Тагын грипп килә...

ОРВИ һәм гриппка каршы прививкалар ясатуга багышланган матбугат конференциясендә белгечләрне тыңлагач, ярый әле прививка ясаттым, дип куйдым. Юкса, температураң күтәрелә, чирләп китәсең, дигән булганнар иде. Анысы гриппка каршы торучанлык билгесе генә икән. Атна эчендә (10 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр) республикада 13 823 ОРВИ очрагы теркәлгән инде. 825 695 кешегә прививка ясалган. Гриппның көчәюе 2017 елның гыйнвар уртасына туры килә икән. Ел саен җир йөзендә 500 мең кеше грипптан үлә. Һәр унынчы – өлкән кеше, һәр өченче бала грипп белән авырый, авыруның һәр җиденчесе җитди ялкынсынулар кичерә... Республикада халыкның уртача 13% ы ОРВИ һәм грипп белән авырмый калмый. Узган елга йомгак ясап, грипп эпидемиясенең өч атнага сузылуын, халыкның 10,9% ы ОРВИ һәм грипп белән авыруын саннарда җиткерделәр. Бу 421 709 кеше дигән сүз. Алардан 536 кеше, шул исәптән 147 бала грипп белән авырган. Алар прививка ясатмаган булганнар. Узган ел грипп һәм ОРВИдан республика 4 миллиард сум зыян күргән.
Фаразлар буенча, ОРВИның иң көчәйгән чагы декабрь уртасына, ә гриппныкы –гыйнвар урталарына туры килә. Чир сиңа тимәсен дисәң, вакцинация ясатырга кирәк. Бер вакцина ясатуның эффекты 70 –90% белән күрсәтелә. Үпкә, йөрәк-кан тамырлары, сулыш юллары авырулары белән интегүчеләргә вакцина ясату аеруча кирәк. Бездә аның өчен 3 төрдәге вакциналар кулланыла икән: өлкән яшьтәгеләр иммунизациясе өчен – «Совигрипп», балаларныкына – «Гриппол плюс», балалар һәм өлкәннәр өчен – «Ультрикс». Грипп вакциналары ел саен үзгәреп тора, диделәр.
Иң беренче чиратта вакцина риск төркемендәгеләргә ясалырга тиеш:
– кечкенә балалар (6 айдан башлап);
– 1 – 11 класс укучылары;
– студентлар;
– хәрби хезмәткә чакырыулылар;
– йөкле хатыннар;
– ОРВИ белән еш авыручылар;
– хроник авырулар, шул исәптән, үпкә ялкынсынуы булган кешеләр;
– медицина хезмәткәрләре;
– көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләр;
– транспорт йөртүчеләр
- Грипп һәм ОРВИдан сакланасыгыз килсә, көнгә карап киенергә, бүлмәләрне җилләтергә, юеш чүпрәк белән тузаннарны сөртергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк икәнен барыбыз да беләбез инде. Грипп үзе түгел, аның шаукымы куркыныч. Ә хәзер прививка ясату өчен иң уңай вакыт. Исегездә тотыгыз: тагын грипп килә...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.