Логотип
Актуаль тема

Татар юморы ни хәлдә? Кемнән көләргә ярый, кемнән юк?

Бармы бездә юмор,юкмы? Нинди темаларга юмор сөйләргә ярый, нинди темаларга ярамый? Коронавирус артистлар кесәсенә нык сукканмы?


Татарда юк нәрсә юк, тик менә юмор һәм... тагын бер нәрсә юк, диләр иде. Дөрес әйтмиләр, икесе дә бар. Икенчесенең булуын язучы Рабит Батулла әллә кайчан ташка кадак кагып әйтте: «Ул булмаса, җиде миллион татар кайдан барлыкка килгән?!» Сүзнең ни хакында булуын аңлагансыздыр. Юмор да бар. «Мунча ташы» театрының 40 ел яши алуы моңа дәлил. Бу сүзләр минеке түгел, театр җитәкчесе Гамил Әсхадулланыкы. Узган атнада узган матбугат очрашуында ул үзе шулай дип белдерде: «Юмор булмаса, дәүләттән бер тиен алмыйча, 40 ел сатира театры яши алыр идеме?»  Замана юмористлары җыелышып, татар юморы хакында сөйләшкәнннәр иде ул көнне. Бармы ул бездә, юкмы? Нинди темаларга юмор сөйләргә ярый, нинди темаларга ярамый? Коронавирус артистлар кесәсенә нык сукканмы? Менә шул хакта барды сүз. 
«Бүген тамашачы уйланырга яратмый. Аңа җиңел темалар кирәк. Юмор ул кешене ял иттерү, ләззәт бирү өчен булырга тиеш. – Без юмор аша җәмгыятьтәге күңелсез хәлләрне, кимчелекләрне күрсәтәбез, – ди Гамил Әсхадулла.  «Сез ник гел исерекләрне күрсәтәсез?» – дип ачуланалар. Урамда бер исерек тә калмаса, күрсәтмәс идек. Булгач, күрсәтәбез инде» – аның фикеренчә, юмор ул аяк астында, күрә генә белергә кирәк. Ул үзе кая гына барса да, хәтта транспортта да халыкны күзәтә икән. Кем ничек сөйләшә, нәрсә турында сөйләшә, боларны кайчак блокнотына ук язып бара.  «Безнең халык юморны ярата ул, әмма сатираны өнәми. Менә өйләргә су килә. Без аның өчен акча түлибез. Ә эчә торган суны сатып алабыз. Ник крандагы су сыйфатлы түгел, дип сорамыйбыз. Шушы сатира була инде. Тик моны сәхнәдән сөйләсәң, халык аңламаячак, көлмәячәк», – ди. 
«СССР юморы белән бүгенге көн юморы аерыла, – дип, сүзгә кушыла юмор остасы һәм җырчы Җәвит Шакиров. – Элек язучы язганны чыгып сөйләү бар иде. Халык көлә иде. Хәзер монолог сөйләү бетте. Бүгенге яшьләрнең амплуасы икенче – алар  «три в одном» – җырлап та, биеп тә алалар. Бу яңача. Артист төрле яктан камил булырга тиеш», – дип, 30 ел сәхнә тоткан юмор остасы күршесендә утырган Данир Сабировка ымлый. 
 «Хәзер тыгыз юмор сорала, – дип, сүзне эләктереп ала Данир. – Элек сөйлисең-сөйлисең дә, шушы җирендә көлеп куялар иде. Хәзер озак аңлатырга ярамый. Бер-ике сүз һәм шалт – кызык булырга тиеш. Импровизация зур роль уйный. Әмма элеккеге юморны да өйрәнергә кирәк. Фаил Шәфигуллинның «Сафура, Бәкер һәм трактор»ын Рәшит абый Сабиров күпме сөйләде! 
Тыелган темаларга килсәк,  милли сәясәт темасы белән бик сак булырга кирәк. Минем башкорт биюе белән эләккәнне хәтерлисез инде. Дин темасы белән дә сак булырга кирәк: аңлаганы аңлый, аңламаганы аңламый. Бер тапкыр Мәскәүгә самолет утыра алмаганны сөйләгән идем. Самолет 40 минут аэропорт өстендә очып йөрде. Мин моны сәхнәдән сөйли башладым: «Мөселманнар намаз укый, руслар чукына, мин на всякий случай икесен дә»... Көлгән тамашачы көлде. Берничә хәзрәт килеп: «Нигә алай әйтәсең?» – дип ачуланды». 
«Элек без колхоз рәисләреннән, сантехниклардан көлдек, – ди Гамил Әсхадулла. –  Бүген пенсия реформасыннан.  Әмма кайсы чор гына булса да, шәхестән көләргә ярамый, мин моны гел әйтәм. Без бит министрның, җитәкченең кәнәфиенә кереп утырмаган. Бәлки, ул җанын-тәнен биреп эшлидер. Ә без аннан көлгән булабыз. Без җәмгыятьтәге кимчелекләрне фәкать Гали Галиевич аркылы гына күрсәтергә тиеш. Диннән дә көләргә ярамый. Сабый хәлендәге, аягында көчкә басып торган диннән ничек көләсең инде?»
 «Юморның нигезендә актуаль материал ята. Нәрсә дөньяга шаулый — шуның турында көләргә кирәк. Вакытында бу материалны номерларыңа кыстырып калмыйсың икән, аның актуальлеге бетә. Бәлки, элегрәк глобаль проблемалар алай күрсәтелмәгән булгандыр, юмор да тормышчанрак булгандыр: исерекләр, хатын-кызлар, сантехниклар, әби-чәби, бабайлар һәм башкасы, һәм башкасы…» – дип үз фикерен белдерде Әбри Хәбриев. 
Тыелган темалар дигәнне дәвам итеп, Рифат Зарипов та үз фикерен белдерде: «Безнең тамашачы билдән түбән юмордан үзе хи-хи көлеп утыра инде ул. Ә чыккач: «И оятсызлар, шуны сөйлиләр бит» – дип ачулана». 
 «Әле алай гына да түгел, рәхәтләнеп көлә дә, «Концертмыни бу?!» – дип кайтып китә әле ул», – дип куәтләде аны Әбри Хәбриев та. 
«Көләргә ярамаган әйберләр күп инде, һәр нәрсәне мәзәккә кайтарып калдырырга ярамый. Көләргә ярый, әмма ул яратып көлү генә булырга тиеш. Югары даирәдәге кешеләрдән дә чама белән генә көләргә кирәк. Матур итеп кенә булдыра аласың икән – рәхим ит! Каш ясыйм ди күз чыгарырга шулай ук ярамый», – әлеге фикер Җәвит Шакировтан яңгырады. 

Татар теле юмор өчен кысан икән. Әлеге фикерне Әбри Хәбриев һәм Гамил Әсхадулла әйтте. 
«Бездә сәясәт темасына, рус юморы белән чагыштырганда, бик шаярып булмауның сәбәпләре бар. Шуның берсе – «игра слов», ягъни төрлечә ишетелә торган сүзләр. Рус телендә андый сүзләр күп. Әйтик, «а нас рать» – «без бер чирү». Татар телендә бу алымны бик кулланып булмый. Безнең тел сай, кысан», – диде Әбри Хәбриев. 

Юмор өлкәсе ул – бик четерекле өлкә. Теләсә кем җырчы була алса да, теләсә кем юмор остасы була алмый. Бу фикерне юмористлар барысы да беравыздан хуплады. 
 «Юмор сөйләү өчен кешенең кәефе булырга тиеш, кәефе булсын өчен тормышы яхшы булырга тиеш. Өйдә бикләнеп ятып, юмор сөйлисе килми. Хәзер юмор осталары өчен иң актуаль тема – шушы афәт, эшсезлек турында сөйләү булачак. Эшсезлек темасы 15 еллар элек тә актуаль иде. Күреп торасыз, күпләр эшсез калды», – диде Җәвит Шакиров. 
Аны Гамил Әсхадулла да куәтләде:  «Соңгы вакытларда артистка караш үзгәрде – алардан көлү башланды. Сез артистлар череп баеп беттегез, тегеләй-болай… Син мең кеше алдына чыгып, бер генә юмор сөйләп кара! Җиңел хезмәт түгел ул. Беренчедән, материал табып булмый. Миңа бер ханым язган иде: «Әсхәдулла шул кадәр саран, билетын газета кәгазенә баскан», – дип. Соңыннан үзе килгәч, чыгымнарны санап күрсәттем. Күзе шар булды: «Сезгә дәүләт акча бирмимени?» – ди. Безгә бер тиен бирмиләр. Без бөтен салымнарны түләп барабыз. Заманында милициягә бәйләнделәр, хәзер артистка бәйләнәләр. Татар ул бик четерекле. Һәрвакыт гаеп табарга тырыша. Чеметергә тырыша, берсе калкып чыга башласа, көнләшү китә».
 «Хәзер җырчылар сөйли беләләрме-юкмы – концертларында анекдот сөйли башладылар. Бу колакны ерта, күзләрне кисә торган әйбер. Илнар Сәйфиев мәзәк сөйли башласа, ярты сәгатькә сузыла…» – диде Әбри Хәбриев та.
Коронавирусның артистлар кесәсенә дә шактый сукканын беләбез. Куеласы концертлар куелмады. Бик күпләрнең гастрольләре кичектерелде. Рифат Зарипов март аенда Сургутта концертлар куярга тиеш булган. Афишалар эленгән, билетлар сатылып беткән булган инде. 14 кешелек төркеме белән 2 мең километр юл узып Себергә барып җиткәч, кире борылып кайтырга туры килгән үзләренә. Акчаны кире кайтаруны сораучылар да булган. «Син синем акчага йорт салып ятасың икән», – дип битәрләүчеләр табылган.  «Хәзер күпләр эшсез калды. Халыкның концертка йөриселәре килер микән?» – дип шик белдерде артистлар. Гамил Әсхадулла инде 10 ел бена билет хакын арттырмауларын сөйли. Данир Сабиров исә тамашачы яраткан артистын карарга киләчәк, билет бәясенә карап тормаячак, дип ышана. Җәвит Шакиров та тизрәк гастрольләр башлануын көтә. «Башта гел бер уй, кайчан бу хәлләр бетәр дә, кайчан концертлар башланыр», – ди ул. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кэдерле артислар хэзерге вакытта артисларнын ярты концерты тызлы тозсыз суз белэн уза матур итеп шигыйр сойлэп алып баручылар юк нигэ матур конфиранциелар юк

    Хәзер укыйлар