Логотип
Дин

Тимергали хәзрәт Юлдашев: Ураза тотучы кешегә көтелгән файдага ирешү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Мөселман кешесе иртәдән кичкә кадәр ашамыйча-эчмичә, җенси теләкләрен тыеп, уразасын фарыз шартларга туры килерлек итеп тота ала.

Мөселман кешесе иртәдән кичкә кадәр ашамыйча-эчмичә, җенси теләкләрен тыеп, уразасын фарыз шартларга туры килерлек итеп тота ала. Ләкин уразадан көтелгән файдага ирешмәве дә мөмкин. Беренче чиратта шуны әйтергә кирәк: уразаны Аллаһы Тәгалә әмер иткәнлектән, Аның ризалыгы өчен тотабыз. Шул ук вакытта, без әлеге әмерне үтәгәндә ниндидер файдага да ирешәбез. Чөнки, Аллаһы Тәгалә безгә ни генә әмер итсә дә, аларның барысында да безнең өчен дөньяви вә рухи файда бар. Югыйсә, безнең аларны кылып-кылмавыбыздан Аллаһ бернинди файда да, зыян да күрми. Гомумән, безнең ач торуыбыз Аллаһка кирәкме? Аллаһ галәмдәге бер нәрсәгә дә, бер мәхлукка да мохтаҗ түгел.

Аллаһы Тәгалә Үзенең әмерләрен колларына золым, авырлык һәм кыенлык теләп бирмәгән. «...Аллаһ бәндәләренең һичберсенә золым теләми» («Әли Гыймран (Гыймранның гаиләсе)» сүрәсе, 108 нче аять). Димәк, Аллаһы Тәгалә безгә ни генә әмер итсә дә, алар барысы да, чыннан да, безнең матди вә рухый ягыбызны карау өчен әмер ителгән. Әмма без бары Аллаһ кушканлыктан һәм Аның ризалыгын алыр өчен генә гыйбадәт кылабыз. Мондый зур файдалы мөмкинлекне әмер иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итсәк иде.

Аллаһ ризалыгы өчен тоткан уразабыз матди вә рухи файдага ирешә алсын өчен, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң? Бу хакта исламның бөек галиме вә күренекле фикер иясе имам Газзали «Ихйа-у Улуми-д Дин» исемле әсәрендә язып калдырган. Ислам динен яхшы белгән һәм Аллаһ кушканча яшәргә омтылган мөселманның уразасы түбәндәгечә булырга тиеш:

- Уразалы кеше үзенең күзләрен һәртөрле яманлыклардан сакларга тиеш. Күз зинасыннан саклану лазем. Башкаларның малына, намусына яман күз белән карау ярамый. Кемнеңдер малына кызыгып карау –тыела. Боларның барысын да Аллаһы Тәгалә бирә бит. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам үзенең бер хәдисендә болай      дигән: «Күзләрен хәрәм белән тутырган кешене Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аның күзләрен ут белән тутырыр».

- Колакларын һәртөрле яман сүзләрне ишетүдән сакларга тиеш. Ураза тотучы колакларын яман сүзләргә шаһит булудан сакларга тиеш. Моның өчен аңа яман сүзләр сөйләшүче кешеләр янында утырмаска кирәк. Ул, берәр мәҗлестә динне мәсхәрәләү, сүгү һәм мыскыл итүгә шаһит булса, андагы кешеләрне бу хакта сүз катудан туктатырга яисә алар яныннан чыгып китәргә тиеш.

- Телен һәртөрле ялган вә яман сүзләр сөйләүдән, ялган антлар бирүдән, буш сүзләрдән сакларга тиеш. Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә болай дип боера: “...Ялган сүздән сакланыгыз” (“Хаҗ” сүрәсе, 30 нчы аять). “Әй мөэминнәр, Аллаһтан куркыгыз! Сөйләгән вакытта чын дөресен генә сөйләгез” (“Әхзаб (Гаскәрләр)” сүрәсе, 70 нче аять). Әбу Һүрайрадан (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) риваять ителә ки, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам әйткән: “Аллаһка һәм Кыямәт көненә [аның хаклыгына, котылгысызлыгына] ышанган кеше яхшы сүз сөйләсен яки эндәшмәсен!” (Бохари).

- Мөселман кешесе барлык әгъзаларын да яман гадәтләрдән сакларга тиеш. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам әйткән: «Бер кеше башкаларның яман сүзләрен вә гамәлләрен кире какмаса, “Ураза тотам” дип ашамый-эчмичә һәм җенси теләкләрен тыеп торуыннан бернинди дә файда булмас. Бары фарызы гына үтәлгән булыр» (Бохари).

- Ифтар вакытында күп ашарга ярамый. Кояш батканчы буш торган ашказанын кисәктән шыплап тутырып кую сәламәтлеккә файда бирмәс. Моны медицина фәне дә раслый. Асылда, ахшамга азан әйтелгәч, берничә хөрмә яки зәйтүн җимеше, яисә бер стакан су белән авыз ачарга кирәк. Аннары – ахшам намазы укыла. Намаздан соң ифтар ризыгы белән авыз ителә. Ләкин бик күп ашап куюдан сакланырга кирәк.

- Ураза тотучы ифтар кылганда (авыз ачканда) курку белән өмет арасында булырга тиеш. “Мин бүген ураза тоттым, әмма ул кабул ителмәде”, – дип, өметсезлеккә, куркуга бирелергә ярамый. Мөселман кешесе беркайчан да Аллаһның рәхмәтеннән өметен өзмәс: «...Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзмәгез, чөнки тәүбә итеп төзәлгәндә, Аллаһ гөнаһларны ярлыкаучыдыр, Ул (Аллаһ) ярлыкаучы вә рәхимле» («Зүмәра (Халык төркеме)» сүрәсе, 53 нче аять).

Ләкин: «Аллаһ ничек тә гафу итәр әле», «Уразам кабул ителгәндер», – дип, нык ышаныч белдерергә дә кирәкми. Чөнки, Аллаһ тели икән – гафу итә, теләми икән – гафу итми. Берәү дә Аллаһны гафу иттертергә мәҗбүрили алмый.

Шуңа күрә, ураза тотучы өмет белән курку арасында булырга тиеш. Уразаны Аллаһ ризалыгы өчен тотарга тырышу ләзем. “Кабул булмаса, нишләрмен?”, – дип курку тиешле. Шул ук вакытта, уразаң кабул булсын өчен Аллаһка дога кылырга кирәк. Аллаһ Раббыбыз һәрбарчаларыбызга да Коръән буенча яшәп, ике дөньяда да бәхет-сәгадәткә ирешүчеләрдән булырга насыйп итсә иде.

чыганак: http://intertat.ru/tt/din-tt

Теги: Ураза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар