Логотип
Актуаль тема

Альбина Шәвәлиева: ​«Без гаиләне саклап калу яклы»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аерылышу процессын катлауландырырга кирәклеге турында белдерде. 
«Гаилә – кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул беренче чиратта кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Кызганыч, тик никахлашкан парларның 40 проценты аерылышу белән тәмамлана. Бу күренешкә битараф кала алмыйбыз. Гаиләне саклап калу өчен бөтен чараларны да күрергә, аерылышу турындагы гаризаларны җентекләп өйрәнергә кирәк. Безнең өчен гаиләләрнең ныклы булуы мөһим», – дип билгеләп үтте ул. 

ТР Гражданнар хәлләре актларын теркәү идарәсе аерылышу өчен бирелгән гаризаның каралу вакытын озайту турындагы тәкъдимне экспертларга юллаган инде. Гамәлдәге закон нигезендә, андый гариза бер ай эчендә карала, аерым очракларда гына суд бу процессны өч айга кадәр сузарга мөмкин. Ә яңа закон проекты нәрсәдән гыйбарәт, аны әзерләүгә нәрсә этәргән, башка илләр гаилә таркалу күренешенә нинди мөнәсәбәттә – шул хакта ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева белән сөйләштек. 

– Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, быел Татарстанда аерылышулар 14 процентка кимрәк теркәлгән. Тик бу күрсәткеч кенә безне тынычландыра алмый. Аерылышуларны тагын да киметү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез. Без, ЗАГС хезмәткәрләре, бу турыда күптәннән уйлана идек инде, менә Президентның да шундый ук фикердә булуын белдек. 
Аерылышуны булдырмый калу өчен күп төрле структуралар берләшеп эш итәргә тиеш. Мәсәлән, гаилә кыйммәтләре, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, авырлыкларны җиңеп чыгу юллары турында мәктәптә үк сөйләнергә тиеш. Үз чиратыбызда без дә яшь парларны гаилә тормышына әзерләүдә зур эш башкарабыз, психологларны җәлеп итәбез. Республикада медиатор вазыйфасы да киң тарала бара. Алар ир белән хатын арасында туган бәхәсне, конфликтлы хәлне чишүдә ярдәм итәргә һәм гаиләне саклап калырга тырышуда ярдәм күрсәтә.   

Гаиләне таркату турындагы карар эмоцияләргә бирелгән килеш кенә кабул ителмәсен иде. Ә факт буенча күп гаиләләр нәкъ шулай таркала да инде. Гадәттә, гаиләне таркату ниятен беренче булып хатын-кыз әйтә. Гүзәл затлар хискә тиз бирелүчән бит, шул сәбәпле тормыш иптәше белән беренче ызгыштан соң ук аерылышу турында судка гариза язучылар бар. Гаилә тормышы тоташ якты төсләрдән генә тормый, авыр вакытлары да була. Менә шул авыр вакытта да гаиләне саклап калу өчен тырышырга кирәк. Ир белән хатын аерылышканда аларның тормышы гына түгел, гаиләдәге балаларның да киләчәге хәл ителә бит. Әти-әниләре үрнәгендә аларда үзләренең булачак гаиләләре турында билгеле бер фикер формалаша. 

Без закон проектын әзерләгәндә башка илләрнең тәҗрибәсен дә өйрәндек. Якын чит илләрдә аерылышу гаризасының каралу вакыты Россиядәге кебек үк. Ә менә ерак чит илләрдә мондый гаризаны карау еллар буена сузыла. Анда ир белән хатынга, рәсми рәвештә аерылышканчы, аерым яшәп карарга вакыт бирелә. Ялгыз яшәүнең авырлыгын татыган күпләр яңадан кушылу ягын карый. Без дә аерылышу турындагы гаризаның каралу вакытын арттырырга телибез. Ир белән хатынга мөнәсәбәтләре турында уйланырга вакыт күбрәк бирелсен иде.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар