Гаилә һәм бала мәнфәгатендә

– Моңарчы күбрәк авыр хәлдә калучы гаиләләр белән эшли торган идек. Бүген исә безгә уңышлы гаиләләргә дә игътибар итәргә кирәк, – дип башлады сүзен Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, гаилә – ул җитди эш алып барылырга тиешле төп юнәлешләрнең берсе. Ватан – ул гаиләдән башлана. Гаилә бетсә, Ватан да үзенең мәгънәсен югалта. Гаилә – ул милләтнең нигезе. Милли аң сүнә барган саен яшьләр арасында аерылышулар арта бара. Өйләнешкән һәр дүртенче пар аерылыша. Әгәр дә былтыр язылышмыйча, никахны теркәмичә яшәүчеләрнең күләме 24 процентка җитсә, быел ул 38 процент булды. Гаиләне таркалудан саклап калу өчен психологлар әти-әниләр белән дә балалар белән дә тыгыз элемтәдә торырга, даими аралашып, киңәшләрен биреп торырга тиешләр. Хәзер республика мәктәпләрендә 400 дән артык психолог эшли.
– Әйе, гаилә бәйрәмнәре бездә шактый еш үткәрелә: «гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык», «Юбилей парадлары», «Яшь гаилә мәктәпләре» гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән. «Израильдә аерылышулар юк диярлек. Парлар бу чиккә килеп җиткәнче, башта гыйбадәтханәгә бара. Аннан соң гына чиновниклар сүзенә колак сала», – ди түгәрәк өстәлне алып баручы Татьяна Воропаева. Очрашуда чыгыш ясаган Рөстәм хәзрәт тә гаиләдә һәркем – әти-әни дә, балалар да үзләренең шәҗәрәләрен белергә, бары шул очракта гына гаиләне саклап калырга мөмкин булуына ишарә ясады.
Татарстан Дәүләт Советы урынбасары Римма Ратникова сөйләшүне йомгаклап, безнең республикада дәүләт гаилә концепциясенең әлегә кабул ителмәветурында әйтте. Гаилә сәясәте, Гаилә кодексы күп кенә проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. «Кешеләрне бәхетле булырга өйрәтергә кирәк!» – диде сәясәтче.
Сөйләшүдә катнашучылар гаилә сәясәтен үстерү концепциясен эшләүне тизләтергә; гаилә сәясәтен гамәлгә ашыручы җаваплы оешманы ачыкларга; гаилә мәсьәләсендә иҗтимагый оешмалар белән эшне җанландыра төшәргә; федераль дәүләт мәгариф стандартына «Гаиләне алып бару» дисциплинасын кертергә; мәктәпләрдә гаиләләр белән эшләүне көчәйтергә; гаилә тәрбияләүдә уңай тәҗрибәне таратырга һ. б. Кирәк, дигән тәкъдим белән чыктылар.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
-
9 апрель 2021 - 13:51Без имениИрең иҗат кешесе булса, хатын-кыз үзе дә иҗат кешесе булса, беренче урынга ирен куя, балаларын куя. Бу минем дә баштан үтте дисәм һич арттыру түгел. Без - хатын һәм ана беренче чиратта. Первым делом - мужья и дети, а сама, а сама потом» диясем килә мәгълүм рус җырын бераз үзгәртеп. Мин дә Газинур хатыны булып чирек гасыр яшәдем, иҗат иттем. Без бер-беребезне тулыландырдык. Без әле картаймаган, иҗат кешесе картаймый ул. Гөлнурга да, Рузиләгә дә дөресен сөйләгәне өчен рәхмәт.Хатын-кызга ни җитми?
-
9 апрель 2021 - 15:15Без имениМин салаватнын яратам корарга мин айгол булам фатих кызыДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:16Без имениМин тоже жибергэ кирэк була мин тоже татарча билэмДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:17Без имениМин тоже башкамнын ризалашамДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 16:13Без имениМин яратам салаватнын мин тоже жибергэ кирэк булаДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.