Пхенчханда – татар һәм Татарстан спортчылары

Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узучы Олимпия уеннарында 7 татар спортчысы катнаша. Быелгы допинглы җәнҗаллардан соң, Россия спортчылары Олимпиада аләме астында чыгыш ясаячак. Без исә үзебезнекеләр өчен җан атачакбыз.
Әле 16 яше дә тулмаган Алинә Заһитова – фигуралы шуу буенча алтын медальгә дәгъва итүчеләрнең берсе. Ул Ижау шәһәрендә үскән, тамырлары белән Актаныш районыннан.
Хатын-кызлар хоккей командасында иисә өч татар кызы бар: Лиана Ганиева, Фәнүзә Кадыйрова, Диана Канаева.
Лиана Ганиева 1997 елгы. Актаныш районының Байсар авылында туган. Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» клубы өчен уйный.
Фәнүзә Кадыйрова 1998 елда туган. Кукмара районы Сәрдекбаш авылыннан. Ул да Ухта шәһәрендәге «Арктик-Университет» клубыннан.
Диана Канаева 1997 елгы, Подольскийдан. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургның «Динамо» клубында уйный.
Регина Рәхимова фристайл, могул буенча ярышларда катнашачак. Ул 1989 елгы, Пермь өлкәсе Чусовой шәһәреннән. Олимпиадага кадәр дә дөнья чемпионы булганы бар.
Эрнест Яхин – чаңгы буенча ике төрле ярышларда катнаша. 1991 елда Уфада туган, шунда яши. Бу төрдә ул Россиядән бердәнбер.
Руслан Сәмитов бобслей һәм скелетон буенча спортчы. 1991 елда Казанда туган. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши.
Динар Хафизуллин – Санкт-Петербургның танылган СКА хоккей командасы уенчысы. 1989 елда Казанда туган. «Ак Барс» өчен дә уйнаганы булган.
Әлеге милләттәшләребезнең барысы да диярлек Татарстаннан читтәге клублардан.
Татарстанның җыелма командасында исә фигуралы шуучы Евгения Тарасова, чаңгычылар Андрей Ларьков һәм Анна Нечаевская, сноубордта Владислав Хадарин һәм Милена Быкова да бар. Хоккей җыелма командасының запас составында Владимир Ткачев исеме дә бар.
фото: http://intertat.tatar/sport/tugan-k-n-g-kemn-r-bara-olimpiadaga-chakyru-algan-7-tatar-sportchysy/
фото: http://intertat.tatar/sport/tugan-k-n-g-kemn-r-bara-olimpiadaga-chakyru-algan-7-tatar-sportchysy/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 07:00Без имениБу ситуациядә сез үзегез гаепле бит. Дус кызыгызны гаилә арасында үзегез керткәнсез. Безгә гел әйтер киләләр иде. Кияүгә чыккач ир беренче урында булырга тиеш дип. Дус кызлар читтәрррәк. Ә сез икесен дә бер күргәнсез. Мондый ситуациядә киңәш бирергә бик авыр. Ләкин үзегезгә бикләнеп яту, шулай ук дөрес түгел. Ирегез белән сөйләшкәндә дөрес сүзләр кулланырга тырышыгыз.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
20 апрель 2021 - 22:40Без имениБалакаем, Аллах ярдэменнэн ташламасын сине. Минем дэ якын иптэш кызым иремне аздыра башлаган иде. Вакытында сиздем.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.