Логотип
Актуаль тема

Татар телен өйрәтүнең кызыклы методикасы

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы рус балаларына татар теле укыту методикасын камилләштерә.

Менә инде икенче ел рәттән Казан һәм Чаллы шәһәрләренең 50 укытучысы татар теле укытучыларының медодик сертификациясе проектында катнаша. Алар рус телле балаларны татар теленә Валерия Мещерякова системасы буенча укыта.

Бу система белән беренче класстан ук укыта башлыйлар. Быел инде проектта катнашучылар икенче сыйныфларны да укыта. Методиканың яңалыгы – балалар татар телен уен рәвешендә өйрәнә.

«Бөтен бала да татарча сөйләшергә өйрәнә алмавын беләбез. Моның сәбәбе укыту методикасында. Әмма дөрес итеп файдаланганда, коммуникатив технологияләр булышмый калмый. Безгә, дәреслекләр дөрес түгел, диләр. Дәреслек укытучының бер инструменты гына бит ул, иң мөһиме – фәнне укыту методикасы. Ягъни укыту алымнары, ысуллары, чаралары», – ди Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне җәелдерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова.

Аның фикеренчә, шушы кыска гына арада да методның нәтиҗәле булуы күренә. «Бу технологияне куланырга кирәк. Методика яхшы гына эшли, чөнки балаларга да, аларның әти-әниләренә дә дәресләр ошый. Элек алар күнегүләр күчерә, грамматика өйрәнә, озын-озын шигырь яки прозадан берәр кисәкне яттан сөйли, әмам татарча начар сөйләшә иде. Нәҗитәсе булганга, укытучылар үзләре дә сөенә», – ди ул.

Казандагы 102 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы да татар теле дәресләренең мавыктыргыч һәм кызык узуын әйтә. «Дәрес тулысынча уенга корылган. Ул уеннар төрлесе төрлечә – игътибарны үстерә торганнары да бар, сөйләмне үстерә торганнары да. Мин үзем укыткан балаларга болай дидем: «Без сезнең белән бик тиздән татарча сөйләшергә өйрәнәчәкбез, ышанасызмы?! Һәм сез мин әйткәннәрнең барысын да аңлаячаксыз, хәтта татарча җавап та бирә башлаячаксыз.» Соңыннан алар моңа үзләре дә ышана, чөнки бу бик табигый әйбер. Баштагы мәлләрдә өч сүз дә җитә – әйе, юк, түгел. Шушы яшьтәге балаларга хас булганча, аларга һәр яңа нәрсә кызык.. Үзләре өчен чит булган телне өйрәнеп, балалар дөньяны танып белә». Укытучы фикеренчә, системаның кызыклы ягы да шунда: ул ата-аналарның татар телен өйрәнүгә карата фикерләрен үзгәртә, балалар да белем алуны башкача кабул итәләр, бу исә укытучыга да камилләшергә мөмкинлек бирә».

Дәресләрнең төп максаты – балаларны ана теле булмаган телгдә сөйләшергә өйрәтү. «Без лингвистик тамгаларны өйрәнмибез, сөйләшергә өйрәнәбез. Ә бала өчен моның уеннан да яхшырагы юк», – ди укытучы.

45 минутлык дәрестә, мәсәлән, бала үзе укытучы урынына баса, ә укытучы укучы роленә керә. Яки кибеттә сату-алу очрагы уйнала. Кемдер – сатучы, кемдер алучы була. «Уен нигезенә тормыштагы хәлләр алына, шул очракка туры килгән әңгәмә корыла. Бу система баланы сөйләшергә генә өйрәтеп калмый, баланың артистлык талантын да, башка сәләтләрен дә ачарга булыша», – ди ул.

Казанның 8нче гимназия укытучысы Альбина Ваһанова да бу система белән икенче елын укыта. «Гадәти системадан аермалы буларак, монысында тәрҗемә юк. Без сүзлекләр кулланмыйбыз, балалар сөйләмне образлар аша аңлый. Дәрестә бик күп күрсәтмә әсбаплар, уенчыклар кулланыла. Аудиоязмалар да күп тыңлана. Бала аны өендә дә тыңлап килә, аннары шушы ук материал аңа укытучы аша да бирелә. Уен аша бала тормышта гел булып торган хәлләргә корылган күнегүләрне кабатлый. Кибет-кибет, мәктәп-мәктәп уеннары – балалар көн дә очрашып тора торган хәлләр».


 

Укытучы әйтүенчә, балалар дәреснең үткәнен сизми дә калалар икән: «Бер дәрестә 12-13 уен уйнала. Алар бер системага корылган, бер уен икенчесенә ялгана. Дәрестә укытучыга артист та, җырчы да булырга туры килә. Бездә җыр да, әйләнә-тирә тирәлек тә, математика да өйрәнелә. Без инде йөзгә кадәр саный да беләбез. Балалар ирешкән нәтиҗәләр безне сөендерә, алар дәресләргә бик теләп йөриләр, әти-әниләр дә канәгать».

Татар телен өйрәнергә әлеге методика өчен махсус төзелгән язу дәфтәрләре дә булыша. Аны балаларга мәктәп китапханәсеннән өләшәләр. «Дәфтәрләр бик матур. Аларга әле аудиодиск та өстәлә. Балалар дискны тыңлап, күнегүне эшлиләр. Дәфтәрдә үк буярга, уклар белән нәрсәләрнедер бер-берсенә тоташтырырга мөмкин. Монда күп язасы юк. Без грамматика өйрәтмибез», – ди ул

Белешмә.

Әлеге методика 2016-2017 уку елыннан гамәлдә.

Рус балаларына татар телен өйрәтүче 100 укытучы әлеге методика белән эшли. Казан һәм Чаллының 78 мәктәбеннән 1363 бала шушы рәвешле татар телен өйрәнә.

2017-2018 уку елында бу методиканы кулланучы мәктәпләр саны артты. Хәзер проектта 300 укытучы катнаша. Балалар саны 5733.

Чыганак: http://sntat.ru/obrazovanie/minobrazovaniya-rt-novaya-sistema-prepodavaniya-tatarskogo-yazyka-vyzy/


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар