Логотип
Актуаль тема

Абортлар: тыяргамы, тыймаскамы?

«За жизнь» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең һәм «Православные добровольцы» хәрәкәтенең абортларны тыя торган закон чыгарырга кирәк дигән мөрәҗәгате тирәсендә бәхәсләр куерганнан-куера бара. Мондый чикләүләрне (тыю түгел, ә чикләү) Сталин чорында да кертеп караганнар. Ә менә Ленин андый законны әле 1920 елда ук юкка чыгарган. Дөрес, Патриарх Кирилл имзасы торган Мөрәҗәгатьнең ни белән бетәсе билгесез. Дәүләт Думасына барып җитәрме, халык илчеләре хөкеменә куелырмы ул, уртак фикергә килә алырлармы алар? Бик четерекле, һәркемнең бары үзенә генә кагыла торган мәсьәлә ич бу! Һәр ил әлеге проблеманы дини карашлардан һәм демографик вазгыятьтән чыгып хәл итә: әйтик, Чили  һәм Доминикан Республикаларында ул бөтенләй тыелган. Аргентина, Израиль, Перу кебек илләрдә, мәсәлән, көчләнгән хатын-кыз авырга уза калса, аны төшертү рөхсәт ителә. Мәгълүматларга караганда, безнең илдә 1 миллион 900 мең бала туса, 700 мең аборт ясала. Мәгълүм ки, табиблар, һәрхәлдә, ана белән бала сәламәтлегеннән чыгып эш итә. 
 
Әлбәттә, бу – мөһим мәсьәлә. Ул илнең демографик хәленә генә кагылмый, ул – һәр гаиләнең хәл-хәятенә кагыла Шуңа күрә аны бер кизәнүдә гамәлгә кертеп булмый. Әгәр дә без абортларны тыйсак, медицинада яңа мафия барлыкка киләчәк, яшертен (криминаль) бала төшертүләр һәм шуның аркасында үлемнәр дә артачак. Тыяргамы, тыймаскамы абортларны? 
 
Илнар хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы:
– Әлбәттә, тыярга... Бу бит кеше үтерү белән бер. Ә кеше үтерү – ул җинаять. Бала яралган икән, димәк, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы булган, дигән сүз. Ана буласы хатын карынындагы яралгыны Аллаһ бүләге итеп кабул итәргә тиеш. Тормышлар авыр бит, дип тә әйтергә мөмкиннәр. Бусы да дөрес түгел. Үзең турында гына уйларга ярамый. Бала – ул үз ризыгы белән туа. Аллаһы Тәгалә – туендыручы. Әгәр дә инде аның тууы ананың сәламәтлегенә зыян китерәчәк, дисәләр, ул чагында уйлап карарга була. Тик бусы да бары ата-ана эше, моны бары алар гына хәл итә ала.

Зилә Вәлиева, «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы рәисе:
– Бу – гаять сак килүне таләп итә торган җитдидән-җитди мәсьәлә. «Әйе», «Юк», дип кырт кисеп кенә булмый монда. «Ярамый» дигән кисәтүләр бар инде ул. Минемчә, иң мөһиме: гаиләдә бәхетсез балалар булмасын. Ата-ана назына тилмергән бала матди яктан авыр тормышлы гаиләләрдә генә түгел, бик мул-бай тормышлы гаиләләрдә дә булырга мөмкин. Ә бит, бер уйласаң, балага бәхетле булу өчен бик аз кирәк: сөеп-сөелеп үскән баладан да бәхетле кеше бармы икән?! 
 
Бала тудыру – җаваплы эш. Бу һәр яктан шулай. Ата-ана нинди адымга баруын бала әле карында ятканда ук тоярга тиеш. Хатын-кыз төрле хәлләргә юлыга: кайберсе эчә башлый, кайберсе наркоманга әйләнә. Андый хатын-кызның сәламәт бала табуы икеле. Белмим, андыйларга бала табу кирәкме икән? Дөнья булгач, төрле  хәлләр була. Хәзер әнә балигъ булмаган яшүсмер кызларны мәсхәрәли башладылар. Ә шуннан соң йөккә узса... Төшертмичә нишләсен ул? Әйткәнемчә, һәр очракны аерым карарга кирәк. Һәрхәлдә, хатын-кыз үзе хәл итәргә тиеш бу мәсьәләне.

Флюра Илдарханова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры:
– Ир белән хатын гына хәл итә торган гаять дәрәҗәдә нечкә мәсьәлә бу. Өзеп кенә әйтеп булмый. Әйе, балалар кирәк. Чөнки алар – безнең киләчәк. Кызганыч, бүгенге хәлдә без әллә ни майтара алмыйбыз. Чөнки биш никахның дүртесе таркала. Яшь парлар биш-алты ел бергә гаилә булып торганнан соң да бала таба алмыйлар. Дөресрәге, табарга теләмиләр. Хатын-кыз башта фатир ди, аннан – карьера, аннан аның диңгез күрәсе килә. Аннан гына бала исенә төшә. Ул вакытта инде ул,  ни сәбәптәндер, бала таба алмас хәлгә килгән була, йә ире белән аерылыша. Мондый күңелсез хәлләр булмасын өчен мәктәпләрдә кыз балага – ана, ир балага ата тәрбиясе бирердәй дәресләр кертергә кирәк. Элек бар иде ул: «гаилә тормышының этикасы һәм психологиясе» дип атала иде. Хәтта укучы балага гаилә нормаларын өйрәтергә алынган шушы фәнне дә алып ташладылар. Чынында, ана тәрбиясе дигән төшенчә – ул мәктәптә дә, гаиләдә дә юк. Кызлар аның ни икәнен белмиләр дә. Без Мөхлисә Бубый һәм Ризаэтдин Фәхретдиннең бу җәхәттән булган фикерләрен җыйнап, дүрт китап итеп чыгардык. «Гаилә һәм тәрбия» дәресләрен шуларга нигезләп алып барганда гына да балаларны бик күп нәрсәгә өйрәтергә була.

– Гомерем буе Баулы районының Исергәп һәм Кызылъяр авылларында табиб булып эшләгән кеше буларак, мин бу сорауга: «Һич кенә дә абортларны тыярга ярамый!» – дип әйтәм. Без инде ул «ярамый»ларны бер кичердек. Ул чагында да өйдә качып, бала төшертеп кан эчендә яткан әниләрне хастаханәгә ташулар үзәккә үтте. Криминаль абортлар саны артачак, белер-белми төшертергә ярдәмгә алынган «белекле хатыннар» акча эшләячәк. Ярамый. Һич ярамый. Моның ялгыш, кирәкмәс адым булуын тормыш раслап күрсәтте ич инде. Тагын нәрсә кирәк? Мин эшләгән 1500 кешелек авылда ел саен 60 лап бала туа торган иде. Ул чагында өйдә бәбиләү шартлары да инде ташка үлчим: авыру астына җәяргә хәтта клеенкасы да юк иде бит аның. Шуңа инде... Ел да бала тапмас өчен төшертәләр иде. Баланы табарга гына түгел, багарга да кирәк бит аны.           

фото: https://pixabay.com    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин абортларга каршы. Лэкин югарыдагы ханымнар дорес эйтэ: криминаль абортлар артып, тумаган бала белэн бергэ хатын- кыз улемнэре дэ артачак. Бала тошертуче ана да, тошеруче табиб та ин зур гонаhларнын берсен эшлилэр: кеше утерэлэр. Аны эле кулга алып соеп булмаса да, уч тобе кадэр генэ булса да- ул ИНДЕ ЖАН ИЯСЕ! Кызганычка каршы, бик азлар гына минем кебек фикердэ. Уйламыйча женси монэсэбэткэ кермэслэр иде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Саклану чаралары турында мжгьлуматне кубрэк биру кирэк, минемчэ. Табиблар аборт белэн акча эшли, бу буш процедура тугел, ша3тый бэхале. Саклану чаралары узен аклый бит. Кырт кискп тыярга дип кенэ хич булмый, доньяда торле хэл булырга момкин. Барып чыкмаган Яшерен аборт аркасында гарип туганнарны белэбез бит.

      Хәзер укыйлар