Логотип
Сораулар

Марина ЕГОРОВА, Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе

Кулланучылар хокукын яклауга кагылышлы сорауларыгызга Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе Егорова Марина Ивановна җавап бирә. 

Бирелгән сорау:

Мангалны ничек дөрес сайларга?

Эксперт җавабы:

Язгы-җәйге чорда табигатькә чыгып, дуслар белән хуш исле шашлык кыздырасы килә бит ул. Ә моның өчен яхшы мангал кирәк. Алыйм дигән кешегә бүген аның ниндиен генә тәкъдим итмиләр: авыры, җиңеле, арзаны, кыйммәте. Ләкин кыйммәте әле ул иң яхшысы дигән сүз түгел. Ничек ялгышмаска соң? Иң элек мангалның нинди материалдан эшләнгәненә игътибар итегез. Иң чыдамы – чуеннан эшләнгәне. Чуен тиз кыза, тиз генә суынмый. Чуен мангал сезгә 100 ел да хезмәт итә ала. Әмма ике «ләкин» бар: беренчедән мондый мангал бик кыйммәт, икенчедән адәм күтәрә алмаслык авыр, үзең белән тегендә-монда алып йөртә алмыйсың. Тимер мангал. Иң яхшысы күгәрми торган тимердән ясалганы. Артык кыйммәт түгел ул. Мондый мангаллар җыела һәм сүтелә торган була, үзең белән йөртер өчен бик тә кулай. Ләкин тимер мангал бик озак хезмәт итә алмас. Күмер эссесеннән ул бик тиз яраксыз хәлгә килә. Тимер мангалда шашлыкны фәкать әзер күмер белән генә пешереп булачак, анда утын ягарга ярамый. Әле тагын кирпечтән ясалган мангаллар да була. Боларын инде үзең белән алып йөртә алмыйсың, ул гел бер урында гына торачак. Кирпеч арзанлы һәм чыдам материал, җылыны озак тота. Кирпечтән ясалган мангал да шактый озык хезмәт итәчәк. Икенче төп критерий: мангалның тирәнлеге. Сай булса да, артык тирән булса да яхшы түгел. Иң оптималь биеклек – 13-14 см. 18-20 см булса, күмер күп кирәк булачак, югыйсә ит кызмый кала. Менә, мангалны сайладык, ял итеп, дуслар белән сыйлану өчен бар да әзер. Ләкин эш барышында яңа мангалның җитешсезлекләре күренә башласа? Яки үлчәме дөрес булмаган, яки сүтеп-җыю өчен уңайсыз... Ә сатучы бу хакта әйтеп бетермәгән... Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукын яклау» законының 18 маддәсе нигезендә, товарның берәр җитешсезлеге ачыкланган очракта, сатып алучы алдында берничә вариант бар. Товарны шундый ук икенчесенә алыштырып бирүләрен сорау; мангалны икенче төрлесенә алыштырып бирүләрен сорау. Бу очракта бәя аермасы кире кайтарыла яки инде өстәп түләнә; товарның бәясен киметүләрен сорау; мангалны бушка төзәтеп бирүләрен сорау, үзегез төзәттергән булсагыз, тоткан чыгымнарны киер кайтаруларын таләп итү; товардан баш тартып, акчагызны кире кайтарып алу. Сатучы таләп итүгә, сатып алучы төзек булмаган товарны кире кайтара, аны кире кайтаруга бәйле чыгымнарны сатучы үзе күтәрә. Сатучы закон белән билгеләнгән таләпләрне үтәүдән баш тарта икән, язмача претензия язарга кирәк. Анда сезнең хокукларның бозылуына китергән сәбәпләр күрсәтелә. Претензия ике нөсхәдә языла. Аның берсе товарны саткан оешмада кала, икенчесенә имза, кабул итү көнен күрсәтеп, сезгә бирергә тиешләр. Претензияне почта аша гына да юллап була. Хат заказлы һәм тапшырылу турында белешмә килә торган итеп җибәрелә, конверт эчендә ниләр булуына опись төзелә.

Хәзер укыйлар