Логотип
Сораулар

Сәрия САБУРСКАЯ, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил

Сорауларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская җавап бирә

Бирелгән сорау:

Сезгә инвалидлар да үтенеч белән киләме? Аларга ничек ярдәм итәсез? (Альбина Мөстәкыймова. Әлмәт)

Эксперт җавабы:

Филиппинга – Азия илләрендәге Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең эшчәнлегенә багышлап үткәрелгән зур очрашуга барганда хәйраннар калган идем. Бер шәһәргә килеп төшәбез, икенче самолетка күчеп утыручылар өчен самолет янында бала һәм инвалид коляскалары тора. Хезмәт күрсәтүче персонал, инвалидларны коляскаларга утыртып, кирәкле самолетка китереп куя. ә бездә бу турыда хыялланырга гына мөмкин. Чит илдән кайтуга ук аэропорт, тимер юл вокзалы җитәкчелеге белән сөйләштем. Пандуслар, ишектән керү юлларына махсус җайланмалар, махсус бүлмәләр кирәклеге хакында әйттем. «Бездә пандус бар бит» диләр, аңламамышка салышалар. Шуны аңларга тиешбез: без бу проблемадан качып котыла алмыйбыз. Бүгенге көндә республикада 325,16 мең инвалид яши. Шуларның 46,4 меңе – әле гөрләтеп эшли торган яшьтә. ә менә ундүрт меңгә якыны – инвалид балалар. Аларны тормыштан аралап, фатирларында бикләп тоту, минемчә, җинаять ул. Менә кемнәр социаль яклауга мохтаҗ! Бу нәүбәттән хәзер Россия Федерациясе, Татарстан хөкүмәте белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә медицина, социаль ярдәм күрсәтүне яхшырту буенча чаралар эшли. Программалар бар алар. Соңгы ун ел дәвамында гына да бездә җиде программа кабул ителде. Тик, күргәнегезчә, болар гына җитми.

Хәзер укыйлар