Логотип
Сораулар

Рита СӘЛАХОВА, йогышлы авырулар буенча югары категорияле табибә

Йогышлы авыруларга кагылышлы сорауларга табиб-инфекционист Сәлахова Рита Мизхәт кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

ВИЧ инфекцияне гадәттә наркоманнар, теләсә кем белән кунып йөрүчеләр, ялгыш адым ясаучылар эләктерә. Ә бер гөнаһсыз кешеләрнең дә бу чирне йоктырган очраклары буламы? (Нурия Закирова. Казан.)

Эксперт җавабы:

Кызганыч, андый очраклар да була шул. Менә берничә генә мисал. ...Настя исемле кыз ире белән язылышмыйча тора. Иренә кечкенә генә операциягә керергә кирәк булган да, анализлар биргән... «Кайдан, ничек?» – дип икесе дә аптырап калган. Исләренә төште: җәй көне ире абыйлары белән – ә алар икесе дә ВИЧ-инфекцияле – сугышкан икән. Канга батып беткәнче. Яралар да барлыгына ул чакта нигәдер игътибар итеп тормаганнар.

...Тагын бер гаилә менә: матур гына, тәртипле генә яшәп яталар, ирнең дә, хатынның да читтә элемәләре юк. Үзенең ВИЧ-инфекцияле икәнен хатын бала төшертергә баргач белә. Аның апасы белән җизнәсе икесе дә наркоман икән. Берсендә, идән юган вакытта, ул әле генә алар кулланган энәгә кадала.

...Яки менә бер хатын. Ул ВИЧ-инфекцияле улының кырыну станогын нибары бер тапкыр файдаланырга алып торган. Ә бер төркем яшьләр, ялга баргач, электр теш щеткасы күреп – аның әле бездә яңа чыккан чагы була – кызык итеп, бар да шуның белән тешен чистарта. Һәм нәтиҗә – бер үк диагноз!

Ир-ат белән хатын-кыз бергә озаграк яшәгән саен, парларның сәламәт булганына ВИЧ-инфекциянең иярү куркынычы арта. «Сакланабыз», дисәләр дә, сакланып бетә алмыйлар. Ә кайчакта берсе икенчесеннән махсус та ияртә. «Мин аны яратам», «без икебез дә бертөрле булырга телибез», диләр. «Балаларыгыз бар, алар хакына берегезнең сау-сәламәт калуы кирәк», – дигәнебезне ишетмиләр дә.

Күп вакыт кеше: «Бу миңа кагылмас», – дип уйлый, Ходайның «сакланганны саклармын» диюен оныта. Бер пациентыбыз сөйли: «Гел йөри торган теш табибым бар. Бу юлы тешем сызлап бардым да, ул мине перчатка кимичә генә карарга тотынды. Эчемдә ут, ләкин миндә СПИД дип әйтә алмыйм! «Нигә кимисең?» – дим. Ә ул: «Үзебезнең кеше бит инде син», – дип җавап бирде».

Хәзер укыйлар