Логотип
Актуаль тема

Соцпакетмы, акчамы — карарны уйлап кабул ит

Кеше үзенең кайчан авырып китәчәген беркайчан да төгәл белми. Төрле хроник чирләрдән интегүчеләргә  көтмәгәндә генә кыйммәтле дарулар алырга кирәк булуы мөмкин. Нәкъ шуның өчен илебездә аерым категориягә керүче гражданнарны кирәкле дарулар белән тәэмин итү (ОНЛС) программасы гамәлгә ашырыла да инде. Әмма мондый льготага ия булган бар кеше дә алдагысын уйламый шул.

2005 елдан бирле илебездә  таләп ителгән дарулар белән федераль бюджет хисабыннан тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла. Ел саен федераль ташламаларга ия булган кешеләр – инвалидлар, блокада кичерүчеләр, сугышта катнашучылар социаль хезмәтләр җыелмасын ни рәвешле файдалану турында карар кабул итә. Алар йә натураль ташламалар сайларга, йә билгеләнгән сумманы акчалата алырга хокуклы.

Федераль программаны финанслау күләме шушы программада катнашучы гражданнар исәбеннән исәпләнә. Димәк, соцпакет сайлаган кешеләр күбрәк булган саен, акча да күбрәк бүленә. Бу исә кыйммәтле препаратлар белән дәвалану кирәк булган авыруларга ярдәм итү мөмкинлеген арттыра. Әмма күпләр соцпакеттан баш тартып, акча алу ягын карый. Уйлап карасаң, әлеге акча белән әллә ни баеп булмый. Соцпакеттан баш тартучылар аена 716,40 сум, ягъни елына 8596,8 сум күләмендәге сумманы кулга ала. Әмма шул рәвешле программага зур зыян килә.

Бушлай дарулар белән тәэмин итү программасы иминият принцибына нигезләнгән. Бу башлангыч табибларга авыруларны дәвалауда зур мөмкинлекләр ачарга тиеш иде. Кыйммәтле дәвалауга мохтаҗларга да ярдәм итү мөмкинлеге туа бит. Әмма медицина хезмәткәрләре сүзләренчә, кеше дарулардан баш тартып, акчаны кулга алуны хуп күрә икән, программаның нәтиҗәлеген бермә-бер кими.

«Мөмкин булса, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, акча алу мөмкинлеген бетерер идек - сәламәтлек саклау тармагы вәкилләре йөрәк сыкравы белән шулай дип белдерә. Кеше үзенең кайчан авырып китәчәген төгәл белми бит – димәк, дәүләт социаль пакетның теләсә кайсы көнне кирәк булып чыгуы бар. Үзенә кирәк булмаса исә, бу акчалар кешенең якыны, туганы өчен мөһим булырга мөмкин», – ди белгечләр.

Социаль пакеттан файдаланыргамы яки аннан баш тартыргамы дигән карарны 1 октябрьгә кадәр кабул итәргә кирәк. Аннары ел дәвамында бу карарны үзгәртеп булмый. Әмма бик еш социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы кешеләр мәсьәләгә бик җиңел карый. Кинәт кенә авырып китеп, социаль пакеттан нигә баш тартуына үкенүчеләр елдан-ел күбәя. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына уйланмаган карары өчен үкенгән 100ләгән кешенең хаты килә. Ләкин карар инде кабул ителгән һәм аны елына бер тапкыр гына үзгәртеп була.

Мисал өчен, елына шикәр авыруын дәвалау чыгымнары:

1. 1 төр шикәр авыруы - 23 меңнән алып 53,7 мең сумга кадәр;
2. 2 төр шикәр авыруы - 7,3 меңнән алып 62,5 меңгә кадәр;
3. Шикәр белән бәйле булмаган диабет - 188,3 меңнән алып;
4. Акромегалия - 785,7 мең сумнан башлап.

Психик авыруларны дәвалау бәясе:

1. Шизофрения - 101,3 меңнән алып 237 мең сумга кадәр;
2. Деменция - 111,6 меңнән алып;
3. Эпилепсия - 7,7 меңнән 178 меңгә кадәр

Яман шеш авыруларын дәвалау:

1. Күкрәк бизе яман шеше – 1,4 мең сумнан алып 1 млн. 265 меңгә һәм югарырак;
2. Үпкә яман шеше – 42,6 меңнән 1 млн. 034 сумга кадәр;
3. Ашказаны-эчәк яман шеше – 99 меңнән 1 млн. 285 меңгә кадәр;
5. Бөер яман шеше 508 меңнән 2 млн. 676 мең сумга кадәр

Бума ютәл (астма) дәвалау 3-32 мең сумга төшә.

Халык бигрәк беркатлы уйлый: авырмасам, социаль пакеттагы акчаларым җилгә очачак дип борчыла. Табиблар исә гражданнарны алдагысын уйларга үгетли. Социаль хезмәт җыелмасыннан баш тартып, чир көчәеп киткән очракта, кыйммәтле даруларны инде бушлай алып булмаячак. Ай саен дәвалауга дистәләгән-йөзләгән мең сумлык дарулар таләп ителгән очракта, акчалата алынган ярдәм ташка үлчим булачак. Искәртеп узабыз, социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын кире кайтару өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондының территориаль бүлекчәсенә барып гариза язарга кирәк.

 

intertat.ru сайтыннан алынды.
фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар