Логотип
Махсус проект

Беренчеләр (укырга)

«Кызлар, химик-аппаратчы булырга теләмисезме? Ак халатлардан гына йөрерсез...» Казан шәһәренең 119 нчы мәктәбен тәмамлап килгән бер төркем кызлар иңнәрен сикертә: «Нинди эш башкара икән соң ул химик-аппаратчылар?»

«Кызлар, химик-аппаратчы булырга теләмисезме? Ак халатлардан гына йөрерсез...» Казан шәһәренең 119 нчы мәктәбен тәмамлап килгән бер төркем кызлар иңнәрен сикертә: «Нинди эш башкара икән соң ул химик-аппаратчылар?» Гөлсинә Җантимерова (ул чакта Хәсәнова) шул көнне үк җавап бирергә ашыкмый әле, кайтып, башта әти-әнисе белән киңәшсен. «Яңа завод төзиселәр, ди бит. Яңа булгач, начар җир түгелдер...» – дип киңәш итә алты балага гомер биргән әнисе Хәдичә апа.


1960 ел бу. Илдә зур-зур төзелешләр бара. Казанның Челюскин урамнары тирәсендә яшәүчеләрнең бәрәңге бакчалары урнашкан ялан кырда да химия заводы төзелеше башлана. 

...«Җавапны иртәгә бирербез» дип кайтып китүче кызлар иртәгәсен борылып килеп, документларын ул чактагы 3 нче техник училищега (соңрак – 19 нчы, хәзер  В. П. Лушников исемендәге нефть химиясе колледжы) тапшыра. Ак халаттан йөриячәк аппаратчыларның чынлыкта лаборантлар булуын алар укый башлагач кына белә.  Укытучылары – төзелешнең үзәгендә кайнаучы цех җитәкчеләре – эш киемнәреннән генә кереп, дәрес бирә дә, кабат төзелеш мәйданына ашыга. Бераз укыгач, булачак аппаратчыларны дүрт айга Новокуйбышевск шәһәренә практикага җибәрәләр. Менә шунда киләчәктә үзләре башкарачак эш белән чын-чынлап таныша инде алар. 

Гөлсинә ханымны тыңлаганда, күңелне ниндидер тантаналы бер халәт били, аркадан «кырмыскалар» йөгерешә. Каршымда тарихның үзе – заводның иң тәүге хезмәткәрләреннән берсе, «Оргсинтез»да беренче производство цехын эшләтеп җибәрүче кеше утыра! Гөлсинә Җантимерова – «Азат хатын» журналының 1976 елгы апрель саны героинясы. «Органик синтез» производство берләшмәсенең аппаратчысы, КПССның XXV съезды делегаты, Социалистик Хезмәт Герое, ике Ленин ордены кавалеры. Беренче эш көнен дә бүгенгедәй хәтерли ул:

– Минем беренче эш көнем – 1961 елның 1 декабре. Заводка 183 нче номерлы комсомол путевкасы белән килдем. Без – беренче аппаратчылар – 30 кешедән торган дүрт төркем идек. Заводка эшкә алынсак та, ул әле төзелеп бетмәгән иде, – дип искә ала шул чакларны Гөлсинә апа. – Без эшләгән беренче цех 1958–1963 елларда төзелде. Аңынчы үзебез дә аякка итек, өскә эш киемнәре киеп, төзелешкә йөрдек. Заводның беренче директоры – гаҗәеп акыллы кеше, талантлы җитәкче Владимир Петрович Лушников барыбызны да утырышлар залына җыеп, алга куелган максатларны аңлатты. «Сезгә, – диде ул, – заводны эшләтеп җибәрү, беренче продукцияне җитештерү бурычы йөкләнә».
Завод 1963 елның 13 июлендә эшләп китте. Эссе, кояшлы көн! Завод каршында халы-ы-ык! Заводны ачу тантанасына КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиев һәм партиянең Казан шәһәре комитеты беренче секретаре Рәшит Мусиннар да килгән. Без ул көнне фенол-ацетонның иң беренче партиясен җитештердек. Аннары күбрәк, күбрәк... Аннары тагын да сыйфатлырак... 1971 елда заводны – яп-яшь коллективны «Октябрь революциясе ордены» белән бүләкләделәр. Директорыбыз Владимир Лушниковка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Ә  миңа ул көнне Ленин ордены тапшырдылар. Нибары 27 яшь иде миңа ул чакта... 

Еллар үтте, завод киңәйде. Ул арада мин дә гаиләле булырга өлгердем. 1976 ел. Икенче улымны табып, декреттан чыккан гына көннәрем. «XXV съездга делегат итеп сайландың, Мәскәүгә барасың!» – диләр. Карышуымны белсәгез! «Яңа гына декреттан чыктым, әле бит юньләп эшләгәнем дә юк. Лаеклыраклар барсын», – дим. Иң беренче көннән үк эшлисең – шуңа сине сайладык та инде, диделәр. Мәскәүдә безне – җитмешкә якын кешене – химия промышленносте министры кунакка дәште. Өстәлләр тирәли утырыштык, кинәт исемемне әйтәләр. Бермәл берни дә аңламый торам. Бар да кул чаба, тәбрикли. Миңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелүен игълан итәләр. Коелдым да төштем, үзем елыйм. Юк, шатлыктан гына түгел иде ул күз яшьләре. Иптәшләрем, хезмәттәшләрем күзенә ничек кайтып күренермен, бу мәртәбәгә миннән дә лаеклыраклар бар иде дигән көенеч яшьләре иде ул. Иң куандырганы, беләсезме, нәрсә булды? Хезмәттәшләрем үземнән дә артык сөенде бу хәбәргә. Искиткеч вакытта яшәргә, эшләргә туры килүе белән бәхетле булдык без. Янәшәбездә дә искиткеч кешеләр иде. Без ул вакытта  коммунизмда яшәгәнбез, дим. Эшләгән кешене кайгырту югары дәрәҗәдә иде заводта. Балалар бакчалары, пионер лагерьлары, санаторийлар, ял йортлары – болар бит барысы да эшчеләр өчен төзелде. «Оргсинтез» заводы ул әле дә миңа икенче йортым кебек. Яшьлегем генә түгел, бөтен гомерем шушында узды бит. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар