Логотип
Сораулар

Рита СӘЛАХОВА, йогышлы авырулар буенча югары категорияле табибә

Йогышлы авыруларга кагылышлы сорауларга табиб-инфекционист Сәлахова Рита Мизхәт кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Әле әни булырга өлгермәгән ВИЧ-инфекцияле кызлар бала таба аламы? Ананың чире балага йокмаган очраклар да була икән дип ишеттем. (исеммне күрсәтмәгез)

Эксперт җавабы:

Әйе, табалар. Йөкле чакта антиретровируслы препаратлар (АРВ) кабул итәргә, хатын-кызлар консультациясеннән тыш, безнең үзәктә дә даими күзәтелеп торырга кирәк. Бу хатыннарга бәбиләгән вакытта да шушы ук препаратларны бирәләр, ә сабыена тууга АРВ сиробы эчерәләр. Туксан тугыз процентка якын бала сәламәт туа. Яшь ярымга кадәр алар бездә исәптә тора. ВИЧ-инфекцияле әниләр сәламәт әниләрдән бер яклары белән генә аерыла – аларга бала имезергә ярамый: ВИЧ кешедән кешегә кан, сперма, аналык җиңсәсендәге сыеклык һәм ана сөте аша күчә.

Хәзер укыйлар