Логотип
Актуаль тема

Өмет катыш көтү

Каршымда җиде катлы таш бина. Тәрәзәләрендә батып баручы июнь кояшы чагыла. Госпиталь каршында басып торам. Бу – без әле кайчан гына аш бүлмәсендәге телевизордан ишетеп белгән Covid белән көрәш мәйданы.

Каршымда җиде катлы таш бина. Тәрәзәләрендә батып баручы июнь кояшы чагыла. Госпиталь каршында басып торам. Бу – без әле кайчан гына аш бүлмәсендәге телевизордан ишетеп белгән Covid белән көрәш мәйданы. Алгы сызык. Үлем белән күзгә-күз. Һәр икенче мизгелдә үзләре дә пациентка әйләнергә мөмкин икәнлекләрен белгән табиблар хәтәр вирус белән көрәшә. Ул безгә зур тизлек белән килеп җитте. Никадәр ваемсыз булуыбызны искәртте. Госпиталь тәрәзәләрендә тонык кына утлар яна. Битлек, махсус костюм кигән табибларның узып йөргәне күренә. Кайберәүләр, әнә, ишек төбенә һава суларга чыккан. Тормышны икегә аерып торган ишекләрне ачып теге якка узарга хакым да, рөхсәтем дә юк минем (язмасын да!). Якындагы сукмактан битлекләрен ияк астына төшереп кигән битараф кешеләр уза. («Вирусның барлыгына ышанмыйм!» «Безгә тимәс әле!» «Мин сакланмаганнан гына берни дә булмый!»...) Бу якта – кояш, чәчәкләр, яшеллек, ә диварларның теге ягында байлык һәм ярлылык, картлык һәм яшьлек төшенчәләрен аямаган, күңелләргә курку булып кереп урнашкан коронавирус газабыннан җан тартышучылар. Әйләнә-тирәдәге һавада ук куркыныч эленеп тора сыман. Шомлы сирена тавышлы ашыгыч ярдәм машинасы килгәне күренә. Руль артында утырган абзыйдан башлап, машинадагыларның һәрберсе саклагыч махсус костюмнардан. Кемнең кем икәнен аерып булмый. Мондагыларның миссияләре уртак – гомереңне куркыныч астына куеп булса да, үз теләгең белән башкалар тормышы өчен көрәшү...

Казанда һәм башка шәһәрләрдә коронавирус йоктырган кешеләрне дәвалау өчен махсус мәйданнар булдырылды. Аларның эшчәнлеген яңалыклардан күзәтеп, барлап барабыз. Моңа чаклы бер-берсен белмәгән, күрмәгән медицина хезмәткәрләре, бергә тупланып, вирус белән көрәшкә чыкты. Яңа режимда эшләү, үз тәҗрибәң аша дәвалау чараларын табу, барысын да яңадан башлау... Табиблар монда эшкә килеп кенә китмиләр. Алар монда яши. Бер атна, ике, өч... бер ай, ике... Биредә алар барысы да бертөрле – махсус саклагыч костюмнан, шлем, битлек, перчатка, күзлектән. Аркаларына кара маркер белән язылган исемнәр генә аерыла. Безнең героебыз – Covid белән беренче көннән үк алгы сызыкта көрәшүче табиб-инфекционист, егерме ел эш тәҗрибәсе булган Илдар Газим улы ИДРИСОВ. Күргәннәре, кичергәннәре, тәҗрибәсе – аның пандемия чоры көндәлегендә.

ГЫЙНВАР
...Һәр яңа елны яңача булыр дип көтәбез. Табибларны да бу елда яңалык көтеп торган икән. Кытайда яңа вирус барлыкка килгән дип кисәтәләр. Коронавирус. Юк, мин моны алай ук яңа димәс идем. 2000 һәм 2012 елларда Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә күтәрелеп алган ви-
рус. Ул вакытта да үпкә ялкынсынулары, үлем очраклары белән узган, әмма киң таралмаган. Өченчесен туктатып кала алмаганнар менә. Әлегә Кытайны күзәтәбез, бу темага төрле материаллар укыйбыз. Безгә килеп җитмәс әле дип уйлыйбыз.

ФЕВРАЛЬ
...Коронавирус Европаны «яулый». Бездә дә укулар оештырдылар. Табиблар куркыныч тудыручы һәр яңалыкны алдан белеп торырга тиеш. Безгә килеп җитмәс дигән өметне бер дә югалтасы килми. Мөмкин булганча коронавирус турында барлык мәгълүматны кулга төшерергә тырышабыз. Бездә әлегә авыручылар юк. Чит илләрне күзәтәбез. Дөнья буйлап нинди генә чирләр, эпидемияләр йөрми, монысына да дәва табылыр кебек. Медицина дөньясында яңа чирләр турында ишетеп, белеп тору гадәти хәл.

МАРТ
...Дөньяда ниндидер киеренкелек сизелә. Коронавирустан үлүчеләр турында сөйли башладылар. Чит ил табибларының тәҗрибәсен карап, күзәтеп барабыз.
...Азия, Европа... Вирус акрынлап безгә якынаерга мөмкин... Шундый фаразлар өчен сәбәпләр җитәрлек. Укулар бара. Коронавирусны йоктыручылар белән эшләү ысулларын өйрәнәбез.
...«Бездә дә бар» дигән беренче мәгълүмат яңгырады. Өметләр акланмады... Нәрсәгә әзер булырга – әлегә аңла-шылмый. Киләчәк үзе күрсәтер.

АПРЕЛЬ
...Тормыш көтмәгәндә кискен борылыш алды. РКБның Травматология үзәге коронавирус белән авыручылар госпитале итеп үзгәртелде, һәм тиз арада алдынгы белгечләрне җыеп, команда тупланды. Минем дә яңа эш урыным шунда хәзер – шәһәр читендә. Кизү торабыз. Эшчәнлеген минем кебек үзгәрткән табиблар күп монда. Вакытлыча госпитальгә әйләнгән Травматология үзәге яңа эш режимына җайлаша.

...Бүген «массовое поступление» булды. Үпкәләре шешеп авыручы олы яшьтәге кешеләрне китерделәр. Мазоклар алып, РКТ ясап тикшердек. Тыгыз эш көне...
...Кичәге анализларның күбесе уңай булып чыкты. Көтмәгән идек сине, вирус! Килеп җитмәс дигән ышаныч курку йомгагына әйләнә бара. Әйе, табиблар да курка. Аек акылы булган һәркемгә курку хисе хас. Чөнки син билгесезлекне дәвалыйсың.

...Улларым Нияз белән Наилгә минем өйдә булмавымны әниләре җайлап аңлатыр әле. Өйгә кайтмаска, әлегә гаиләдән аерым яшәргә булдым. Олы яшьтәге әнием дә бар. Вирус ияртеп йөрисем килми. Эш тә тыгыз: иртәдән кичкә кадәр авырулар янында. Госпитальдә койкалар күплегенә гаҗәпләнгән идем, бик тиз тулдылар...

...Коронавирусны берничек тә фаразлап булмый. Ул шуның белән куркыныч та. Организмга кергән вирус һәр органга, системага зарар сала. Ис, тәм тоемлау юкка чыга, үпкәләргә зыян килә, сулыш алу кыенлаша, температура күтәрелә. Башта хәл җайлашкан кебек була да, аннан кисәк тагын авырлаша. Вирус бер кешедән икенчесенә бик җиңел күчә. Кешеләрнең тиешенчә сакланмавы шуңа куркыныч тудыра да.

...Госпитальгә иң әйбәт белгечләр җыелган. Хирург, онколог, невропатолог, терапевт... Коронавирус кына түгел, бирегә бит гомер буе җыелган авырулары белән киләләр: кан басымы, йөрәк, шикәр авыруы, астма... Өстәмә диагнозы булганнарга вирус астыртын һөҗүм итә – хәл тагын да катлаулана.

...Кинәт үземнең дә температура күтәрелде – 38,9. Икенче көн инде мин урын өстендә. Баш авырта, бөтен тән сызлый. Хәлемнең кай якка үзгәргәнен аңлыйм...
...Ун көнләп хастаханәдә ятып чыктым, аннан тернәкләнү көннәре булды. Ашкайнату системасына, бөерләргә зыян килде. Иң авыры – югары температура, тән сызлау-га түзәр әмәл юк. Соңрак ютәлли башладым. Йогышлы авырулар хастаханәсендә һәм 7 нче сырхауханәдә эшләү-че коллегаларыма рәхмәтлемен – аякка алар бастырды.

...Эшкә чыктым. Ә госпитальдә берни үзгәрмәгән. Табиблар һаман өйләренә кайтмый эшли, авыручылар саны арта бара. Бу ай бигрәк озакка сузылды...

МАЙ
...Үзизоляция тәмам. Урамдагы кешеләрне күзәтәм. Перчатка, битлекләрсез йөрүчеләр очрый, күбесе бүгенге ситуациягә бик җиңел карый. Һаман да ышанмыйлар... Алып килеп, мондагы авыруларны күрсәтәсе иде шуларга! Кеше, үзе аңлап, сакланырга тиеш, кушкан өчен генә түгел. Барысы да ситуацияне дөрес күз алдына китер-мәүдәндер, мөгаен.

...Бөтен дөнья шау чәчәктә. Алмагачлар, сиреньнәр... Сап-сары тузганаклар... Ә без һаман күпләп авырулар кабул итәбез. Газапланалар, көрәшәләр... ә кемнәрнеңдер инде көрәшергә дә көче калмый... Шуны күрү авыр...

...«Кызыл зона»дан чыктым. Өс-башымны алыштырып ял итеп алырга 20 минут вакытым бар. «Кызыл зона»га кергәндә барлык шик-шөбһә, фәлсәфәләр коридорда кала. Монда син – алгы сызыктагы солдат. Күп уйларга вакыт юк. Биредә һәркем тигез: табиб, шәфкать туташы, санитаркалар, хәтта ситуацияне күреп бәяләргә килгән министр да. Һәркем бер-берсенә булышып, иңгә-иң куеп эшли. Нәкъ фронттагы кебек. Дәрәҗәләр, исемнәр, чиннар юк биредә, хәтәр вирус һәм аның белән көрәшүчеләр генә бар. Көн дәвамында саклагыч махсус костюмнан эшләү шактый катлаулы: эссе, һава җитми. Ләкин болар кечкенә бәла генә булып тоела. Сине ничә авыру көтә, син аларга кирәк! Бирегә бернәрсә дә алып керергә ярамый. Мондагы планшетлардан мине көтеп калган телефоныма авырулар турында мәгълүмат җибәрәм. Чыккач, үз-үземә юллаган хәбәрләрне анализлап, авырулар тарихын язам. «Кызыл зона»да өч сәгать тә эшләгән бар, җиде сәгать тә... Көнгә бер дә керелә, ике дә... Ситуациягә карап. Үзем авырып терелгәч, башкаларга күбрәк ярдәм итәсем килә. Бөтен барлыгым, бар күңелем белән авырулар янында мин.

...Төрле препаратлар, дарулар, аппаратлар... Кемнеңдер әнисе, кемнеңдер баласы, кадерле кешесе авыр хәлдә ың-гыраша... Көчлерәк буласы килә! Барысына да җитәрлек игътибар бирәсе иде! Аларны да бит өйләрендә көтәләр...

...Табиблар арасында чир йоктыручылар һаман да байтак, менә шунысы үзәккә үтә. Без әле һаман да бу вирусны ничек туктатырга белмибез. Вирусның үзен түгел, ул зарар китергән әгъзаларны гына дәвалыйбыз. Кайчан туктатып булыр вирусны, әлегә аңлашылмый. Әмма бу сорауга бик тә җавап табасы килә.

...Олы кешеләрнең хәле авыр. Аларның авыруы кат-лаулырак уза. ИВЛга тоташтырабыз... ИВЛдан соң кешене яңадан сулыш алырга өйрәтү, сулыш органнарын табигый халәткә кайтару җиңел түгел. Һаман да шул хроник авырулар комачаулый.

...Бертуктамый пациентлар кабул итү бара. Көне буе ашыгыч ярдәм машиналары чабыша. Казаннан да, башка районнардан да күпләп алып киләләр. Эш сәгате сигездән – сигезгә, ә кайвакыт кара төнгә чаклы. Атнага бер якшәмбең булса, бәхет инде ул! Хәер, ял иткәндә дә телефон аша эшлибез...

Авыручылар хәле шактый авыр – үпкәләре эштән чыга, бөерләре зарарлана, организм күзгә күренеп таушала.

...Миннән һаман: «Курыкмыйсыңмы?» – дип сорыйлар. Үзем авырып терелгәч курыкмыйм. Инде өйгә дә кайтып йөри башладым. Улларымның шатлануы!

ИЮНЬ
...Бүген олы яшьтәге бер абзый елый-елый рәхмәт әйтте. Терелеп чыгачагына ышанмаган булган... Андыйлар күп. Өмет белән өметсезлек арасы бик якын. Рәхмәтле күзләрне дә күрергә туры килә, Аллага шөкер. Озак авыручылар бар, тиз терелүчеләр. Авыру төрлечә уза.

...Кайберәүләр үзләрендә бу диагноз икәнен аңлагач, өметсезлеккә бирелә. Кемнең иммунитеты нык, кем сәламәт яшәү рәвеше алып бара – алар җиңелрәк кичерә. Кеше организмының мөмкинлекләре чиксез. Ышанырга кирәк...

...Әнием яшендәге бер апага сокланам. Ул һәрвакыт тыныч булырга, хәле авыр булса да, сабыр итәргә тырыша. Кайчак күзләрендә яшь күрәм. Балаларын сагынамы ул, үзе өчен борчыламы, куркамы... Мине дә өйдә һәр көнне әнием көтеп ала. Саклыйсы иде аны!
...Вакыт булганда Америка табиблары язганнарны укырга тырышам. Төгәл, шактый кызыклы мәгълүмат белән бүлешә алар. Бөтендөнья табиблары бер теләк белән яши: вакцина кирәк. Болай барса, бу хәлләр бер-ике елга да сузылырга мөмкин әле. Вирус афәтен җиңәр өчен кешелекнең гомуми иммунитеты формалашырга тиеш. Гриппны без 70% халык авырып чыкканнан соң гына җиңә алдык. Ә коронавирусны иярләрлек көч күренми әлегә...

...Алҗытты. Мораль яктан да, физик яктан да...
...Сулыш алуы авырлаша. Күкрәк кыса. Һавасыз калудан курку барлыкка килә. Урта яшьләрдәге бер ханымны менә шул хәлдә алып килделәр. Беренче симптомнар башлангач, өйдә генә уздырам дип уйлаган ул. Берничә көннән хәле яхшырган сыман тоелган. Терелдем, дип шатланганда гына, хәле кинәт начарлана, ашыгыч ярдәм чакыра. Covid – бик мәкерле вирус, инде барысы да артта калды, авыруны җиңдем дип уйлаганда гына, икенче фазасы да башланырга мөмкин.

...Яңалыкларны соңгы тапкыр кайчан караганымны хәтерләмим. Кайчак көнгә кырыктан артык кеше кабул итәбез. «Исән калырмынмы?» – дип ялварган күзләр белән һәр көнне очрашам. Бар көчемне биреп авыруларны аякка бастырырга тырышам. Мондагы режимга да ияләштем кебек инде. Әйтерсең, шушында күптән эшләгәнмен. Элеккеге эш урынымдагы пациентларымны да сагындым. Алар да мине көтәдер...

...Маска уелып кергән йөзләр, бер-берсенә охшаш борчулы көннәр, билгесезлек, җаваплылык... Хезмәттәшләрем гаиләләрен сагына. Икешәр ай өйләренә кайтмаучылар бар! Телефондагы видеолар аша «күрешеп» торсалар да, җанлы аралашуга җитми. Кемнеңдер улы-кызы мәктәпне тәмамлады, балаларының туган көннәре табиб әти-әниләреннән башка гына узды... Әмма күңелне төшермәскә тырышабыз. Элеккеге урыннан шалтыратып, язып, көч биреп торалар. Инде ике айдан артык дөньяга чыкмаучылар өйләренә кайткач тормышны башкача кабул итәр. Барыбызның да эчке халәтендә ниндидер үзгәрешләр бара сыман. Табиблар да сынау уза...

...Госпитальдә өр-яңадан эшләргә өйрәнгән 300 дән артык табиб – инде бер гаилә кебек. Бер-беребезнең тәҗрибәсенә таянып эш итәбез. Катлаулы көннәр әле дәвам итәчәген аңлыйм. Дистанцияне сакламыйча, якыннар белән кул биреп, җылы итеп күрешәсе көннәр тизрәк килеп җитсен иде... Вакцина көтәбез...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыручыларга,мэрхэмэтле врачларга ходай туземлек,сабырлык,коч бирсен иде дип телик.???

    Хәзер укыйлар