Логотип
Актуаль тема

​Бурычлы үлмәс?

яки Кредитлы тормыш михнәтләре
 

«Үлеп котылсаң гына», – ди, ярты миллион кредиты белән урамда  эшсез калган ханым. Ул үзе теләп төшкән КАПКЫННан чыгу юлын башкача күрми дә... 



Кредит ул – наркотик шикелле. Гел үзенә тартып, ымсындырып тора. Әйтерсең, аннан башка тормыш бармый. Дөресен әйткәндә, бармый да. Уйлап карагыз, бүгенге көндә гади халыкның бер бүлмәле фатир түгел, тулай торактан бер кечкенә генә бүлмә алырга да акчасы юк. Шундый итеп китереп кыстылар, шундый итеп күрәләтә талау механизмына көйләп куйдылар безне, аннан чыгу юлы юк та сыман. Машина аласы булса да, фатирлы буласы килсә дә, кесә телефоны, йә булмаса, көнкүреш техникасы, инде башкасын әйтеп тормыйм, хәтта аякка кеше күзе төшәрлек матур бер туфли алып киясе килсә дә, кредит барлыгын искә төшерәбез. Хәер, искә төшереп торасы юк, бурычка алып торуның «тиз дә, уңай да» юлы барлыгын адым саен искәртеп торалар. Теле­визорны кабызсаң да зәңгәр экранда реклама саен шул хәбәр, интернетта, телефонда, урам чатларына куелган игъланнарда да... Паспор­тың белән кил дә ал гына! Про­центы да бик аз икән әнә: кайда ул – 9, кайда 
14 процент... Акчага аптырап йөрүчеләр килеп каба да инде аннары, шушы яшь ханым кебек.
Аның белән булган очракны бердәнбер дә, моңарчы күрелмәгән дип тә әйтмәс идем. Ул кредитын түли алмый йөргән йөзләгән, меңләгән кешеләрнекенә охшаган.
«Килим әле...» – дигәч, кил, дигән идем дә, борчылам хәзер: ничек яр­дәм итәргә соң аңа? Кредит капкынына эләгеп, башына зур бәла алучылар, бурычын түли алмыйча, соңгы күлмәгеннән мәхрүм калучылар турында гыйбрәт итеп, башкалар ул ялгышны кабатламасын дип сөйлә­сәң генә инде. Нәрсә дип алган ул бер-бер арты өч кредит, кемгә ышан­ган, ничек түләп бетерергә уйлаган?
– Беренче кредитымны «Русский стандарт» банкыннан 2007 елда алган идем, – дип сөйли тәмам хафага төшкән ханым. – Үз эшем булыр дип хыялландым. Белгечлегем буенча юрист мин. Ләкин барып чыкмады. Акчамны туздырып бетердем. Нәкъ шул вакытларда мин эшләгән фирманы ябып куйдылар. Ярты миллион сумлык кредит белән урамда калдым.
Аннарымы?! Ә аннары... аның тормышы мәхшәргә әйләнә. Хатын җилкәсендә кечкенә бала, урын өстендә яткан авыру әни бар. Ничек тормышны алып барырга? Акча каян табарга? Башта гел шул бер сорау... Ә интернетта бертуктаусыз: «Хыялыгызны тормышка ашырабыз! 1 миллион сумга кадәр кредит карталары бирәбез!» дигән игъланнар. «Икенче кредит алып, беренчесен каплармын дигән идем», – ди ул, хәзер генә үзенең нинди хата ясаганын аңлый башлап. 
«Тинькоффбанк»тан да кредит ала, бераздан ул картада да акча тотылып бетә. Ул тагын – бу юлы «Сити-банк»тан 250 мең сум ала. Инде хатынның бер генә банкка түләргә дә акчасы калмаган. Аны – берьюлы өч банкка бурычлы кешене – кайсы суд белән, кайсы мал-мөлкәтен конфискацияләү белән куркыта. Аның «мал-мөлкәт» дигәне дә хан заманындагы телевизор да, искереп беткән кер юу машинасы... Улына туган көненә дип алган компьютерны да күптән сатып җибәргән инде ул. Фатир дисәң, анысы да әнисенеке... Шу­нысы гаҗәп, эшсез, милексез кешегә ничек кредит бирделәр икән?! Күрәсең, банк хезмәткәрлә­ренә халыкка тизрәк кредит камыты кигертү, үзләренчә әйтсәк, кредит портфелен калынайту мө­һим. Кредит алган кеше алар белән исәп-хисапны ничек итеп өзә – анысында эшләре юк. Ханымның әй­түе­нә караганда, хәзер бер банк аның «эшен» коллекторларга бир­гән. Халыкта «вышибала»лар дип йөртелгән әлеге агентлык хезмә­ткәр­ләренә эләксәң, эш харап. Аларның законы үзләре белән. Коллекторлар акчаны кире кайтару өчен иң рәхимсез чарадан да баш тартмый.
 
Банк еш кына процент ставкаларын кредит түләүдән качып йөрүче намуссыз клиентлар аркасында күтәрә.

– Шуларның берсе: «Хәерче икәнеңне беләбез. Әмма синең малаең бар. Кара аны, тиз арада проблеманы хәл итмәсәң, безгә үпкәләмә», – дип яный, – ди ханым, елый ук башлап. – Куркам мин.
Ул сөйләгәннәрне күз алдыннан үткәрә-үткәрә, бу хәлдән чыгу юлларын эзлим. Нишлибез? Кредитны кичектереп торырга була. Тизрәк эшкә урнашырга!
– Ә мин беләм ни эшләргә кирәклеген, – ди ханым. – 
Үз-үземә кул салам. Шулай котылам!
Йөрәгем жу-у итеп куя.
– Ничек инде, ә балаң, әниең?
– Ә кем әле аларны калдырам, ди. Бергә китәбез, – ди ул, гап-гади бер әйбер турында сөйләгәндәй. Йөзенә күтәрелеп карыйм. Аның зур итеп ачылган күзләрендәге тәвәккәл­лекне күреп, сискәнеп китәм.
Мин аңа иң авыр хәлләрдән дә чыгу юллары табылуы, бала хакына түзәргә кирәклеге һәм тагын әллә ниләр турында ашыга-ашыга сөйлим.
– Банклар белән төзегән киле­шүләрне дә ертып ташлаган идем, ичмасам, – ди ханым, шундый карар кылуына үкенә башлап.
Әлегә коллектор агентлыклары турында махсус закон юк. Әмма аларның эшчәнлеге закон белән тыелмаган.

Әйтәсе дә юк, бөтен ил белән кредитта без. Кредитлы тормышның рәхәте дә, бәрәкәте дә шуның кадәрле генә. Үзебез теләгән эш­ләрдә эшләп, теләгәнчә хезмәт хакы алып, теләгәнчә яшәү бәхетенә ирешкәнебез юк әлегә. Шуңа да уйлап чыгарылган «бурычка яшәү» михнәтләрен җилкәбездә татыйбыз да. Шуңа да кредит алабыз да түли алмыйбыз. Чөнки процент ставкалары башны тишә. Әлеге танышым­ның да бер банкка әҗәте ярты ел эчендә 46 мең сумнан 71 мең (?!) сумга җиткән. Аермасын сизәсез­ме?! Ничек кенә әле?! Халык көне-сәгате белән үскән ставкалардан, коллекторлар һөҗүменнән башын кая алып качарга белми. Ә кайбер банклар, кредит алган кешенең түләү мөмкинлеген дә тикшереп тормыйча, уңга-сулга кредит тарата. Кыскасы, банк беркатлы халыктан акча кысуның яңадан-яңа әмәлләрен уйлап табып кына тора.

Соңгы вакытта югарыда утыручы чиновниклар үзләре дә кредит ставкаларының югары булуына ризасызлык белдерә. Процентларны киметү максатында Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән Россия банкы кайбер чаралар да кабул итте. Тик, белгәнебезчә, файдасы гына шуның кадәрле. Ник дигәндә, беренче яртыеллыкта, мәсәлән, халык арасында киң таралган куллану кредитлары ставкасы нибары 1,5-2 процентка гына төште. Ә моннан исә ни сиңа, ни миңа, дигәндәй. Нәтиҗәсе булсын дисәң, кискен-катгый чаралар кирәк. Әйтик, автокредит ставкаларын субсидияләү сыман... Инде менә кредитны амнистияләү хакында сөйли башладылар. Ләкин моны дөрес аңларга кирәк: бу – банк синең кредитыңны кичерде, дигән сүз түгел. Аны син, һичшиксез, түлисең! Син бу бурычтан беркая да качып котыла алмыйсың! Сүз кредитларын кичектереп түләгән кешеләр турында бара. Бу чара миллион ярым халыкны янә кредит базарына кайтарырга мөмкинлек бирәчәк. Кредитын кичектереп түләгән кешегә кредит бирмәскә дигән законның юкка чыгуы банклар өчен отышлы гына.

Кредит тарихы милли бюросыннан алынган саннарга караганда, илдәге 4,5 миллион кредитның яки илдәге бөтен кредитның 10 проценты кичектерелеп түләнә. Беренче яртыеллыкта андый заемның күләме 11 процентка кадәр үскән. Гомумән, кредит базарында хәлләр әйбәт түгел. Бәлкем, шуңадыр да суд приставлары: «Кредитларын кайтармаучылар ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин», – дип кисәтә. Бусы инде – соңгы чара. Тик төрмәдә утырып чыгу да сине бурычыңнан азат итми. Моңарчы андый катгый чаралар кулланылмый иде. Хәзер менә бар, кредит түләүдән читләшеп йөрүчегә ике елга төрмә яный. Дөрес, аларны күбрәк штрафка тарталар, йә мәҗбүри эшкә билгелиләр. Кайтарылмаган бурычлар саны илкүләм алганда, миллиардлар белән исәпләнә.

Татарстанда кичектерелгән кредитларның гомуми күләме 7,4 миллиард сум тәшкил итә. Республикада ипотека шартнамәсен үтәмәүчеләрне фатирларыннан куып чыгару очраклары да арта бара. 
2011 елда банк яки кредит оеш­маларының 33 дәгъвасы канәгать­лән­дерелгән булса, былтыр аның саны 62 гә җиткән. Димәк, ипотека кредитын түләмәсәң, фатирсыз калуың да ихтимал. Булдыра алсаң, иң яхшысы – кредит алмаска, банкны баетып ятмаска. Ә алдың икән, түләргә, түли алмыйсың икән, һичьюгы паникага бирелмәскә! Банктан янаулы хатлар килә башласа да шөбһәгә төшәргә ярамый. Мондый чакта түләүне кичектерү юлларын эзләргә кирәк. Шунысын истән чыгармыйк: мал-мөлкәткә бары тик суд приставы гына арест сала ала. Еш кына банклар бурычны кайтару мәшәкатен коллекторлар кулына тапшыра. Ул моны бу хакта килешүдә искәртелгән булган очракта гына эшли ала.

Каршымда утырган ханым бо­ларның берсен дә белми. Хәзер инде белмәс тә. «Килешүләрне ертып ташладым», – дип тора бит әнә...

Ул янымда булып киткәннән соң, өч атналап вакыт узды. Саубуллашканда, ханым мин биргән киңәшләрне тотарга – мәшгульлек үзәгенә барып исәпкә басарга, аннан алган белешмәне банкларга илтеп тапшырырга, кредит түләүне кичектереп торуларын сорап, гариза язарга вәгъдә бирде. «Мин шалтыратканда телефоныңны ал», – дидем. «Үлеп котылсаң гына...»ны уеңа да кертеп карама», дип кисәттем дә әле. Ул минем белән килеште. «Чарасызлыктан», – дип, бу уеннан кире кайтуын белдергән иде. Ләкин менә кайчаннан бирле аның белән элемтәгә керергә азапланам, телефонын ала да шундук сүндереп куя. Коллекторлар шалтырата дип уйлый микән инде?! Башлар гына исән булсын. Ә авырлыктан чыгу юлы барыбер бер табыла ул...
Кредит – ул шундый нәрсә инде: аны алганчы, иң элек, бирәсеңне уйла. Алган кадәрле генә түгел, күпкә арттырып бирәсеңне уйла. Процент ставкалары кәгазьдә бер төрле, ә түләгәндә икенче төрле булуы да ихтимал.

Документлар тутырып йөргәндә иң беренче бездән: «Поручитель­ләрегез кем?» – дип сорыйлар. Бурычлы зат үтәргә тиешле йөклә­мәне тулысынча яки өлешчә үтәүне үз өстенә алучыларны шулай дип атыйлар. Шуңа күрә алардан да бөтен документларны тутыруны таләп итәләр. Күпвакыт кемгәдер поручитель булып барганда киле­шүдәге мөһимнән-мөһим юлларга без игътибар итеп җиткермибез дә. Ә юкка?! Поручитель булып кул кую ул – шушы кредитны түләүне, әгәр заемщикка бер-бер хәл була калса, яисә ул түләүдән баш тартып, качып йөри башласа, синең җилкәгә йөклиләр дигән сүз.
Бервакыт шулай танышым сөйли. Тавышыннан ук сизеп торам – нидер булган. «Күз алдына китерәсең­ме шундый хәлне: миңа күршемнең кредитын түләргә кушалар», – ди.

– Күршеңә поручитель идеңме? – дим.
– Әйе, – ди танышым, – аның нәрсәсе бар дип уйладым. Үзенең күптән инде күренгәне юк.
– Эләктең, алайса. Кредит – синеке, – дим.
Мондый очракта адвокат белән киңәшергә тәкъдим итәр идем. Чөнки, әлеге дә баягы, килешүдә поручитель файдасына булган җөмләләр дә аз түгел. Тик бу хакта белергә генә кирәк. Әлбәттә, айлар, еллар буе банк юлында йөрү – үзенә күрә бер стресс ул. Акча дөрес җибәрелдеме, барып җиттеме, кредитыңны түләп бетергәнче (хәер, банкның моңа хокукы юк), берәр сюрприз ясап куймаслармы? Әле вакытында исәп-хисапны өзеп барсаң да таманга гына туры килә. Кредит белән яшәве дә авыр, кредит алмасаң да, авыр. Процент ставкаларын киметсәләр генә 
инде...




Коллекторлар агентлыгы төшенчәсе безгә Америка Кушма Штатларыннан килеп кергән. Асылда ул кредитор белән бурычлы кеше арасында (билгеле бер процентка бурыч кайтаруны үз өстенә алган) арадашчы ролен уйный.
Безнең илдә беренче коллекторлар агентлыклары банкларның бала (иярчен) предприятиеләре буларак эшли башлаган. Һәм алар бары банкларның бурычларын кайтару белән генә шөгыльләнгән.
Күп кенә илләрдә аларның хокуклары закон белән чикләнгән. Мәсәлән, АКШта закон буенча коллекторның бурычлы кешегә төнлә шалтыратып, теңкәсенә тияргә, аны эзәрлекләргә, гомумән, хакы юк. Бездә исә андый законнар әлегә юк. Әмма аларның эшчәнлеге кеше хокуклары турында каралган чикләрне узарга тиеш түгел.
Коллекторлар башта телефоннан шалтырата. Аннан бурычы турында искәртеп хат җибәрә. Болар да нәтиҗәсез калса гына, өйгә килә. Хокук сагында торучылар фикеренчә, коллекторлар эшчәнлегенең бездә хокукый нигезе юк. Алар Россия Федерациясенең Гражданнар Кодексына таянып эш итә. Шулай булгач, коллектор төнге вакытта тынычлык бозып шалтыратса, аның үзен административ җаваплылыкка тартып була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар