Логотип
Актуаль тема

​Үзебез өйрәттек...


            – Сөйләшүне дәвам итәбез, – диде журналистлар белән очрашуга килгән коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты Идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов. – Быел коррупция былтыргы белән чагыштырганда, шактый кимесә дә, тынычланырга иртәрәк әле безгә. Ришвәтчелек тә 2010 елда 60 процент тәшкил иткән булса, быел бу сан 53 процент тирәсе. 

          Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Абдулганиев бу уңайдан  «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру программасы» кабул ителүен, моңа каршы Иҗтимагый палата каршында махсус үзәк эшләвен, ришвәтчелек һәм коррупциягә каршы көрәшкә халык контроле һәм башка җәмәгатьчелек оешмалары кушылуын белдерде. Эшмәкәрләрне һәм халыкны кабул итү сәгатьләре, «Министрга язабыз» дип аталган чаралар... барысы да коррупцияне киметүгә юнәлдерелгән. 

         Очрашуда катнашкан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары – шушы өлкәдә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова: «Балалар белән «Намуслы яшәргә кирәк!», «Ил язмышы сиңа бәйле!» дигән темага бәйгеләр үткәрәбез. Шулай да иң мөһиме: ата-аналар белән эшләү, ришвәтчелек мәсьәләсендә нәрсә яхшы, нәрсә яман, дигән сорауларга җавап табу», – диде. 

         Быел ата-аналардан 156 мөрәҗәгать кергән. Шуның 20 се расланган. Бүген балалар бакчаларына электрон чиратлар булуы, мәктәп директорларын даими тикшереп торулар (юкка-барга акча җыюлар әкренләп бетә бара) уңай нәтиҗә бирми калмый. 

         Укытучыларга хөрмәт йөзеннән чәчәк бәйләмнәре бүләк итүләрне ришвәтчелеккә санамыйк инде. Шулай да укытучы өчен иң зур бүләк – китап, – диде министр урынбасары. Бәясе 3 меңнән артып киткән бүләкне генә ришвәт дип атарга була. 

Ришвәтчелек мәсьәләсенә килгәндә... Аның кайчан да бер бетәчәгенә никтер ышанасы килми. «Акча төртмәсәң, булмый», дигәнебез күңелгә сеңгән безнең. Үзебез шуңа өйрәттек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар