Логотип
Махсус проект

Безнең чемпион! (укырга)

Унике тапкыр СССР чемпионы, сигез мәртәбә Европа кубогы җиңүчесе, СССР җыелма командасы составында – җиде, шәхси зачетта бер тапкыр Дөнья чемпионы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, XX гасырда республикабызның иң яхшы спортчысы, Казанның почетлы гражданины! Үзебезнең Казан кызы, республика данын дөньяга таныткан фехтовальщик Наилә ГЫЙЛӘҖЕВА турында әлеге сүзләр. 

Унике тапкыр СССР чемпионы, сигез мәртәбә Европа кубогы җиңүчесе, СССР җыелма командасы составында – җиде, шәхси зачетта бер тапкыр Дөнья чемпионы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, XX гасырда республикабызның иң яхшы спортчысы, Казанның почетлы гражданины! Үзебезнең Казан кызы, республика данын дөньяга таныткан фехтовальщик Наилә ГЫЙЛӘҖЕВА турында әлеге сүзләр. 


Наилә Казан шәһәренең 110 нчы мәктәбендә укый. Кечкенәдән спортны үз итә. Аеруча баскетбол ошый аңа. Фехтованиегә исә очраклы гына килеп эләгә. Ул көнне Пионерлар сараенда фехтование секциясенә генә язалар. Наилә риза була. Югыйсә фехтованиенең нәрсә икәнен дә белми әле. 1967 елдан башлап мәктәпне тәмамлаганчы беренче тренеры Александр Кислюнинда шөгыльләнә булачак Дөнья чемпионы. Өч елдан спорт мастерына нормативлар тапшыра. Александр Сергеевич Мәскәүгә күченгәндә аны үзе белән чакырса да, Наилә Казанны сайлый – тренер Владимир Житлов кул астына күчә. Яңа кыз белән бик җитди шөгыльләнә Владимир Васильевич. Әлбәттә, хезмәтенең нәтиҗәләрен дә тизрәк күрәсе килә аның, ә тренерын алыштырган спортчыга исә яңа шартларга, яңа таләпләргә күнегү өчен вакыт кирәк. «Мин сиңа бирә алганымны бирдем. Калганы үзеңнән тора», – ди аңа Владимир Васильевич «Динамо» җәмгыятенең чемпионаты алдыннан. Яшь спортчы ул ярышта остазының өметен аклый. 

1974 елны Франциядә узган Дөнья чемпионатында фехтование буенча СССР җыелма командасы алтын медаль яулый. Бу көн әле дә хәтерендә Наилә ханымның: «Команда зачетында мин иң соңыннан чыгыш ясарга тиеш идем. Һәм шулай килеп чыкты: команданың җиңү-җиңмәвен шушы чыгышым хәл итәчәк булды. Безгә каршы – Венгриянең иң көчле җыелма командасы. Минем бер генә хата да җибәрергә хакым юклыгын белеп торам». Шушы ук чемпионатта Наилә Гыйләҗева шәхси зачетта бронзага ия була. Дөньякүләм беренче җиңүе бу аның! СССР җыелма командасы составындагы кызларның өчесе – Наилә Гыйләҗева, Валентина Никонова, Ольга Князеваларның Казаннан икәнен әйтү дә бездәге фехтование мәктәбенең никадәр көчле булуына дәлил. Моңа өстәп, 1976 елны Монреальдә узган XXI Җәйге олимпия уеннарында чемпион булуларын да искә алырга кирәк.
Иң авыр җиңелү дип, 1980 елны Мәскәүдә узган Олимпиададагы чыгышын атый Наилә Фәйзрахмановна. Югыйсә икенче урынны яулау да никадәр зур җиңү! Ә ул чакта... «Без икенче урынга калдык. Минем өчен моннан да зуррак югалту була алмый кебек иде. Ярты еллап мин шул халәттә яшәдем. Әйтерсең, дөнья тукталды, яшәүнең яме югалды... Спортчы өчен бу хис белән яшәү бик авыр», – дип искә ала Наилә ханым ул көннәрне.
Зур спорттан китү уе да беренче тапкыр шул елны килә. «Китәргә иртә, синең әле алтын медаль яуларлык мөмкинлек бар», – дип туктата аны тренеры. Һәм, ниһаять, 1982 елда Римда узган Дөнья чемпионатында Казан кызы шәхси зачетта Дөнья чемпионы исемен яулый.

Ә тагын бер елдан – 1983 елны Наилә Гыйләҗева спортчы карьерасын төгәлли. Әмма спорттан китми. Аның кулында бүген дә рапира. Баштагы елларны ул МВДның укыту үзәгендә эшли, икенче югары белем ала, милиция майоры була. Бүген исә Наилә Гыйләҗева – Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләрнең махсуслашкан Олимпия резервы спорт мәктәбендә тренер. Мәктәпнең директоры Илдар Шәймәрданов үзе дә 1986–1991 елларда фехтование буенча команда зачетында СССР чемпионы, Россиянең атказанган тренеры. Алина Фәтхуллина, Надежда Балмасова – тренерлары Наилә Фәйзрахмановнаның да, Татарстанның да өмете. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар