Логотип
Актуаль тема

Тренинглар нәрсәгә өйрәтә?

Талиягә психолог белән аралашу шуның кадәр «ярдәм» иткән ки, хәтта әнисен Картлар йортына җибәрүне фаҗигагә санамый башлаган. Иң аянычы – бүген өлкәннәрнең Картлар йортында яшәвен норма, начар урын түгел дип санаучы яшьләр күп икән. Бигрәк тә кыз балалар арасында!

Күптән аралаша торган танышым белән очраштык. Күреп торам: борчуы бар. 
– Нәрсә булды? – дим.

Беләсеңме, кичә миңа кызым шаккатарлык сүз әйтте. «Алга киткән илләрдә өлкән яшьтәге ата-аналар үзләре теләп Картлар йортына китә. Ә бездә балаларына йөк булып яшиләр...» – диде. Өстемә кайнар су койган кебек булды. Шундый нечкә күңелле бала бит ул! Ничек мондый фикер башына килгән, аңлый алмыйм... Бактың исә, танышымның кызы «дөрес яшәргә» өйрәтүче тренингларга йөри башлаган. Бу шуның нәтиҗәсе икән...

Эзләнү...

Чынлап та, Талия (исемен шулай дип куям) – тәрбияле кыз. Әллә кайдан сүз башлап исәнләшә, көләч йөзле. Тик менә соңгы вакытта шәхси тормышында күңелсезлекләр килеп чыккан – озак очрашып йөргән егете белән аерылышкан, сәламәтлеге белән дә проблемалар бар икән. Әлбәттә, ана кеше (минем теге танышым) кызы өчен бик борчылган. Табибларга да барганнар, өшкерүче әбиләр дә калмаган. Эзләнә торгач, Талия интернетта бер психологның битенә юлыккан һәм шул ханымга онлайн консультациягә язылган. 

– Кызым психолог белән аралашуны бик ошатты, – дип сөйләде танышым. – «Әни, мин яңадан туган кебек булдым», – диде. Дөресен генә әйткәндә, ул психологның сөйләмен колак очым белән генә ишетеп алдым. Бөтенләй ят нәрсәләр сөйли. «Иң беренче үзеңне уйла. Шулай булганда гына сиңа хөрмәт белән караячаклар», – ди. Мин инде кызым белән бәхәсләшеп тормадым, депрессиягә кереп китмәсен дип борчылдым. Шуңа күрә психолог яки бүтән кеше белән аралашамы, булышсын гына дип уйладым...

Талиягә психолог белән аралашу шуның кадәр «ярдәм» иткән ки, хәтта әнисен Картлар йортына җибәрүне фаҗигагә санамый башлаган. Иң аянычы – бүген өлкәннәрнең Картлар йортында яшәвен норма, начар урын түгел дип санаучы яшьләр күп икән. Бигрәк тә кыз балалар арасында! (Егерме–утыз яшькәчә балалары булган ата-аналар белән дә сөйләштем. Тренингларга еш йөрүче яшьләр моны үзләре дә яшерми.) 

Тренинг, коучинг, марафон, курслар... аларның исемнәре төрле. Ә нигезе – нәрсәгә булса да өйрәтүгә корылган. Анысы да монысы, бүген һәр теләгән кеше шулай үзен «акыл өйрәтүче» дип атый ала. Ә нәрсә, шундый ук түләүле курсларда «бик тирән» белем алып чыгасың да, тренер, коучер, остаз буласың. Әлбәттә, башта үзеңә социаль челтәрләр аша шәп реклама ясарга кирәк. Затлы машинаңны, өч катлы йортыңны, Мальдив утрауларында ял иткән фотоларыңны куясың. (Аларның күбесе фотошоп була, ләкин кем аны тикшереп торсын ди.) 
Тренингларның нинди генә төре юк – җитәкчеләр-гә, хатын-кызларга, яшүсмерләргә, яшь туташларга (уңышлы кияүгә чыгарга өйрәтәләр)... Элек алардан башка ничек яшәгәннәр дә, ничек эшләгәннәр диген? Гаҗәп инде менә!

«Өйрәнәм!»

Әлбәттә, бөтен кеше минем кебек уйламый. Дистә еллар буена тренингларга йөргән кешеләр бар. Һәм, чынлап та, аларга ул тормышта ярдәм дә итә. Үзләренә яңа шөгыль табучыларны да беләм. «Төрле комплекс-ларым юкка чыкты», – диючеләр дә бар. Кемдер үсәргә, яңа белемнәр тупларга дип йөри. Мисал өчен, Казандә яшәүче Ландыш Гәрәева әнә шундыйлардан. Бу юнәлештә күпме акча түккәнен, никадәр лекцияләр тыңлаганын ул үзе дә белми, әмма ул канәгать. 

– Тагын бер түләүле онлайн курсларга язылдым әле, – диде.

Ландыш – югары белемле ханым, кияүдә. Беренче сөйләшүдә бик акыллы дигән тәэсир калдыра. Туры Тукайлыгымны эшкә җигеп сорап куйдым:
– Фикерсез кешегә охшамагансың. Ул түләүле тренинг, курслар нәрсәгә кирәк? – дидем. 
– Бу белемнәрне мин бер көндә генә алмадым. 18 яшемдә Мирзакерим Норбековның семинарларын тыңлый башлаган идем. Шуннан китте инде... Өч ай саен яңа курслар, китаплар сатып алам. Заман үзгәрә бит хәзер. Яшәү рәвешебез, тормыш фәлсәфәсе элеккеге кебек түгел. Тормыш үзе ниндидер проблемалар китереп чыгара. Аларны үзең генә чишә алмаган очраклар була. Менә шул вакытта тренерлар, остазлар көч бирә... Ул бик тирән белемнәр. Аны куллана да белергә кирәк. Әгәр ниндидер проблеманың төбенә төшәсең килсә, махсус китаплар укырга, шундый семинарлар, тренинглар тыңларга кирәк. 
– Ландыш, – дим. – Яшерен-батырын түгел, үзләрен остаз дип әйтүче ул тренерлар барысы да диярлек түләүле хезмәт күрсәтә. Син моны халыктан акча җыюның бер төре дип карамыйсыңмы?
– Әйе, күбесе түләүле. Ләкин бүген бушка хезмәт күрсәтүче нинди кеше, оешма бар соң? Минем түләү-сезен дә, ташламалы тренингларны да үткәнем бар. Тик бушка сыр капкында гына була. Башлангыч тренерлар, блогерлар миңа кызык түгел. Алар хәтле инде үзем дә беләм.
– Алайса үзеңнең дә шундый остаз буласың килмиме соң?
– Ул турыда уйлаганым бар. Тик әлегә алынырга кыюлык җитми, җаваплылыктан куркам. Клиентларга дөрес җавап бирмәсәм, аларны ялгыш юлдан җибә-рермен дип борчылам.
– Акыл өйрәтүгә корылган курслар, тренинглар бик күп бит. Син аларны ничек сайлыйсың?
– Мин башта ул кешене бик җентекләп өйрәнәм. Интернет аша аны ярты, бер ел буена күзәтеп барам. Дөресен әйтим, фәкать акча эшләү максатыннан оештырылган курслар да күп.

Шуңа күрә монда кат-кат уйларга кирәк. Тренерга чынлап торып ышангач кына курсларны сатып алам. Беренче карашка, бәлки, бу сәеррәк тоеладыр. Аларны тыңламыйча да рәхәтләнеп яшәп яталар бит. Ләкин бу миңа кызык, кешенең психологиясен ачасың, өйрәнәсең.

Ландыш тренингларда үзеңне яратырга өйрәткәннәрен яшерми. Әти-әниләргә мөнәсәбәткә килгәндә... 
– Әйе, «Без әти-әниләргә бернәрсә дә тиеш түгел», – дигән фикерне алга сөрү бар, – диде Ландыш. – Янәсе, без җавап йөзеннән аларга гомер бүләк итә алмыйбыз. Ә ярдәм итүгә килгәндә, тормышлар авыр, яшьләргә бүген беркайдан да ярдәм юк. Ә әти-әниләргә дәүләт булышкан. Имеш, әле тагын балаларыннан өмет итеп яталар... Яшь кеше үзе өчен кайчан яшәргә тиеш? Аңа кем ярдәм итәр? Менә шундыйрак фикерләр. Бер яктан карасаң, алар хаклы да – яшьләргә бүген бик авыр. Ул әти-әнисенә ярдәм итәр хәлдә түгел. Икенче яктан... ата-бабалардан килгән тәрбия, әти-әнигә ихтирам дигән төшенчәләр бар. Әгәр яшь кешенең канына бу кыйммәтләр сеңгән икән, бернинди тренинглар да балада ата-анасына булган хөрмәтне, мәхәббәтне бетерә алмый. Ул сыйфатлар гаиләдә кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш...
 
Ачы чынбарлык...

Инде ата-анага хөрмәт темасын дәвам итеп... Картлар йортына килик. Бу сүз безнең өчен бик шомлы яңгырый. Әйе, соңгы елларда аларны матурларга, өлкәннәр өчен уңайлы итәргә тырышалар. Шулай да биредәге тормышның асылын аңлау өчен Картлар йортына бер барып карау да җитә. Гаҗизлек... Күзләрдәге сагыш... Анда яшәүчеләрне ефәк юрганга төреп йоклатсаң да, алар үзләрен барыбер кимсетелгән, ташландык итеп хис итәчәк. (Узган ел Буа шәһәрендәге Картлар йортында булган идем. Тимер рәшәткәләр артыннан кул болгап калган әби әле һаман күз алдымда.) Нишләтәсең, Картлар йортында яшәү безнең халыкка, безнең дингә хас түгел. «Артык кашык» булганнар гына бирегә килеп эләгә кебек.

Медальнең икенче ягы турында да әйтми булдыра алмыйм – Картлар йортында «дедовщина» да бар. Моңа гаҗәпләнәсе түгел – күп гомерен төрмәдә үткәргән кешеләр картлыгын йорт-җирсез, туганнарсыз каршы ала. Андыйларга бердәнбер юл – Картлар йорты. Ә алар бүреләр законы буенча яшәргә өйрәнгән, биредә дә шундыйрак тәртип урнаштырырга омтылалар. Гомере буе эчкән ир-атлар, хатын-кызлар... бары-сы да шушы урында очраша. Аяныч, әмма бу шулай. Ә хәзер шулар янында ак яулыклы әбине яки түбәтәй-ле бабайны күз алдына китерик... Ул анда нинди хисләр белән яшәячәк?! Күрәсең, теге танышымның кызы бездәге Картлар йортына барып караганы юк... 

Ә менә әлеге тренинг, марафоннарның башлангычы саналган Америкада... Картлар йорты «артык кашык-лар» урыны булып саналмый. (Мөгаен, теге акыл өйрәтүче тренер, остазлар чит илләрдәге әби-бабайларның ничек яшәүләрен күргән, ә безнекен юк.) Америкалы әби-бабай өчен, киресенчә, өйдә ялгызы утыру гайре хәл. Алар өчен биредә интернатлар, клуб-лар эшли. Көнен яшьтәшләре янында уздырган әби-бабай, кичкә өенә кайта. Инде сәламәтлеге начар икән, махсус шундый йортта яшәргә кала. 

Бүгенге көндә Нью-Йоркның Брайтон-Бич районында яшәүче Казан кызы Наилә Бикчәнтәева өлкәннәр өчен бакчада эшли (үзләре шулай дип атыйлар).
– Брайтон-Бичны руслар яши торган район дип әйтергә була, – дип сөйләде Наилә. – Рус телле өлкәннәр өчен бакчада эшлим. Әйе, бу беренче карашка сәеррәк кебек. Россиядә бакчага балалар гына йөри, ә Америкада өлкәннәр өчен дә шундый урыннар бар. Ул тулысы белән дәүләт карамагында. Иртән махсус автобус өлкәннәрне өйләреннән җыеп йөри, кичен кайтарып куя. Әби-бабайлар биредә өч тапкыр ашый, күңел ачалар, йоклыйлар. Аерым көннәрдә чәч кистереп, маникюр ясатып була. Берәүләр шахмат, шашка уйный, икенчеләр спорт белән шөгыльләнә.

Әйткәнемчә, безнең бакча рус телле өлкәннәр өчен. Алар арасында элек Татарстанда, Казанда яшәгән кешеләр дә бар. Менә шулай картлык көннәрендә Америкага килеп эләккәннәр. (Кемдер балалары янына килгән, кайсындыр танышлары чакырган.) Әби-бабайлар җыелып, яшь чакларын искә төшерәләр, җырлыйлар, бииләр. Мин бу хәлгә башта бик аптырадым. Россиядә бит өлкәннәр өчен мондый урыннар юк. Безнең әби-бабайлар сигез мең сум пенсиясен ничек даруга, фатир өчен түләргә җиткерү турында уйлый. Ә Америкада картлык бүтәнчә уза. 

...Кызык инде без: тотабыз да чит илләрдән бер яңалык кертәбез. Шул ук тренинглар аларда әллә кайчан бар иде. Бездә соңгы елларда гына популярлашты. Кертүен керттек тә, безнең халык, тәрбия, яшәү рәвеше, мөмкинлекләр бүтән икәнлеген оныттык... Картлар әйтмешли, Аллага тапшырдык инде. Барыбызның да әби-бабай буласы бар.

 

Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы
– Тренингларга йөрүгә тискәре карыйм дип әйтә алмыйм. Әмма... үсеш өчен. Әйтик, син яңа һөнәр үзләштерергә, үсәргә телисең. Мондый вакытта аның начарлыгын күрмим.
Әйе, бүген тренинглар бихисап. Кызганыч, аларның күбесе эгоизм тәрбияли. Ә Ислам динендә эгоизм гөнаһ санала. Уйлап карасаң, үзе өчен генә яшәгән кешенең картлыгы матур булмый. Янәшәңдә тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың йөгереп йөрмәсә, ни кызыгы бар?

Ата-ананы йөк дип карауга килгәндә... «Җәннәт ишекләре әти-әниләрнең аяк астында» дигән сүзләрне һәркайсыбызның ишеткәне бар. Беркөнне Рәсүлебез (с.г.в.) урамга чыккач, елый торган бер шәкертне күрә. «Ни булды?» – дип сорый ул аннан. «Йә, Рәсүл (с.г.в.), җәннәт ишекләренең берсе ябылды, әнием вафат булды, – ди шәкерт. – Ул нәрсә теләсә, нәрсә сораса, мин барысын да эшләдем, барысын да таптым. Әниемә әманәтне бирә алдыммы?» – дип сорый. Рәсүлебез (с.г.в.) аңа болай дип җавап бирә: «Син аны гомер буе кулыңда күтәреп йөртсәң дә, сине тапканда кичергән авыртуга бәрабәр бернәрсә дә, беркайчан да булмас». 
Картайган көндә ата-анасын карау – баланың бурычы. Мөселман илләрендә, шул ук Чечняда да Картлар йорты юк. Чөнки анда ата-аналарны ташламыйлар. Балалары булмаса, өлкән кешене туганнары үз карамагына ала. Кызганыч, бездә хәл бүтәнчә...
Без гел әйтәбез – гаиләне туендыручы ир-ат булырга тиеш. Ә хатын-кыз гаилә учагын сак-лаучы. Ата-анасын карауны да ир-ат үз кулына алырга тиеш – хатынына матди, мораль яктан булышу турында сүз бара. «Тормыш авыр, икебезгә дә эшләргә кирәк. Өлкән яшьтәге әти-әнине карау авыр», – дип еш кына киләләр. Бу хәлдә калучыларга җавабым бер – Аллаһы Тәгалә андый чакта йортка бәрәкәт бирә ул, булганы җитә. Өлкән яшьтәге ата-ананы караудан һич тә баш тартырга ярамый!

 

Чулпан НИГЪМӘТҖАНОВА, психология фәннәре магистры, психолог
– Бүген кешелек ныклап торып үзен өйрәнә башлады. Балачагын, үткәнен анализлый, бу хәтта ниндидер бер яшәү рәвешенә әйләнде... 
Яңалык түгел – безнең әби-бабайлар ул турыда уйланмаган. Аларның максаты – тамак туйдыру, балаларын аякка бастыру булган. Әлбәттә, аларның да ирләре, балалары белән бәйле проблемалары чыгып торган. Тик тирәнгә кереп анализлап утырырга, үзендә казынырга аларның вакытлары булмаган. Ә бүген... Аллага шөкер, тамак проблемасы юк. Кешелек дөньясын икенче әйберләр кызыксындыра башлады. Җитмәсә, көн саен интернет челтәреннән безгә бу хакта тукып торалар.
Ата-аналар белән балалар мөнәсәбәтенә килгәндә, соңгы елларда психология белән бәйле китап-лар, курслар, марафоннар – барысы да бер фикерне алга сөрә: «Бөтен проблемалар да – бала-чактан». Янәсе, әти-әни безне үскәндә мактамаган, күңелне аңламаган... Әйдәгез, тирәнрәк уйлап карыйк: әти-әниләребез үзләре дә шулай үскән, аларны да күккә чөюче булмаган. Ягъни алар тәрбияне шулай булырга тиеш дип кабул иткән. Алар безне дөньяга тудырган, ашаткан, киендергән, укыткан. Әлбәттә, ялгышлыклары булгандыр, тик хәлләреннән килгәнчә, мөмкинлекләре булганча тәрбияләгәннәр бит! Менә шуны истән чыгармаска иде. 
Кызганыч, бүген һәр кеше үзен акыл өйрәтә алам дип саный. Бернинди махсус белеме, тәҗрибәсе булмаган кешеләр төрле курслар үткәрә. Нәтиҗәдә, ул кешенең проблемасын ача, ләкин япмый. Ә бит ул проблемаларны «эшләп» бетермәсәң, кешедә җитди психологик авырулар башланырга мөмкин. Шуңа күрә мондый профессиональ булмаган тренерларны хәтта куркыныч, дияр идем.

Соңгы бер елда мондый курслар, тренинглар берничә тапкырга артты. Һәм бу дөнья буйлап шулай. Моның сәбәбе бик гади – пандемия сәбәпле, кешеләр өйдә утырды. Һәм аларның буш вакытлары барлыкка килде. Нәкъ менә шул чорда күпләр үзләрендә казына башлады.

Йомгак ясап шуны әйтәсем килә: сезне еш борчый, тынгы бирми торган проблемагыз бар икән, белгечләргә барыгыз. Әллә нинди курслар сатып алганчы, уйлагыз: сезгә ул нәрсә бирер? Психолог буларак шуны әйтәм: эшсез тормагыз. Начар уйлардан, депрессиядән бары эш коткара. Буш вакытыгыз калмасын! Үзегездә артык казынмагыз, кичерә белегез. Урамда кояш, рәхәт. Һавада йөрегез, якыннарыгыз белән аралашыгыз... Дөнья матур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гомер буе кеше башы, кеше акылы белән яшәп буламы?! Үз башың ниемә алайса!

    Хәзер укыйлар