эшмәкәр, соңгы вакыт эшем гел кирегә китте, ди. «Юньләп ашаганым да юк – гел диетада, әмма тазарам да тазарам», – ди. Бер-бер артлы сораулар бирәм – балачакка барып җиттек. Ул шунда ук елый башлады. Балачагына «кайтса», гомумән, күпләр елый, хәтта анда психик травмалар булмаса да... Клиентым үги әти белән үскән икән, ә ул аны гел кыйнаган. Әнисе исә, моны белеп, күреп торса да, кызын якламаган. Ханым бу травманы күңеленә бикләп куйган да, шушы авыр йөк белән яшәгән дә яшәгән: аңастында булса да, аның тормышны җимерә торган көчкә ия икәнлеген белмәгән... Үги әти инде юк, әнисе дә инде картайган – ул аны үзе янына алып килгән. «Бер түбә астында яшибез, тик аның белән аралаша алмыйм», – ди. Күңелендәге үпкәсе үги әтигә түгел, нәкъ менә әнисенә аның. Эшли башладык. Үткәндә калган әлеге ситуацияне күз алдына китереп, үпкәләгән кешеңнән гафу үтенсәң, җиңеләясең. «Әни – ул сиңа җан биргән кеше, аны гафу итәргә кирәк», – дим. Ул башта үзен – кечкенә кызчыкны «кочып» елады, аннары әнисен... Юк, шунда ук килеп чыкмады бу, әлбәттә. «Моны уемда да эшли алмыйм, әни коры кеше, ул мине кочакламаячак», – ди. «Үпкә белән түгел, күңелдә ярату, мәхәббәт, рәхмәт хисе булган килеш кочакла», – дим. Ә аннан беркөнне әнисе поликлиникадан кайткач, ул аны ишек төбендә чынлап торып кочаклап алган. Әнисе дә аны кочып елаган... Ул да гомер буе үзен гаепле санаган, әмма кичер дип әйтә алмаган, күрәсең. «Җилкәмдә авыр дага – әнигә үпкәмне асып йөргәнмен һәм хәзер шуны алып аткан кебек тойдым. Ул авырлыкны күтәрү өчен миңа зур гәүдә кирәк булган – шуңа тазарганмындыр», – диде ул. «Инде ул дага урынына канатлар үскән дип күз алдына китерегез», – дим. Ул тагын елый башлады. Тик инде болары шатлык яшьләре иде. Шундый берничә сессиядән соң ул ябыга башлады, кереме дә артты. 

Коуч-тренер буларак, сез бөтен кешене дә кабул итә аласызмы? Әгәр ул, әйтик, күңелегезгә ятмаса?
– Коуч ялкау булырга, ягъни клиенты турында артык уйлар уйламаска, үзенә килгән берәүне дә гаепләмәскә тиеш, диләр – нинди генә ситуация туса да, аны һәрбер кеше үзе дөрес дип тапканча хәл итә. Ул башкача эшли алмый иде, дип уйларга тиеш коуч... Яшь кенә бер кыз килде менә. Борынгы профессия вәкиле, әйе, фахишә... «Керемемне арттырырга, ярты миллионга җиткерергә телим», – ди. Эшенең нечкәлекләрен сөйли башлады. «Йә миңа порнога кереп китәргә, йә бәяне күтәрү өчен моңа кадәр эшләмәгәннәрне эшләргә кирәк булачак», – ди. Мин аны кабул итә алмадым, гафу үтендем. Кемдер акча өчен андыйлар белән дә эшлидер – һәркемнең үз прин-циплары. Ә мин дөньяны булдыра алганча яхшырак итәргә телим...

Клиентны борчыган уйлар сезгә дә кагылган чаклар барыбер бардыр ул. Бөтенләй битараф булу мөмкин түгелдер.
– Бар, әлбәттә... Әти кеше белән бәйле үкенечләрне тыныч кына тыңлый алмыйм. Бер кыз килде менә. Аның әтисе ул кечкенә чагында таудан егылып һәлак булган. Аның күз алдында... Кыз әле бик кечкенә булган, әмма күңелендә барыбер үкенү яши. «Ярдәм итә алмадым», – дип елый. Минем дә күземдә яшь… Әтигә «яман шеш» дигән диагноз куйдылар һәм операция ясадылар. Әмма аннан соң «үпкәсе ялкынсынган гына булган» дип җибәрделәр. Ярты елдан соң ул кинәт сулый алмый башлады. Ирем кайтып, аны Казанга алып килде. Ул көнне, әтине хастаханәгә салгач, әни кире Сарманга кайтып китте. Төш вакытында телефоннан шалтыратам – әти алмый. Апа да шалтыратып караган, энем дә. Күңелдә барыбер шик булмады, эштән соң гына янына киттем. Керсәм, палатада урыны буш, телефоны шунда – бер-өзлексез шалтырый да шалтырый... Беркем алып җавап бирмәгән. Бәлки, авыр хәбәрне җиткерәселәре килмәгәндер, белмим. Төш вакытында ук өзелгән булган икән инде... «Бомж кебек бер ялгызың яттыңмы, әти җаным?!» – дип өстенә капланып елаган идем... 

Нәрсә генә булса да, тренингның һәркайсы кеше өчен стресс...
– Әйе, стресс. Шуңа күрә, үзе теләп килсә дә, кеше карыша, биргән күнегүләрне эшләми. Йөз төрле сәбәп таба, вакыт юк, ди. «Тагын ун ел шулай яшәргә вакы
тың бармы соң?» – дип, кайчак катырак та әйтәсең, шулай селкетеп аласың. Максатны бит үзләре: «А ноктасыннан Б ноктасына барып җитәргә телим», – дип яза. Теләк, белем генә җитми, нидер эшләргә – кайбер адымнар ясарга да кирәк.
Тренингларга башлыча хатын-кызлар йөри, әмма арада эшмәкәр ир-атлар да шактый. Аларны да үсеш кызыксындыра хәзер. Бизнесның нәтиҗәсе синең үзеңнән тора, ничек уйлыйсың – шулай барачак. Барыбер бармый дисең икән – торачак. Моны аңлаучылар күп хәзер.
Тормышта үз урыныңны табу белән генә проблемалар бетми әле. Әмма син инде аларны башкача кабул итәсең. Килеп чыккан си-туацияләрне анализларга өйрәнәсең: нигә болай булды, тормыш миңа нинди дәрес бирергә тели?.. Җавабың дөресме-түгелме икәнен дә үз-үзеңнән сорарга кирәк. Моңа аңастың җавап бирергә тиеш – аның бөтен сорауларга да җавабы бар. Менә ни өчен аңастын, интуицияне үстерергә кирәк. Шул очракта гына кеше язмыш билгеләрен алдан күрә, таный башлый. 
Тренингта катнашкан бөтен кешенең дә тормышы үзгәрәме? Бу – аның үзеннән, моңа әзер булу-булмавыннан тора. Беренче шәхси үсеш тренингыннан соң үзем бернинди үзгәреш сизмәгән идем. Әмма ул барыбер миндә эз калдырды – аңастының ниндидер катламнарын ачты. Хәтта алар вакыт белән кире ябылса да, син инде элеккеге халәттә булмыйсың. 
Һәркемнең күңелендә ун касәсе бар, алар әти-әнигә, балаларга, оныкларга, яшьтәшләргә, дусларга, үз-үзеңә, хезмәттәшләргә, фикердәшләргә, Аллаһы Тәгаләгә, социумга, Галәмгә карата ярату белән тулы булырга тиеш. Әйтик, ата-аналар белән мөнәсәбәтең тулы түгел икән, ул бушлык булып тора, һәм касәләрнең калган тугызы да тулып бетә алмый. Кеше мәхәббәт белән туып, аны тулыландырып, Җирдән ярату белән китәргә тиеш. Җаныбызның төп ихтыяҗы – мәхәббәт.

Фото: Анна Арахамия

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Gülnur hanım, hayırlı kiçler. барысы да үзеңнән тора. Җандагы авыр ташларны кузгату, алып ташлау, ул буш урынны мәхәббәт белән тутыру. Иң авыр юл – үз-үзеңә кайту юлы, иң авыр эш – үз-үзеңне табу. Иң җиңеле – барысын да язмышка сылтау...

    Хәзер укыйлар