Логотип
Махсус проект

Җир кешесе (укырга)

Фәнүсә Кадыйрова – Әлки кызы. Үзе шәһәрдә яшәсә дә, хезмәт юлы авыл хуҗалыгы белән бәйле аның. Белеме белән агроном, һөнәре буенча  селекционер  ул.

Фәнүсә Кадыйрова – Әлки кызы. Үзе шәһәрдә яшәсә дә, хезмәт юлы авыл хуҗалыгы белән бәйле аның. Белеме белән агроном, һөнәре буенча  селекционер  ул.


Фәнүсә Заһитовнаның әлеге катлаулы, сабырлык һәм вакыт сорый торган эшчәнлек белән кызыксынуы юкка түгел. Дәү әтисенең бертуганы Вакыйф Шәкүров – РСФСРның һәм ТАССРның атказанган агрономы, гомере буе борчак селекциясе белән шөгыльләнгән кеше. Ул чыгарган «Казанский 38» сортлы борчак заманында хәтта экспортка озатыла. Мәктәпне яңа тәмамлаган Фәнүсә дә хезмәт юлын абыйсы үрнәгендә Татарстан Республикасының тәҗрибә станциясендә лаборант буларак башлап җибәрә. Үзе эшли, үзе Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында (хәзерге Казан дәүләт аграр университет) укый. Кыз киләчәген бары туган ягында гына күрергә теләсә дә, язмыш аңа башка юл әзерли. 1967 елда Казанга тәҗрибәле селекционер Наталья Петелина килә. Ул җитәкләгән төркемгә карабодайның моңарчы булмаган сыйфатларга ия яңа сортларын чыгару бурычы йөкләнә. Татарстанда карабодай селекциясенең яңа этабы башлана. Наталия Николаевнаны үзенең остазы саный Фәнүсә ханым. Селекция эше аңа чынлап та бик мавыктыргыч һәм кызыклы өлкә буларак ачыла. 1986 елда карабодайның «Казанская крупноплодная» сорты өчен авторлар төркеменә СССР Министрлар Советы дәүләт премиясе тапшырылу, 1994 елда исә Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләгенә лаек булу – шул тырышлыкларының нәтиҗәсе.

80-90 нчы елларда Татарстан карабодай игү буенча Алтай һәм Башкортстаннан гына калышып, ил буенча өченче урында бара. «Карабодай икътисадый яктан үзен аклый торган культура, – ди Фәнүсә ханым. – Азык-төлек кыйммәтеннән тыш, аны игү умартачылар өчен дә файдалы. Өстәвенә, ул туфракны төрле чир кузгатучы микроорганизмнардан һәм чүп үләннәреннән дәвалый. Әмма ул корылыкка чыдамсыз, туфрактагы авыр металларны үзенә туплый торган үзлеге дә бар. Безнең максат корылыкка чыдам, азык сыйфаты ягыннан өстен һәм авыр металлардан чиста булган яңа сортлар чыгару иде. Мәсәлән, «Саулык» дигән сортыбыз үзенең диетик сыйфатлары белән аерылып тора».

Яңа сорт булдыру дип әйтүе генә ансат, моның өчен 12-13 ел вакыт һәм гаять зур тырышлык кирәк. Селекционерның хезмәте кабинетта утырып эшли торган түгел. Апрельдән октябрьгәчә – җәйге челләдә дә, коеп яуган яңгыр астында басуда булырга туры килә аңа. «Берәр көн янына бармый калсаң, үз материалыңны танымыйсың. Безнең эш – көн дә күзәтеп, исәпләп, үлчәп, язып бара торган», – ди Фәнүсә ханым. «Димәк, кыш көне эшегез кимрәк», – дигәч, көлеп үк җибәрә: «Кыш көне эшебез тагын да күбрәк. Кышын җәй буе тупланган материалга анализ ясала». 

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында (ул эшли башлаган станция хәзер шулай атала) 40 ел эшләү дәверендә җәй көне нибары бер тапкыр ял ала Фәнүсә ханым. Менә шуңа да ирешкән уңышларына һич аптырыйсы түгел. Бүген ул – Татарстанның атказанган агрономы, ике дәүләт премиясе лауреаты, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, 150 фәнни мәкалә авторы,Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Казан дәүләт аграр университетының гомуми җир эшкәртү, үсемлекләрне саклау һәм селекция кафедрасы профессоры, карабодайның 16 яңа сортын чыгаручы. «Чатыр Тау», «Батыр», «Каракитянка», «Черемшанка», «Никольское», «Яшьлек»... болар ул сортларның әле берничәсе генә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар