Логотип
Актуаль тема

Түрәләргә һаман җитми

Узган ел көнкүрешебезнең төрле тармакларына үтеп кергән коррупция, ришвәтчелек турында сөйләшүләр күп булды. Ике көннең берендә журналистларны, бу темага кагылышлы матбугат конференцияләренә җыеп, республикадагы хәлләр белән таныштырып тордылар. Күрәсең, сөйләшүдән ары узмаганбыз. Чөнки бүген илнең җитди һәм озакка киткән кизүенә әверелгән әлеге проблеманың тамырына балта чаба алмавыбыз көн кебек ачык. Ни өчен? – дигән сорауга да җавап бар бүген: кыенлыкларга бирешмәскә, якты киләчәккә ышанырга өндәүче төрле кәнәфиләрдәге төрле түрәләребез кылган ришвәтчелек галәмәтләре, ышанычлы мәгълүматлардан күренгәнчә, былтыргы белән чагыштырганда, дүрт мәртәбә артып киткән. Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты идарәсе оештырган киңәшмәдә Президентыбыз республикада коррупция белән бәйле җинаятьләрнең үсүен, бу санның узган елгыга караганда күпкә артып китүен ачынып әйтте. Җинаятькә тартылучы түрәләрне исемнәре белән атамасалар да, аларның авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф, медицина һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсеннән булулары әйтелде. 2015 елны гына да җирне законсыз үзләштерүгә кагылышлы 224 җинаять эш тикшерелгән.

Сәламәтлек саклау һәм социаль тәэминат өлкәсендә эшләр аеруча мөшкел. Чыны шулай бит. Табибка акчасыз бара алмыйбыз. Акча төртмәсәң, әйбәтләп карамый. Инвалидлыкка чыкканда да акча кирәк. Берәүгә дә сер түгел: сыйфатлы медицина ярдәмен алу, гомумән дә, зур проблемага әверелеп бара. Ә бит узган ел бу тармакны үстерүгә, камилләштерүгә бюджеттен 30 миллиард сум (?!) акча бүлеп бирелгән. Уйлап карагыз?! Ә кая киткән ул акчалар? Әлбәттә инде, берсеннән-берсе кыйммәтле медицина җиһазлары сатып алуга! Тагын сорау: ә куллана беләләрме соң чит илләрдән кайтартылган ул аппаратларны безнең белгечләр? Баксаң, күп җирләрдә алар ничек алып кайтып куелган булса, шулай тора. Эшләмиләр ул җиһазлар белән, белмиләр аны ничек эшләтергә кирәклеген... 

Ничек кенә димик, безнең халык туганнан бирле коррупция кармагында: балалар бакчасы, мәктәп, аннары югары уку йорты... Хәтта, гафу итәсез, үлгәч тә тынычлык юк. Акчасыз күмәргә урын да бирмиләр. Кыскасы, закон бозасың икән, аның ахыры, һичшиксез, коррупция белән тәмамлана. Соңгы вакытта гражданнарның коррупцияне ачыклауда катнашырга ашкынып тормаулары, кул селтәүләре аңлашыла: ришвәтчеләрне, закон бозучыларны җаваплылыкка тартуларына өметләрен тәмам өзгән алар.
Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйковның җинаятьләрнең 1 проценты – көнкүреш коррупциясе, 99 проценты –  югары урыннарда утыручы җитәкчеләр арасындагы коррупция, дип ачыктан-ачык әйтүе һәм беренче төркемгә керүчеләргә кисәтү һәм аңлату эшләре кирәк булса, икенчеләренә – төрмә дип тә өстәве, үзе үк килеп туган хәлнең ни дәрәҗәдә җитди һәм көн үзәгендәге мәсьәлә икәнлеген күрсәтә.

Матбугат конференциясендә: http://syuyumbike.ru/yanalyklar/?id=3305
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар