Логотип
Актуаль тема

Су коенырга карар кылган кешегә бернинди “киртә” дә комачауламас (КИҢӘШЛӘР)

Һава температурасы 30 градуска кадәр күтәрелгән җәйнең эссе көннәре быел бихисап булды, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, әле мондый һава торышы тиз генә Идел буе төбәгеннән чигенергә ашыкмый. Шул уңайдан су коенырга теләүчеләр саны арту ягына таба бара, ә халыкта кайсы сулыкларда һәм ни рәвешле ял итү һаман да актуаль сорау булып кала бирә.

Бүгенге көндә Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән 34 пляж бар. Якын араларда Әлмәттә тагын бер пляж ачылачак. Безнең республика өчен бу сан чагыштырмача бик аз, дип белдерде Татарстан Республикасы кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов. Ә Татарстанның 31 муниципаль берәмлегендә бөтен кагыйдәләргә туры китерелеп җиһазландырылган пляжлар гомумән юк икән. Аның сүзләренчә, нәкъ менә пляжларның – тиешенчә җиһазландырылган һәм коткаручы пунктлары булган рәсми су коену урыннарының – аз булуы кешеләрне теләсә кайсы сулыкларда коенырга мәҗбүр итә. ТР Административ хокук бозулар турындагы Кодексы нигезендә тиешенчә җиһазландырылмаган урыннарда су коену өчен каралган 1000-1500 сумлык штрафлар да кешеләрне туктатмый. Җирле үзидарә органнары да кешеләрне якын-тирә сулыкларда коенырга ярамау турында хәбәр итәргә, яр буйларына махсус билгеләр куярга тиеш.

Бу елны җирле халык ял итәргә ярата торган сулыклар саны 366 урын булган. Алар, үз чиратында, муниципаль берәмлекләр тарафыннан оештырылган мобиль патруль төркемнәр тарафыннан күзәтелә икән. Бу төркемнәргә җирле үзидарә органнарыннан тыш иҗтимагый коткаручылар, гадәттән тыш хәлләр һәм эчке эшләр министрлыклары хезмәткәрләре, волонтерлар да берләшә икән. Мондый патруль төркемнәрдә катнашучылар саны республика буйлап уртача 600 кеше тәшкил итә, ә алар тарафыннан уздырылган көндәлек тикшерүләр саны 200гә җитә икән. Рейдлар дәвамында ял итүчеләргә сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату, коенырга ярамау турында белдерүләр урнаштырудан тыш, административ хокук бозулар турында протоколлар теркәлә икән.

Күңелсез очракларны булдырмау яки киметү йөзеннән быел ГИМС дәүләт инспекторлары коткаручылар белән берлектә җирле халык белән очрашулар уздыралар: авыл җирлекләрендә урнашкан сулыкларда коену һәм ял итү кагыйдәләрен искә төшереп узу артык булмас. Шулай ук балаларның җәйге лагерьларында да күптөрле тикшерүләр һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча чаралар уздырылган.

Татарстан Республикасы кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сүзләренчә, су коенырга карар кылган бала-чаганы бернинди койма-киртә белән чикләп булмый – ул барыбер урынын да, җаен да табачак. Шуңа күрә ата-аналарга тагын да игътибарлырак булырга киңәш итте ул. “Көймәдә йөргәндә 12 яшькәчә балаларга коткару жилеты кию мәҗбүри. Көймәләр – транспорт, ә су юлы – шул ук юл бит, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау шулай ук мөһим. Ә балаларның суда бату очраклары бу елны шулай күпсанлы булуы күзгә ташлана. Ләкин аерым алсак, һәр очракта да балаларның батуына ике генә сәбәп бар: беренчесе – аларның тиешенчә җиһазландырылмаган сулыкларда коенулары, икенчесе – ата-аналар тарафыннан битарафлык”. Шул уңайдан ул ата-аналарга аерым мөрәҗәгать итүне кирәк санады: “Балаларыгызны йөзәргә өйрәтегез – мәктәпләрдә, түгәрәкләрдә, үзегез. Күпчелек балалар йөзә белми. Шулай ук балаларыгызны үзләрен генә сулыкларга җибәрмәгез, гомумән үзләрен генә калдырмагыз”.

Белгечләр искәртүенчә, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү күңелсез хәлләрне булдырмаска ярдәм итәчәк:
- беркайчан да суга сикермәгез: суның тирәнлеген дә, төбен дә белеп бетермәскә мөмкин;
- кичләрен һәм төнлә, күз күреме начар вакытта, томан вакытында су коену катгый тыела;
- әгәр сулыкларда чикләү билгеләре булса – шулардан узып суга кермәскә;
- бернинди пенопласт, бүрәнә, такта ише әйберләр белән суга кермәскә: алар бик җиңел генә суда әйләнәчәкләр;
- тәннең артык кызуын да, артык суынуын да булдырмаска;
- сулыкларда бер-береңне тоткарлау кебек уеннар белән мавыкмаска.

ТР буенча РФ ГТХМ ГИМС Үзәге шулай ук су коену сезоны вакытында барыбызны да уяу булырга чакыра. Әгәр сулыкларның торышы куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килмәсә, яки пляж администрациясе тарафыннан хокук бозу очраклары булса, пляж эшчәнлегенә шикаять белдерә аласыз. Моның өчен 227-46-97 телефоны аша, яки ТР буенча РФ ГТХМ сайтына мөрәҗәгать итә аласыз.

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар