Логотип
Актуаль тема

«Безнең белән китә торган хәсрәт...»

Әниләр көне уңаеннан «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалында «Татарстан геройлары әниләре» дип аталган фотокүргәзмә ачылды. Күргәзмәдә махсус хәрби операциядә катнашканнар, һәлак булганнарның әниләренең фотолары, улларына язган хатлары... Тантаналы ачылышка әниләр дә килгән иде. Алар белән тагын бер кат улларын искә алдык.


 Күргәзмәне күз яшьләрсез генә карап булмый. Улларының фотоларын тотып төшкән әниләрнең күзләрендәге сагышны сүз белән генә тасвирлап бетереп булмыйдыр. Язган хатларын укып үзәк өзелә. Рушания апа Измайлованың улына хаты:

«Күз нурым, минем өчен иң кадерле балам, багалмам Айнурым! Миңа бу хатны язу бик авыр. Сине югалткан көннән башлап, мин әкрен адымнар белән синсез яңадан яшәргә өйрәнеп киләм. Синең юклык, сине башка бер тапкыр да күрмәү минем тормышымда әйтеп бетергесез зур бушлыкны хасил итте. Мин сине һәрвакыт күз алдымда исән килеш тоям. Гүя син минем янәшәдә генә сыман, улым. Синең тавышың, синең чын күңелеңнән көлүләрең, мине аерым ярату белән яратуың.. Болар берсе дә беркайчан да онытылмас. Абыеңда, энеңдә синең йөз чалымнарыңны эзлим. Кечкенә оныгымны сиңа охшатып яратам. Синең юклыгыңа минем һаман да ышанасым килми. Әйтерсең лә син командировкага гына киткәнсең, һәрвакыттагыча елмаеп, чәчәкләр күтәреп кайтып керерсең дә: «Әнкәй, мин кайттым», – дип эндәшәрсең шикелле. Уйларның хыял гына икәнен аңласам да, күңел кабул итми, минем бу чынлык белән килешәсем килми. Күк йөзенә карыйм да: «Улым, балам, син күкнең ничәнче катында соң?» – дим. Син дәшмисең... Мин җавап таба алмыйм. Айнур улым, сине югалткан көннән соң, аемның нуры, яшәүнең яме мәңгегә сүнде... Сине югалту безнең барыбыз өчен дә бихисап авыр. Синең белән сөйләшүне, чөкердәшеп чәй эчүебезне, синең «Минем әнкәй бит ул!» дип әйтүләреңне күңелемнән кабат-кабат искә төшерәм. Йөрәгемне өзеп, шулай матур итеп чын күңелдән син генә әйтә идең. Улым, балам, тыныч йокла. Без синең белән Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, күрешербез. Әле мине сагынып каршы алырсың.
Иншәә аллаһ. 
Сине сагынып, яратып, әниең. 

Рушания апаның өч улы да офицер. Ленары белән Айнуры танк училищесын тәмамлап, Бурятиягә хезмәт итәргә китә. Махсус хәрби операция башланганда Айнур Белоруссиядә хәрби укуларда була. Аларны Чернобыльне сакларга җибәрәләр. Аннан Бутч шәһәренә кадәр барып җитәләр. Каты бәрелеш вакытында Айнур яралана. Иптәшләре аны госпитальгә дърт сәгать буе илтә. Әмма ул операция өстәлендә вафат була. 


– Тизрәк алып барган булсалар йә госпиталь ерак булмаган булса, бәлки, исән калган булыр иде, дим, – дип, күз яшьләрен тыя алмый Рушания апа. – Алдагы көнне генә шалтыратты. Әтисе белән бер-ике авыз сүз алыштылар. Авылга кайтып минем исемнән мәчеткә хәер бирегез әле дигән. Икенче көнне үк Кукмарадан авылга кайтып киттек. Ул шул көнне үлгән... Сәгатьләрне санап чыгардык: без хәер биргән вакытта соңгы сулышын алган инде балам... Абыйсына хәбәр биргәннәр. Ленар безгә шалтыратмыйча, ике туганымның малаена шалтыраткан. Апа белән улы кич безнең өй янына килгәннәр, әмма бер төн булса да тыныч йокласыннар әле, дип кайтып киткәннәр... Иртәгәсен иртәнге биштә безнең инде тормыш үзгәрде... 12 март иде ул... 20 мартта җирләдек. Ул вакытларны җүнләп хәтерләмим дә инде мин. Район бик зурлады, кеше күп иде. Үзе укыган мәктәпкә мемориаль такта куйдылар, музей почмагы ачтылар. Айнурның киемнәрен, медальләрен илтеп бирдек. Кәрәзле телефонын да... Телефонының тишелгән урыны бар. Ядрә эләккәндер инде аңа... Шундый сагынам... Ул арада иң якыны иде... Әнкәй дип кенә эндәшә, минем өчен нишләргә белми торган бала иде. Бу бетми торган, үзебез белән генә китә торган хәсрәт инде... Өченче улыбызны да танк училищесы тәмамлауга махсус хәрби операциягә алдылар. Бала югалту бик авыр бит. «Улым, калырга тырышмыйсыңмы соң?» – дидем. «Мин башкача яши алмыйм», – диде. Ярты ел шунда булды. Әле хәзер ялда. «Командир, кил», – дип, көн саен иптәшләре шалтырата. «52 яшьлек бер абзый күз яшьләре белән елап озатты», – ди. Алар анда бер гаиләгә әйләнеп бетәләрдер инде. Аларга да иптәшләрен югалту бик авырдыр... Көндез эштә онытылып йөрисең әле, кичләре авыр уза. Ни йокы, ни ашау юк. Ике ел үтте инде... Балаңның юклыгы яңарып тора торган хәсрәт икән ул. Юк бит инде бу, дим дә елыйм. Шулкадәр сагынм шул баланы...


Кукмара районы Татар Толлысы авылыннан Ильмира апа Хәлимова да герой әнисе. Чәчләренә йөгергән чал – ананың кайгысын күрсәтүче билге. Ул да улын югалта. Рафил Хәлимов контракт белән инде җиденче елын хезмәт иткән була. Ярата ул эшен. Менә бу минем эш, ди. Мәктәпне тәмамлап энергоуниверситетка укырса керсә дә, бер елдан соң читтән торып уку бүлегенә күчеп, армия сафларына китә. Аннан кайткач инде тормышын хәрби хезмәт белән бәйли. Казанда, аннан Кырымда хезмәт итә. Шуннан өч айга махсус хәрби операциягә китә.

Контракт срогы беткәч, туган ягына кайтып, спецназда эшли башлый. Андагы хәлләрне сөйләми якыннарына Рафил. Сораштыра башлагач: «Әни, ул сиңа кирәкми генә», – ди. «Берни белмәсәм дә, күреп тордым. Икенче төрле булып кайтты ул. Җитди, уйчан караш», – ди Ильмира апа. Ана йөрәге дөрес сизенә. Иптәшләрем шунда, дип, үз теләге белән тагын китә Рафил. «Әни, тагын бер елга гына түз инде. Андагы егетләрнең балалары да ятим кала бит әле, минем балам да юк», – ди. Дүрт ел очрашып йөргән кызы белән алар гаилә корырга өлгерми. 


– Берни эшләтә алмадык, яратты бит, – дип елый Ильмира апа. – Мәктәпне тәмамлагач та хәрби юнәлеш буенча китәсе килгән иде. «Гомерең буе кирза итектән йөрисең киләме», – дип, әтисе белән риза булмаган идек. Барыбер хәрби булды. Балалар бары үзенекен итә, үзенчә яши икән ул. Кечкенәдән геройлар турында кинолар карарга яратты. Герой буласы килде. Герой булды, әмма нинди бәрабәргә.... Үлгәннән соң «Батырлык өчен» ордены белән бүләкләделәр... Үзен дә яратканнардыр, отряды әле дә ташламый, командиры да кайтып йөри. Дөньяга үпкәләмим, үз-үземне гаеплим... Миндәдер гаеп, дим. Бернәрсә дә белмим бит... Шулай тиеш дип кабул итәм. Язмышы шулай булганмы?.. Бернинди җавап та табып булмый... Мондый авыр кайгы дошманыңа да язмасын...

Бик авыр... Авыр булса да яшисең... Тормыш дәвам итә... Улым белән сөйләшеп йөрим. Улым, үлеп булмый икән, дим... Яшисе икән, дим... Бик сагынам... Шунда булгангамы, бик еш: «Әни, мин сезне бик яратам», – дип әйтә иде. Кечкенәдән үк «әни, кочаклап утыр әле», «башымнан сыпыр әле минем», дип әйтә торган иде... Башымда бер ак чәчем дә юк иде... Менә чал йөгерде... Мин инде аларга игътибар да итмим...


 Тантана вакытында әниләр әле үзләрен тотарга, еламаска тырышты. Алсу төстәге шарф уранган апа туктый алмый елады да елады... Фәридә апа Миншаһиева бердәнбер улын югалткан. «Ул минем бердәнберем иде, минем башка беркемем дә юк, беркемем дә», – дип илереп елый ул. Улы хәрби университет тәмамлауга махсус хәрби операциягә китә. Ел башында һәлак була. 


– Әни, минем бар да яхшы, сентябрьдә кайтам да бергәләп матур итеп яшәрбез дип әйтте гел, – ди Фәридә апа ишетелер-ишетелмәс кенә. – Мин аны көттем... Әмма... көтеп җиткерә алмадым... Аңа бары 23 яшь кенә иде... Улларын озаткан әниләргә бер генә сүзем... Көтегез... Ышаныгыз... Яратыгыз... Без башка берни дә эшли алмыйбыз, бары гомер буе ярата гына алабыз.... мәңгегә ярата алабыз.... 

Фоторепортаж: http://syuyumbike.ru/photo/tatarstan-geroilary-anilare

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар