Без – бар!

Инвалидлар өчен коммерция булмаган оешма барлыкка килде.
Без, «Сөембикә»леләр, аны үзебез ачкан табыш, дип атыйбыз, чөнки яшүсмер чагыннан ук, имгәнеп коляскага утырган Миләүшә Зарипова турында башта журналыбызга яздык. Аннары Татарстанның мәшһүр хатын-кызлары арасында ел саен уздырыла торган «Ел хатын-кызы» бәйгесенә кодаладык. Һәм ул анда – «Иң яхшы бизнес-леди» номинациясендә җиңүче булып чыкты (2011 елны). Шушы җиңүдән башланды да инде аның дөньяга чыгышы. Аның уңышларын саный китсәңме?! Ул – 2017 елда уздырылган «Нечкәбил», «Татарстан энҗесе» республика бәйгеләрендә җиңүчеләр сафында булган, 2018 елда «Ел эшмәкәре» дигән бәйгедә җиңеп чыккан. Миләүшәне кайларга гына чакырмыйлар. Аны әле «Адәм белән Һава» телевизион тапшыруында, әле инвалидлар, балалар өчен оештырыла торган концертларда күрәсең. Концертта нишли инде, димәгез, дус кызы – психолог Чулпан Галиева белән бергәләшеп җырлый да әле ул. Күзләрдән яшь чыгарырлык итеп, моңлы итеп җырлый алар. Бер генә шуның ише хәйрия кичәләре дә алардан башка узмый.
– Уйладым-уйладым да, нигә әле мин әйтәм, чакырганны көтеп йөрергә?! Нигә әле үземә инвалидлар өчен махсус оешма оештырмаска?! Бергә булганда бөтен проблемаларны, тормыш куйган киртәләрне җиңеп чыгарга мөмкин ич!
Инде бүген коммерция булмаган оешманың җитәкчесе Миләүшә Ваккас кызы Зарипова шулай ди. «Без – бар!» дип аталган оешмага әлегә кайчандыр имгәнүләр алып, бәхетсезлеккә юлыккан утызлап инвалид керә.
– Бу тормышта без дә бар, без дә, физик яктан чикле булсак та, таулар күчерә алабыз. Оешма шуны күрсәтер өчен кирәк, – ди Миләүшә ханым.
Белмичә әйтми ул. Сүзләренең хаклыгын эше, уңышлары белән дәлилләп бирде бит инде ул. Өстәвенә, аның җиде яшьлек бәләкәй кызы исемен йөрткән «Алия» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры булуын да исегезгә төшерәбез. «Минем әнием – иң матуры», – дип күзенә генә карап торган җиде яшьлек кызчыгының киләчәктә ул башлаган бөтен игелекле эшләрдә булышчысы, ярдәмчесе булуына иманы камил аның.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.