Логотип
Актуаль тема

Яраттыра алсаң гына

Бала белән уртак тел табу, мөнәсәбәтләрне көйләү җиңел эш түгел. Гаиләгә алынган ятим белән бигрәк тә...

«Үсентесен сакламасаң, агачын күрмәссең...» Шундый шигарь белән «Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәге һәм «Сердәш» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү бүлеге белән берлектә алып барылган проектның максаты — социаль ятимлекне кисәтү, гаиләләргә авыр хәлдән чыгу юлын күрсәтү.

Бу тема, бу проблемалар миңа яхшы таныш. Балалар йортлары, анда тәрбияләнүче ятим балалар, бусаганы атлап керүгә каршыга йөгереп килгән нәни кыз һәм малайлар... Алар күзләрен тутырып сиңа карый, синнән нидер өмет итә. «Әни!» – диләр алар килгән бер ят кешегә. Әни эзли алар, әниләрен. Югалган, юкка чыккан әниләрен. Әйе, без күп йөрдек, күпне күр­-
дек. Башка төбәкләрдә ятимнәр ничек яши икән дип, Мәскәү янында гына урнашкан Томилино­дагы балалар авылына да, Пушкинога да барып кайттык. «Бала гаиләдә яшәргә тиеш!» дигән фикер безгә дә тынгылык бирмәде. Ә хәзер менә балалар йортлары, гомумән дә, булмаска тиеш дип сөйли­ләр әнә. Бирсен Ходай! Ятимне үзеңнеке итә алган изге бәндәләргә рәхмәттән башка сүз юк анысы.

Шулаен шулай да... Тик күңелгә тынгылык бирмәгән, борчып торган сораулар да җитәрлек. Дөресен әйткәндә, күп вакыт газиз балаң белән дә уртак тел табуы авыр. Ә биредә... сиңа сагаеп, шикләнеп караган, үзен бу гаиләдә чит тойган, язмыш кыерсыткан бәхетсез бала. Аны яратуыңа ничек ышандырырга менә?! Ә ярата алмасаң? Кире кайтару очраклары азмы? Безнең әниләр барысына да әзерме? Күп җирләрдә «әни» булырга җыенучылар белән озак вакытлар психологлар, педиатрлар, хәтта психиатрлар эшли. Опека һәм иганәче бүлеге хезмәткәрләре оештырган андый укулар бездә дә бар. Тик тәҗрибәдән күренгәнчә, бу гына аз. Бәлкем, шуңадыр да, ана белән бала мөнәсәбәтләрен җайларга алынган психологлар еш кына, хатаны кисәтәсе урында, тау булып өелгән бетмәс-төкәнмәс проблемаларны хәл итәргә, «Сер­дәш» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Наталья Анатольевна САБИРОВА әйткәнчә, «нәтиҗәсе белән эшләргә» мәҗбүр. Күптән борчыган сорауларга җавапны без аның белән бергәләшеп эзлибез.
 

«Кызганмагыз,ярдәм итегез!»

Психолог үзе күргәннәрне, үз башыннан кичкәннәрне сөйли. Тәрбиягә кыз белән малай алган гаиләдә кинәт кенә гаилә башлыгы үлеп китә. Әни кеше ике бала белән ялгызы кала. Малайга – алты, кызга – ундүрт яшь. Яшүсмерлек чорын педагоглар да, психологлар да «авыр чор» дип атыйлар. Бер караганда, балалыктан чыгып җитмәгән, икенче караганда, ул инде «зур» кеше, мөстәкыйль, ничек яшәргә кирәк­леген үзе белә. Уйламыйча, ялгыш бер сүз ычкын­дырсаң, усал гына җавап та ишетәсең.
– Башта әни кеше малае белән генә килде, – дип дәвам итә психолог. – Ә кыз: «Минем тормышыма тыгылмагыз!» – дип кенә җибәр­гән. Ана балаларын кире Балалар йортына кайтару турында уйламый да. «Миңа нишләргә? Мин аларга әти-ләрен алыштыра алырмынмы?» – ди. «Мине кызганмагыз, ярдәм итегез!» – ди. Кызгану кешене көчсезләндерә бит ул. Без аңа булышырга булдык. Алар өчәүлә­шеп (кыз да килеп кушылды) тәр­биягә бала алган әти-әниләргә ярдәм төркеменә йөри башладылар. Без мондый очрашуларны һәр атнаның ял көннәрендә үткәрәбез. Әти-әниләр тәҗрибә уртаклаша, баланың буш вакытын ничек итеп файдалырак оештыру хакында психологлар белән киңәшә. Алар өчен гаилә клубы эшләвен дә искәртәсем килә. Әти-әнисен югалткан балаларга игътибарыбыз аеруча зур. Психолог аларга эмоция һәм хис-кичерешләрне чагылдыруга юнәлдерелгән уеннар тәкъдим итә. Бала бу очрашудан үз-үзенә ышанып, тынычланып китәргә тиеш. «Иң мөһиме – проб-леманы яшермәскә, аннан качмаска, бергәләшеп чишү юлларын табарга», – ди бу өлкәдә унбиш еллык
эш тәҗрибәсе булган әңгәмәдәшем.


Әйтергәме, әйтмәскәме?!

Үзенең дүрт баласы янына тәрбиягә тагын җиде бала алып, гөрләшеп, матур-дус гаилә булып яшәп яткан әнидән: «Балалар үз әниләрен беләләрме?» – дип сораганым бар. «Беләләр генә түгел, мин аларга әниегезне онытмагыз, дип, туктаусыз кабатлап торам», – дигәч, гаҗәпләнгән идем. Баласын язмыш кочагына ташлап киткән әнидән нинди яхшылык көтәргә мөмкин?! Бәлкем, ул хаклыдыр да. Ләкин закон буенча, әйтик, уллыкка-кызлыкка алу очрагы булганда, сер итеп сакланырга тиеш. Дөрес, ул күбрәк бишектән алып тәрбия­ләнгән балага кагыла. Шулай да, бала көннәрдән бер көнне барыбер ул серне беләчәк. Әйтәчәкләр аңа.
– Шушы көннәрдә генә бер ханым белән очраштык, – дип дәвам итә сүзен Наталья Анато­льевна. – Хәсрәте чиктән ашкан, үзе елап беткән. Кемдер балага үз әти-әнисе түгеллеген «тишкән». Бүлмәсенә кереп бикләнгән дә, сөйләшми ди. Мондый хәлдә баланы ялгыз калдырырга ярамый. Аның белән сөйләшергә кирәк икән, ә бәлкем, кочаклашып елашырга, әнисенең фотосы сакланган булса, аны алып күрсәтергә, бер сүз белән әйткәндә, кризисны бергәләп кичерергә... Шулай дидем. Ул сезне гафу итәр, һичшиксез аңлар, дидем.


«Шыксыз үрдәк бәбкәсе»

Мәктәп таләпләренә яраклашу, аның кагыйдәләре белән яшәү, сыйныфташлары, укытучылар белән аралашу гаиләгә алынган бала өчен, чын мәгънәсендә, авыр, җитди сынауга әверелә. Андый бала, гадәттә, өлгереш һәм тәртибе белән яшьтәшләре арасында аерылып тора. Укытучы моны аңларга тиеш. Чөнки баланың үз-үзен тотышы бу очракта бары педагогка бәйле. Әйтик, сыйныфташлары белән мөнәсәбәтләрдә киеренкелек килеп чыга калганда, укытучы: «Син миңа бик ошыйсың. Син – молодец!» – дип, укучылар алдында аны мактап, үсендереп алса, балалар да аңа «шыксыз үрдәк бәбкәсе»дәй карамаслар иде.

Билгеле, үзләрен гел гаепле хис иткән, нидәндер гел куркып торган андый балаларның саклагыч реак­ция­ләре гадәттән тыш көчле була. Алар ярсуларын тыеп кала алмый. Көтелмәгән күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен укытучы бала турында барын да алдан белеп торырга, ә әти-әни проблеманы яшермичә сөйләп бирергә тиеш. Мәктәп һәм гаилә бала тәрбияләүдә бер сүздә торса, бер-беренә булышса, әллә ниләр майтарырга була. Мөслим районында яшәүче Тәнзилә Касыймова сөйли:
– Балалар йортыннан алганда Динабызга унөч яшь иде. Кайткан көннәре әле дә күз алдымда. Һәр әйткән сүзне сагаеп кабул итә, ачылып китми. Аның – үз дөньясы, ул шунда кереп бикләнгән дә, мәңге чыкмас сыман. Икене икегә тапкырлый, Татарстан башкаласы­ның исемен дә атый алмаган баланы укытучылар коррекция мәктә­бенә бирергә тәкъдим иттеләр. Мин риза булмадым, шундук каршы чыктым. Һәм бала гадәти мәктәпкә – өченче сыйныфка укырга китте.
 Укытучысы шундук балаларга Динаның озак авыруы, шуңа дәрес калдыруы һәм алар белән укырга мәҗбүр булуы хакында әйтеп куйды. Баланы беренче партага утырттылар. Материал үзләштерү аңа башта бик кыенга туры килде.
 
Психологлар әлегә күбрәк кисәтү эшләре белән тү­гел, килеп туган кыенлык­ның нәтиҗәсе белән эшли­ләр. Ләкин бу инде эш узгач, соңрак була.

Без кызым белән бергәләп укыдык: тапкырлау таблицасын, кагыйдәләр өйрәндек, мәсьәләләр чиштек. Һәр текстны унышар мәртәбә укып чыга торган идек. Ник дигәндә, баланың хәтере начар, ул тиз оныта иде. Хәтерне яхшырту өчен нинди генә күнекмәләр кулланып карамадык. Дина әкренләп зур күләмле текстларны истә калдыра, «бишле» билгеләре ала башлады. Һәр уңыш-ны гаиләдә зур бәйрәм буларак кабул иттек. Мәктәптә Динаны яраталар. Укытучылар аннан канә­гать: өйгә бирелгән эшләрне үтәп килә, дә­рестә актив. Август ахырында без аттестация узып,
5 нче сыйныфка күчтек. Бала нык үзгәрде, мәктәп чараларында да теләп катнаша. Аның дистә­ләгән мактау кәгазь­ләре бар. Хәзер кызны танымассың да, очып кына йөри. Ә мин аның белән горурланам: ул һәрьяктан җитлеккән көчле шәхескә әверелде.

Миңа кагылмый, димә...

«Сердәш» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү бүлегенә опекуннар, тәрбиягә бала алган әниләр генә йөрми. Анда баласы белән мөнәсә­бәтләрне көйли алмаган, авыр хәл­ләр­дә калган – гаиләдә низагтавышлар чыккан очракта башка әниләр дә килә. Җитәкченең әйтүе­нә караганда, октябрь, ноябрь, март, апрель айларында аена 20 шәр, 30 ар кеше мөрәҗәгать итә икән.
– Нинди сораулар белән? Арада психиатр ярдәменә мохтаҗ балалар очрыймы? Бу сорауны тикмәгә бирмибез. Соңгы вакытларда яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салу – суицид очраклары арта бара. Бу хакта инде язып чыкканыбыз булса да, сөйләшүне янә шул юнәлешкә борабыз.
– Баланы психиатрга алып барудан куркырга кирәкми, – дип куәтли сүзебезне Наталья Анато­льевна. – Баласын «юләрләр рәтендә» күрәсе килмәү күп ананың аңын томалый. Уйламыйча әйтелгән кечкенә генә бер сүз дә ата-ананы аякка бастырырга тиеш. Бала: «Үләсем килә» яисә «үз-үземә кул салам», – дип ычкындыра, ә ата-ана моңа игътибар итми. Юкка. Казан шәһә­ре мәктәпләренең берсендә бер үк сыйныфта ике мәртәбә суицид очрагы булды.
– Ни өчен бер үк мәктәптә, бер үк сыйныфта шундый хәл? Сыйныф җитәкчесе, психолог ни карый? Мондый куркыныч кабатланулардан баланы ничек араларга?
– Ул мәктәптә көчле психолог эшли. Аңлыйсыздыр, балага тормыш кыйммәтләрен дөрес итеп аңлату бу очракта аеруча мөһим. Мисалга, «Ул инде беркайчан да әти-әнисе белән, сезнең белән була алмый» яки «Тор­мыш шундый матур, ә ул аның матур­лыгын беркайчан да күрмәс инде», – дип әйтергә була. Балагыз: «Миңа бик авыр, бик куркыныч», – дип сөйләнә башлый икән, тыймагыз, туктатмагыз, сүзен әйтеп бетерсен, эмоциясен тышка чыгарсын. «Ике мәртәбә кабатланган», – дисез. Бу әле берни турында да сөйләми, бернигә ишарәләми. Шуны истән чыгармагыз, бер генә кеше дә моның ише куркыныч адымнан, афәттән хали түгел. Һәр бала – аерым шәхес, һәркайсы белән аерым эшләргә кирәк. Фаҗигане булдырмас өчен алдан чарасын күрергә: әлеге дә баягы психологка, психиатрга барырга, сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Педиатрның, терапевтның да роле зур биредә. Баланың үз-үзен тотышында сәерлек барлыгын алар тотып ала, алар чаң суга. «Мин сезгә ярдәм итә алмыйм, бәлкем, сезгә психиатрга күренергә кирәк­тер», – дип кенә әйтү дә җитә бит! Психологлар ярдәме җитмәгән очрак-ларда психотерапевт белән берничә сеанс әңгәмә булыша ала.

Әти-әни вазыйфаларын үтәү җиңел түгел. Күбебез бу авыр һәм гаять җаваплы эшкә бернинди хәзерлексез алынабыз. Һәм шуның белән килеп кабабыз да. Ялгышулар, хаталар була... Сират күпере кичә-кичә тәҗрибә туплыйбыз. Бала үзен төрлечә тота: ул көлә, шаяра, сүзне тыңламый. Әмма баладагы тынгысызлык, шомлану, курку, агрессия һәм башка шуның ише сыйфатлар сезне сагайтырга тиеш. Әгәр дә инде кызыгыз йә улыгыз укырга теләми яки начар укый, өйдән чыгып китә, бертуктаусыз компьютер каршында утыра икән, бөтен эшегезне ташлагыз да, аны белгечкә алып барыгыз!

Баланың төрлесе бар: кайсы бик әйбәт укый, кайсы укырга теләми, начар укый. Ачуланып, кимсетеп, тавыш яки кул күтәреп бала белән араны бозмагыз. Бала: «Начар укыйм икән, димәк, мин үзем начар, димәк мин әти-әниемә кирәк түгел», — дигән фикергә килмәсен. Имтиханнар чорында суицид очраклары күбәюе барыбызны да сагайтырга тиеш. 

Белгечләргә мөрәҗәгать итәргә. Алар гына дөрес, төгәл итеп баланың үсеш мөмкинлеген билгели ала. Аң-белемен үстерә торган күнегүләр тәкъдим итә. Гаиләдә баланы һәрьяклап камилләштерә торган мохит булдырырга, аның белән туктаусыз аралашырга, башлангычын хупларга, баланың шөгыле белән ихлас кызыксынырга. Ятим баланың үсештә артта калуы, ихтимал, иң элек аңа наз-ярату җитмәгәнлектән булуын исегездә тотыгыз. Балагызны башка балалар белән чагыштырмагыз. Бу юньлегә китерми. Үз-үзенә ышанычсызлык шуннан килә. Баланың һәркайсы – уникаль. Аның кимчелекле якларыннан башка уңай яклары да җитәр­лек. Аны ба-
ры үзе белән генә чагыштырып карагыз: элек эшли алмый идең, хәзер әнә булдырасың, дип үсендерегез, 
мактагыз.

Сабыр булыгыз. Барысын да берьюлы һәм шундук гамәлгә ашыру мөмкин түгел. Бер генә бакчачы да чәчәге тизрәк ачылсын дип, бөресен әйләндереп куймый. Балагызга аның нерв системасы һәм интеллектуаль потенциалы күтәрә алырдай эшләрне генә кушыгыз. Төнгә кадәр дәрес хәзерләүләр уңай нәтиҗә бирми. Балагызда һәрчак уңай якны гына күрегез. Беркемнең дә булдыра алмаган эшне эшлисе килми. Балагыз кечкенә генә уңышка да куана белсен.

Нәтиҗәсе өчен түгел, тырышканы өчен мактагыз. Баланы кыенлыкларны үтәргә өйрәтегез. Бу – иң мөһиме. Ятимнәргә ул авыррак бирелә. Беренчедән, ташланган булуы аның үз-үзенә ышанычын югалта. Ә бу – эзлеклелек һәм тырышлыкның нигезе. Икенчедән, үз әти-әнисендә булмаган көчне һәм сабырлыкны аларга үзләренә булдырырга туры киләчәк.

Белгечләргә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итегез: Казан шәһәре, Годовиков урамы, 14 нче йорт, 2 нче подъезд. «Максимов урамы» тукталышы, «Авиатөзелеш» метро станциясе. 246-44-01 телефоны буенча «Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәгенә дә шалтырата аласыз. Ятим тәрбияләгән гаиләләр өчен хезмәт күрсәтүләр бушлай. 

...НТВ каналында яшь тә тугыз айлык баласын калдырып, «эшкә чыгып киткән» җирдән берничә көн югалып торган 21 яшьлек яшь әнине күрсәтеп яталар. Башка сыймаслык хәлләр: «Мин бит идәнгә бер стакан сөт, печенье, алма куеп калдырдым. Үзе ашар, дигән идем. Кайтсам... үлгән», – ди әни кеше. Куркыныч булып китә. Баланы, бәләкәчне берничә көнгә түгел, бер сәгатькә дә ялгызын калдырырга ярамаганлыгын белмә­гәнме?! Хәер, үзе дә балалар йортында үскән ятимәгә моны аңлату мөмкин булмаган эш булып чыкты. «Мин үземне гаепле санамыйм», – диде ул меңләгән тамашачыны хәйран калдырып.
«Бу миңа кагылмый...» — дияргә ярамый. Гамьсезлек фаҗигагә китерергә мөмкин!

Томилинодагы Балалар авылында үскән ятимнәр мөстәкыйль тормышка аяк басканчыга, 23 яшькә җиткәнчегә кадәр «әни»ләре – социаль хезмәткәрләр күзәтүе астында булалар. Әйтәсе килгәнем: балигъ булуга чыгардым да җибәрдем түгел, алга таба да аның өчен җаваплылык тоярлык булсаң гына, ярата, яраттыра белсәң генә ятимне кочагыңа ал. Психолог­лар шулай дип кисәтә. 

«Сөембикә», № 6, 2010.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар