Логотип
Актуаль тема

Мәктәпкә әзерлек: кесәң генә чыдасын!

Базар-кибетләр мәктәп кирәк-яраклары белән шыгрым тулды. Вакыт та бит – яңа уку елы башлануга озак калмады. Сатучылар иң керемле чорларның берсенә алдан ук әзерләнеп куя – мәктәп формасы, букча, башка уку әсбапларының ниндиен генә тәкъдим итмиләр. Әти-әниләрнең кесәсе генә чыдасын!
Август аена аяк басуга, мәктәп яшендәге балалы гаиләләрнең, мәктәп өчен кайдан-нәрсә сатып алырга, дип «башы авырта» башлый. Еллап түгел, көнләп үсүче малай-кызларга болай да кием-салым җиткерерлек түгел. Уку елы башы исә иң чыгымлы чорларның берсе.

Башкалардан ким булмасын дип,  барлык әти-әниләр үз балаларының өс-башын тулаем карарга тырыша. Дөрес, һәркем юрганына карап аягын суза. Берәүләр иң затлы бутиклардан дистәләрчә меңлек иң кәттә фирмалар тәкъдим иткән модельләрне генә алса, икенчеләргә базардагысы да ярап тора. Беренчеләренең мәктәп чыгымнары дистә меңнәр белән исәпләнсә, күпчелек өчен берничә мең сумны берьюлы чыгарып бирү да гаилә бюджетын какшата.

Кайгыртучан ата-аналар август башыннан ук сәүдә үзәкләренең балалар товарлары бүлекләренә кереп, мәктәп формалары һәм сумкаларының бәяләре белән таныша башлый. Хәзер инде кибетләр умарта күче кебек гөжләп тора.  Малай кешене мәктәпкә җыйганда әллә ни сайланып, төрлеләнеп торырга туры килми – алмаш-тилмәш кияргә, дип ике чалбар, ике рубашка, бер кәчтүм, бер аяк киеме алсаң, шул җитә.

Кыз бала тәрбияләүчеләргә исә кием-салым сайлау үзе бер зур вакыйга. Блузкаларның нинди генә фасондагысы сатылмый, сарафан яки итәк-костюмнарның да төрлелегеннән күзләр камаша, аннары колготки, түфли, чәчкә тасмалар, каптыргычлар сайлау – боларның барысы да сәгатьләргә сузылырга мөмкин.  Чыгымнар да малайны киендерүгә караганда күбрәк.

Мәктәп баласына кирәк булган тагын бер нәрсә – букча. Кагыйдә буларак, башлангычта укучы балалар өчен әти-әниләре рюкзакка өстенлек бирәләр. Алар кимендә биш йөз сум тора. Ә менә ортопедик аркалы, каеш һәм тоткалары стабилизаторлы, янып торган маяк утлары һәм башка өстәмә уңайлыклары булган рюкзакның бәясе 5-6 мең сумнан да артып китәргә мөмкин.

1 сентябрь якынлашкан көннәрдә  Avito белгечләре балаларны мәктәпкә әзерләү күпмегә төшүен ачыклау өчен сораштыру уздырган. Тикшеренүдә Россиянең төрле шәһәрләреннән 1 меңнән артык респондент катнашкан. Күпчелек – 65,8 проценты – бер бала тәрбияли, 15,3 проценты – ике, 2,3 проценты – өч һәм аннан күбрәк бала үстерә.  

Респондентларның 50 проценты, бала саны ничә булуга карамастан, мәктәпкә әзерлеккә 5-10 мең сум сарыф итәргә ниятли. Ә менә 20 мең сумнан артык чыгымнарны һәр төркемдә бик аз кеше тотарга риза. Ике һәм аннан артык бала тәрбияләүчеләр арасында өчтән бере мәктәпкә әзерлеккә 5 мең сум белән чикләнергә ниятли.

Сораштыручылар фикеренчә, иң күп чыгымнар – 80 процент – мәктәп һәм спорт формасына, аяк киеменә тотылачак. Канцелярия товарлары һәм уку кирәк-яракларына да шактый гына акча тотарга туры киләчәк, дип саный алар. Өлкәнрәк укучыларның әти-әниләре мәктәп кирәк-яракларына шулай ук техник җиһазларны да кертә, ә менә кече сыйныфларда белем алган балаларга исә уку өчен китап шкафлары, өстәл, урындыклар да алу таләп ителә.

 Гөлназ һәм Данис Хәлиевлар гаиләсенә быел  беренче тапкыр баланы мәктәпкә җыю мәшәкатьләрен үз башы аша уздырырга туры килгән.  Уллары Казанның 54 санлы мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә.

–  Укырга кергән мәктәбебездә малайлар караңгы зәңгәр төстәге чалбар һәм кызыл шакмаклы жилетлардан йөри. Форманы ательеда заказ биреп тектерттек. Бу мәсьәләне май азагында ук кайгыртып куйдым. Шуңа да форма арзанракка – 2500 сумга төште. Июньдә заказ бирүчеләр исә шул ук чалбар жилетны 3750 сумга сатып алды. Эш дәфтәрләрен дә алдык инде. Алары өчен 1 меңнән артык түләдек. Боларга канцелярия товарларын  һәм спорт формасын да өстәсәң, барлыгы 5 меңнән артык китте. Әле портфель, аяк киеме тагын бер төркем вак кирәк- яраклар алынмаган, – дип сөйли Гөлназ Хәлиева.  

Ә менә Алия Насыйрова кибеткә йөрүчеләрдән түгел. Инде күптәннән ул барлык диярлек кирәк-яракларга интернет аша гына заказ бирергә ияләшкән.

- Мин интернетның мөмкинлекләрен аркылыга-буйга өйрәнгән кеше һәм бу уңайлыктан тулы күләмдә файдаланырга тырышам. Бу вакытны да, акчаны да янга калдыра торган ысул. Дөрес, балага киемне ярату кыенрак, әмма инде хәзер барлык нечкәлекләрне өйрәнеп беттем. Шуңа да малаема форманы да, рубашканы да, аяк киемен, букчаны да шулай заказ биреп кенә алдым. Барлык чыгымнарым 5 меңнән артмады, – дип сөйли ул.

Баланы мәктәпкә туплау хәленнән килмәгәннәргә исә республикабызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелә. Быел да бу акция башлангычы дәвам иттерелеп, беренче сыйныфка баручы 9484 баланы сөендерәчәк. Аларның һәркайсы мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган өр-яңа букча белән бүләкләнәчәк.

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар