Логотип
Актуаль тема

Кытайга барасы түгел

Бу уку йорты башкаларга охшамаган. Анда, дәрес-тәнәфесләргә  курай чакыра. Балалар дәресләрдә роботлар ясый, анда һәр кыз бала түбәтәй һәм калфак чигә... Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат бу.
2005 елда Актанышта аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган яңа мәктәп ачыла. Бераздан ул гимназия итеп үзгәртелә. Ә 2011 елда аңа сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат статусы бирелә. Милләт киләчәге булырдай сәләтле балаларны туплаган уку йорты – Татарстанда беренче карлыгач ул. 
 

«Без – гади мәктәп түгел»

«Без гади авыл мәктәбе түгел. Биредә белем алган һәр бала киләчәктә милләткә хезмәт итәчәк. Инде сизелерлек уңышларыбыз да бар», –  дип каршы ала гимназия директоры Рамил Гарипов. Һәр җиргә татар рухы сеңгән  бу уку йортында барысы да тиешле дәрәҗәдә. Заманга ярашлы сыйныф бүлмәләре, өр-яңа техника, басудай футбол мәйданчыгы... Барлык уңайлыклары булган әлеге гимназиядә нибары 160 бала укый. Бер сыйныфта балалар санын 14 тән арттырмыйлар икән. 
Баштарак гимназиягә Актаныш балалары гына килә, аннары аның даны тирә-күрше районнарда яшәүчеләргә дә ишетелә. Ә берничә елдан уку йортының географиясе тагын да киңәя: Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән, Пермь, Красноярск краеннан, Башкортстан, Удмуртия Республикаларыннан, Казакъстан, Таҗикстаннан, хәтта Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән дә укучылар бар хәзер анда. 

Читтән килүчеләр интернатта яшәп укый. Элек интернат вазыйфасын Актанышның «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү аланы үтәп килсә, бу көннәрдә гимназиядә өй туе. Уку йорты янында гына 100 балага исәпләнгән өр-яңа интернат бинасы калкып чыкты. Анда шартлар иң шәп кунакханәләрдәге кебек. Бинаның бер ягы кызлар өчен булса, икенче ягы – егетләрнеке. Гимназиядә уку, интернатта яшәү, көненә 5 тапкыр туклану өчен бер тиен дә түләргә кирәкми.



 «Шушы өстенлекләргә җавап итеп, балалардан тырышып укуны таләп итәбез. Укырга, күп белергә теләмәгәннәргә бездә урын юк. Һәр укучының үз максаты, үз юлы булырга тиеш». 
Директорның шул сүзләре уйландыра калды. Балага үз максатын табуда, аңа ирешү юлында ничек ярдәм итәргә соң? Гимназиядә моның үз ысулы бар икән. Укучыларга белем һәм тәрбия бирү гомуми программа нигезендә генә алып барылмый. Биредә сәләтен, мөмкинлекләрен, теләкләрен исәпкә алып, һәр укучыга аерым программа төзиләр. 160 балага – 160 программа... Ничек төзеп бетермәк кирәк соң аларны?! Уйларымны сизгәндәй: «Бездә укытучылар да укучылар кебек үк сәләтле бит. Сәләтле балалар белән бары тик сәләтле укытучылар  гына эшли ала», – дип, директор серне ача.

 Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат Казан Федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән дә актив хезмәттәшлек алып бара. Атна саен институт галимнәре укучылар өчен онлайн дәресләр үткәрә. Моның өчен уку йортында махсус бүлмә бар. «Гел үз казаныбызда гына кайнап утыру дөрес түгел. Шуңа күрә укучыларыбызга чын галимнәрдән  дәресләр укытабыз», – ди Рамил Гарипов.


Уку йорты белән танышып йөргәндә директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рузилә Гарипова белән дә сөйләшәм. Гимназия укытучыларына таләпләр зуррак икәнен ул кат-кат искәртә. «Башка мәктәпләрдә укытучылар дәресләре тәмамлануга кайтып китә, ә безнең гимназиядә тормыш башлана гына әле. Барлык сыйныфларда да ким дигәндә ике фәннән өстәмә дәресләр укытыла. Журналистика, робототехника, гарәп каллиграфиясе, 3D модельләштерү...» – дип сөйләп китә ул. Шулайдыр шул. Гимназиянең укучылары гына түгел, укытучылары да төрле яклап камил шәхесләр ләбаса! «Ел укытучысы–2015» республика бәйгесендә «Иң яхшы химия укытучысы» исеменә лаек булган Рузилә ханым үзе гимназиядә «Түбәтәй кияр идем» түгәрәген дә җитәкли икән әле. Ниндидер элементлар, төрле реакцияләр турында дәресләр алып барган укытучының тегү-чигү белән дә кызыксынуына сокландым.  «Чөнки милләтебезнең киләчәге тышкы кыяфәтебезгә дә бәйле. Ә тышкы кыяфәт ул, беренче чиратта, кием дигән сүз», – ди Рузилә ханым. Түгәрәкләрдә чигелгән түбәтәй һәм калфаклар күргәзмә экспонатлары гына түгел, аларны гимназиягә килгән кунакларга да бүләк итәләр икән. Бу калфакларны Актанышта сувенир итеп тә сатарга ниятлиләр.
     
 

Һарри Поттер да алар белән

Гимназиянең мактанырлык укучылары шактый. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат Татарстанның авыл мәктәпләре рейтингында – беренче, ә Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе исемлегендә 22 нче урында. 2015-2016 уку елында фән олимпиадалырының республика этабында гимназия укучылары 21 (!) призлы урын яулаган. Шулай ук узган ел 10 нчы сыйныф укучысы Эльмира Вафина хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабында призер булган. Эльмира – гимназиянең Бөтенроссия олимпиадасында уңышка ирешкән бердәнбер укучысы түгел. 2015 елда чыгарылыш сыйныф укучысы Айдар Шәйхин тарих фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабында абсолют җиңүче булган иде.

Айдар Шәйхин исеме күпләргә таныш. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат ачылган елны Иске Кормаш авылыннан килгән бу егет уку дәверендә бик зур уңышларга иреште. Тарих фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабында абсолют җиңүче, Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының Гран-при иясе, «Умники и умницы» тапшыруы финалисты, башка-башка җиңүләр... Уку йортының табышы булган «Гыйлем» проектын да шул ук Айдар Шәйхин уйлап таба. «Гыйлем» – фән, белемнәр һәм технологияләр турында татар телендә сөйли, мәгълүмат алуны җайлаштыру өчен мультимедиа ресурслары әзерли торган интернет-проект ул. Актанышта башлангыч алган әлеге проект бүгенге көндә Казан (Идел буе) Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты  белән берлектә тормышка ашырыла. «Гимназиядә мин үземне таптым. Төрле өлкәләрдә зур тәҗрибә, уңышларым, дусларым – барысы да моннан. Әлеге уку йортында татар милләтенең чын мәгънәсендә киләчәге тәрбияләнә», – ди Айдар. Хәзер ул Казан (Идел буе) Федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтында белем ала.  

Айдар – гимназиянең «Ак җилкән» газетасын да оештыручы. Газетаның бүгенге редакторы 11 нче сыйныф укучысы Лилия Габдрәхимова. «Газетабыз айга бер тапкыр чыга. Анда без мәктәбебезгә кагылышлы бар әйберне яктыртып барабыз: яңалыклар, укучылар һәм укытучылар белән интервьюлар, укучылар иҗаты... Шулай ук бары тик безнең газетабызда «Һарри Поттер» әсәрен татар телендә укып була! Аны Айдар Шәйхин тәрҗемә итте»,  – ди Лилия.



Рус телендә дә дөнья күрмәгән «Гарри Поттер и проклятое дитя» әсәре татарчага тәрҗемә ителеп, «Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала» исеме белән сатуга чыкты. Ул дөнья буйлап сату рекордларын куя. Шушы көннәрдә исә аның татар телендә рәсми булмаган тәрҗемәсе чыгачак. 

 

«Без – бер адымга алда!»

Данил Әхмәтшин дигән егет исә гимназиядә уку елларында компьютер, техника өлкәсендәге сәләте белән таң калдырган. Уку йортына аны Красноярск краеннан Айдар Шәйхин чакырып китергән. Мәктәптәге техника белән бәйле бөтен нәрсә Данилда иде, диләр. Әле тагын татар телен гимназиягә килгәч кенә өйрәнгән балалар исемлегендә дә ул. Данил туган телен аерым сүзләр һәм гыйбарәләр дәрәҗәсендә генә белгән. Гимназиядә исә татар сөйләмен тулысынча аңларга һәм бик җитди темаларга да сөйләшерлек дәрәҗәдә өйрәнгән ул. Егет, гимназиядә уку дәверендә, үз компаниясен булдырган! Ул «Избушка» дип атала икән. Компания төрле радиодетальләр: моторчыклар, резисторлар, үткәргечләр җитештерүгә нигезләнгән. Әлеге детальләрне теләсә нинди өлкәдә кулланып була. Мәсәлән, «акыллы өй» системасында йортлар төзегәндә. 2013 елдан эшләп килүче «Мирасыбыз» проектын да шул – Данил Әхмәтшин башлап җибәргән. Проект кысаларында укучылар махсус интернет порталында иске татар язуларын урнаштырган. Бу проектка хәтта Иран һәм Кытай татарлары да кушылган. «Мирасыбыз» турында әнә шулай горурланып сөйлиләр. Бүгенге көндә Данил «Иннополис» университетында белем ала. «Күпләр студент булгач кына кичерә торган мизгелләрне гимназия безгә мәктәп елларында ук татырга ярдәм итте. Без бер адымга алда барабыз. Моннан тыш, мин гимназиядә кешеләр белән аралашырга өйрәндем, бик күп ышанычлы дуслар таптым», – ди ул. 

 

Балга һәм корымга батып...

Гимназия татарча сөйләшергә өйрәткән балаларның берсе – Элина Минниярова. 2011 нче елда Таҗикистаннан бирегә килгәндә үзенең шундый зур уңышларга ирешәсен белдеме икән ул? Татар телен өйрәнүен иң зур уңышы дип саный Элина. Укырга килгәндә татарча бер сүз дә белмәгән кыз бүген татар телен «су кебек эчә». Җитмәсә, ул әле Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы призеры! Балачагыннан татар мохитендә тәрбияләнгән балалар булдыра алмаганны булдырган бит Элина! «Чит телләр белү – байлык, ә туган телеңне белү – бәхет. Гимназия миңа әлеге бәхетне бүләк итте. Уку еллары турында сөйләп бетерерлек түгел. Мин гимназиямне бик тә сагыначакмын. Инде сагынам...» – ди  Элина. Ул Мәскәүдә Россия милли тикшеренү медицина университетына укырга кереп кайтты.




Элина үзе белән булган кызыклы хәлләрне дә искә төшерде: гимназиядә уку дәверендә аны сыйныфташы Фәридә Зиннәтуллина үз авылларына кунакка алып кайтып йөргән. Тәкмәк һәм Югары Яхшый авыллары турында  шулхәтле бирелеп һәм яратып сөйли Элина... Әйтерсең, туган ягы! Беренче май көнне Зиннәтуллиннар гаиләсе кунак кызын «карга боткасы»на алып кайткан. Ишегалдында учак кабызып, зур казанда ботка пешергәннәр.  «Минем чын татар кызына әйләнүемдә Зиннәтуллиннарның өлеше әйтеп бетергесез зур. Алар миңа татар телен өйрәнергә ярдәм итте, татар халык ашларын пешерергә һәм халкымның гореф-гадәтләрен үтәргә өйрәтте. Тәкмәк һәм Югары Яхшый минем туган авылларым кебек. Андагы изге күңелле кешеләр, искиткеч табигать гомергә исемдә калачак», – ди Элина. Шунда балга батып чәкчәк пешерүләрен, корымга буялып мунча ягуларын елмаеп искә ала. Кунак итеп кенә калмый, үз миллилекләрен «йоктырып» та җибәрә белә шул Актанышлар.



Мальтада да укып кайталар

Хәзер белем күтәрү өчен чит илләргә барулар гадәти күренеш кебек. Ә менә мәктәп укучыларының чит илгә барып укып кайтулары турында минем ишеткәнем юк иде әле. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта бу мөмкинлек тә каралган! 2015 елның ноябрь аенда гимназиядән 14 укучы һәм 2 укытучы инглиз телен тирәнтен өйрәнү өчен Мальтага барган. Балалар махсус мәктәптә укып кына калмый, уку елының иң кызган вакытында ял итеп тә кайткан. Шәп бит?! «Әлеге сәяхәт искиткеч хатирәләр калдырды, – ди 11 нче сыйныф укучысы Айсинә Сәлахова. – Үзебез өчен бик тә кирәкле белемнәр тупладык, рәхәтләнеп диңгездә су коендык. Яңа танышлар таптык, музей-экскурсияләрдә йөрдек». 

Укучылар һәм гимназия җитәкчелеге әлеге мөмкинлек өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка рәхмәтле. Киләчәктә дә Мальтада укучыларның белемнәрен күтәрү буенча килешүләр төзелгән. Димәк, гимназиядә укучы һәр баланың Мальтага очу мөмкинлеге бар!
 

* * * 

Уку йортына 5 нче сыйныфтан укучылар кабул итәләр. Аларны татар теле, рус теле, математика, инглиз теле буенча сынаулар һәм тест нәтиҗәләре буенча сайлыйлар. Быел бер урынга өч кеше туры килгән. 

Әлеге укучылар татар гаиләләреннән булсалар да, күбесе татар телен камил белми. Ераклардан килеп, бары шушы уку йортында гына татар теленә өйрәнгән балаларның саны 50 дән артып киткән. Бу – ел саен 10 бала дигән сүз! Димәк, милләтебезнең киләчәк көче ел саен 10 кешегә арта!



Шәхсән мин үзем, Актаныштан булсам да, әлеге уку йортында укымадым. Гимназия укучылары һәм укытучылары белән очрашырга туры килгән саен яки гимназиядә кунакта булганда һәрвакыт дуслыкка, үзара җылы мөнәсәбәткә исем китә иде... Бу мәктәп аң-фәһем өлкәсендә генә түгел, кешеләр белән мөнәсәбәтләр өлкәсендә дә чын мәгънәсендә сәләтле балалар тәрбияли. Әлеге язманы әзерләгәндә мин моңа тагын бер кат инандым. Күпләр өчен киләчәк мәктәбе булган бу уку йорты милли учагыбызны саклавын дәвам итсен! Бу уку йортында гына көн саен яңгыраган курай моңы әле тагын бик күп еллар балаларны дәрескә дәшсен! Күренекле мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиновның: «Кытайга барып булса да белем ал», – дигән мәгълүм гыйбарәсе бар. Ә мин: «Юк, Кытайга да барасы түгел. Актанышка гына килсеннәр», – дияр идем.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар