Логотип
Сораулар

Сәрия САБУРСКАЯ, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил

Сорауларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская җавап бирә

Бирелгән сорау:

Солдат әниләренә төрлечә ярдәм итәсез икән дип ишеткән идем. Чынлап та булышасызмы? (Ләйсирә Фазылҗанова. Казан)

Эксперт җавабы:

Без һәрвакыт законнарга таянып эш итәбез. Бары законнарга... әмма кайчак аларның күпчелек халыкның мәнфәгатен чагылдырмый торганнары да була. Бер караганда, закон бар, тик аны конкрет бер очракта кулланып булмый. әйтик, Чечняда вафат булучыларның әти-әниләренә түләүләр әфганстанда үлеп калучыларныкына караганда күпкә кимрәк. ә бит югалту бер үк дәрәҗәдә ачы, кайтаргысыз, ә әти-әни һәр ике очракта да картаймыш көнендә туендыручысын югалткан. Ни өчен аларга түләүләр төрлечә? Бу аңлашылмаучанлык буенча да Идел буе федераль округы җитәкчелегенә материал әзерләдек. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Клавдия Новикова белән элемтәгә кердек. Аның аша Дәүләт Думасына яңа закон кабул итү инициативасы белән чыгабыз. Хәрби комиссариат белән гел аралашып торабыз. үзебезнекеләр белән генә түгел, егетләребез хезмәт иткән регионнардагы хәрби комиссариатлар белән дә, дип әйтүем. Тәҗрибә күрсәткәнчә, безнең солдатлар, әлбәттә инде аларның әти-әниләре дә, үз хокукларын һәм кыерсытылган очракта үзләрен ничек итеп якларга кирәклеген белмиләр. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасының Хәрби Комиссариаты белән берлектә, армия сафларына китүчеләр өчен белешмә әзерләдек. Көзге чакырылышта аны һәр солдатның кулына тоттырып җибәрдек. Инде килеп, солдатларыбызны хәрби частька кадәр озата баруны гадәткә керттек. Бу чара да үзен нык аклый. Юлда бит төрле хәлләр була.

Хәзер укыйлар