Логотип
Сораулар

Рита СӘЛАХОВА, йогышлы авырулар буенча югары категорияле табибә

Йогышлы авыруларга кагылышлы сорауларга табиб-инфекционист Сәлахова Рита Мизхәт кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Ир-атка караганда, ВИЧ-инфекция хатын-кызга ике-өч тапкырга ешрак йога диләр. Бу чынлап та шулаймы? (Динә Усманова. Казан)

Эксперт җавабы:

Әйе, шулай. Ләкин чир наркоманнар арасында күбрәк таралганга, СПИДлы ир-атлар да аз түгел. Соңгы вакытта ВИЧ-инфекциялеләр арасында бер төркем хатын-кызлар барлыкка килде. Аларга илле яшь тирәсе. Кайсы иреннән аерылган, кайсы тол, кайсының ире авырый... Азып-тузып йөрүчеләр түгел, наркоманнар түгел. Климакс вакытында организмда үзгәрешләр башлана. Һәм боларның һәркайсы каяндыр: «Ир-ат белән җенси мөнәсәбәттә булсаң, барысы да узачак», дигән сүз ишеткән. Читкә бер адым һәм менә шундый диагноз. Организмның яшь вакыты түгел, җенси органнарда үзгәрешләр, ялкынсыну, ярылулар бар – инфекция эләктерү өчен күп кирәкми, бер тапкыр да җитә. «И-и җүләр булдым», – дип үкенәләр.

Хәзер укыйлар