Логотип
Сораулар

Рита СӘЛАХОВА, йогышлы авырулар буенча югары категорияле табибә

Йогышлы авыруларга кагылышлы сорауларга табиб-инфекционист Сәлахова Рита Мизхәт кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Комлыкта йөргәндә аягыма шприц энәсе кадалды. Хәзер бик куркам. Нишләргә инде миңа? (исемемне күрсәтмәгез)

Эксперт җавабы:

Инфекцияне эләктерү куркынычы янаганын белгән очракта шунда ук безгә килергә кирәк! «Авария ситуациясе» дип атыйбыз аны. Әгәр кеше 72 сәгать эчендә безгә мөрәҗәгать итеп, шунда ук профилактика чаралары үткәрелә башласа, инфекция иярмәскә дә мөмкин. Андый вакытта өч ай саен анализ биреп, бер ел буе табиб күзәтүе астында булу зарур. Кирәкле препаратлар наборы белән ял, бәйрәм көннәрендә дә кизү торабыз – ашыгыч ярдәм табиблары моннан хәбәрдар. Ире яки хатынында ВИЧ-инфекция булганнар да белә моны. «Презерватив ертылды, нишлик?» – дип, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә шылтыратырга мөмкиннәр.

Хәзер укыйлар