Логотип
Сораулар

Наилә ГАЙНАНОВА, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог

Хатын-кыз сәламәтлеге буенча үзегезне кызыксындырган сорауларыгыз булса, языгыз. Сезнең сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Гайнанова Наилә Наил кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Әле бала тапмаган хатын-кызларга эрозияне көйдереп дәваларга ярыймы? Соңыннан аның кире нәтиҗәсе булмасмы соң? (Ясмин Шакирова. Казан.)

Эксперт җавабы:

16 яшьтән 26 яшькәчә булган чорда эрозия гормональ үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, бала тапмаган яшь хатыннар эрозияне көйдерергә ашыкмасын иде. Бу очракта мин аларга табиб күзәтүе астында булырга, инфекцияне дәваларга тәкъдим итәм. Аннан соң гына азот белән өшетү һәм электр тогы белән көйдерү...

Аналык муентыгын сыек азот белән эшкәрткәндә, зарарланган урын сәламәт тукымага кадәр өшетелә. Бу – авырттырмый һәм җөйләр калдырмый торган ысул. Шушы сеанска кадәр дә, аннан соң да Гексикон дигән шәм куярга тәкъдим итәм. Ул шәмнән хатын-кыз йөклелек чорында һәм лактация вакытында да файдалана ала, чөнки аның зыяны юк.

Хәзер укыйлар