Логотип
Актуаль тема

Себер кояшы, Енисей һәм Красноярск татарлары турында

Махсус хәбәрчебез Красноярскида узган Федераль Сабантуйдан кайтып килә. Соңарак ул моның хакта тулы итеп язачак. Ә хәзергә Фәнзилә Мостафинаның беренче кичерешләре белән уртаклашабыз.

Өч тәүлектән артык поездда барганнан соң, ниһаять, Красноярск җиренә аяк бастык. Казан елап озатып калган иде, Себер елмаеп каршы алды. Кояш! Рәхәт. 

Табигать белән таш кала кочаклашып утыра - бу Красноярск. Уңга карыйсың - Енисей җәйрәп ята, аның буеннан буена мәгърур таулар сузылган. Сулда - шәһәр, XIX гасырда салынган биналар яңа заманның күккә терәлгән күпкатлы йортлары белән чиратлаша. Тауларның кул сузымында гына булуы кешеләрнең холкында да чагылыш тапмый калмаган - гади алар, тик күңелләренә тиз генә ачкыч яратам димә.

Ә Енисейга гашыйк булмый мөмкин түгел. Красноярск шәһәрендә генә түгел, бөтен крайда яшәүче халык гашыйк аңа. Шигырьләренә, җырларына кушалар, кайсы легендаларын гына алма - Енисей. Без дә, үзебезнең Иделгә хыянәт итми генә, мул сулы Себер елгасына сокланабыз. Ә суы салкын-салкын. Һәм чип-чиста. Яратмый мөмкин түгел! 

Красноярск халкы һәр тауга сокланып каравыбызны аңламый. Алар ияләнгән таулар кочагында яшәп, ә безнең андыйларны күргән бармыни?! Шуңа күрә һәр тау, һәр кыя янында фотога төшеп калырга ашыгабыз. 

Татар кайда да татар инде. Красноярскида яшәүче милләттәшләребезне дә шундук таныдык: тыйнаклар, елмаеп кына торалар, ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәң, берсе дә кире какмый. «Сез шундый матур сөйләшәсез. Җырлаган кебек», - ди яңа танышым Люция. Ул тумышы белән Лесосибирск шәһәреннән, хәзерге вакытта Красноярскида укый. Икътисад буенча диссертациясен төгәлләп йөргән көннәре! Ул үзе дә татарча бик яхшы сөйләшә. Красноярскида Себер татарлары аз, күпчелек - Казан ягыннан килеп урнашкан. Шуңа сөйләмнәре дә безнеке кебек, кычкырып торган диалект үзенчәлекләре юк. 

Ә автобуста русча игълан ителгән тукталыш атамаларын эчтән татарча кабатлап барабыз. Казан белән чагыштырып. Казан кайда да уйдан чыкмый икән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар