Логотип
Актуаль тема

Әйтеп аңлата торган түгел...

Ана йөрәге баласы өчен янып яшәр өчен яралгандыр, мөгаен. Баласы кайда гына булса да яна ул... Шатланса да, мактанса да, горурланса да, борчылса да йөрәге урынында булмый әни кешенең. Балаң белән чишелеп китеп мактану да хас түгел безгә, йөрәк парәң салган кайгыны да эчеңә йотып сабыр гына кичерәсең. Бу елларда уллары махсус хәрби операциядә булган егетләрнең әниләре ут эчендә яши. Кайберләре гомерлеккә әнә шул ут эчендә кала. Язмабыз – улларын яуда югалткан ике әни турында. Алар Чүпрәле районыннан Яңа Чокалыдан Румия апа ВӘЛИУЛЛИНА һәм Түбән Каракитәннән Рушания ИДРИСОВА «Илгә килгән бит...» дип күтәрәләр кайгыларын, «Без булмасак, кем дип киттеләр улларыбыз», – диләр. Зарланмыйлар да, телләрендә бары бер сүз: «Әйтеп аңлата торган түгел...» Өч ел үтеп тә күзләрендә яшь кипмәгән... Хәер, ул кипмәс тә инде...


Фәнил ВӘЛИУЛЛИНрядовой, махсус хәрби операциягә 2022 елда мобилизациягә эләгеп китә. Шул ук елның ноябрендә
Луганск өлкәсенең Северодонецк районы территориясендә Кременной шәһәрен контрольгә алу өчен барган хәрби бәрелешләрдә һәлак була. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә үлгәннән соң «Батырлык ордены» бирелә.


Румия ВӘЛИУЛЛИНА:
– Мин улларымны ялгыз гына үстердем. 32 яшемдә тол калдым. Фәриткә – 8, Фәнилгә – 4 яшь иде. Ике улымны алып туганнарым янына Яңа Чокалы авылына кайттым. Бертуган эне-сеңелләрем күп авылда, алар янында булгач ятимлекне сизмәдек тә. Дөрес, кияүгә чыгып сигез ел яшәп алдым әле. Әмма шулай язган булгандыр инде, аерылып кайттым. Оланнарны тәрбияләп утырырга вакыт та булмады. Үзләре шулай тугандыр алар. Сәгать иртәнге өчтән тора идем. Өйдә терлекләр, аннан фермага сыер саварга барам. Гомерем буе фермада эшләдем. Кайтам, өйдә тиз генә эшлим дә, тагын эшкә фермага, кич тагын фермага... Алай бул, болай бул дип әйтерлек тә вакытым булмады. Үзләре укыдылар. Алар белән дәрес әзерләп утырмадым. Олы улым башлы иде, энесен ул өйрәтте инде. Эшләп, бик акыллы булып үстеләр. Бер генә авырлык китергәннәрен, кыйнашканнарын да хәтерләмим. Мәктәптә мактадылар гына, йөземә кызыллык китермәделәр. Фәнилнең классында ике туганнары күп иде. Бик дус булдылар.

Братымның, сеңлемнең малайлары белән өч дус булып йөрделәр. Бер-берләре өчен үлеп торалар иде. Әмма өчесенең дә гомерләре кыска булган шул... Минем төп таянычларым улларым булды. Үсеп җиткәч, икесе дә ар­миядә хезмәт итеп кайтты. Фәнил, гомумән, армиягә барыр өчен военкомат бусагасын таптап, мине кайчан аласыз дип аптыратып бетергән. Аның телендә гел армия булды... Ул кечкенәдән спорт белән шөгыльләнде. Авыл Сабатуйла­рында бил алышты. Кул көрәшендә беренчелекне бирмәде, армиядә дә ярыш­ларда катнашып җиңүче булган. Боксны бик ярата иде, шуның буенча китәм дип тә йөрде. Авылда нинди мөмкинлек булсын инде... Төннәр буе телевизордан бокс карый иде. Һәр спортчының исемен, буен, авырлыгын язып барган дәфтәре саклана менә. Шулай нык ярата иде инде боксны. Фәнил ел ярым хезмәт итеп кайтты да Ульян шәһәренә эшкә китте. Тырыш иде, берничә эштә эшләп, беренче машинасын сатып алды. Аннан абыйсы янына Мәскәүгә китте. Санкт-Петербургта да,  Кали­нинградта да төзелештә эшләделәр, бераздан Казанга кайттылар.

Шушы яшемә җитеп телевизордан яңалык, сугыш турында кино караганым юк. Ил-көннең бер хәбәрен белми яшим. Үз дөньям бар, шул җитә. Йөрәк бетереп, нигә телевизор карап утырырга инде?! Махсус хәрби операция башлангач та шушының кадәр булыр, җил-
ләре безгә тияр дип уйламадым. Халык мобилизация дия башлады. Фәнил ялга кайткан иде. Ындырда чөгендер алабыз. «Әни, безгә дә приказ чыкты инде», – диде Фәнил. Ул чакта да ныклап аңлап бетерә алмадым әле. Беренче көннендә үк сельсовет Роберт абыйсы килеп: «Районга җыялар», – диде. Фәнил барып повестка күтәреп тә кайтты, икенче көнне иртән китеп тә барды. Бернәрсә эшләп тә, сөйләшеп тә өлгереп булмады. Без әле җүнләп илдә нәрсә барганын аңлап бетерерлек дәрәҗәдә дә булмаганбыздыр... Әйтеп аңлата торган түгел... Казанда Экспода бер ай булдылар да 26 октябрьдә киттеләр. Озатып калдык инде... Белгород шәһәрендә ун көнләп булдылар. «Иртәгә озаталар, үзем элемтәгә чыгармын.

Бу симкалар белән кермибез, ыргытам моны», – дип шалтыратты ноябрь башында. Аннан берничә көн хәбәре булмый торды. Ул чактагы януларым!.. Тик беркайчан да начар уй кермәде. Өмет белән яшәдем. Беренче тапкыр йөргән кызына шалтыраткан, тагын берничә көннән соң сеңлемнең кызына (бик нык дус иде алар!), аннан соң миңа шалтыратты. Сеңлемә казлар йолкышырга барган идем ул көнне. Озак кына сөйләш­тек улым белән. Ул кая җибәргәннә­рен, нинди шәһәрдә булуын да әйтмәде. Мин аны хәзер дә белмим әле. Кременной шәһәре, диделәр бугай. (Ул чорларда Луганск өлкәсе­нең Северодонецк районы терри­ториясендә Кременной шәһә­рен контрольгә алу өчен хәрби бәре­лешләр барды. – Ч. Г. ). Авыл хәл-ләрен, һәркемне сорап чыкты улым. Сөйләшкәндә шалдыр-шолдыр нидер очканы ишетелде. Мин инде бик борчылдым. Шуннан соң хәбәр-гә чыкмады: ике көн дә узды, бер атна да, ун көн дә узды. Барысы да Фәнилдән хәбәр юкмы дип сораша. Мин берни белмим. Район­да уллары, ирләре СВОга киткән­нәрнең төркеменә керткәннәр иде. Анда язышып торалар. Бөте­не­сенеке дә шалтырата: әле кичә хәбәргә чыкты, диләр, әле төнлә, әле иртән. Минекеннән генә бер хәбәр юк... 

Ул елны җил бик көчле булды. Гел йөрәккә тиеп улады да улады... Хәтта электр баганалары улады инде... Үземә урын таба алмый йөрдем ул көннәрдә. Алай бер начар төш тә күрмәдем үзе. Әмма йөрәкне жу иттерерлек бер хәл булды... Менә шушы алтын алкаларымны декрет акчасына алып кигән идем. Бер дә салганым булмады. 33 ел буе бер мәртәбә ычкынмады да алар. Бер иртәдә колагымны нәрсәдер чәнчүдән уянып киттем. Капшап карасам, уң колагымның алкасы ычкынган. Сикереп тордым, йөрә­гемә бәрде инде... Нәрсәгә бу алка ычкынды икән дигән уй китмәде... Сеңеллә­ремә сөйләдем. «Алка ыч­кына инде ул, була торган хәл», – дип тынычландыралар мине. «Ул бит еллар буе ычкынмаган алка», – дип өзгәләнәм... Ул вакытта Фәнилем үлеп яткан булган инде, мин генә белмәгәнмен... Әйтмә­гәннәр... 14 ноябрьдә үзебезнең район егетләре әниләренә шалтыраткач: «Яңа Чокалыдан бер егет үлде», – дигәннәр. Ул чакта авылдан бер минем улым гына киткән иде... Бер әни абыемның хатынына шалтыратып әйткән булган. Әмма туганнарым берсе бер сүз әйтмәде, белгертмәде дә. Алар да ышанмаган, рәсми хәбәр көткән-нәрдер инде... Фәнилнең хәбәре булмагач, туганнарымның балалары шалтыратып эзләп карады. Үлеләр арасында да, госпитальдә дә юк дигәннәр. Ул хәбәрне ишет-кәч тагын берсәк (бераз – Ч. Г.) тынычландым.

Инде ноябрь тәмамланып килә иде. Ә кечкенә сеңлем минем янга чыга да һаман бер сүз сөйли: «Апа, дөньяда нәрсә барганын аңлыйсың бит инде, анда шартлый, монда шартлый, үлемсез булмас инде», – ди. Алар мине үзләренчә әзерләргә теләгәннәр инде. Ана йөрәге моңа ничек әзер булсын?! Ул бит өмет белән яши, баласына начар булыр дигән уйны бервакытта да башына китерми.
 Декабрь керде... Туганнарым инде военкомат белән сөйләшеп тора икән. Мин берни сизмим... Беркөнне бөтен туганнарым килеп керде. Алар көн дә килмичә калмый, һәрвакыт ярдәм итәләр, шуңа мин алар килүенә өйрәнгән. Аны-моны уйламадым әле. «Хәбәр юкмы?» – дип сорыйлар. «Сау булса, моңынчы хәбәре булмый тормас иде», – дидем шунда. Бер братым кочаклап ук алды. Үзенең дә улы моннан ун ел элек юл һәлакәтендә үлгән иде. Шул арада военкомат кешеләре дә килеп керде... Улымның җәсәден 18 декабрьдә генә алып кайттылар. Үзебезчә, мөселманча юып җир-ләдек... Шарт­лап ядрә тигән булган. Өчәү булганнар. Улым белән бер егет үлгән, командирлары яраланган. Соңгы минутларын командиры сөйләгән инде Фәриткә. Миңа барысын да сөйләп кенә бетермиләр. 
Кечкенәдән йомшак булып үсте, артык та йомшак, кызлар кебек иде. Балачакта яулык бәйләп куйса, гел кыз бала иде. «Улым, сиңа кыз булып туасы калган», – дип әйтә идем. Шулхәтле мәрхәмәтле бала иде. Әйтеп тә аңлатырлык түгел... Мин аның кычкырып сөйләшкәнен дә белмим. «Ярар, әни»дән башка сүзе булмады.


Һәр анага үзенең баласы яхшы, сүз дә юк. «Фәнилем кебек бала тагын дөньяда бар микән», – дип уйлыйм... Үлеп тора иде минем өчен... Улым исән чакта нык идем, авырганым да булмады, хәзер менә бетерештем, даруларым кесәмдә генә йөри. Бала кайгысы кешене үтерә дә ала икән ул. Улым киткәннән бирле күземдә яшь кипми. Кем килсә дә, телефоннан сөйләшсәм дә, телемдә гел Фәнил... Күңелне кайтарырлык бер генә сүз дә әйткән бала түгел бит. Әйтеп аңлатырлык түгел... Хәзер менә фотосына гына карап утырырга калды. Сеңлемнең кызы Элсинә махсус киштә ясап куйды. Монда Фәнилнең фотолары, медале, үзе белән кайткан дисбесе, догалары, сәгате. Ул сәгать әле дә йөри, әмма вакытны дөрес күрсәтми…

Әле бит улым гына түгел, авылдагы бер братым да шунда китеп югалды... 2023 елны майда үзе теләп китте. Гаиләсе, өч баласы, оныклары бар... Миңа китәр көне җиткәч кенә әйтте. «Балакай, ник китәсең инде, белеп торасың бит», – дип кочаклап еладым. Бер елдан соң үле хәбәре килде. 48 яшь иде Рәмискә. Хәбәре бар, ә җәсәде юк менә. Бер ел узды инде... Аның өчен дә өзеләбез. Ярый әле улымның җәсәде булса да кайтты, үзебезчә җирләдек, кабере бар, дим. Фәнилем анда калса нишләр идем... Туганыбыз да үзебездә күмелсә иде…

Ил-көннәр тизрәк тынычлансын дип телим көн саен. Уллары булган әниләрнең иң зур теләгедер инде ул бүген... Илгә килгән кайгы инде... Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр... Качып йөри торган балалар түгел алар... Мин эштә булган булсам, дип тә, кайтмаган булсам, дип тә әйтмәде. «Әни, бар да яхшы булыр», – диде. Улымның үлемен әле дә күңелем кабул итә алмый.  Чынлап та Фәнил идеме соң дип сөйләшәбез кайчак... Югыйсә үз күзләребез белән күрдек. Бәлки, ул булмагандыр дигән уй килеп керә бары... Менә-менә кайтып керер кебек. Әниләр күңеле көтәр өчен яралгандыр инде ул. Һәм дога укыр өчен... Улым һәрвакыт: «Әни, догаңда бул», – дип әйтә иде…

Айдар ГАЗИМОВ кече сержант, хәрби бурычын үтәргә армиягә киткәч, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итү өчен контракт төзи. Ярты ел Сириядә хәрби командировкада булып кайта. Анда медаль белән бүләкләнә. 2022 елда махсус хәрби операциягә җибәрелә. Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы территорияләрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә үлгәннән соң «Батырлык ордены» бирелә.


Рушания ИДРИСОВА:
– Ирем Дамир белән 11 ел бала көттек. Булмады. Бала алу турында мин сүз кузгаттым. «Бер кыз алыйк», – дидем. «Ә нигә кыз гына? Алсак малай да, кыз да алыйк», – диде ирем. Аның шушы сүзе барысын да хәл итте. Бертуган балалар эзли башладык. Документларны башта ук балаларны гаиләгә алу өчен дип тутырдык. 6 яшьлек Айдар белән 4 яшьлек Альбинаны беренче күрүдә үк ошаттык. Үзебезнекеләр, дидек. Балалар да юл буе: «наш папа, наша мама» дип кайтты. Казан-нан кайткан кичтә үк үзебездә туган балалар кебек булдылар. Уллыкка алдыкмы, гаиләгә тәрбиягә алдыкмы – бервакытта да безнең өчен мөһим булмады ул. Бу документта гына язылган сүзләр. Без аларны беркайчан да ят итеп санамадык. Кайтканда бер тамчы татарча белмиләр, русча гына сөйләшәләр иде. «Мама», «папа» дип әйтергә телисез икән, «әти» һәм «әни» дип әйтегез», – дип аңлатты Дамир балаларга. Шундук туган телләрендә әйтә башладылар. Альбина Айдарга исеме белән генә эндәшә иде. «Ул синең абыең, «абый» дип әйт», – дип өйрәтте әтиләре. Альбина шул чактан ук абый дип әйтергә гадәтләнде. Бик тәрбияле булдылар, «оланнарыгыз шундый, мондый» дигән бер сүз ишетмәдек кешеләрдән дә. Мак­танып әйтмим, ничек бар шулай әйтәм. Бик якты күңелле балалар. Кешеләр йөрәк астында йөрткән балаларыннан әллә ниләр ишетә, минем бер кыек сүз ишеткәнем булмады. Бик ярдәмчелләр, һәр­вакыт булышырга әзер булдылар. Үсмерлек чорларында да авырлык китермәделәр. Үз әти-әниләрен дә искә алмадылар. Алар әти-әниле ятимнәр иде. Шулай да Айдар 7 нче сыйныфларда укыганда телефоннан әтисе шалтыраткан аңа. Номерын, күрәсең, социаль челтәрләрдән тапкандыр. «Мин синең әтиең», – дигән. «Минем әти өйдә», – дигән дә Айдар телефонын сүндер-гән. Без инде теләсәң аралаш, дидек. «Минем әти дә, әни дә бер генә – сез», – диде Айдар ул чакта. Айдар белән Альбина бер-берсе өчен үлеп торалар иде. Кайтып керсәләр иң элек: «Альбина өйдә-ме?», «Абый өйдәме?» дип сорыйлар иде. Ул сорау өйгә кергән саен әйтелә иде. Әнә шулай минут эчендә бер-берсен югалттылар. Туганлык җепләре бик нык иде балаларда…

Айдар мәктәпне тәмамлагач, Чүпрәледә техникумга укырга керде. Укуы тәмамлануга армиягә китәргә теләде. «Бар да бара, мин дә барам. Миңа кайчан повестка килер?» – дип, вакыты җиткәнен көтеп торды инде. «Армиягә бармаган егет егет түгел ул», – дия иде. Призывка эләгү эләкмәвен белер өчен әтисе белән Буага хәрби комиссариатка да барып кайттылар әле. 2018 елны Приморье краена Уссурийскига хәрби бурычын үтәргә китте. Дамирның ике туганы шунда офицер, бер энекәшебез дә шунда хезмәт итә иде. Шуңа күңелебез тыныч булды. Айдар ярты ел хезмәт иткәннән соң контракт төзеде. Еракта калуына эчем пошты, әмма без балаларның бер генә теләк­ләренә дә каршы төшмәдек, кире­сенчә, һәрвакыт теләктәшлек итәргә тырыштык. Менә Альбинабыз да балачактан табиб булам дип хыялланды. Ульяновскида башта медицина көллиятен тәмамлады, аннан соң институтка укырга керде. Бишенче курста укый инде. 

Айдарыбыз бер ел узгач ялга кайтты. «Миңа ошый, мин хәрби булам», – диде. Ул чакта ил тыныч иде бит әле. Хәрби булу – абруйлы эш. Нияте – укырга керү иде. Кече сержант булды. Ике ел хезмәт иткәч, ярты елга Сириягә китте. Борчылып, куркып тордык инде, һәрвакыт элемтәдә булдык. Махсус хәрби операция башланганда улыбыз ялда безнең янда иде. Аңа частеннан шалтыраттылар. Иптәшләре китә башлады. «Әни, безгә дә чират җитәр инде», – диде улыбыз. Айдарның ялы беткәнче барысы да җайланыр дип өметләндек. Болай озак булыр дип уйламадык та. Айдар, әле киткәч тә, беркадәр частендә хезмәт итте. Аннан соң аларны Хабаровскига учениега җибәрделәр. Танкист булырга укыттылар. Июнь ае иде, беркөнне Айдар шалтыратта: «Әни без киттек, самолетка утырабыз. Барыгызны да яратам», – диде. Коелдым да төштем, нишли алам инде?!. Исән-сау кайтуын теләдем. Бик озак барды алар: башта самолетта, аннан поездда. Барганда поезддан төшеп-төшеп калучылар булуын да әйтте. «Син барма, мин барма, кем барырга тиеш соң анда?» – диде Айдар. Барып җиттек дип шалтыратканнан соң ике атна хәбәре булмады. Бик борчылдык. Частена шалтыратып эзли башладык. Әллә хәбәр иткәннәр, әллә җай туры килгән – шалтыратты. Кайда икәнен әйтмәде. «Бар да яхшы, әлегә сөйләшә алмыйбыз. Тиздән бар да төгәлләнә», – дип безне тынычландырды. «Сентябрьдә референдум була да, кайтабыз», – диде. Сентябрьдә мобилизация башланганда улыбызны җирләгән идек инде…

Берничә кешегә бер телефон иде аларның. Шул номердан һәрберсе үзенекеләренә хәбәр салып торды. Айдардан ике көн җавап булмады. Беркөнне: «Сез Айдарның әни­семе?» – дип яздылар. Болай да урынында булмаган йөрәк сикерә башлады инде. «Әйе, ник үзе язмый?» – дип яздым. «Борчылмагыз, Айдар җәрәхәтләнде. Севастопольдә госпитальдә», – дигән җавап килде. Хәбәр көтеп яши башладык. Аңында булса, ике сүз язып җибәрә ала бит инде дип уйладык. Өч көн көттек тә интернеттан госпиталь номерын табып шалтыраттык. Безнең исемлектә юк, диделәр. Үлүчеләр арасында юк дип шатландык, ә алар исәннәр исемлеген әйткән булган икән. Телефон аша бөтен нәрсәне аңлап бетереп буламы инде... Улыбыз инде бер көн элек госпитальдә җан биргән булган. Икенче көнне иремә улыбыз турында хәбәр иткәннәр. Ирем шундук әйтмәде әле. Мин каз йолкышырга киткән идем, көн туса, эш бетми бит инде, беркем дә начар хәбәр көтеп кул кушырып утырмый. «Айдарның хәле авыр, әллә ни булуы бар, әзерләнеп торырга кирәк инде», – дип шалтыратты Дамир. Шул ук сүзләрне Альбинага шалтыратып әйттем. Дамир очрашкач кына барысын да сөйләде. Улыбыз утырган БМПга гранатомет ата, ул яна башлый. Танк эченнән алып чыгалар чыгуын, әмма улыбыз янып өлгерә инде... Бу хәбәрне ишеткәч тә, бәлки, Айдар түгелдер дигән өмет белән яшәдем. Алып кайткач, үз күзләрем белән күрдем... Бик авыр бала үлемен кичерү. Төзәлмәс яра инде ул... Менә өч ел була. Айдарны искә алмыйча, Айдар шулай дип әйткән иде, дип әйтмичә бер көнебез дә узмый. Бик кадерле иде шул безнең өчен... 

Ана күңеле сизә икән ул, әллә Аллаһы Тәгалә сиздертәме?!. Айдарның үлеменә ике-өч атна кала, төш күреп уяндым. Хат кил-гән икән, дим. Эче тулы документ. Айдарның паспорты, хәрби билеты да шунда. Хәрби билетының соңгы битен ачкан идем, анда: «Уволен из рядов Российской армии по случаю смерти» дип язылган. Йөрәгем жу итеп уяндым, шундук Дамирга сөйләдем. «Көн дә сөйлисез, шуңа күрә төшеңә әллә ниләр керә, гомере озын булыр. Исән-сау кайтыр», – диде. Альбина да шул чак-ларда абыйсының үлгәне турында төш күрде. «Кирәкмәгән төшләр күрәбез инде», – диештек тә оныттык. Әйтәм бит, беркем дә начар хәбәр көтеп яшәми, бигрәк тә балаңнан... Ә бит менә ничек белгерткән... 

Хәзер менә фотолары гына калды. Фотоларын һәм медальләрен куяр өчен махсус шкаф ясаттык. Район җитәкчелегеннән рөхсәт сорап, авыл уртасында үз хисабыбызга һәйкәл куйдык. Үзебез өчен истәлек булдырдык шулай. Ул һәй-кәл – улыбызны ярату, аның белән горурлану, аны онытмау билгесе. Андагы фотода елмаеп карап тора ул. Дамир мәдәният йортында эшли безнең, көн саен яныннан узып йөри. Аңа да бик авыр. Сиздермәскә тырышса да, барысын да аңлыйм... 

Ходай язганнан качып кала алмыйсың, диләр. Үзебезне шулай дип тынычландырабыз инде... Әмма балаңны югалту – гомерлек яра... Бигрәк акыллы, мәрхәмәтле бала иде шул. Мәрхәмәтле дигән­нән... Айдар һәлак булып, күпмедер вакыттан соң, Альбинаның мес-сенджерында абыйсының элеккеге номеры элемтәдә дип чыга. Ул шундук әлеге номерга яза. Баксаң, бу егет фронтта яралана, аны госпитальгә озаталар. Шул чакта Айдарыбыз туганнарыңа шалты­ратырсың дип, телефонын бу егеткә бирә. Бик озак госпитальдә ята, күрәсең, хәлләнгәч телефонны кушкан. Айдарның үлгәнен белмәгән дә... Ул номер хәзер күренми инде, сим-картасын алыштыргандыр, мөгаен. Ә үзебезнең телефоннарда Айдарның номерын бетерергә кул күтәрелми. Җибәргән аудиохәбәрләре дә саклана. Берсәк авыр вакытта тыңлап алгач җиңелрәк булып китә кебек. Нигә тәрбиягә малай алдык микән дип үкенгән бер минутыбыз да булмады. Без уллы булып яшәп калдык. Үстердек, карадык, бәхетле итәргә теләдек.... Ә иң мөһиме – чын каһарман егет тәрбияләдек…

 


Марат ГАФАРОВ, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы:
– Чүпрәле районы махсус хәрби операциядә булган 300 дән артык якташыбыз белән горурлана! Алар – Бөек Ватан сугышы елларында фашистларга каршы көрәшкән җиңүчеләрнең лаеклы варислары.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле безнең егетләргә районнан 77 гуманитар конвой җибәрелде. Гуманитар ярдәм арасында сугышчан бурычларны үтәү өчен кирәкле бар нәрсә – автомобильләрдән һәм квадрокоптерлардан алып, халкыбыз кулы үрелгән маскировка челтәрләренә кадәр. Сугышчылар өчен өйдә пешерелгән ризыклар, кайнатмалар, камыр ризыклары аеруча кыйммәтле, алар туган йортны хәтерләтә. Рәхмәт сүзләрен без алардан һәрвакыт ишетәбез һәм кайткач район халкына җиткерәбез.

Кыска вакытлы ялда булган хәрби хезмәткәрләребез һәм аларның гаиләләре белән даими очрашулар уздырыла. Сугышчыларыбызның әти-әниләре мөрәҗәгате буенча төрле ярдәм күрсәтелә: йортларны су белән тәэмин итү челтәренә тоташтыру, торакны ремонтлау өчен төзелеш материаллары белән булышу, утын белән тәэмин итү, матди ярдәм һәм бик күп башка сораулар... Хәзерге вакытта хәрби хезмәткәрләрнең алты ялгыз ата-анасына даими социаль хезмәт күрсәтелә. Моннан тыш, сугышчыларның әниләре өчен шифаханә-курорт дәвалануы һәм тернәкләндерү оештырылды. Балалар да игътибарсыз калмый: каһарманнарыбызның 32 баласы быел «Акчарлак» лагеренда ял итте.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның  һәм һәлак булганнарның гаиләләре һәрвакыт даими игътибар үзәгендә. Сакчылар үзләре дә игътибарсыз калмый. Район күләмендәге барлык мөһим чаралар – Сабантуй, Акатуй, Яңа ел, Җиңү көне, спорт ярышлары һәм мәдәни вакыйгалар вакытында кыска вакытлы ялга кайткан сугышчыларыбыз, ветераннарыбыз тантаналы рәвештә хөрмәтләнә. Бу – аларның хәрби хезмәтенә җәмгыятьнең рәхмәт билгесе.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, волонтерларга һәм барлык чүпрәлеләргә каһарманнарыбызның рухларын сакларга ярдәм иткән кайгыртулары һәм игътибарлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Һәрбер ярдәм алар өчен көч һәм өмет чыганагы булсын! Җиңү белән исән-сау кайтуларын телибез һәм көтеп калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар