Логотип
Арабыздан беребез

«Ана булу – тиңдәше булмаган бер хөрмәттер»

«Хатын-кыз сәламәтлеге – гаилә иминлегенең төп нигезе ул. Кызганыч, бүген күп кенә хатын-кызлар әни булу бәхетеннән, сәламәт бала табудан мәхрүм. Бу мәсьәләнең чишмә башы балачакка, яшүсмер елларга барып тоташа. Замана әлеге проблеманың сәбәпләрен фәнни яктан ачыклап, тәэсирен киметү, бала табучылар санын арттыруны таләп итә. Баланың табигатьтән бирелгән саулыгын саклап калырга, чарасын алдан күрергә кирәк. Мин моны төгәл беләм!» – медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округы буенча балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы баш белгече Эльмира МИНҺАҖЕВА белән тормышчан мәсьәләләрне ачыклыйбыз.

Татарның бөек мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдиннең бу сүзләренә искиткеч тирән мәгънә салынган. «Әйе, безнең халыкта һәрвакыт Ана булуга дан җырланган – күңел кылларын тибрәтерлек искиткеч җырлар, шигырьләр, мәкальләр иҗат ителгән. Кыз баланы кечкенәдән яратып, назлап, күз карасыдай саклап үстерергә тырышканнар – үсеп буйга җиткәч, Ана дигән бөек исемгә ирешәсе, нәсел дәвамчылары үстерәсе бар аның. Хатын-кыз сәламәтлеге – гаилә иминлегенең төп нигезе ул. Кызганыч, бүген күп кенә хатын-кызлар әни булу бәхетеннән, сәламәт бала табудан мәхрүм. Бу мәсьәләнең чишмә башы балачакка, яшүсмер елларга барып тоташа. Замана әлеге проблеманың сәбәпләрен фәнни яктан ачыклап, тәэсирен киметү, бала табучылар санын арттыруны таләп итә. Баланың табигатьтән бирелгән саулыгын саклап калырга, чарасын алдан күрергә кирәк. Мин моны төгәл беләм!» – медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округы буенча балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы баш белгече Эльмира МИНҺАҖЕВА белән тормышчан мәсьәләләрне ачыклыйбыз.

Уңыш сере – тамырларда
 Эльмира Баку шәһәре үзәгендә офицер гаиләсендә туа. Җылы, кояшлы, җиләк-җимешле шәһәрне бераз вакыттан соң Германиянең урманлы, таулы Тюрингиясендә урнашкан Штайнхайд бистәсенә алыштыралар. Соңрак Лейпциг янәшәсендәге Брандис шәһәренә күченә гаилә. Әнә шулай берсе икенчесенә ялганып киткән көнчыгыш һәм көнбатыш тради-цияләре кызның холкында да чагылыш тапкан. Кешеләрне яратучы, ачык күңелле, һәрвакыт елмаеп торучы кызда төгәллек, таләпчән-лек, максатчанлык кебек сыйфатлар бергә үрелеп килгән. 

– Бик бәхетле кешемен! Минем әти-әнием белән башкача мөмкин дә булмагандыр. Аларның исем-нәренә генә игътибар итегез: Нурислам Гомәр улы – Ислам нуры һәм язмыш дигән мәгънәгә ия. Әнием Рәхимә Гашыйк кызы – рәхимле һәм мәхәббәтле дип тәрҗемә ителә, – дип елмая Эльмира Нурисламовна. – Әниемнең тамырлары – Актаныш районы Колын авылыннан, әти-емнеке – Әтнә янында урнашкан Казаклар авылыннан. Әти кайда гына хезмәт итсә дә, ялының бер өлешен һәрвакыт туган ягында үткәрә иде. Татар Швейцариясе дип аталырга хаклы булган үзенчәлекле, искиткеч матур туган ягыма мин кечкенәдән гашыйк. «Көч бирүче» урыным ул. Эш сөючән, рухи яктан бай, татар телен камил белгән кешеләр яши кече ватанымда. Ул җирлекләр тарихи яктан әле дә өйрәнелеп бетмәгән, дип саныйм. Кала-тау гына да ни тора бит! Мөмкинлек булган саен шул тауга килеп көч җыям, иркенлектә саф һава сулап ләззәт, сихәт алам. Казан ханнарының ата-бабалары яшәгән дип әйтәләр бу җирләрдә. Данлыклы кавем халыкны гыйлемгә, кул эшләренә өйрәткән, сәүдәгәрлеккә нигез салган. Шуңа күрә безнең якларны татар сәүдәгәрлеге, меценатлык, гыйлем бирү үзәге дип саныйлар. Заманның күп кенә билгеле шәхесләре, уңышлы эшмәкәрләре, сәясәтчеләре, республика җитәк-челәренең тамырлары бу якларга барып тоташа. Туган якларын үстерүдә зур көч куя алар. Түбән Бәрәскә авылының 1769 елгы тарихи мәчетен торгызу – моның ачык мисалы. Бу мәчеткә йөреп, ерак әби-бабаларым да белем алган. Ул замана өчен бик укымышлы, гыйлемле нәсел булган алар. Бабам Казанда сәүдәгәрлек белән кәсеп иткән, Сукно бистәсендә урнашкан тукыма кибетләре турында сөйли иде. Казаклар авылындагы балконлы йортыбызны бик яхшы хәтерлим. Бизәлеше буенча Олы Мәңгәрдәге Бакиров йортына охшаган иде ул. Бәләкәй чагымда балкон баскычлары буйлап төшкәндә үземне патшабикә итеп хис итә идем. Әбиемнең лапаста урнашкан бирнә сандыкларына исә чын-чынлап гашыйк булганымны хәтерлим.
Һәр кешенең ике канаты бар. Берсе – әти нәселе, икенчесе – әнинеке. Ике нәсел берләшүе нәтиҗәсендә туган яңа кеше шул нәсел көчен барлап, аларга рәхмәтле булып яшәргә тиеш. Сез көчле татар халкы дәвамчылары дип, балаларга да әйтеп тору кирәк. Бу сүзләрне ишеткән баланың башы югары күтәрелә, күзләрендә горурлык чаткысы барлыкка килә, ул үзенең кем булуын аңлый башлый, нәсел җебен дәвам итәргә кирәклегенә төшенә. Болар, үз чиратында, баланы төп бурычына – ата-ана булуга этәрә. Күптән түгел генә кызым белән улым мине чын мәгънәсендә сөендереп, гаиләбезнең «нәсел мәчете» – Түбән Бәрәскә авылы иман йорты янында гына ике җир биләмәсе сатып алдылар. Шушы җирдә йорт салып, туган ягыбызга мәхәббәт хисләребезне киләчәк буынга күчерсеннәр дип телим.

Үткәннәргә хөрмәт белән караучы, нәсел җебен белүче, туган җиренең тарихын барлаучы, аны үстерүдә көч куючы һәркемгә Аллаһ үзе ярдәм итә. Мин моңа күптән инандым. Республикабыз җитәкчеләре – моның иң күркәм үрнәге, – дип, фикерләре белән бүлеште Эльмира Минһаҗева.

Галимә
– Гаиләбез белән Германиядән туган якларга күчеп кайткач, Казанның 111 нче мәктәбенә укырга кердем. Яшүсмерләр «сленгын» аңларга тырышканымны хәтерлим. Куртканы «анарак» дип әйтмәскә өйрәнергә, мәктәптә укучыларның күп булуына ияләшергә туры килде. Мәктәп линейкасында барлык укучылар алдында шигырь сөйләргә кушканнарын хәтерлим. Шулкадәр каушадым – авызымны ачам, бер сүз дә әйтә алмыйм. Ләкин беренче уку елында ук биология укытучысы миндә үз фәне аркылы чыгыш ясауга мәхәббәт уятты. Суганның файдасына багышланган докладымны ничек тәмләп сөйләгәнемне әле дә хәтерлим. Берьюлы укытучы да, табиб та булсаң иде ул, дип уйлап куйган идем шул чакта. Шөкер, балачак хыялым тулысынча тормышка ашты, – дип искә ала Эльмира Нурислам кызы.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, финанс-икътисад институтына керергә әзерләнгән кыз, көтмә-гәндә, фикерен үзгәртә. 

– Имтихан бирергә ике атна кала, медицина юлын сайладым. Очраклылыкмы? Түгелдер... Тоемлау хисем еш кына язмышымда хәлиткеч юнәлеш алырга ярдәм итә миңа. Документлар тапшырырга үзем генә бардым. «Кайсы факультетка бирәсез?» – дип сорыйлар. Бу турыда уйлап та караганым юк иде, экономист булырга тиешле кеше бит. Ниндиләр бар соң, дип кызыксынам. Дәвалау эше, педиатрия, санитария-гигиена, стоматология факультеты, диләр. Дулкынланудан санитария сүзен башкача аңлаганмын: санаторийда эшләп, никадәр кешенең сәламәтлеген саклап калып булыр иде дип уйлап куйганымны хәтерлим. Чынлыкта, бөтенләй башка юнәлеш булуын соңыннан гына аңладым, ләкин беркайчан да үкенмәдем.


«Казан медицина институтында гигиена белгечлеген, профилактик медицинаны, сәламәтлек саклау даирәсен оештыру буенча Россиянең иң көчле профессорлары кул астында белем алдым, алар мәктәбен уздым», – дип горурлана гали-мә. Һәм үзен бик бәхетле саный. Бөтен гомерен профилактик медицинага багышлаган Эльмира ханым. Укуын тәмамлаганнан соң, 1986 елда үзе дә остазлык юлында беренче адымнарын ясый – Казан медицина университеты студентларын балалар гигиенасына өйрәтә, фәнни-тикшеренүләр белән шөгыльләнә. 1993 елда яклаган кандидатлык, 2002 елдагы докторлык диссерта-цияләрен булачак әниләр – кызлар сәламәтлеген саклауга багышлый. Фәнни эшләрендә төрле авыруларга прогноз бирү һәм алдан кисәтү эшендә цифрлы технологияләр куллануның әһәмиятен шул елларда ук билгеләп үтә. Эльмира Нурисламовна салган юлдан галимәнең 11 укучысы – фән кандидатлары һәм докторлары да үткән инде.

– Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов, күзләр дәвалау клиникасы баш табибы Софья Шиллер, А. И. Бурназян исемендәге федераль биофизик үзәгендә хезмәт куючы танылган невролог Миләүшә Йосыпова, стоматология клиникасы баш табибы Эльвира Зарипова һәм башка укучыларым белән горурланам, – ди галимә. – Барысы да хезмәт юлларында уңышка иреш-кән шәхесләр. 

Хатын-кыз сәламәтлеге – уалучан бәллүр чәчәк
12 ел дәвамында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече булып торган тәҗрибәле галимә бүген Россия сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округы буенча балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы баш белгече вазыйфасын башкара. Укучы балаларга хас авырулар, аларның барлыкка килү сәбәпләре хакында никадәр бәһасез гыйлем туплаганы үзенә генә мәгълүм. Укучы кызларның сәламәтлегенә йогынты ясауда дөрес туклануның гына түгел, дөрес утыру, үзенчәлекле физик күнегүләр ясауга кадәр тикшереп, фәнни яктан нигезле хезмәт куйган ул. Җенси тормыш белән иртә яши башлауның куркыныч якларын да төптән өйрәнеп ачыклаган галимә.

– Республика мәктәпләрендә «Репродуктив сайлау» программасын кертүгә каршы чыгып, үз фикеремне дәлилләргә туры килгән иде. Катлаулы чор булды ул минем өчен. Рәсми рәвештә «абортларга каршы программа» дип аталса да, белгеч буларак, бу программаның яшь буын өчен ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен миннән дә яхшы белүче булды микән... Нигезендә чит ил гормональ контрацептивларын пропагандалау ятканын тиз аңладым – телевидениедән чыгыш ясадым, фикердәшләр эзләдем. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе дә теләктәшлек күрсәтте. Шөкер, программа мәктәпләргә кертелмәде – меңләгән кыз баланың сәламәтлеген саклап кала алдык. Ләкин кайбер хатын-кызлар консультациясендә әле дә пропаганда барганын беләм, кыз баласы булган әти-әниләрне бу хакта кисәтәсем килә. Кыз баланың организмы ачылмаган чәчәк кебек – саклауга мохтаҗ. Аңа табигый рәвештә ачылырга ирек бирергә кирәк. Шөкер, хәзер бик күп укучы кызлар өчен сафлык – гадәти әйбер. Ләкин шулай да гаилә кыйммәтләрен пропагандалауда, ана булуның изге бурычын бала күңеленә салуда әти-әниләрнең, укытучыларның, табибларның бердәм хезмәте генә нәтиҗәле булачак. 

Табигый сәламәтлек өчен көрәштә битараф була белмәгән галимәнең җиңеп чыгуын медицина өлкәсендә хезмәт итүче кайберәүләр җиңел генә оныта алмый, әлбәттә. Моны аңлап, тоеп торган Эльмира ханым хезмәт юлын Россия регионнарында, чит илдә дәвам итәргә була. Россия Фәннәр академиясе академигы, Н. А. Семашко исемендәге Иҗтимагый сәламәтлек милли фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Рамил Хәбриев галимәне киңәшче итеп үзенә чакырып ала. Ике елдан әлеге институтның баш фәнни хезмәткәре һәм Н. И. Пирогов исемендәге Россия фәнни-тикшеренү медицина университеты профессоры булуга ирешә Эльмира Минһаҗева. 

Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова Эльмира Нурисламовнаның гаилә нигезләре сәясәтен хуплый. Бер ел дәвамында башында Анна Кузнецова торган Иҗтимагый советның балалар сәламәтлеге саклау буенча эшче төркемен җитәкли галимә. «Россия нутрициологлар, диетологлар һәм азык-төлек индустриясе союзы» профессиональ ассоциациясе Генераль сәркатибе итеп сайланганнан соң, әлеге төркемнең әгъзасы буларак эшен дәвам итә.

Мәктәпләр һәм укучы балалар арасында алып барылган медик-социаль һәм психологик мониторингка цифрлы технологияләр кертергә кирәк дип саный Эльмира ханым. Укучылар сәламәтлеге һәм тәрбиясе өчен җаваплы булучыларга да шул фикерне ирештерергә тели. 

– Бу программалар гамәлгә кертелгән регионнар бар, алар тәҗрибәсенә таянып, шәхси мәгълүматларны саклап башкарырга кирәк бу эшләрне. Шундый заманча ысуллар ярдәмендә генә укучылар сәламәтлеген саклау буенча нәтиҗә бирә торган эшләрне тиешенчә бәяләп була. Республикада мине ишетерләр дип уйлыйм. 

Татарстанның мөмкин кадәр күбрәк азык-төлек предприятиеләрен Россия нутрициологлар, диетологлар һәм азык-төлек индустриясенә тоташтырырга тели Эльмира Нурисламовна. Бу аларга технологик мәсьәләләрне хәл итүдә генә түгел, продукцияне урнаштыруда да зур ярдәм булыр иде. 

Галимә үткән юлны тагын бер кат күз алдыннан үткәрәм һәм аның беренче чиратта хатын-кыз булуына инанам. «Хатын-кыз бәхете – әни булуда», – ди әңгәмәдәшем. Галимәнең бу сүзләренә әниләрчә кайгырту, күңел җылылыгы салынган. Туган җиренә мәхәббәтен, тугрылыгын эшләре белән дәлилли белүче чын татар хатыны – галимә ул.

Түбән Бәрәскә авылы мәчете Татарстанда авыл җирлегендә урнашкан иң борынгы мәчет. Ибраһим Борнаев исемле сәүдәгәр аны 1769 елда Екатерина II дән рөхсәт алып, үз акчасына төзеткән. 1930 елда мәчет ябылып, 2010 елга кадәр мәдәният йорты итеп файдаланылган. 
2020 елның декабрендә төзекләндерелгән мәчет Татарстан Президенты катнашында тантаналы рәвештә яңадан ачылган.

Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар