Сорауларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская җавап бирә
Поделиться:
Ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләргә фатир тиеш икәнен беләбез. Әгәр дә балалар йортында тәрбияләнүченең фатирга чиратта тормавы ачыкланса, нишләргә? (Гөлфинур Сәлимова. Актаныш)
Әйе, балалар йортларында тәрбияләнгән ятимнәрне мөстәкыйль тормышка аяк басуга ук фатир белән тәэмин итәләр. һәрхәлдә, бу – закон буенча каралган. һәм моны берәү дә кире кага алмый. Беренче эш итеп аның социаль статусын билгеләргә – ятимлеген танытырга, тиешле органнарга торакка чираттан төшеп калырга мәҗбүр булу сәбәбен аңлатырга, шуннан соң гына фатир бирдерү турында сүз алып барырга мөмкин булачак. Без бу эш белән җитди шөгыльләнәбез.