Логотип
Актуаль тема

​Куркыныч әкият түгел, чынбарлык...


Журналыбызда «Мөртәтләр» дигән баш астында дөнья күргән язмадан соң, үземнең дә бәләкәй оныкларым бар, дип, редакциягә шылтыраткан 
Галия апаның сүзләре белән килешми хәлебез юк: безгә бала иминлеген саклый торган хәлиткеч чаралар кирәк! 
Шунсыз булмый, шунсыз эш харап. Күреп торабыз ич: балаларга карата сексуаль җинаятьләр ешая. Чаллы һәм Алабугадагы хәлләр шул хакта сөйли. Күңелне әрнеткән әлеге темага без янәдән әйләнеп кайтырга мәҗбүр. 

Баланы ул ерткычлардан ничек сакларга, ничек якларга безгә? Сабыйларыбызны Фаҗигадән аралап калу юллары бармы? Ниләр эшләнә 
бу юнәлештә? Алдагы көнгә өмет-ышаныч уятырлыкмы алар? 
Барыбызны да борчыган сорауларны турыдан-туры шушы проблемалар белән шөгыльләнүче Татарстан Республикасында бала хокуклары яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинага һәм Республика балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләү, аларның хокукларын яклау комиссиясе җитәкчесе Илсөяр Гарифуллинага юллыйбыз.

Сигез яшьлек Василиса Галицина белән булган фаҗигадән «айнырга» да өлгермәдек, тагын берсе, тагын бер тетрәндергәне – бу юлы да педофил капкынында – сигез яшьлек кыз бала. Сабыйны мәсхәрәләгән чагында ул бәндәнең хатыны хастаханәдә бала табып яткан, дип сөйлиләр. Кызчыкны көн саен мәктәптән каршы ала торган әбисе чак кына – биш-ун минутка соңга калган. Күрәсенә каршы, дәресләр чак кына иртә тәмамланган. Менә шул «чак кына» хәл иткән дә инде баланың язмышын.

Әле күптән түгел генә Калмыкиядә булган хәлләрне искә төшерик: әни кеше үзенең ике яшьлек кызын һәм биш яшьлек улын үтерә. Бәхетсез ананы нәрсә этәргән соң шултиклем куркыныч адымга? Соңгы чиккә барып җитәргә ни сәбәпче булган? Мәгьлүматларга караганда, хатын улына карата сексуаль җинаять кылган элеккеге ирен судка бирә. Әмма суд аны гаепсез дип таба. Гаделсез хөкем карарын күтәрә алмаган хатын өенә кайта, балалары йоклап киткәнне көтә һәм мендәр каплап, аларны үтерә. Аннары кулына шприц ала һәм үзенең кан тамырына һава кертә.

Саный китсәң, моның ише башка сыймастай, йөрәк кабул итә алмастай аяныч мисаллар җитәрлек. Чиләбе, Оренбург, Уссурийск, Краснодар төбәкләрендә булган хәлләрне күз алдында тотып әйтүем. Фаҗига җан өшеткеч бер эзлеклелек белән кабатланып тора. Дөресен әйткәндә, болар без белгәннәр, айсбергның күзгә күренмәгән өлеше генә. 

Ә гаиләдә нинди хәлләргә юлыгабыз?! Гаилә ул – үзенә бер дәүләт, аның тәртипләренә берәү дә тыкшынырга тиеш түгел, дип кабатлый торгач, төзәтә алмаслык ялгыш-ларга тарыганыбызны сизми дә калганбыз. Ә бит чынында гаи­ләдәге вазгыять хокук саклау органнары өчен дә «караңгы урман» ул. Шуңа да хатын ире булып яшәгән бәндәләрнең кырын эшләре, кем әйтмешли, кырык елдан соң гына беленә дә.

Бу хәлләрне ишеткән саен күңелдә бер сорау: кисәтеп булмый идеме шуны?! Әлбәттә, була иде. Чөнки ул безнең күз алдында эшләнә. Билетка акчасы җитмәгән, йә акчасын өендә онытып калдырган баланы чатнама суыкта юл чатында төшереп калдыру ише мисалларны гына алыйк. Кайсына мәктәбенә барып җитү, кайсына өенә кайтып җитү өчен ун-унбиш сум акча җитми. Бала зәмһәрир суыкта бер белмәгән тукталышта төшеп кала, ә без – өлкәннәр – бу тамашаны тыныч кына карап торабыз. Җинаятькә тиң битарафлык дип әйтер идем мин моны. 
«25 градус салкында Горький шоссесыннан Аккош күленә таба барган кечкенә малайны күргәч, имәнеп киттем, – дип яза Казанда яшәүче Любовь Зәбирова. – Машинамны туктаттым да янына килдем. Сораша башлагач, малайның Васильевога хастаханәгә баруын, автобуста йоклап калып, шоферның аны Казанга алып китүен һәм шәһәргә кергәч тә төшереп калдыруын белдем. Баланың кире кайтырга акчасы юк. Утыз чакрым араны җәяүләп кайтмакчы. 

Шундый салкында баласын өйдән чыгарып җибәргән әнисен әйтер идем. Малайның телефоны юк. Аның яныннан ничәмә-ничә машина узып киткәндер, ник шунда берсе туктап, хәлен белешсен!» Кызганычка каршы, чит бала кайгысы күпләрне кызыксындырмый. Үзеңә килеп кагылгач кына аңлыйсың, әмма ул чагында инде соң була.
 
Гүзәл Удачина: 
«Озатып калырга, каршы алырга!»

Чаллы һәм Алабугада булган хәлләрне гадәттән тыш, дип әйтә алмыйм. Кызганыч, әмма бүгенге чынбарлык шундый. 2012 елда безнең ярдәмгә мохтаҗ­ларның саны өч мәртәбә үсү шул хакта сөйли. Вәкаләтле вәкилгә балалары җәберләнгән әниләр, балалар үзләре дә мөрәҗәгать итә. Бала иминлегенә куркыныч янаган бер генә очракны да игътибарсыз калдырмыйбыз. Без тикшерү органнары, полиция, прокуратура хезмәткәр­ләре белән даими элемтәдә торабыз, балага җәбер-золым күрсәткән җинаятьчеләргә гадел хөкем карары чыгартуда, тиешле җәза бирдерүдә, гәрчә күзәтү органы гына булсак та, безнең дә өлеш зур. Нинди генә җәбер-золым күрми хәзер бала. Аларның күбесе тәртипсез гаиләдән, гел эчкече, наркоманнар гаиләсеннән генә димим, арада күп балалы матди кыенлыкта яшәүчеләре дә, баласын күз уңында тоту мөмкинлеге булмаучысы да җитәрлек.

«Әйбәт абый», «әйбәт апалар»...

Билгеле булганча, бакчага әтисе, йә әнисе белән йөргән нәниләр, мәктәпкә киткәч, үз иркенә куела. Янәсе, ул инде дәү кыз, дәү егет – кулыннан җитәкләп йөртү мәҗбүри түгел. Сигез-тугыз яшьлек бала ниткән дәү булсын?! Гәрчә без – әти-әниләр – «балам аны гына белә, явызлыкка каршы тора ала», дип уйласак та, бу алай түгел. Алар «әйбәт абый», «әйбәт апа»ларга ышана. Ышана һәм аның белән китәргә тиз ризалаша. Аларны бу яшьтә теләсә ничек алдарга була. Баланы көн саен кулыннан җитәкләп мәктәпкә алып барырга, җитәкләп алып кайтырга кирәк, димим. Бу – мөмкин булмаган эш. Ә менә биш яшьтән алып башлангыч сыйныфта укыган һәр бала әти-әнисеннән, якыннарыннан сузылган кул ераклыгында торырга тиеш. Чаллы вакыйгасын гына карагыз! Әгәр дә бу фаҗигадән соң мәктәпләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында җитди сөйләшү, аңлату эшләре алып барылган булса, Алабугада моны булдырмый калырга да мөмкин иде. Педагогларга, балалар белән эшләүче оешма җитәкчеләренә һәрвакыт шул хакта кисәтеп торабыз. Кызганычка каршы, бу хәлләргә җитди караучылар сирәк. Һәркайсы «миңа кагылмый» принцибы белән яши.

Битарафлык турында 

Әлеге очракта баланың берсе биш көннән (?!), икенчесе өч-дүрт сәгатьтән табыла. Ә бит укытучыга баланың укырга килмәү сәбәбен ачыклап, әти-әнисенә бер шылтырату җитә иде. Ни өчен ул мәктәптә юк?! Сабый һәрчак игътибар үзәгендә торсын. Бала белән бу темага көн саен сөйләшү алып барырга, чит-ят кешеләр белән аралашырга ярамаганлыгын аңлатырга кирәк. Белмәгән кеше машинасына утырырга ярамаганлыгы турында әйтмим дә инде. Аның сигез яшьлеге дә, унбиш яшьлеге дә белергә тиеш моны.

Бала мәктәпкә генә түгел, төрле түгәрәкләргә дә йөри. Шуңа күрә алар белән шөгыльләнүче педагоглар җилкәсенә дә зур җаваплылык йөкләнә. Хәтерлисез булыр, 2011-12 елларда гомумбелем бирү учреждениелә­ре үзенә күрә бер яңарыш кичереп алды. Башлангыч сыйныф баласы (авылда бер генә бала булган очракта да) яшәгән җирендә, ягъни туган авылында белем алырга тиеш булса, инде бишенче сыйныфка алар башка авылга барып укырга мәҗбүр. «Башка авылга» – 4-5 чакрым. Шул чагында йөреп укучы балаларны транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе килеп басты.

Узган ел Арча, Биектау районнарыннан шактый күп шикаять алынды. Балаларны йөртергә автобус бирмиләр. Имеш, юлы начар, тиешле билгесе куелмаган. Сылтау эзлиләр. Ә балага бер-бер хәл булса... Өлкәннәрнең карап җиткермәве нәтиҗәсендә килеп чыга бит инде шундый күңелсезлекләр. Без шундук әлеге районнарның җитәкчелеге белән элемтәгә кердек. Баланы ялгызын гына 4-5 чакрым арага ничек чыгарып җибәрәсең?!
Әлбәттә, сүз биредә мул тормышлы, бай гаиләләр турында бармый. Алар баланы машина белән китерә, машина белән алып китә. Бәләкәй кызчык белән булган фаҗигадән соң Алабуга волонтерлары авыр хәлле гаиләләрдәге башлангыч сыйныф укучыларын өйдән мәктәпкә, мәктәптән өйгә озату инициативасы белән чыктылар. Күпмегә барыр, белмим. Әмма бүгенге көндә ул баласы өчен ут йотып яшәгән әти-әниләр өчен кирәкле эш. Чаллы шәһәрендә исә балаларга беләзек кидерәчәкләр. Куркыныч яный икән, беләзегендәге төймәгә генә баса. Тик бу чараның да бер уңайсыз ягы бар: беләзек – кыйммәтле, биш мең сум тирәсе тора. 
Ул янә – бай кесәлеләрнең балалары өчен генә уйлап табылган нәрсә. Дөрес, мондый хәлдә бөтен мөмкинлек­ләр­дән файдаланырга кирәк. Аның бусы да ситуациядән чыгу юлында нибары бер юнәлеш кенә, дип әйтер идем. Шунысын да искәртик: хәзер телефонга «SOS» сигналы куеп була. Моны да файдаланып карарга була. 

Кайчак өлкәннәрнең битарафлыгына хәйраннар калам. Әле телевизордан Мәскәү өлкәсендәге вакыйганы күр­сәтеп яталар. Мәктәптән өенә кайтырга чыккан тугыз яшьлек кызчыкны унбиш градус салкында автобустан төшереп калдыралар. Бала төнге уникегә кадәр урамда адашып йөри. Ярый әле бер мәрхәмәтлесе күреп, әни­сенә шылтырата. Шофер автобустан төшереп тә калдырсын, ди. Ә калганнар, пассажирлар ни караган? Балага билет алып бирергә берәүнең дә башына килмәгән бит.

Үги әтиләр, «өйдәш» ирләр турында

Шулай да, иң авыры – гаиләдә сексуаль җинаятьләр. Әлмәт шәһәрендә, мәсәлән, үги әти, йортка кергән ир тарафыннан бала көчләү очраклары 200 очракка җитте. Дүрт гаиләдә исә бу хәл байтак елларга сузылган. Гаи­ләләрнең дүртесе дә уңышлы, җитеш тормышлы. Балага кагылган адәм актыклары үз җәзасын алды алуын. Бары берсен генә биш елга сөргенгә җибәргәннәр иде. Тик прокурор эшне яңадан карауга кайтарды. Һәм шунда яңа фактлар ачылды: баксаң, ирнең ничәмә-ничә еллар дәвамында кызны көчләп яшәвен хатын белеп торган. Һәм, иң әрнеткәне, дәшмәгән. Ике кечкенә баласы булуга да карамастан, ир генә түгел, бу юлы әни кеше дә ирегеннән мәхрүм ителде.

Җәберләүгә дучар ителгән мәктәпкәчә яшендәге сабый моның ише сәер мөнәсәбәтләрне шулай булырга тиеш, дип кабул итә. Ул аны яхшылап аңлата да алмый. Бу шуның белән куркыныч та. Чистайда булган хәлне искә төшерегез: без әти белән гел шулай уйныйбыз, дип сөйләгән соңыннан алты яшьлек кызчык. Ә менә өл­кәнрәк яшьтәгеләр бу хакта кемгә дә булса әйтергә ояла, йә курка. Бер генә кеше дә, бер генә оешма да – мәктәп буламы ул, балалар бакчасымы, спорт оешмасымы – битараф калырга тиеш түгел. Әлеге мисал да ачылмый-ча калган булыр иде. Мәктәп психологы укучыларга анкета тутырта. Йөзләгән бала арасыннан куркыныч яный торган төркемне сайлап алып, һәркайсы белән аерым әңгәмә кора. Фаҗига шунда гына ачыклана. 

Бервакыт республика клиник хастаханәсенә биш яшьлек малайны алып киләләр. Әйтергә гарьләнәм: баланы әнисе тотып торган, ә «өйдәш» ире көчләгән. 

Ул ерткычларның икесе дә наркоманнар. Җинаятьчеләр тиешле җәзаны да алыр, ә менә шундый хәлдә калган, күңелендә төзәлмәс җәрәхәт йөрткән балага нишләргә?! Бала болай да барын да тирән кичерә. Психикасы нишләр, сәламәтлеге нинди булыр?! Кем әйтә ала андый баланың киләчәге әйбәт булыр дип. Физик һәм сексуаль көчләүләргә тарыган сабыйлар гомергә бәхетсез була. Алар тормышта үз урынын таба алмый бәргәләнә. Кайберсе үз-үзенә кул салу хәленә барып җитә. 
Мондый бала озак вакытлар тернәк­ләндерүгә мохтаҗ.

Чит ил тәҗрибәсеннән

Былтыр Чикагода нәкъ шул темага багышланган зур киңәшмә-сөйләшү булып узды. Анда күргәннәремнән, ишеткәннәремнән хәйран калдым. Бөтенләй башка дөнья ул! Алар «көчләү, җәбер-золым корбаны» төшенчәсен бик тирән мәгънәдә аңлыйлар. Мәсәлән, бала үзе җәбер-золым корбаны түгел, әтисенең әнисен кыйнаганын читтән күзәтеп торучы. Хәтта шундый бала да тернәк­лән­дерү программасына эләгә. Күп балалы бер гаиләне мисал итеп китерделәр. Шул гаилә мисалында өлкәннәр арасында низагның бала язмышына ни рәвешле йогынты ясавын тикшергәннәр. Психолог үткәргән тренинг түбәндәге нәтиҗәне күрсәткән: әтисенең рәхимсезлеген күреп үскән балаларның берсе – ир бала – төрмәгә эләгә, бер кызлары гаиләдән тәмам читләшеп, бары карьера артыннан куа, ә бер кызлары уналты яшендә үз-үзенә кул сала. Шуннан нәтиҗә ясагыз инде...
 
Илсөяр Гарифуллина:
«Баланы яратырга, димәк, якларга!»

Ата-ананың баланы каты-кырыс тотуын хәзер без еш кына рәхимсезлек дип тә атыйбыз. Җәмгыятебезнең бай­ларга һәм ярлыларга бүленә баруы, тормыш хәле начараю, әлбәттә инде, гаиләдә ир белән хатын арасындагы элемтәләргә тәэсир итми калмый. Һәм бала ирек­сездән шул кычкырыш, талашлар корбанына әверелә. 

Бу күренешләрнең нәтиҗәсе исә – балалар арасында сукбайлык, алкоголизм, наркомания, клептомания... 

Баланы һәртөрле һөҗүмнән саклау-яклау – ул дәүләтебезнең социаль әһәмияткә ия булган җитди бурычларыннан берсе. Бүгенге көндә аны хәл итүгә опека һәм химаячылык хезмәткәрләре белән беррәттән, педагоглар, социаль өлкәдә эшләүчеләр алына. Бу эшләргә юнәлеш биреп торучы Республиканың балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә дә зур бурычлар йөкләнә. Баласы фаҗигагә юлыккан әти-әни еш кына дәшми калуны кулайрак күрә: биредә сәбәпләр күптөрле – ул хокук саклау органнарына шик­ләнеп карый, аның юристларга мөрәҗәгать итәргә акчасы юк, ул күп нәрсәне белми яки бу мәсьәләдә наданлык көчле... Шунлыктан, балага карата кылынган күп кенә җинаятьләр ачылмый кала. Җәбер-золымны күбрәк тәртипсез гаиләдә яшәүче балалар, «урам» балалары күрә. Аларның язмышы белән кем кызыксын?! Еш кына әнисенең рәхәт тормышы өчен бала «түли». Сабыйлар эчкече әниләр, өйдәш әтиләр тоткынына әверелә. 

Мәгьлүм ки, безнең ил гаиләдәге җәбер-золымга каршы көрәшне күз алдында тотып, берничә халыкара килешүләр дә төзеде. Федераль дәрәҗәдәге законнарыбыз – «РФдә халыкка социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында», «РФдә бала хокукларын гарантияләү нигезләре турында» һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклый торган башка күп кенә кануннар, халыкара-хокукый актлар кабул ителде. Татарстан хөкүмәтенең озак елларга исәпләнгән «Җәбер-золымсыз балачак» программасы исә балигъ булмаган яшүсмерләргә карата рәхимсезлек очракларын кисәтүгә юнәлтелгән.

Кыен хәлдә калган Балаларны яклау социаль фонды игълан иткән федераль бәйгедә шушы максаттан чыгып эшләнгән ике республика программасы җиңүче дип танылды. Татарстанда баланы һәрьяклап яклый алырдай (социаль, медицина ярдәме) төрле чаралар комплексы гамәлгә керде. 
2010 елдан әлеге программа кысаларындагы чаралар өч баскычта алып барыла: аның беренчесе – рәхимсезлек очракларын китереп чыгара торган фактларны кисәтү. Мәгънәсе нидән гыйбарәтме?! Балаларны кыерсыту күренешләренә карата иҗтимагый фикерне үзгәртү һәм ата-ананы үзен ничек тотарга өйрәтү, аңа тиешле ярдәм күрсәтүнең төгәл системасын булдыру. Бүген гаиләгә һәм балага социаль хезмәт күрсәтү учреждение-се базасында авыр хәлдә калган гаиләләр һәм балалар өчен «Ата-аналар университетлары» эшли. Аларның төп максаты – баланы кыерсыткан кешене нинди җәза көтәчәге турында халыкка мәгълүмат ирештереп тору. Социаль хезмәт күрсәтүчеләр яшүсмерләр белән моның ише акцияләрне гел үткәреп тора.
Республиканың күп кенә төбәкләрендә ата-аналар өчен аң-белем клублары оештырылды. Алексеевский, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск муниципаль районнарындагы «Гаилә», «Мозаика», «Көнбагыш» һәм «Позитив», «Феникс» клубларының эшчәнлеге тәрбиягә авыр бирелүче балалар һәм аларның гаиләләре белән эшләүдә психологик һәм педагогик программалардан файдаланырга мөмкинлек бирә. Һәрхәлдә, хәзер анда йөргән балалар үз хокукларын яхшы белә!

Кайбер муниципаль районнарның социаль оешмалары матбугат чаралары белән тыгыз элемтәдә тора. Әйтик, Биектау районының «Биектау яңалыклары» гәзите «Социаль куркыныч гаилә: ул нидән гыйбарәт?», «Баланы җәберләүгә урын юк!» дигән тематика буенча даими рәвештә язмалар бастыра. Ә Зәй һәм Кукмара муниципаль районнарында алдынгы гаилә тәрбиясен киң җәелдерү максатында, «Радиода ата-ана сәгатьләре», «Радиода – балалар дәресләре», «Гаилә өчен психология» тапшырулары алып барыла.Икенче баскыч – балага аеруча куркыныч янаган гаиләләргә муниципаль система кысаларындагы ярдәм. 

2013 ел башына социаль куркыныч яный торган 2337 гаиләдән 4279 балигъ булмаган бала ведомствоара исәп­тә тора. Шуларның 500 е – тулы булмаган, 

1094 е – күп балалы, 111 е баласына карата рәхимсезлек күрсәткән гаиләләр.

Социаль куркыныч хәлдәге гаилә эшенә тыкшынуны без хәзер бала һәм аның гаиләсе белән эшләү дип кабул итәргә өйрәнеп киләбез. Андый гаиләләр социаль патронатка куела, аларга психологик һәм социаль ярдәм күрсәтелә. Өйгә килеп ярдәм күрсәтү рәхимсезлектән һәм сексуаль җинаятьләрдән зыян күргән балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен нәтиҗәле якларга; андый бала һәм аның ата-анасы белән психологик тернәкләндерү чаралары үткәрергә; кылынган һәр шундый золым очрагына каршы социаль өлкәдә эшләүче барлык оешмаларны берләштерергә булышлык итә.

Өченче баскыч – кыйналу-кыерсытылулардан, сексуаль ирексезләүләрдән зыян күрүче балага һәм аның гаиләсенә ярдәм, шул исәптән тернәкләндерү чаралары да. Әлбәттә, мондый хәлләргә каршы тору өчен башта алар турында белергә кирәк әле. Шуңа да һәркайсыбыз җәбер астында яшәгән бала язмышына битараф кал-маска, бу хакта гаиләгә һәм балага ярдәм үзәкләренә, бүлекчәләргә кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш. 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бала өчен борчылмаса, нинди ӘНИ була соң ул? Ә баласы әни больницада хәле ничек дип уйлап та карамый. Ә минем балаларым, Аллага шөкер, гел хәлемне белешеп торалар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бала өчен борчылмаса, нинди ӘНИ була соң ул? Ә баласы әни больницада хәле ничек дип уйлап та карамый. Ә минем балаларым, Аллага шөкер, гел хәлемне белешеп торалар.

      Хәзер укыйлар