Логотип
Актуаль тема

Грипп вакыты җитә

Татарстанның медицина учреждениеләренә гриппка каршы вакциналар кайта башлаган. Әлегә сүз балаларга тәгаенләнгән препаратлар турында гына бара. Әмма якындагы вакытта өлкәннәр өчен дә вакциналар кайтып җитәчәк.


Бездә гриппка каршы вакцинациягә бик җитди карыйлар. Узган 2014-2015 ел сезонында Татарстанда 1,8 миллион кешегә прививка ясалган. Бу билгеләнгән планның – 95,8, ә халык санының 26 проценты диярлек.

Грипп белән без ел саен очрашабыз. Кояшлы җылы җәйге көннәрне яңгырлы, дымлы һава торышы алыштыруга ук, салкын тидереп авыручылар да арта. Суыклар җитү белән грипп дигәне дә көттереп тормый, гадәттә. Грипп белән көрәшнең иң яхшы ысулы вакцина ясау дип, табиблар  халыкны ел саен прививка ясатырга өнди.

Гадәттә, көз килү белән вакцинация кампаниясе киң колачлап үткәрелә. Иң мөһиме, прививканы грипп шаукымы башланганчы ук (ягъни сентябрь-ноябрьдә) ясатып өлгерү. Берәүләр, чыннан да, прививка ясатуның файдасын күреп, ел саен әлеге кисәтү чарасына өстенлек бирә, икенчеләр исә моңа шик белән карый. Алар әле дә әби-бабайлар ысулын – сарымсак-суганны иң яхшысы дип саный. Шулай да гриппка каршы вакцинациянең уңай нәтиҗәсен саннар дәлилли. 2003-2006 еллар белән чагыштырганда, соңгы өч елда бу чирне 40 тапкырга киметә алганнар.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә балалар вакцинациясе өчен соралган вакцина күләменең 70 проценты кайтарылган инде. Хәзерге вакытта аны поликлиникаларга тараталар. Димәк, якындагы вакытта гриппка каршы прививкалар ясау да башланачак. Олыларны шулай ук онытмыйлар. Алар өчен дә препаратлар тиздән кайтарылыр дип көтелә.

Яше алты айдан арткан сабыйларга, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә, мәктәп укучыларына, медицина хезмәткәрләренә, шулай ук гомумбелем учреждениеләрендә, транспортта һәм ЖКХ өлкәсендә эшләүчеләргә, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә гриппка каршы прививканы бушка ясыйлар. Шулай ук быел мәҗбүри вакцинацияләү армиягә чакырылучы егетләргә дә кагылачак. Яңалыкларның тагын берсе – быелдан гриппка каршы прививка бушлай ясатылучы категориягә авырлы хатын-кызлар да кертелгән. Бу төркемнәргә кермәүчеләр прививканы үзләре түләп ясата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар