Логотип
Актуаль тема

«Һәм ул мине кыйный башлады...»

«Интернет аша танышуыбызга ике атна узганнан соң, булачак ирем миңа тәкъдим ясады һәм әти-әнием сатып алып биргән фатирыма күченеп килде. Ул эшсез иде. Шуңа күрә безгә акча белән әти-әнием булышты. 

«Интернет аша танышуыбызга ике атна узганнан соң, булачак ирем миңа тәкъдим ясады, һәм әти-әнием сатып алып биргән фатирыма күченеп килде. Ул эшсез иде. Шуңа күрә безгә акча белән әти-әнием булышты. 
Безнең тормыш көннән-көн авырлаша башлады. Эшкә урнашуын сорасам, тотып кыйный иде. Әти-әнием сизмәсен өчен, битемдәге күгәргән эзләрне тоналка астына яшереп йөри башладым. Озакламый, ирем алар белән аралашуны да тыйды. 
Соңгы тапкырында өйгә ул эчеп кайтты. Мине үлем хәленә җиткергәнче кыйнады. Мин аңымны җуеп егылганмын. Ә ул берни булмагандай китеп барган... Күршеләрем ашыгыч ярдәм чакырган, алар мине больницага алып киткән. Хәзер минем сул күзем күрми. Табиблар, күзнең күрү сәләтен кайтарып булмый, диләр».
Самира. 32 яшь.

«Мин ике ел элек кияүгә чыктым. Ирем һәм кайнанам белән бер фатирда яшәдек. Кайнанамның усал төрттерүләрен санамаганда, безнең барысы да яхшы иде. 
Мин балага узгач, иремнең холкы бик нык үзгәрде. Ул мине еш кына кимсетә башлады. Кисәтми генә командировкаларга чыгып китә иде. 
Бала табу йортында аның сөяркәсе барлыгын белдем. Аерылышырга теләвемне әйттем. Ләкин ул үзенең миңа булган мәхәббәте белән ант итте, гаиләне саклап каласым килә, диде. 
Әмма берни үзгәрмәде. Ирем мине кыйный башлады. Бу хәлләрне күреп торган кайнанам бер сүз дәшми, арага керми иде. Беркөнне иремнең кулыннан ычкынып, фатирдан чыгып кача алдым. Балам алар янында калды. 
Мине балам янына яңадан кертмәделәр. Опека бүлегенә мөрәҗәгать итсәм дә, булыша алмадылар. Әниле-уллы минем турында «ул баланы ташлап чыгып китте», дип сөйлиләр». 
Дарья. 24 яшь.

«Иң бәхетле вакытым – туйга кадәр булган икән: ирем әйбәт кенә эшләп йөри, ә мин декретта утырам. Ә аннан соң безнең туй булды. Шул көннән соң ирем миңа: «Син хәзер минеке генә һәм синең белән нәрсә телим, шуны эшли алам», – диде. 
Әтисе вафат булгач, ул  тавыш күтәрүдән генә узды. Кыйнаулар башланды, үзе эшкә киткәндә мине кечкенә бала белән өйдә бикләп калдыра иде. Бервакыт бу хәлләргә  түзә алмагач, полиция чакырттым. Алар, килеп, иремә штраф салып китте. Бу штрафтан соң ул мине тагын да көчлерәк кыйный башлады. 
Өйдән качып китәргә миңа бер очраклы хәл булышты: балалар поликлиникасында эшләүче табиб муенымдагы, кулымдагы кан сауган урыннарны күреп, мине поликлиниканың арткы ишегеннән чыгарып җибәрде. Чөнки бөтен кеше йөри торган ишек төбендә безне ирем көтеп тора иде. Авыр хәлдә калган хатын-кызлар үзәгенең номерын да миңа табиб бирде».
Миләүшә. 30 яшь.

«Кечкенәдән аякларым йөрми. Үземне һәрвакыт башкалардан ким санап яшәдем. Кем инде минем кебек аяксыз кызны яратсын ди?! Һәм беркөнне Аны очраттым. 
Без аның белән 10 ел элек интернет аша таныштык. Аралаша башлауга озак та узмый, мин аның янына күчеп килдем. Берничә ел без бик матур яшәдек. Үземнең мәхәббәтемне тапканга шундый бәхетле идем! Ләкин соңрак нидер үзгәрде. Башта ул минем акчаларымны алды. Аннан өйдәге барлык эшләрне эшләргә боерды. Эшли-эшли хәлем китеп егылган чакларым да булгалады. Аннан ул миңа кул күтәрә, кыйный башлады. Коляскадан егылып төшеп, тора алмый яткан чакларым да күп булды. Мин болай да ярдәмгә мохтаҗ кеше. Хәзер инде бөтенләй ни эшләргә дә белмим...»
Мәрьям. 37 яшь.


Бу тарихлар барысы да чын. Юк, китаптан яки куркыныч фильмнан түгел, ә бүгенге реаль тормыш кадрлары. 
Авыр хәлдә калган хатын-кызларга булышучы «Фатыйма» үзәге 25 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр «16 көн –16 тарих» дип аталган чара уздырды. Үз өендә җәберләнгәннән соң бу үзәккә мөрәҗәгать иткән 16 хатын-кыз тарихын Казанның медия шәхесләре видеоформатта укыды. Язма башында сез танышкан тарихлар – шуларның берничәсе. 


Өйдәге кычкырыш, сугыш, көчләү хакында кычкырып сөйләү безнең җәмгыятьтә тыйнаксызлык саналса да, бу турыда язарга, сөйләргә тиеш. Бәлки, нәкъ шушы мизгелдә ярдәмгә мохтаҗ яшь әни, сеңел, яңа балигъ булган яшь кыз, гаилә диеп яшәгән хатын-кыз өендә җәбер-золым күрәдер, кайда барып бәрелергә, кемнән ярдәм сорарга белми интегәдер?! 
Үзебез дә игътибарлы булыйк әле! Җәберләнеп яшәүчеләргә ярдәм итәргә, аннан чыгу юлын табарга булышыйк!  Андый тарихларны беләбез икән, дәшми калмыйк!


Ярдәм кирәк булс, «Фатыйма» үзәгенә 8-843-246-44-01 телефоны аша шалтырата аласыз.


Үзегезнең дә менә шундый тарихларыгыз булса, безгә язуыгызны яки 8-843-222-09-77 телефоны буенча редакциягә шалтыратуыгызны сорыйбыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар