Логотип
Актуаль тема

Алло, миңа ярдәм кирәк!

8 800 2000 122 – бу телефон номерын һәр бала белергә тиеш. Әти-әнисенә әйтергә кыймаган чакта да  серләре белән бүлешерлек ышанычлы кешеләр барлыгын белеп үссен. Хәер, ата-аналар өчен дә беренчел психологик ярдәм, киңәш бирәчәкләр бу номер буенча.

8 800 2000 122 – бу телефон номерын һәр бала белергә тиеш. Әти-әнисенә әйтергә кыймаган чакта да  серләре белән бүлешерлек ышанычлы кешеләр барлыгын белеп үссен. Хәер, ата-аналар өчен дә беренчел психологик ярдәм, киңәш бирәчәкләр бу номер буенча.
Татарстанда 2010 елдан бирле тәүлек буе ышаныч телефоны эшли. Аның буенча шалтыратып, авыр хәлдә калган балалар һәм аларның әти-әниләре психологик ярдәм, киңәш сорап мөрәҗәгать итә ала.
Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы биргән мәгълүматка караганда, әлеге телефон аша 345 000 шалтырату кабул ителгән. Шалтыратучыларның яртысыннан күбрәге – балалар һәм яшүсмерләр.
Сорауларның күбесе гаилә мөнәсәбәтләренә, ата-ана һәм бала арасындагы аңлашылмаучанлыкка бәйле. Яшьтәшләре белән уртак тел тапмауга зарланучылар да байтак. Яшүсмерләрнең күбесен ялгызлык, үз-үзен түбән бәяләү проблемалары борчый. Уку белән бәйле авырлыклар, мәктәптәге стресс  шулай ук еш очрый торган сораулар. Гаиләдә балага карата рәхимсез мөгамәлә белән бәйле киңәшләргә дә мохтаҗ балалар. Кризис хәлен кичерүче, хәтта үз-үзенә кул салырга теләүчеләр дә очрый ди белгечләр. 
Дуслары белән сүзгә килгән, сөйгәннәре белән авыр аерылышкан, укытучы белән конфликтка кергән балалар да шалтырата. 
Ышаныч телефонына 7 яшьлек кыз шалтыратып, песи баласын югалтуы хакында елап сөйләгән, балага ярдәм күрсәтелгән.
Ата-аналар ышаныч телефонына тәрбия проблемалары буенча ешрак мөрәҗәгать итә икән: бала тыңламый, компьютерда озак утыра, укырга теләми. Гадәттә ата-аналар бала белән конфликтка кереп, баланың мотивларын аңламаганда белгеч киңәшен эзләп шалтыраталар. «Мин баламны белмим бугай, ул бик яшерен», «Баламның дуслары ошамый», «Мин каршы булуга карамастан, кызым чәчен яшел төскә буяткан» кебек сораулар яңгырый. 
Әти-әниләр мәктәп белән бәйле борчулары белән дә бүлешәләр. Күп кенә әниләрнең 1 сыйныфка керер алдыннан куркулары арта. ЕГЭ, ОГЭ бирә алырмы, укырга керерме дип тщ кайгыралар. 
11 майда 175 нче мәктәптә булган фаҗигадан соң ышаныч телефонына мөрәҗәгатьләр 25% ка арткан. Квалификацияле белгечләр балаларга, яшүсмерләргә, әти-әниләргә, укытучыларга профессиональ ярдәм күрсәткән.  Мөрәҗәгать итүчеләр терактлардан куркуларын белдерәләр: мәктәпкә барырга куркалар, якыннарын югалтудан куркалар. Күбесе ярдәм сорап шалтыраткан, интернеттагы агрессив фикер алышуларны туктатуны да сораганнар. 

Алсу ШАКИРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар