Логотип
Актуаль тема

​Бәхетсезлеккә хөкем ителүчеләр…

Бала гына әле үзләре… Ә өсләрендә кара бишмәт, башларында кара бүрек, аякларында кирза итек… 

Сафка тезелешеп ашарга барулары, ахрысы. Телевизордан шул кадрны күрдем дә тәннәр чымырдап куйды. Җитмәсә, шул ук кичне үзебезнең җирле телевидение каналыннан Казан мәктәпләренең берсендә җиденче класста укучы кыз баланы күрсәтеп ята­лар. 

 

Әтисен пычак белән кадап үтергән өчен 16 яшьлек Кристинаны җинаять җаваплылыгына тартканнар. Әле ул гаиләдәге вакыйгаларны, фаҗигагә этәргән сәбәп­ләрне белмәгән хәлдә, бу хәбәрне ишеткән кешеләр белән үзара фикер алышабыз. Әтисе гаепледер, дибез. Баланы китереп җиткергәннәр алайса дип, кызны жәллибез. Азмы шундый хәлләр. Козловка төрмәсендә дә күрдек без андыйларны. Әтиләре көчли башлагач, кулларына пычак алырга мәҗбүр булган япь-яшь кызлар алар. Һич тә яклап әйтүем түгел, җинаять кылгансың икән, закон каршында җавап бирәсе, Кристина шикелле балигъ яшенә җиткән булсаң, бигрәк тә… Әмма сәбәбен карагыз…

Шушы вакыйгага аңлатма бирүне үтенеп, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына караган милиция участокларының сорау алу идарәсе һәм балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча бүлекчә җитәкчесе Лев Гершановка мөрәҗәгать итәбез. Әйтүенә караганда, кызның әти-әнисе унбер ел инде рәсми рәвештә аерылышкан исәпләнә. Ләкин алар фатирда бергә яшәүләрен дәвам иттерәләр. Әти кеше озак вакытлар беркайда эшләмәгән, көн-төн эчкән, өйдә тавыш чыгарган, сугышкан. Кызны беренче генә кыйнавы-сугуы түгел. Фаҗига буласы төнне дә әтисе кызын кимсетә башлый, шуннан алар сугышып китәләр. Кыз кулына, милиция хезмәткәре телендә әйтсәк, салкын корал ала. Аннан өеннән чыгып кача. Шул вакыт әнисе кайда булган, дип сорарсыз. Өйдә булган, исереп йоклап яткан. Хәер, әнисе кызы өчен беркайчан да үрнәк булмаган. Көн-төн эчә торган тәртипсез, холыксыз бу хатынның инде үз-үзенә кул салу очраклары да булгалаган. Бәләкәйдән тормышта бары тискәресен күреп үскән бала нинди була?! Әлбәттә, тупас, тәнкыйтьне күтәрә алмый торган, үпкәчел... Кристинаны укыган мәктәбендә шулай бәялиләр. Яшьтәшләренә кул күтәрергә ярата, дип тә өстиләр. Өстәвенә, начар укый, бер класста икешәр ел утыра, классташлары һәм укытучылары белән мөнәсәбәте начар… Гаиләдә ни күрә, бөтен күргәне-ишеткәне урамда баланың.

Моннан берничә ел элек, әйбәт тормышлы, уңышлы гаиләдән булган унберенче класс малаеның әти-әнисен, апасын вәхшиләрчә үтерүе хакында язган идем. Шуннан соң бик күп хатлар килде, шылтыраттылар да. Һәм һәркайсы: «Нигә кирәк иде бу хакта язу?» дигән сорауны бирделәр. Кирәк иде, хәзер дә бу хакта язып, кисәтеп торасы безгә. Чөнки әти-әни баласын тезеннән төшереп, кочагыннан чыгарса да, күз уңыннан җибәрмәскә тиеш. Җинаять белән хулиганлык кылу арасындагы чикне сизеп-тотып алуы бик кыен аны. Шәхсән мин үзем, колония-төрмәнең яшүсмер файдасына булачагына ышанмыйм. Анда эшләүче тәрбиячеләр үзләре үк, утыручыларның яртысыннан күбрәге яңадан җинаять кылып, бирегә әйләнеп кайта, дип тора. 

Нишләргә алайса?! Әлбәттә, башны суларга салырлык шушындый хәлләргә илтеп җиткермәскә. Моның өчен балигъ булмаган балалар белән йөзләгән инспекторлар эшли. Һәм әйбәт эшли. Алар ярдәмендә күп нәрсәгә ирешергә мөмкин. Мәсәлән, Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең «Гвардейская» 12 нче номерлы милиция бүлегенә караган балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Гүзәлия Зиннур кызы Шакирова Нурмөхәммәтовлар гаиләсендәге хәлләрне вакытында күреп алмаган, җитди чаралар кулланмаган булса, ни белән бетәсен күз алдына китерүе дә кыен. Бүген унҗиде яшен тутырып килүче Регина да, бәлкем, зәңгәр күк йөзенә, Ходай күрсәтмәсен, тимер рәшәткәле тәрәзәләр аша караган булыр иде. Кем белә? Гаиләне бу күңелсезлекләрдән коткару өчен инспектор барын да эшләгән. Иң беренче итеп, унбиш яшеннән кызын үзе белән бергә эчәргә өйрәткән әнисе Еленаны Җинаятьләр Кодексының 151 нче маддәсе (Балигъ булмаган балаларны спиртлы эчемлекләр куллануга тарту) буенча җәзага тарттырган. Судта әни кеше рәсми рәвештә кисәтелә: эчүеңнән туктамыйсың икән, ана булу хокукыннан мәхрүм итәбез. Суд – җитди орган, әйткәнендә тора белә. Елена моны аңлаган, тиешле нәтиҗә ясаган.
– Үзе эчүдән туктады, ә менә өйдәше Эдуард һаман эчә, – дип сөйли Гүзәлия Зиннуровна. – Аның үз фатиры бар, шунда кайтып торсын, дим.

Елена яшәгән йорт Совет районының Эчке эшләр идарәсе бинасыннан ерак түгел. Юл аркылы гына чыгабыз да, каршыдагы биек катлы йортның беренче катында урнашкан фатир ишеген шакыйбыз. Шундук ишек ачылып китә. Каршыбызда басып торган яшь хатын безне керергә чакыра. «Аяктан салыш юк, – ди ул, аптырап торуымны күреп, – шулай гына...» Өч бүлмәле фатир. Идәненә күптән инде су тимәгән. Өч бала: олы кызы Регинага – 17 яшь, икенче иреннән туган Игорь – икенче класста, Таня беренче класста укыйлар. Укулары уртача. Регина кичке мәктәпнең тугызынчы классына йөри. «Кая үзе?» Үзе юк. Туганнарының кечкенә баласын карарга булыша. Әйе, эчкән. Хәзер эчми. Ә менә тәмәке тарта. «Яшереп тартма дидем, – ди Елена. – Күз алдымда булса, ни тартканын, ичмасам, күреп торырмын. Ирем, мин эчүдән туктагач, – дип дәвам итә сүзен хатын, – «синең белән күңелсез», дип кабат эчәргә өнди башлады. Мин аны, инспектор киңәшен тотып, өйдән куып чыгардым. Хәзер килсә дә кертмим, ишек төбендә генә сөйләшәбез дә, әнисенә кайтарып җибәрәм. Ә бу минем әнинең фатиры. Эшкә урнаштым, урам себерәм. Дөрес, акчасы күп түгел, шулай да тик ятканга караганда яхшырак». 
 
— Нигә эчтегез? — дим. 
— Тормышлар бик авыр бит. Ә болай, эчкәч… барын да онытасың.

Елена балаларын ялгыз тәрбияләүче әниләр исәбендә йөри. Хөкүмәт аның өч баласына 1700 сум пособие бирә. Үзе аена алты мең сум тирәсе эш хакы ала. Бу – бик аз. Әмма, әни кеше зарланмый. «Балаларга кием белән туган-тумача ярдәм итеп тора», – ди ул, үзен-үзе тынычландырып. Ире булышмый. Киресенчә, эчәренә бетсә, акча сорап хатын янына килә, аларны борчый. 
– Нигә эчтегез? – дим. 
– Тормышлар бик авыр бит. Әнә әни дә дөм сукыр, гел урын өстендә. Эдуард гомер-гомергә үзе өчен генә яшәде. «Аракы бир, сигарет алып кайт, бир дә бир» аңа. Ә каян алып бирергә? Ә болай, эчкәч... барын да онытасың. «Ана хокукыннан мәхрүм итәбез», дигәч кенә айнып киткәндәй булдым. Хәзер авызыма да алганым юк. Эчмим дип, ант иттем». 

Ни кызганыч, күпләр, әлеге дә баягы, очсыз-кырыйсыз проблемалардан, акчасызлыктан эчүгә сабышалар. Кыенлыктан качуның иң җиңел юлы дип уйлап, алар үзләре артыннан бу сазлыкка якыннарын, балаларын тартып кертәләр. Моны күреп үскән сабыйның психикасы үзгәрә. Ул тиз кызып китүчән, агрессив, яшьтәшләре белән уртак тел таба алмый. Гомумән, тора-бара ул үзе дә әти-әнисе сайлаган юлдан китә: эчә, эшләмичә генә акча табу кәсебенә керешә. Шул рәвешле әкренләп җинаять юлына баса.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, соңгы вакытларда яшүсмерләр җинаятьчелегендәге куркыныч төс ала барган юнәлешләрнең берсе – үтерүләрнең артуы: былтыр ул сигез очрактан унбергә җиткән. Бу хәлләр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лаеш, Минзәлә районнарында күзәтелә. Әйтергә кирәк, кеше үтерүдә гаепләнгән унөч яшүсмернең яртысы җинаятьне исерек хәлендә (?) кылган. Шуларның 62 проценты балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссия­ләрендә исәптә торган. Ә өчтән бере – моңарчы да инде хөкемгә тартылган булган.

Эчкечелек, алкоголизмның нинди зур афәт булуын аңлау өчен шушы мисал да бик җитә. Ата-ана өчен баланың милициядә исәптә торуы үзе үк сигнал, азга гына да игътибар үзәгеннән төшерергә ярамый торган факт буларак кабул ителергә тиеш. Әлбәттә, газизе өчен җан атып торган ата-ана өчен шулай ул. Ә инде бая әйткәнебезчә, эчкече гаиләдә бала кайгысы булмый. Түбән Кама районының Камский бистәсендә булган олы фаҗига безне янә бер тетрәнергә мәҗбүр итте: җиденче класста укучы ундүрт яшьлек малайның асылынып үлү сәбәпләрен ачыклый башлагач, әти-әнисенең спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы, ә баланың бу хәлне бик авыр кичерүе билгеле булды.

Былтыргы – еллык эш нәтиҗәләре буенча, яшүсмерләр арасында үткәрелгән төрле-төрле тәрбияви чаралар ярдәмендә, җинаятьчелек 12,1 процентка кимегән кимүен. Саннар белән күрсәтсәк: ул 2388 дән 2100 очракка калган. Мәктәп, һөнәри белем бирү училищелары, югары уку йортлары, студентлар, эшләми һәм укымый торган яшүсмерләр арасында да шундый ук күңел юаткыч күренеш күзәтелә. Дөрес, алга китеш бик авырдан бара. Тик инспекторлар начар, тайгак юлга баскан һәр бала өчен, бу очракта батырларча дип әйтү дә урынлы булыр, көрәшә. Алар инде күптән тәрбиягә авырдан бирелә торган балалы гаиләләрдә үз кешегә әверелгән. Елена белән сөйләшкәндә мин моның шулай булуына инанганнан-инана бардым. Укудан кайтып кереп, әле формасын алыштырырга да өлгермәгән бәләкәй Таня Гүзәлия апасы яныннан бер генә минутка да китмәде. Ул аңа әле йомшак уенчыкларын күрсәтә, әле аның алдына абыйсы Игорьның фотосурәтен китереп куя. Күренеп тора: инспектор бу өйдә үз кеше, кадерле кеше. Хуҗабикә дә: «Проблема килеп чыктымы, шунда ук Гүзәлия Зиннуровнага чабам», – дип тора. «Гүзәлия апа, сау булыгыз», – ди кызчык, инспектор белән кат-кат саубуллашып. Ә минем исә бу гаилә өчен күңелем тыныч. Уңышларны саннар белән күрсәтә башласаң, әлләни зурдан кубып сөйләшерлеге дә юк сыман. 
Ә менә авыр хәлле шул гаиләләр белән эшли башласаң, һичьюгы аның берсен бәладән йолып алу да гаять зур көч, вакыт таләп иткәнен истән чыгармыйк. 


Качкыннар

Ата-ананың бурычы баласын ашату-эчертү, киендерүдә генә түгел, аны гаиләгә, җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләүдә дә дисәм, «иске авыздан яңа сүз» диярсез. Тәрбияләүдә, димәк, аны һәрдаим контрольдә тотуда… «Кая барасың?», «Кайчан кайтасың?» дигән сорауларны без улыбызга яисә кызыбызга еш бирәбез. Һәм бу – табигый. Шулай булырга тиеш. 

Ә инде синең кайда йөрүең, күпме йөрүең берәү өчен дә кызык та, мөһим дә булмаса... Көннәрдән бер көнне чыгып киткән җиреннән бала кире әйләнеп кайтмаска да мөмкин.
«Узган ел 652 яшүсмер югалган, дип хәбәр итәләр милиция хезмәткәрләре. Шуларның 375 е өйдән чыгып киткән, 277 се – дәүләт учреждениеләреннән, ягъни приютлардан, интернатлардан, балалар йортларыннан... 292 кыз һәм 360 малай: эзләүгә бирелгән яшүс­мерләр­гә – 15-16 яшьләр тирәсе... Бүгенге көндә кач­кын­нарның 630 ы исән-сау килеш өйләренә кайтарылган, ә менә өчесенең үле гәүдәсе генә табылган. Былтыр март аенда төзелә торган йортларның берсе янында табып алынган кызның гәүдәсен суд-медицина экспертизасы хезмәткәрләре тикшергәннән соң, аның эчеп һәм туңып үлүен раслыйлар.

Баланың өйдән чыгып китү сәбәпләре күптөрле: әйтик, әти-әнисе белән килешә алмый, алар аның өчен авторитет түгел. Әти-әнисе аны кимсетә, кыйный, өйдә түзеп тора алмаслык авыр шартлар тудыра. Андый гаиләләрдә аларны эзләүче дә юк. Балалар йортларындагы, интернатлардагы балаларга исә, анда яшәү ошаса да, ятимнәр сукбайлыкта йөрүгә, иреккә күнеккән... Алар шуңа кача. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссияләре хезмәткәрләре шундый яшүсмерләр белән эшләүгә психологларны һәм социаль педагогларны чакыралар. Төрле кисәтү чаралары, әңгәмәләр, билгеле инде, тиешле нәтиҗәне бирми калмый.


Үз-үзенә кул салучылар

Психологларның әйтүенә караганда, 14-15 яшь – ул баланың психикасы формалашкан вакыт. Милиция хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, яшүсмернең үз-үзенә кул салуы күбрәк нәкъ менә шушы чорга туры килә. 2009 елда егерме шундый күңелсез очрак теркәлгән. Алар барысы да мәктәп яшендәге балалар. Яшүсмер мондый адымга тормышта үзен кирәксез санаганга, яшәү мәгънәсен югалтканга, килеп чыккан проблемасына көн-төн эштә булган яисә туктаусыз эчкән битараф әти-әнисенең игътибарын юнәлтү өчен бара. Моңа ата-ананың балага карата кечкенәдән «йөгәнсез» мөнәсәбәте яки уртак булмаган мәхәббәт тә сәбәпче булырга мөмкин. Асылынып үлгән яшүсмерләрнең кайсына әнисе «өйдә берни эшләмисең» дип кисәтү ясаган, кайсына кесә телефоны алып бирмәгән, ә кайсының әти-әнисе эчкән... Еш кына алар әти-әниләренең гамәлләрен кабатлый. Мисал өчен, ундүрт яшьлек яшүсмернең әтисе асылынып үлгән агачка ук асылынуы – моның бер гыйбрәтле мисалы. 

Яшүсмерне суицидка илтеп җиткерү сәбәпләрен ачыклау максатында, хөкүмәтебез каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләүче республика комиссиясе утырышында: «Суицидка тартым балалар һәм яшүсмерләр төркемен иртә ачыклау турында»гы мәсьәлә каралды. Инспекторлар һәм педагоглар алдына психик яктан ныгып җитмәгән, үз-үзен тота алмаган балаларны барлау һәм алар белән эзлекле эш алып бару бурычы куелды.

Сүз дә юк, андый кыз һәм малайлар белгечләр ярдәменә мохтаҗ. Бигрәк тә педагогларның… Чөнки бары укытучы гына баладагы бу үзгәрешләрне күреп ала. Укытучы аңа аерата игътибарлы булырга, балага ярдәмгә мәктәп табибларын, администрация җитәкчелеген тартырга һәм үзе дә аның белән сөйләшеп торырга, баланы психологка, психотерапевтка, психиатрга күренергә мәҗбүр итәргә тиеш. 

 

Җәмәгатьчелек тәрбиячеләре турында

Гәрчә инде бу законның кабул ителүенә бер ел вакыт үтеп китсә дә, аның барлыгын күпләр әле белеп тә бетерми. Әйе, бүген бәхетсезлеккә хөкем ителгән балаларны тайгак юлга кереп китүдән коткарып калу, яшьләр арасында моңарчы булмаган, яңа-җитди кисәтү чаралары үткәрү юнәлешендә эзләнүләрне туктатмау өчен көрәш, ахыр чиктә, ул безнең киләчәгебез. Бүгенге көндә, тәрбиягә авыр бирелүчеләргә ике мең ярымнан артык җәмәгать тәрбия­чесе беркетелгән булуы күңелне бераз җылыта. 

Алар арасында депутатлар, мәгариф, эчке эшләр, социаль яклау, сәламәтлек саклау органнары вәкилләре, хезмәт коллективлары һәм иҗтимагый оешмалар бар. Хәзер мәктәпләрнең үзләрендә дә тәртипсезлекне кисәтү отрядлары эшли. Аларның саны бүген 1470 кә җитә, унбиш меңнән артык яшүсмер яшьтәшләре арасында тынгысыз эш алып бара. Ә иң мөһиме, тәрбиягә авыр бирелүче малай һәм кызларга хезмәт базарында кирәкле һөнәрне бушлай алып чыгу мөмкинлеге бар. Аларны шулай ук бушлай спорт секцияләренә кабул итәләр. Үзегез беләсез, спорт белән шөгыльләнү бүген кыйммәткә төшә. Җыеп әйткәндә, хөкүмәтебез, җәмгыятебез бәлагә тарыган яшүсмерне шәхес итеп тәрбияләү өчен кулдан килгәннең барын эшләргә тырыша. Әмма бу җаваплы эшнең иң элек гаиләдән – әти-әнидән башланырга тиешлеген искәртеп тору кирәкме икән?! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар