Логотип
Актуаль тема

​Акчаң булса гына...



Мине борчуга салган иң җитди, хәл ителмәстәй тоелган иң зур проблемаларның берсе – соңгы вакытта яман шеше чиренең көннән-көн аза баруы. Бүген үлем-китемнәр буенча ул йөрәк, кан-тамырлары авыруларыннан кала, икенче урында тора. Ә мондый тизлектә үсә барса, аның беренче урынга чыгуы да ихтимал. Туктата, дәвалый алмый торган нинди чир булды ул? Яман шешкә каршы алып барылган фәнни тикшеренүләрнең очы-кырые юк. Моңа миллиардлар тотыла. Әмма әлегә нәтиҗәсен генә күргән юк. Дөрес, табиблар безне: «Ел саен онкологка күренегез! Кисәтүе дәвалауга караганда җиңелрәк», – дип кисәтеп торалар торуын. Һәм күбебез шулай итә дә. Маммологка, гинеколог-онкологка һәм башка шундый яман шеш авырулары белгечләренә күренү өчен алдан ук – ярты ел буламы ул, бер ел буламы яшәгән урыннарындагы хастаханәләр аша чиратка язылалар. Башкача юлы да бар: акча түлисең дә көне-сәгате белән эләгәсең табибка. Ул сине карый да, һичшиксез, УЗИга, йә булмаса, тагын каядыр бер тикшеренү аппаратына җибәрә. Әйтик, онкологка консультациягә керү өчен 800 сум кирәк булса, УЗИга инде 1000 сумнан кимне бирәм димә. Шулай итеп, кемгәдер ел саен ул тикшеренүләр, әле бер генә органыңны тикшертәм дигән очракта да 2 мең сум тирәсе төшә. Әле тагын каядыр җибәрсәләр... МРТ үзе генә дә, уртача алганда, 4-5 мең сум тирәсе.

Хәзер амбулаторияләрдә, сырхауханәләрдә тәҗрибәле табиблар калмады. Озак еллар шунда эшләп киткән белгечләр үзләре шулай дип тора. «Шунда барыгыз, монда барыгыз», – дип, башка хастаханәләргә юнәлтмә биреп утыручы табиблардан ни файда? Шунлыктан пациент, сыкранып булса да, түләүлегә китә. Тешең сызлый башласа да, теш куйдырасы булса да, түләүле үзәкләргә йөгерәсең. Ә акчаң булмаса?! Ул күп кешедә юк та. 14 мең сум тирәсе пенсия... Авыл җирләрендә ул бөтенләй аз әле, үземнең ишеткәнем бар: «Минем 6-7 мең генә чыга», – дип әйткәннәрен. Менә алар кая бара? Бармый алар, сызланып-авыртынып өйләрендә утыра. Ел саен кисәтү чаралары күрергә, табибка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәләр. Ниндидер бер мәгънәле сүз әйтә алырдай төпле белгечләргә эләгү өчен башта кесә төбен капшыйсың. Мөмкинлегең бармы? Җитәме акчаң медицина генийларына? Ә рак ул, үзегез беләсез, бик тиз тамыр җәя торган азгын чир. Һәрхәлдә, синең акча эшләгәнеңне көтеп тормый... Бәлкем шуңадыр да аның белән авыручылар саны елдан-ел арта бара.

Туганнарым, якыннарым арасында гына да күпме алар. Берсе әнә маммологтан аерыла алмый. Чир күкрәктәге кечкенә генә төердән башланган. Икенчесенең – эчәк тирәләрен камаган, өченчесенең – башында... Һәм өчесенең дә хәлләре тәмам савыгудан узган. Ни өчен шушы чиргә каршы (инде дәвалый алмыйбыз икән) ел саен профилактика чаралар үткәрелми икән, ә?! Ел саен! Табиблар үзләре шулай дип тора бит. Әллә нигә бер үткәрелгән акцияләр – бушлай кабул итүләр – безнең сәламәтлекне коткарып кала аламыни? Гомер буе дәүләткә эшләгән, салымнар биреп барган хезмәт кешесе шуңа да – бушлай медицина хезмәтен күрүгә дә лаек түгел икән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар